Фатих Кәримнең иҗатына багышланган фәнни- эзләнү эше.
Вложение | Размер |
---|---|
k.a.docx | 28.58 КБ |
Республиканская научно-практическая конференция школьников
имени Фатиха Карима
Секция: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.
Фәнни –эзләнү эше
Эшнең темасы: Фатих Кәринең иҗади батырлыгы.
.
Эшне башкарды:
Кашапова Алинә 10 класс
МБОУ «РУССКО-ТАТАРСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ
ШКОЛА № 129»
ПРИВОЛЖСКОГО РАЙОНА г. КАЗАНИ
Фәнни җитәкче: Насыбуллина Гөлшат Камил кызы
учитель татарского языка и литературы
МБОУ «РУССКО-ТАТАРСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ
ШКОЛА № 129»
ПРИВОЛЖСКОГО РАЙОНА г. Казани
Казань 2015
ЭЧТӘЛЕК
I.Кереш .
II.Төп өлеш.
1. Әдипнең тормыш юлы.
2. Фатих Кәринең иҗади батырлыгы.
3. Сугыш чорында чәчмә әсәрләр.
III. Йомгаклау.
IV.Кулланылган әдәбият .
Кереш.
Татар халкы талантларга бай.. Әмма күңелләрдә якты йолдыз булып калган, еллар узса да арабызда юклыгына ышанып булмый торган шәхесләр бар. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдипләре дә немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Аларның күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнар һаман да халык күңелендә. Шундый әдипләребезнең берсе – Фатих Кәрим.
Без фәнни эшебезне аның иҗатын өйрәнүгә багышладык. Теманы “” дип алдык. Фатих Кәрим –татар халкының патриот - шагыйре. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Шуңа күрә эзләнү- тикшеренү эшемнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль темаларның берсе булып тора.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:
Бурычлар:
1. Фатих Кәримнең иҗатына якынаю өчен аның әсәрләрен уку.
2. Фатих Кәрим иҗаты турында материалларны мөмкин кадәр гамәли куллану.
Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. Фатих Кәримнең шигырьләрен, хикәяләрен һәм аның турында язылган истәлекләрне укып бу шәхеснең олуг зат булуына булуынаышандым.
II.Төп өлеш.
Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач, шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925–1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928 елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Ф.Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930–1931 елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 елның көзендә армиягә алына.
Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр- балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Ф.Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга: «Яшен яктысы» (1932), «Җиденче мич» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) .
Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф.Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Ф.Кәрим фронтка чыгып китә.
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза. 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.
1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә.
2. Фатих Кәринең иҗади батырлыгы.
Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана.
Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф. Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.
Ул сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итте. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яңгырый. Аның шигырьләрендә җырланган җиңүгә тулы ышаныч гади бер өмет кенә түгел, кешенең хаклыгын, көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч иде.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…
дип язды ул «Ант» шигырендә. Шагыйрь газиз Ватанны, нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана, бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Солдат азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең иркен көне өчен утка керә.
Ф. Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең поэзиясендә фашизмны фаш итә.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк! – дип яза ул.
Фашизмның ерткычлыгы, кешенең илбасарларга карата сүнмәс нәфрәте «Партизан хатыны» поэмасында көчле чагылыш тапкан. Шагыйрь партизан хатыны образы аша хатын-кызларның авыр сугыш елларындагы сабырлыгын, сафлыгын, намуслы булуларын гәүдәләндерә. Партизан хатыны туган җиренә, иренә тугрылыклы булып кала. Мәнсез немец партизан хатынына әйтеп-аңлатып булмый торган фаҗига китерә: ул, сабыйның күкрәгенә хәнҗәр кадап, ана кулыннан каерып ала. Бу хәл аны тетрәндерә, ул баласына таба үрелә. Аның күзләрендә – үч, ачу. Никадәр авыр булса да, хатын сатылу хурлыгына төшми, намуслы үлемне сайлый, төнбоеклар арасында, улы янында җан бирә.
Авыр сугыш елларында хатын-кызлар, балалар ачы язмышка тап булдылар. Хатын-кызларның җилкәсенә бөтен тылдагы авырлыклар, газаплар ятты. Сугыш меңнәрчә балаларга ятимлек, сагыш алып килде.
3. Сугыш чорында чәчмә әсәрләр.
Фронтта Ф.Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.
Ф. Кәримнең шигырьләре проза әсәрләре белән аваздаш. «Разведчик язмалары» (1942) әсәрендәге Акморат образы “Сибәли дә сибәли” шигырендәге мизгелләрне хәтерләтә. Төп геройның сугышчан дусты Акморат белән разведкага баруы күз алдына килә, Акморат та сөйләшергә бик яратмый, аз сүзле кеше була, кара көздә, салкын көндә алар икәү дошманның кораллар саклана торган биналарын белергә дип заданиегә китәләр. Җирдән шуышып барганда, немец пулясы Акморатның башына тия, аны иптәшләре алып кайтып җирлиләр.
Шулай ук, поэмаларда күрсәтелгән фашистларның вәхшилеген, Ф.Кәрим повестьләрендә дә яза. Фашистларның авыл халкын, картларны, хатын кызларны, балалрны да кызганмаулары автор әсәрендә бик тетрәндергеч итеп сурәтли.
Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын күрсәтте. Аның әсәрләре көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.
III Йомгаклау.
Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты күренекле әдип Ф.Кәрим иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; сугыш чоры әсәрләре аша безнең буынга сугышныңафәтен күрсәтү. Нык ихтыяр көченә ия булган Ф.Кәрим күпкырлы талантка ия шәхес,аның иҗатына халыкчан моң хас. Сәнгати сурәтләү чаралары белән үреп бирә алган әсәрләрендә әдип тормышчан геройлары аша халкыбызның ачы язмышын күрсәтте.
Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы булган Фатих Кәрим турында бик күп материал тупланды. Әдипсугышта халәк булса да, аның үлемсез әсәрләре калды. Без шул әсәрләрне укып үзебезгә рухи көч алабыз, алар белән сокланабыз.
Кулланылган әдәбият
Тигрёнок на подсолнухе
За еду птицы готовы собирать мусор
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Сказочные цветы за 15 минут
Муравьиная кухня