Чын талантлар авылдан чыга. Авылның ипигә ягып ашарлык саф һавасы, күңелләрне тынычландыра торган йөгерек сулы елгасы, ярсу йөрәккә шифа бирердәй талгын җиле сәбәпчеме моңа? Мөгаен, шулайдыр. Безнең як та талантларга бай. Бүгенге көндә районыбызның Кырынды авылында туып-үскән, гыйбрәтле язмыш кичергән язучы аксакалыбыз – Габдулла Галиев, Мордывый авылында яшәп иҗат итүче Чыңгыз ага Мусин, Фазыл Шәех, Әлфирә Низамова һәм башка якташ язучыларыбыз безгә кадерле.
Безнең төбәктән чыккан шәхесләр арасында Нарат авылында туып, Девятерня сигезьеллык мәктәбендә белем алган, укыганда ук үзен чын иҗатчы итеп күрсәткән Ләбиб Айтуганов, 13 яшендә фани дөньядан китсә дә, күңел энҗеләре – шигырь-хикәяләрен калдырган Резидә Заһретдинова, дөньяда аз гына яшәсә дә, биниһая хезмәт калдырган Әлфирә Фәтхетдинова бар.
Әдәбият-сәнгать күгендә, Г. Тукай һәм аның эшен дәвам итүче башка язучы-шагыйрьләр белән беррәттән, якташыбыз Ләбиб Айтугановны да якты йолдыз дип санап, фәнни-эзләнү эше башкардым. Мин күпкырлы талант иясе туган Нарат авылы кызы, аның исемен йөрткән мәктәп укучысы. Аның турында мин әдипнең Нарат авылында яшәүче туганы Әрибә ападан, классташларыннан мәгълүматлар алдым.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 71.5 КБ |
Туган ягым әдибе – Ләбиб Айтуганов
МУСИНА ЗАРИНА
Агрызский район село Девятерня,
МБОУ «Девятернинская ООШ имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района РТ», 8 класс
Научный руководитель: Даутова Альфинур Файзулловна
2016
Эчтәлек
I. Кереш.
1. Чын талантлар авылдан чыга.
2. Асыл ташларны барлау – безнең бурычыбыз.
II. Төп өлеш. Күңелләрдә һаман истә:
1. Гыйбрәтле бала чагы, мәктәп еллары.
2. Күңеле рухи бөеклек алган вакытлар.
3. Башкаларга өлге булып торган эшчәнлеге.
4. Ләбиб Айтуганов исемен йөрткән мәктәп.
III. Йомгаклау. Истә һаман да истә.
Кереш
Чын талантлар авылдан чыга. Авылның ипигә ягып ашарлык саф һавасы, күңелләрне тынычландыра торган йөгерек сулы елгасы, ярсу йөрәккә шифа бирердәй талгын җиле сәбәпчеме моңа? Мөгаен, шулайдыр. Безнең як та талантларга бай. Бүгенге көндә районыбызның Кырынды авылында туып-үскән, гыйбрәтле язмыш кичергән язучы аксакалыбыз – Габдулла Галиев, Мордывый авылында яшәп иҗат итүче Чыңгыз ага Мусин, Фазыл Шәех, Әлфирә Низамова һәм башка якташ язучыларыбыз безгә кадерле.
Безнең төбәктән чыккан шәхесләр арасында Нарат авылында туып, Девятерня сигезьеллык мәктәбендә белем алган, укыганда ук үзен чын иҗатчы итеп күрсәткән Ләбиб Айтуганов, 13 яшендә фани дөньядан китсә дә, күңел энҗеләре – шигырь-хикәяләрен калдырган Резидә Заһретдинова, дөньяда аз гына яшәсә дә, биниһая хезмәт калдырган Әлфирә Фәтхетдинова бар.
Әдәбият-сәнгать күгендә, Г. Тукай һәм аның эшен дәвам итүче башка язучы-шагыйрьләр белән беррәттән, якташыбыз Ләбиб Айтугановны да якты йолдыз дип санап, фәнни-эзләнү эше башкардым. Мин күпкырлы талант иясе туган Нарат авылы кызы, аның исемен йөрткән мәктәп укучысы. Аның турында мин әдипнең Нарат авылында яшәүче туганы Әрибә ападан, классташларыннан мәгълүматлар алдым.
