Без күп очракта балаларыбызны яратып чәчкәләргә тиңлибез. Аларны киләчәктә акыллы, иманлы, матур, көчле итеп күрәсебез килә. Сабыйларыбыз нәкъ шундый булсыннар өчен балачакның матур әдипләре әсәрләрен уку кирәктер, мөгаен. Юкка гына «Китап укып елый белгәннәрнең күңелендә булмый каралык», дип әйтмиләр бит...
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_ezlnu-tiksh._eshe.doc | 87.5 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Муниципаль белем бирү учреждениесе
шәһәр тибындагы Кукмара поселогы
З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тема:”Мин бит... саф коеп куйган поэт кына түгел”
(Әдәбияттан эзләнү эше)
Эшләде:Сөләйманова Айсылу
8нче сыйныф укучысы
Җитәкче:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яппарова Миләүшә Равил кызы
Кукмара
Эчтәлек
I. Кереш........................................................................................................2б.
II. Төп өлеш.
1. Г.Тукай – педагог һәм татар балалар әдәбиятына нигез салучы.............3б.
2. Габдулла Тукай бөек гуманист................................................................3-6б.
3. Шагыйрьнең тәрҗемәи һәм поэтик эшчәнлеге.......................................7б.
4. Тукай иҗатында хатын-кызның драматик язмышы..........................8-10б.
III.Йомгаклау................................................................................................11б.
Кулланылган әдәбият...................................................................................12б.
Кереш
Без күп очракта балаларыбызны яратып чәчкәләргә тиңлибез. Аларны киләчәктә акыллы, иманлы, матур, көчле итеп күрәсебез килә. Сабыйларыбыз нәкъ шундый булсыннар өчен балачакның матур әдипләре әсәрләрен уку кирәктер, мөгаен. Юкка гына «Китап укып елый белгәннәрнең күңелендә булмый каралык», дип әйтмиләр бит...
XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр башында Россиядә капитализм үсеше аркасында, бигрәк тә 1905 – 1907нче елгы инкыйлаб күтәрелеше нәтиҗәсендә татар җәмәгатьчелегендә үсә баручы буынга игътибар көчәя. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, аларда милли үзаң үстерү, төрле яктан мәгърифәтле шәхес тәрбияләү бурычы көн кадагына суга торган актуаль проблема дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлеге мәсьәләне хәл итү кадими мәдрәсәләр хәленнән килми. Киң җәмәгатьчелектә белем бирү системасын төптән үзгәртү турында бәхәсләр куера. Бу мәсьәлә, үз чиратында, яңа дәреслекләр, яңа әдәбиятның булуын таләп итә. ХХ гасыр башында татар балалар поэзиясе дә бары тик яралгы дәрәҗәсендә генә була. Әлеге поэзия сабыйларны һәм халык педагогларының таләпләрен канәгатьләндерә алмый башлый. Шул сәбәпле, матбугат битләрендә беренче балалар шагыйрьләренең иҗат җимешләре күренә башлый. Югарыдагыларны истә тотып, Габдулла Тукай да балаларга багышланган күп кенә әсәрләр иҗат итүе өстенә педагогик эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә, хатын-кызларның социаль хәлләрен ачыклый, аларны тигез хокукка лаеклы дәрәҗәгә күтәрү юлларын билгели.
Г.Тукай – педагог һәм татар балалар әдәбиятына нигез салучы.
Тукайның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы, балалык тәэсирләре, кичерешләре аның әдәби фикер йөртүенә йогынты ясамый калмый. Әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы, дөньяны ачык төсләрдә күрүе , гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла.
Балалык истәлекләре шагыйрьнең даһилыгын гомер буе туендырып тора. Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә, Тукай балалык истәлекләренә тугры кала. Бәлки шуңа күрә ул бөек була алгандыр да?
Шагыйрь шәхесенең тагы бер ягы була: ул балалар әдәбияты өстендә күп төрле планда эшли, иренмичә әзерлек эшләрен башкара. Хезмәте бушка китми – мондый эшчәнлек соңыннан искиткеч әсәр булдырыр өчен мөһим фундамент ролен үти.
Кечкенәдән Тукай халык авыз иҗаты белән кызыксына. «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә ул 8 яшендә халык зирәклегенең поэтик дөньясы чагылыш тапкан «Фавакихелҗөләсә» әсәрен укып чыгуы турында яза. Гомумән, шагыйрь гомере буе халык авыз иҗатын өйрәнә, шуңа күрә дә «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дип, туган халкына гаять югары бәя бирә. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре иҗатының фольклорга ни дәрәҗәдә якын торуын сурәтли.
