Проект "Барысын да белергә телим" конференция.
Вложение | Размер |
---|---|
gadelnen_yazma_eshe.docx | 32.69 КБ |
prezentatsiya_microsoft_office_powerpoint_2.pptx | 1.6 МБ |
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Черки Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе
”Барысын да белергә телим”- фәнни-практик конференция
Туган авылымның
киләчәге бармы?
Проект эшен башкарды: Махмутов Гадел,
Черки Килдураз урта мәктәбенең
2 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Башлангыч сыйныф укытучысы
Гыйльфанова Дания Ришат кызы
2015 нче ел
Туган як тарихын өйрәнү буенча проект эше
“Туган авылымның киләчәге бармы?”дигән проблеманы чишү юлларын эзләргә(1слайд)
Максат:Авылның киләчәген ачыклау өчен,аның үткәнен өйрәнергә.
Бурычлар:
1. Килдураз авылы атамасының килеп чыгышын ачыкларга.
2. Без яшәгән урам исемнәренең ни өчен шулай аталуын белергә.
3. Авылдан чыккан танылган кешеләрне барларга.
4. Авылымның истәлекле урыннары белән танышырга.
5. Безнең авыл тагын да зурайсын, үссен өчен нәрсә эшләргә кирәклекне ачыклап йомгак ясарга.
План :
1.Килдураз авылы атамасы (1бүлек)
2. Урам исемнәренең мәгънәсе.Авылның танылган кешеләре (2бүлек)
3. Истәлекле урыннар (3бүлек)
4. Йомгак ясау (4бүлек)
1нче бүлек
Килдураз авылы атамасының килеп чыгышы
Килдураз авылы кайда?
-Зөя буе тугайда.
Килдураз - туган җирем, - дип
Сайрый анда тургай да. (Г.Зәйнәшева)
Минем туган авылым Черки Килдураз табигатьнең иң матур урынына, ямьле Зөя елгасы (слайд3,4) буена урнашкан. Авыл атамасының килеп чыгышы турындагы кызыклы риваятьне картлар буыннан - буынга тапшыра килгәннәр.
Моннан бик күп заманнар элек, Әтил суы ягыннан, шушы төбәккә, тау астына әзмәвердәй бер кеше килеп йорт салган. Хатыны белән бергә урман кисеп, агач төпләреннән тазартып, җир ачкан. Беренче елны ук аның игеннәре уңган. Узган - барганнар, каерылып үскән игеннәрне күреп, хәйран калганнар:
-Кем килгән монда, былтыр гына урман иде бит?
-Ураз килде, - дигәннәр белүчеләр, - бу җирләрне ул ачты.Менә шуннан башлап, Зөя буендагы урман эченә салынган йортны Килде+Ураз дип йөртә башлаганнар. Шуннан Килдураз авылының исеме башланып киткән. Ураз бабайның уллары өйләнеп үзләренә йорт җиткергәннәр, башка чыкканнар. Авыл зурайган. Язгы су басулар йортларга зыян сала башлагач, авыл халкы Зөянең икенче ярына, биегрәк урынга күчеп утырган.
Бу урында шушы шигырь юллары урынлы яңгырый:
Җитәмени безнең туган якка -
Язлар килсә - гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләрең тага алкалар...
2нче бүлек
Без яшәгән урам исемнәре. Авылның танылган кешеләре.
Бүгенге көндә авылда 360 лап кеше яши. Мин Советлар урамында яшим.Советлар урамының исеме СССР дигән ил (Советлар иле)(5слайд) таркалганчы кушылган исем.Бу иң озын урамнарның берсе.Аның бер очы зиратка,икенчесе Зөягә барып тоташа. Бу урамда тагын минем классташларым Илзия,Алмаз,Рамилә дә торалар.Бу урамда Галиев Айрат абый да үскән.Ул хәзер Буада яши,кешеләрнең сәламәтлеге сагында тора: үзәк больницада врач-хирург булып эшли.
Классташым Ранис Муса Җәлил урамында яши.Муса Җәлил-Бөек Ватан сугышында һәлак булган герой-шагыйрь(6слайд).
Үзбәкстаннан кайткан Морадлар Ю.Гагарин урамында яшиләр.Ю.Гагарин-1961 елның 12апрелендә галәмгә очучы СССРның беренче космонавты(7слайд).
Азалия Саз урамында яши,чөнки алар урамы сазлы болынга якын.Җәй көне бу болында Сабантуйлар уза.Саз урамында, кайчандыр, рәссам Шамил Нигъмәт яшәгән.Ул шушы матур болыннарны,Сабантуй күренешләрен,авылым кешеләрен үзенең картиналарында сурәтләгән.Бу картиналар хәзер илебездәге төрле музейларда саклана.
Лилия Татарстан урамында яши.Буа районынының прокурор ярдәмчесе булып эшләүче Сөнгатов Ленар абый шушы урамда туып-үскән.
Ә без укыган урта мәктәп (слайд 9) Ленин урамында урнашкан. Ленин бабай-СССР илен төзүче юлбашчы(8слайд).Аның һәйкәле әле хәзер дә клуб каршында тора.Бүгенге көндә безнең мәктәптә ремонт эшләре бара һәм мәктәптә 60лап бала белем ала. 1916 елда ачылган мәктәпнең 1 гасырлык тарихы бар.
Авыл җирлегендә,шулай ук, балалар өчен санаторий (слайд 10), балалар бакчасы эшләп килә,Мәдәният йортында эш гөрләп бара,анда минем әнием эшли.Ял көннәрендә Казанга укырга киткән студентлар да монда килә.