Эзләнү - тикшеренү эшемнең темасы. Туган ягым әдибе – Ләбиб Айтуганов.
Теманың актуальлелеге. Л.Айтугановның эшчәнлеге, шагыйрь, композитор буларак иҗатының һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Шуңа күрә эзләнү - тикшеренү эшемнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль темаларның берсе булып тора.
Тикшеренү объекты. Ләбиб Айтугановның тормыш һәм иҗат юлы.
Тикшеренү предметы. Ләбиб Айтугановның шигырьләре, җырлары; шагыйрь иҗатына багышланган альбомнар, папкалар.
Тикшеренү мәсьәләсе. Булган материалларга күзәтү ясау, яңа мәгълүматлар туплау.
Тикшеренү максаты. Авылыбызның асыл ташларын барлау. Ләбиб Айтугановның тормыш юлы, иҗат эшчәнлеген киңрәк өйрәнеп, аны башкаларга да җиткерү, кызыксыну уяту. Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны билгеләдем: а) шагыйрьнең тормыш юлы белән танышу; б) Ләбиб Айтугановның шагыйрь, композитор, радиожурналист буларак эшчәнлеген күрсәтү; әдибне якыннан белгән кешеләр белән очрашу, аларның фикерләрен җиткерү.
Тикшеренү методлары. Эш барышында эзләнү, шагыйрьнең әсәрләрен уку, аның турында булган материалларны өйрәнү, системалаштыру, анализлау.
Тикшеренүнең практик әһәмияте. Шагыйрь-композитор иҗатының яңадан-яңа яклары, тематикасы белән танышу һәм башкаларны да таныштыру; иҗатына тагын да ныграк кызыксыну уяту; шагыйрь шәхесе белән горурлану. Фәнни-тикшеренү эшемнең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты, сәнгате өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Материал укытучылар өчен ярдәмлек булып тора ала. Эшне әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда, газеталар чыгарганда кулланырга мөмкин.
Тикшеренү эшемнең нәтиҗәсе. Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин шагыйрьнең күпкырлы эшчәнлеге белән танышып, үземә күп файдалы мәгълүмат алдым. Ләбиб Айтугановның әдәбият-сәнгать өлкәсендә булган хезмәтләренә кызыксынуны башка укучыларга да җиткерү.
Төп өлеш
Айтуганов Ләбиб Кәрам улы 1935нче елның 24нче октябрендә Нарат авылында туа. Ләбибнең әнисе – Әминә Мөгаллим кызы Карл Маркс исемендәге колхозда эшли, әтисе – Айтуганов Кәрам Хафиз улы Кондызлы авылындагы “Кустарь” артеленең Нарат бүлекчәсен җитәкли. Гаиләдә 3 малай һәм 2 кыз үсә. Ләбиб кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була. 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел, иптәшләре белән дә дус, тату була. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, шул чор балалары кебек үк, Л.Айтугановның да тормыш шартлары җиңел булмый. Әтисе Кәрам, абыйлары Нәкыйп һәм Ягъсуб бер-бер артлы фронтка китәләр. 1942нче елда алар гаиләсенә авыр кайгы килә: август аенда Ягъсуб абыйсы, декабрьдә әтисе фронтта һәлак була. Моңа кадәр дә сәламәтлеге бик үк яхшы булмаган әнисенең хәле тагын да начарлана: физик эшләрне башкара алмый, шуңа күрә тормышны алып бару балалар җилкәсенә төшә. Йомшак холыклы булса да, Ләбиб үз дигәненә ирешә торган була. Киемнәре булмау сәбәпле, укырга кермәячәге билгеле булгач, ул мәктәпкә апаларыннан качып йөри башлый. Шулай итеп, өйдәгеләргә аның белән ризалашырга туры килә. 1943 – 1947нче елларда Нарат авыл башлангыч мәктәбендә, 1947 – 1950 нче елларда Девятерня җидееллык мәктәбендә укый. Девятерня җидееллык мәктәбендә укыган елларда ук шигырь язарга яраткан ул. Сабакташы Наил абый Фазлыев “Ләбиб дустым белән балачакта ярыша-ярыша бергәләп шигырь, хикәяләр язып, бер-беребезгә киңәшләр биреп укыдык”, - дип горурланып сөйли. [3.2] Ләбиб абый белән бергә мәктәптә укыган вакытларын авылдашыбыз Рахматуллина Сәлимә апа да тирән сагыну белән искә ала, аеруча аның үҗәтләнеп укуын, төрле сәләтләргә ия булуын әйтә. Бергәләшеп спектакльләр куюлары турында горурланып сөйли.
