Дуслык төшенчәсен ачыклау
Вложение | Размер |
---|---|
master_klass_2.pptx | 2.9 МБ |
konferentsiya_duslyk.docx | 34.03 КБ |
Слайд 1
ДУСЛЫКСлайд 2
Максат : ”Дуслык”төшенчәсен төрле яклап өйрәнергә, дуслык турында гомуми күзаллау булдырырга Бурычлар : 1.” Дуслык” сүзенең мәгънәсен, сүз төзелешен ачыкларга; 2. дуслыкка хас сыйфатларны белергә; 3. дуслык турында мәкальләр,шигырьләр,җырлар өйрәнергә; 4. дуслык төрләрен ачыкларга; 5. дуслык символын ясарга
Слайд 3
Аңлатмалы сүзлектән: Дуслык-теләкләрнең,карашларның , фикерләрнең уртак булуы,үзара рухи якынлык,бер-береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт
Слайд 5
Гадел,тыйнак,тырыш,игътибарлы, акыллы,юмарт,тәртипле,мәрхәмәтле, сабыр,ярдәмчел һ.б. Дус нинди сыйфатларга ия?
Слайд 6
Дуслыкка комачаулык итә торган сыйфатлар : көнчелек,саранлык,үз-үзеңне генә ярату(эгоистлык),ялкаулык,мактану,үч саклау,рәнҗетү һ.б.
Слайд 7
Дуслык сүзе ничек ясалган? Д - дөресен сөйли У - усал түгел , укымышлы С - сер саклый белә ,саран т үгел Л - лаеклы Ы - ышанычлы К - кызыксынучан
Слайд 8
Кош- канаты белән, кеше дуслары белән көчле. Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач-югалтма. Йөз сум акчан булганчы-йөз дустың булсын. Дус авырлыкта беленер. Дус булсаң, дуслыгыңны күрсәт: бүрәнәне авыр башыннан күтәр.
Слайд 9
ДУСЛЫК СИМВОЛЫ
Слайд 10
Дуслык университеты Дуслык фонтаны
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Черки Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе
”Барысын да белергә телим”- фәнни-практик конференция
Дуслык турында
Проект эшен башкарды: Идрисова Ильзия
Черки Килдураз урта мәктәбенең
3 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Башлангыч сыйныф укытучысы
Гыйльфанова Дания Ришат кызы
2016ел
Максат: ”Дуслык”төшенчәсен төрле яклап өйрәнергә, дуслык турында гомуми күзаллау булдырырга (1,2слайд)
Бурычлар:
1.”Дуслык” сүзенең мәгънәсен, сүз төзелешен ;
2. дуслык төрләрен ачыкларга;
3. дуслыкка хас сыйфатларны белергә;
4. дуслык турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар өйрәнергә;
5. дуслык символын ясарга;
6. дуслык исеме белән нәрсәләр аталган, шуны белергә.
Татар телендә күңелгә ятышлы матур сүзләр бик күп: әти, әни, туган ил, икмәк, тынычлык һ.б. Дуслык сүзе дә шундый матур, йөрәккә ятышлы сүзләрнең берсе. Бу сүз дус тамырына + лык ясагыч кушымчасы кушылып ясала, нәрсә? соравына җавап булып килә, исем,ике иҗекле,алты хәрефтән торган калын әйтелешле сүз. Русча “дружба”, инглизчә frends була.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә менә мондый аңлатма бирелә: (3слайд)
1. Дуслык - ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер - береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.
2. Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе. Мәсәлән:китап белән дус булу, спорт белән дуслашу Һ.б.
Дуслык төрләре күптөрле. Дәүләтләр арасында дуслык, гаиләдәге дуслык, малайлар белән кызлар арасындагы дуслык, классташлар арасында дуслык, күршеләр арасындагы дуслык, иҗади дуслык, табигать белән дуслык, төрле милләтләр арасында дуслык. Мәсәлән, безнең сыйныфта Роман - рус, Бобоморад -үзбәк, Марсель - чуваш, калганнарыбыз татар милләтеннән. Без бер класста дус һәм тату яшибез, төрле бәйрәмнәрне, кичәләрне, туган көннәрне бергә үткәрәбез.
Хайваннар белән дә дус булырга мөмкин. Г.Тукай ”Кызыклы шәкерт” шигырендә малай белән Акбай дуслыгы турында яза. Роберт Миңнуллинның ”Дустымны эзлим” дигән шигырендә менә шундый юллар бар:
-Дустым югалды бит әле!
Шундый әйбәт дус иде.
Иртән торып чыгуыма
Оясы буп-буш иде.
Минем шул яхшы дустымны
Күрүче булмадымы?
Сезнең тирәдә һау-һаулап
Өрүче булмадымы?
