А.Алишның "Кемгә кирәк, кемгә кирәкми" хикәясенә дәвам. 4нче сыйныфта укучы укучымның беренче иҗат җимешләре.
Вложение | Размер |
---|---|
raimova_diana_faritovna.doc | 32.5 КБ |
Әзерләде:
Казан шәһәре 8нче гимназиясенең
4А сыйныфы укучысы
Раимова Диана Фәрид кызы
Хикәя
“Кемгә кирәк, кемгә кирәкми”
Абдулла Алиш әкиятенә дәвам
– Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк, – диде әтисе һәм балык өчен яңа чиләк артыннан китте.
Кинәттән генә көчле жил чыкты, кояш болыт астына кереп югалды, елгада көчле дулкыннар күтәрелде. Шул вакыт елгадан бер сәер җан иясе чыкты. Таҗи куркып калды, аның Су иясе икәнен аңлап алды. Кинәт бу Су иясе Таҗи белән сөйләшә башлады.
– Әгәр дә син яңгырны, кояшны һәм җилне яратмыйсың икән, димәк аларсыз яшә! – диде дә, күк күкрәтте. Таҗи бу сүзләрдән тагы да катырак курыкты. Су иясе, аның шүрләгәнен күреп, болай диде:
– Әгәр дә син аларсыз яшәргә теләмисең икән, минем өч теләгемне үтә. Беренчесе - миңа алтын балык тотып бир. Икенче – зәңгәрсу балык һәм өченчесе – үтә күренмәле балык тот, диде, дә юкка чыкты.
Таҗи нишләргә дә белмәде, ләкин ул аңлаган иде инде: Су иясен ачуландырырга ярамый – тиз генә аңа бу өч балыкны тотып бирергә кирәк. Һәм ул аларны эзли башлады. Баштан, аптырап, кайдан эзләргә дә белмәде – тегендә барды, монда барды – таба алмады. Аңа, кинәттән, кызу булды, ул суга сикерде. Азрак йөзеп барды да төпкә чумды. Шаккаткыч, елга төбендә Су иясе сораган зәңгәрсу балыкны күрде һәм, күп уйламыча, аны тотып алды. Судан чыгып тиз генә чиләгенә салды. Шуннан ул агач башына менеп китте һәм суда алтын балыкның кайда йөзгәнен күрде. Ул аны да тотып алды да, ярга чыгып, чиләгенә салды.
Хәзер инде Тажи уйланып калды, үтә күренмәле балыкны кайдан табарга, ничек тотарга? Ул бит күренми!
Ул бик каты борчуга калды, өченче балыкны беркайчан да таба алмам инде дип уйлады. Таҗи яңадан суга кереп чыкты. Яр буйлап йөргәндә, аның аягына нәрсәдер кагылды. Караса, үз күзләренә ышанмады, ботаклар арасында чыга алмыйча үтә күренмәле балык азаплана иде. Һәм ул аны ботаклар коллыгыннан коткарып, чиләгенә салды.
Һәм Су иясен чакыра башлады. Су иясе елгадан чыкты да, балыкларны күреп, аларны алды. Таҗига ул елмайган һәм нидер әйткән сыман тоелды. Аның әйткән сүзләре мондый иде кебек: “Таҗи, син бик булдыклы малай, син кушканнарның барысын да үти алдың, мин синең белән горурланам һәм синнән үземнең салган тылсымымны алам”.
Ночная стрельба
Валентин Берестов. Аист и соловей
Тупое - острое
Лиса Лариска и белка Ленка
Есть в осени первоначальной...