Талантлы, әдәбият-сәнгать җанлы егет зур иҗатка кереп китәр өчен укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә. Аның сәләте төрле яклап ачыла. Ул нота язарга, мандолина, рояльдә уйнарга өйрәнә, шигырь, мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра. Ул вакыттагы күренекле әдипләр Сәхәп Урайский, Мәхмүт Хөсәен, Салих Баттал, Газиз Иделле, Габдрахман Әпсәләмов һәм башкалар белән элемтәдә була. Училищеда укыганда, туган мәктәбенә практикага кайтып дәресләр бирә, 8-10 яшьлек балалар күңеленә рухи бөеклек орлыклары сала. Шулай итеп, студент елларыннан ук Ләбиб сәнгатькә, музыкага, театрга тартыла, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Казан дәүләт педагогия институтында төрле елларда М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, М.Мәһдиев, И.Юзеев, И. Сәлахов һ.б. күренекле шәхесләр белем ала. Ләбиб Айтуганов та 1954 – 1959нчы елларда филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1925 – 1926нчы елларда әлеге уку йортының төп оештыручысы Әгерҗе районы Биектау авылында туган Мөхетдин Корбангалиев була. Педагогия институтында укыганда ук, 1958нче елда Татарстан радио комитетының музыкаль тапшырулар редакциясендә сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1959нчы елда институтны Кызыл дипломга тәмамлый һәм әдәби-музыкаль мөхәррир вазыйфаларын башкара.
Ләбиб абыйның эшчәнлеге турында мин аның авылдашы, иҗатын дәвам итүче Мәҗит абый Исрафилов белән әңгәмәдән белдем...
“ ... Ходай Ләбибкә сәләтне өеп бирә. Шигырь язу өстенә ул бик матур итеп мандолинада уйный һәм көйләр чыгара, аның моңнары да, көйләре дә күңелгә якын һәм үз була. Аның шигыренә язылган “ Һаман истә”, “Юллар” җырлары әле хәзер дә әһәмиятләрен югалтмаганнар. Ләбибнең таланты иҗатында гына түгел, кешеләр белән мөнәсәбәтендә дә чагыла: аңарда ниндидер тарту көче бар кебек. Гаҗәп бит: артистлар, шагыйрьләр, композиторлар өчен сөйкемле сөяк була ул. Аңа тартылалар, яшь кенә булса да, күренекле иҗат әһелләре дә аның белән киңәшәләр, үзләренең язган әйберләрен күрсәтәләр, аның әсәрләрен тыңлыйлар. Яшьләр дә аның җыр-музыка дөньясына гашыйк. Күпләр Ләбиб ага эшчәнлеген үзләренә өлге итеп алалар” [ 2.3].
Л. Айтугановның шигырьләре гадилеге, фикернең ачык, аңлаешлы булуы белән башкалардан аерылып тора. Шигырьләре белән танышкач, аларда кеше йөрәгенең иң нечкә кылларына кагыла торган сихри моң барлыгына ышанасың. Кайдан килгән аңа шулкадәр моң, кайдан килгән хыял дөньясының байлыгы?! Әллә, ”Аһ, туган ягым” шигырендә язганча, туган як, туган туфрак, ”гаеплеме”монда?
Син ул бирәсең зур көч йөрәккә,
Туадыр синдә якты хыялым...
Күңелләрдә җыр булып урнаштың,
Бигрәк гүзәл син, и туган ягым! [1. 188]
Һәркемгә кадерле, газиз булган туган якны сагыну моңы... Ләбиб Айтуганов иҗатында зур хәрефләр белән язылырга тиешле Сагыну һәм Мәхәббәт темалары бергә үрелеп баралар. “Ялкыным син”, “Сагынам сине, иркәм”, “Сөю шулай да була”. “Нигә?” һ.б. шигырьләрендә шагыйрь күңелендәге хисләр мәхәббәт утында янучы һәр кеше өчен таныш.