3нче бүлек
Авылымның истәлекле урынныры
Авылым халкы гомер - гомергә мәгърифәтле саналган, аң-белем алырга омтылып яшәгән, үзенең мәчетләре белән дан тоткан. Авыл уртасындагы мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы халык күңеленә иман нуры иңдергән.
Җырчы Гөлзада Сафиуллинаның “Манара бәетендә” шундый юллар бар:
И манара, ничә еллар
Син утырдың нур булып.
Сине кисеп төшергәннәр
Йөрсен инде хур булып.
Тарихның ачы җилләре безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Усал кешеләр, 20нче гасыр башында, мәчет манарасын кисеп төшергәннәр. Ләкин авыл халкы дин тотуны ташламаган: уразасын да тоткан, намазын да укыган, һәрчак иманлы булып калган.
2009 елда авыл эчендәге түгәрәк күл буенда яңа, затлы мәчет (слайд 11) калкып чыкты. Кояш нурларыннан манара түбәсендәге алтын ай, мәчетнең алтын гөмбәзе әллә кайлардан ук күренеп, үзенә чакырып тора. Мәчет ишекләре яше-картына һәрчак ачык. Без, мәктәп укучылары да, атнага ике тапкыр мәчеттә дин сабакларын өйрәнәбез. Мәчетне, шушы авылдан, Гыймран бабай нәселеннән чыккан эшмәкәр Гыймранов Рашат абый төзеткәнгә күрә, Гыймран мәчете дип йөртәләр.
Безнең татар халкында шундый мәкал бар: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - ди халкым. Авыл уртасындагы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл - обелискка (слайд 12) бик күп исемнәр уеп язылган. Җәй көне аның тирәсе чәчәккә күмелә. Һәр ел саен, Җиңү көнендә, без һәйкәл янына митингка җыелабыз, аның тирәсенә чәчәкләр куябыз,сугыш-хезмәт ветераннары белән очрашабыз.
4нчебүлек
Йомгак ясау
“Туган авылыңның киләчәге бармы?”-дип сорасалар,”Әйе, бар”, -дип җавап бирер идем.Туган авылымда тырыш, эшчән, ару - талуны белмәүче кешеләр яши. Алар иген үстерә, терлек үрчетә, яңа йортлар төзи. Абый-апаларның күбесе”Коммуна”күмәк хуҗалыгында эшли. Эшләре гөрләп баргач, Килдуразга күчеп кайтучылар да шактый. Авылга асфальт юл килә, авыл аша тимер юл уза. Ике йортның берсендә җиңел автомобиль.Яшәр өчен,тормыш итәр өчен бөтен шартлар да бар: өйләргә газ, су кергән,кибет,клуб,мәктәп эшләп тора. Авылдан киткән яшьләр авылны сагынуларын әйтәләр,күбесе Казанга укырга китә дә,шунда яшәп кала. Үз һөнәрләре буенча эш урыннары булса, яшьләр авылга кайтып яшәргә телиләр.
Авылым тагын да зурайсын, матурайсын, яшәрсен иде.”Өйләнешкән яшьләр өчен заманча йортлар төзелсә (слайд 13-16), заманча эш урыннары, заманча ял итү урыннары булса, читтәге абыйлар, апалар да Килдуразга әйләнеп кайтырлар иде,”-ди әтием. Шулай гына була күрсен.
Мин үзем, укып зур кеше булгач, Килдуразда яшәрмен дип уйлыйм.Башка иптәшләрем дә шулай уйлый.
1.”Буа ягым-тау ягы”җыентыгы
2.Энциклопедия,1том
3.Интернет-ресурслар
Слайд 1
Туган авылымның киләчәге бармы ?Слайд 2
Туган ягым Килдураз авылы кайда ? - Зөя буе тугайда. Килдураз - туган җирем, - дип Сайрый анда тургай да. (Г.Зәйнәшева)
Слайд 3
Татарстан республикасы , Буа районы , Черки - Килдураз авылы Туган җирем:
Слайд 4
Зөя елгасы (река Свияга ) Река берёт начало на восточном склоне Приволжской возвышенности в Кузоватовском районе и имеет три истока. Основным истоком считается расположенный на возвышенности (332 м) в 5 км к юго-западу от села Кузоватово. Второй исток берёт начало возле села Красная Поляна, а третий западнее села Баевка . Течёт с юга на север параллельно Волге по асимметричной возвышенной волнистой равнине, сильно пересечённой многочисленными глубокими (иногда в десятки метров) оврагами и балками. Правобережная часть более сложная по рельефу. Русло реки извилистое, ширина в межень 20—30 м, средняя глубина на перекатах — 0,6 м, на плёсах — 1,3 м[5]. Впадает в Свияжский залив Куйбышевского водохранилища .
Слайд 5
Советлар иле- СсСР
Слайд 6
Герой- шагыйрь -Муса Җәлил
Слайд 7
Ю.Гагарин-беренче космонавт
Слайд 8
В.И.Ленин-юлбашчы
Слайд 9
Безне ң белем йортыбыз
Слайд 10
Авылдагы санаторий бинасы һәм шифаханәдә эшләүче апалар
Слайд 11
Гыймран мәчете Татарстан. буа районы. килдураз авылы.
Слайд 12
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл
Слайд 13
Туган нигез
Слайд 14
Заманча йортлар
Слайд 15
Ззз
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Две лягушки
Три загадки Солнца