Дуслык турында кинофильмнар, әкиятләр, мультфильмнар бик күп икән. Бәләкәч һәм Карлосон, Фёдор абый, Шарик кушаматлы маэмай һәм Матроскин исемле мәче дуслыгы, Чебурашка белән крокодил Гена, Винни-Пух һәм Пятачок арасында дуслык һ.б.(4слайд)
Без сыйныфта дуслык турында ”Чын дус ул-зур хәзинә” дигән темага сөйләшү үткәрдек, Дуслык агачы утыртып, агач ботакларына чын дуска хас булган сыйфатларны табып яздык. (5слайд)
Дус нинди сыйфатларга ия?
Менә бу сыйфатлар.Чын дус ул - гадел, тыйнак, тырыш, игътибарлы, акыллы, юмарт, тәртипле, мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел була. (6слайд)
Дуслыкка комачаулык итә торган сыйфатлар: көнчелек, саранлык, үз -үзеңне генә ярату (эгоистлык), ялкаулык, мактану, үч саклау, рәнҗетү һ.б. (7слайд)
Мин үзем дуслык сүзен менә болай таркаттым (8слайд):
д-дус һәрчак дөресен сөйли;
у-дус укымышлы, усал түгел;
с-сер саклый белә, саран түгел;
л-дус лаеклы була;
ы-дус ышанычлы;
к-дус кызыксынучан, дуслар белән кызык.
Дуслык турында бик күп мәкальләр бар. Менә шуларның кайберләре (9слайд):
Мин дуслык турында шигырь дә өйрәндем (10слайд). ”Дусларың гына булсын” шигырен Р.Мингалим язган. Римма Шәехованың да “Дуслар кирәк” шигыре бик матур яңгырый.
Дуслар кирәк
Дуслык турында җырлар да бик күп икән. ”Сез яраткан җырлар” китабында ”Күгәрчен гөрлидер” татар халык җырында менә шундый юллар бар:
Күгәрчен гөрлидер
баласын уятырга,
әле дә ярый дусларым бар,
күңелем юатырга.
Композитор Сара Садыйкова Илгизәр Фазлуллин сүзләренә ”Белегез шуны” дигән җыр иҗат иткән:
Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем - белегез шуны.
Күрсәм яңадан сезне, дусларым,
Бәхетем арта-белегез шуны.
Җыр дәресендә без ”Дустым бар” дигән җыр өйрәндек.
Минем дусларым Азалия һәм Рамилә, без бергә укыйбыз, бергә уйныйбыз, бергә дәрес хәзерлибез, аралашып, ярдәмләшеп яшибез, спорт тәгәрәгенә дә бергә йөрибез. Дуслык турында символ да уйлап таптык. (11слайд)
Дуслык исемендә урамнар, уку йортлары, кафелар, хәтта продуктлар да бар . Мәскәү шәһәрендә Дуслык исемендәге университет, Дуслык фонтаны бар. Дуслык ордены белән илләр арасында дуслыкны , тынычлыкны саклау өчен күп көч куйган кешеләр, шәхесләр бүләкләнә. (12слайд)
”Дуслыктан башлана
Тынычлык үзе дә.
Кызыллык китермик
Туган ил йөзенә!” -дип яза Р.Миңнуллин ”Малайлар сугыша” исемле шигырендә.
Бөтен Җир шарында дуслык булсын, тынычлык булсын. Р.Миңнуллинның тагын менә мондый шигыр юллары бар:
Без яшибез
Бер үк җирдә,
Без-күршеләр.
Без, әйдәгез,
Дуслар булыйк,
Без-кешеләр!
Үскәчтен дә
Дошман булмыйк
Беребез дә.
”Дуслык!” сүзе
Булсын безнең
Телебездә!
Әйдәгез, дус яшик!
Әйдәгез, дуслашыйк!
Таралсак та, чын дуслар
Булып хушлашыйк!
Күптән түгел, мин бер гыйбрәтле хикәя укыдым.
Бик биек тауда бер көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
-Минем өем бик бәләкәй бит, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? -дип сораган көтүче.
-Без Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбызны кертәсең-хәл ит!
Көтүче уйлап торган да , өенә Дуслыкны керткән. Дуслыкны кертү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән, бәрәкәт иңгән.
Өйрәнгәннәрдән чыгып,шундый нәтиҗә ясадым: һәркемгә дус кирәк, бер кеше дә ялгыз гына яши алмый, бер нәрсә дә ялгыз була алмый икән. Күктәге йолдызлар да, урмандагы агачлар да, елгадагы балыклар да күбәү, бер генә нота көй тудырмый, салават күперендә дә җиде төс бар, чәчәклектә чәчәкләр күп булса гына бакча ямьле була.
Дус яшик! Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Кулланылган әдәбият:
1.”Сез яраткан җырлар” китабы
2.Әдәби уку дәреслеге, 3сыйныф
3.Аңлатмалы сүзлек
4.Р.Мингалим, Р.Миңнуллинның шигырьләр җыентыгы
5.Интернет ресурслар
Как нарисовать портрет?
Самый главный и трудный вопрос
Горка
Лиса-охотница
В какой день недели родился Юрий Гагарин?