Л. Айтуганов эшчәнлеге күпкырлы. Татарстан радиосында эшләү елларында Ләбиб Айтугановка колачын җәеп эшләргә, сәләтен ачарга мөмкинлекләр туа. Музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләгән елларында, югары зәвыклы концерт программалары белән беррәттән, автор программалары да әзерләргә мөмкинлек таба ул. Ул һәрвакыт эштә, хәрәкәттә була. Авылга кунакка кайтса да тик ятмый: авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән Татарстан авылларына йөри. Ләбиб Айтуганов радиода озак эшләми: 1964нче елның 24нче апрелендә (28яшендә) коточкыч авыру аның гомерен өзә. Үзенә бирелгән вакытның кыска булуын сизенгәндәй, барысын эшләп бетерергә өлгерим дигән сыман, сирәк кешеләрдә генә була торган үҗәтлек белән ашкынып иҗат итә. Радионың сәнгать редакциясе эше Ләбиб эшләгән елларда гөрләп бара. Аның тирәсендә һәрвакыт артистлар, шагыйрьләр, композиторлар була. “Әгәр сөйсәң” радиоинсценировкасы, “Дустым җыры” радиопостановкасы саклана. Ул шулай ук “Ак чәчәкләр” исемле телевизион тапшыру оештырган. Шул ук вакытта танылган композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар белән аралашып, шигырьләр язарга да вакыт тапкан. Ә алар әкренләп җыр булып киткәннәр. Үзе дә яраткан шагыйрьләренең шигырьләренә көйләр иҗат иткән. “Язлар җитсә” җыры Исмай Шәмсетдинов белән бергә язылса, “Юллар”ның көен Ләбиб Әхмәт Ерикәй шигыренә язган. Ә “Төнбоек”, “Карлыганым, бөрлегәнем” җырлары Илдар Юзеев белән иҗади дуслык нәтиҗәсендә язылган. Л.Айтуганов көй язган “Безнең күңелләр”(Р. Гарипов сүзләре), “Башыңдагы шәлъяулыгың” (Х. Мәхмүтов), “Белсәң иде” (С.Хәким) дигән җырлар да ул елларда популярлык казана. Композиторлар Фасил Әхмәтов “Акчарлак”, “Кабаным”, Мирсәет Яруллин “Син булганга”, Алмаз Монасыйпов ”Сикертмә кашыңны”,”Сандугач җыр суза”, “Таң җилләре”, Рөстәм Яхин “Ышанам”, Ифрат Хисамов “Балыкчы җыры”, Әгъзәм Фәттах “Яшермә” җырлары. 60-70нче елларда ук халык күңеленә кереп урнашкан бу җырлар әле хәзер дә яратып җырланалар. [4.10]
Л. Айтуганов кыска гына гомерендә татар дөньясына аның онытылмас сәхифәләрен язган шәхес булып керә. Ләбиб исеме аны күреп һәм ишетеп белгән һәр кеше өчен һаман да кадерле исемнәрнең берсе булып кала.
Мәктәбебез тарихын бөртекләп җыюда үз өлешен керткән директорыбыз Шайхутдинов Илдус Нургаян улы Л. Айтуганов исемен мәңгеләштерү буенча күп хезмәт куя. Мәктәп эшчәнлеген якташыбыз исеменә лаеклы итүгә ирешә. Бүгенге көндә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директорының I урынбасары вазифасын башкарган Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова әтисенең туган җире, якташлары, әтисе укыган мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Без, Девятерня мәктәбе укучылары, аның белән горурланабыз. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2004нче ел, 12нче февраль карары нигезендә мәктәбебезгә талантлы шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Л.Айтуганов исеме бирелүгә чын күңелдән сөенәбез. Без якташыбыз исеменә тап төшермәбез дип уйлыйбыз, чөнки кечкенәдән үк әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләнә бездә. Уку хезмәтен дөрес бәяләү һәм аңа карата кызыксындыру чарасы тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия булдырылды.Бу стипендия Локаль акт нигезендә, үзен бар яктан да үрнәк итеп күрсәткән укучыларга бирелә. Менә алар:
2003 – 2004нче уку елында – Шәрипова Айсинә Фәнис кызы, Шайхутдинов
Булат Илдус улы, Шакирова Ләйлә Рәис кызы.
2004 – 2005нче уку елында – Бакирова Гөлгенә Камил кызы, Шәрипова Айсинә Фәнис кызы, Шайхутдинова Алисә Илдус кызы, Шәрипов Айдар Фәнис улы.
2005 – 2006нчы уку елында - Бакирова Гөлгенә Камил кызы, Шәрипова Айсинә Фәнис кызы, Гараева Римма Фәнил кызы.
2006 – 2007нче уку елында - Шайхутдинова Алисә Илдус кызы, Гараева Айгөл Сәлим кызы, Шәрипов Айдар Фәнис улы.
2007 – 2008нче уку елында – Бакирова Айсинә Камил кызы, Шәрипов Салават Фоат улы.
2008 – 2009нчы уку елында - Бакирова Айсинә Камил кызы.
2009 – 2010нчы уку елында - Бакирова Айсинә Камил кызы.
2010-2011 нче уку елында – Шаяхметова Ильнара Азат кызы.
2011- 2012 нче уку елында – Шаяхметова Ильнара Азат кызы.
2012-2013 нче уку елында – Фаррахова Лейсан Флёр кызы.
2013-2014 нче уку елында – Фаррахова Лейсан Флёр кызы.
2014-2015 нче уку елында – Шаяхметова Ильнара Азат кызы,Фаррахова Лейсан Флёр кызы. Бу укучылар - мәктәбебез горурлыгы.
Шулай ук, Нарат авылында үзе туып-үскән урам, хәзерге көндә мин яши торган урам Л.Айтуганов исемен йөртә. Димәк, ул безгә якын, ул безнең горурлыгыбыз.
Йомгаклау.
Татар әдәбиятында тирән эз калдырган Г. Тукай иҗатын дәвам итүче дә
Л. Айтуганов. Тукай кебек үк табигатьне яраткан, халкын сөйгән, милләте өчен кайгырткан. Аны өлкән яшьтәге туганнары, санаулы гына калган классташлары, мәркәзебез Казанда бергә эшләгән хезмәттәшләре һәрвакыт истә тоталар; озын гомерле җырлары – ышанычлы юлдаш, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре күңелләрдә мәңге сакланыр.
Күргәнебезчә, әдибнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү зур әһәмияткә ия. "Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул", - ди Гете. Дөрестән дә, әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып - үскән төбәге, табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Ә мин моның белән горурланып, үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Чөнки милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Л. Айтуганов туган җир һәрвакыт сагынып, аннан илһам алып яшәүче тылсымлы чишмә булып калыр, ә тынгысыз йөрәк хисләре белән сугарылган шигырьләре, истәлекләр тупланган “Ышанам” китабы шагыйрьнең соңгы ядкяре буларак кадерле. Саклыйк без ул ядкярне, буыннан буынга җиткерик.
Ләбиб Айтугановның әдәбият-сәнгать өлкәсендә булган хезмәтләренә кызыксынуны башка укучыларда да уята алсам, мин алдыма куйган максатыма ирештем дип әйтә алыр идем.
Файдаланган әдәбият.
1. Айтуганов. Л. “Ышанам”.Казан. “Алма – Лит” 2005.
2. “Әгерҗе хәбәрләре” № 80, 1995.
3. “Әгерҗе хәбәрләре” № 31, 2000.
4. “Татар иле” №13. 2000.
5. Ф. С. Вәлеева. Халкына багышланган гомер. – Казан: Мәгариф, 2004.
6. Ф. Галимуллин. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005.
7. “Шәһри Казан” №27, 1995.
8. Э. Шәрифуллина. Казаныңа ни салсаң... - Казан: Мәгариф, 2005.
Груз обид
Красочные картины Джастина Геффри
«Течет река Волга»
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
На берегу Байкала