Балалар шагыйре буларак, Г. Тукайга классик әдәбият үрнәкләре дә йогынты ясый, чөнки «Сак - Сок» бәете, К.Галинең «Кыйссаи Йосыф» хикәясе, Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мөхәммәдьярның «Нуры содур». «Төхфәи Мәрдан» әсәрләре татар балалар поэзиясенең чишмә башы дип саналырлык дәрәҗәдә.
Габдулла Тукай бөек гуманист
Габдулла Тукай бөек гуманист буларак, балалар әдәбияты таләпләрен һәрвакыт истә тотып, сабыйлар тәрбияләүгә дә күп көч сарыф итә. Әлеге эшкә омтылуы, бәлки, Җаектагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә кече яшьтәге шәкертләргә әкият сөйләве, каникулга китеп баручыларга җыр җыеп килергә кушуыннан ук башлангандыр?
И.Нуруллин «Габдулла Тукай» китабында болай дип искә ала: «Аның тыңлаучылары – күбрәк кече яшьтәге шәкертләр. Бу уңай белән шуны әйтик : Габдулла үзе сөймәгән шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы телле булса да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына алырга яраткан. Дөрес, ул төче теллеләнмәгән, йон уңаена гына сыпырмаган, кирәк чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат та тагарга да оста булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән яманны тиз аера. Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте генә, Габдулла абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, уратып алалар да үтенә башлыйлар: сөйлә инде, Габдулла абый, ә?! Габдулла башта ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, йокламыйбыз, сөйлә». «Йокламасагы гына сөйлим», - ди дә җәмәгать сәкеләре уртасында калган идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар түгәрәкләнеп урнашалар. «Тукай әкият сөйләгәндә, - дип яза икенче бер замандашы, - гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп сөйли иде... Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була иде» [1].
Алга таба автор мондый мисал китерә: «1904нче елда кечкенә шәкертләрне укыта торган Гомәр хәлфә Хөсәенов бәдәл алып хаҗга киткәч, укучыларының бер өлешен Габдуллага биргәннәр. Бу да аның килерен беркадәр арттырган һәм, аннан да бигрәк, кәефе тагын да күтәрелүгә сәбәп булган: шәкерт кенә түгел инде ул хәзер, хәлфә. Тукайның 4 айга сузылган педагогик эшчәнлеге турында үзе аңарда укыган Ш.Каюмов түбәндәгечә яза: «Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә шартлар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Бу такта шунда ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела... Тукай балалар укытканда бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә, ул күбрәк яздыра... Без, Тукайдан укыган балалар, киләчәктә дә аңардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан кайткач, тагы иске хәлгә кайттык. Шулай булса да, кара такта үз урынында калды. Хәлфә теләдеме, теләмәдеме, ул да файдалана башлады»[2].
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шагыйрьдә кечкенәдән үк укытучылык сәләте була, шуңа күрә алдагы тормышында педагогик эшчәнлеккә аңлы рәвештә тотына.
Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында Тукай татар мәктәбенең аның ярдәменә мохтаҗ икәнлегенә басым ясый. Хат эчтәлегеннән чыгып, без Тукайның балалар әдәбиятына җаваплы каравын, бу эшнең очраклы кешеләр кулына эләгүеннән куркуын аңлыйбыз.
Шулай итеп, Тукай педагогик эшчәнлеген балалар өчен язылган дәреслекләрдә, әсәрләрдә җәелдереп җибәрә.
«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенең кереш өлешендә ул балаларга яңа милли әдәбият әсәрләреннән торган «чәчәк бәйләме» бүләк итәргә кирәклеген ассызыклый.
1909нчы елны Г Тукай башлангыч мәктәпкә «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») исемле дәреслек – хрестоматия булдыра. Китапны мәсәлдән башка фәнни, әхлакый эчтәлекле мәкаләләр һәм әдәби проза тәшкил итә.
1910нчы елны шагыйрь А. Я. Острогорскийның «Живое слово» дәреслеген үрнәк итеп алып, «Балалар дөньясы» исемле яңа дәреслек төзеп бастыра. Автор бу хезмәтендә милли әдәбиятның яхшы әсәрләрен генә чагылдыра, халкыбызның бай әдәби үрнәкләрен бирә.
Алга таба әдип «Ана мәктүбләре» исемле тәрбия сорауларын чагылдырган дидактик китап чыгара. Мәскәүдә 1907нче елның гыйнвар - апрель айларында Г. Тукай Ф. Әмирхан белән берлектә « Тәрбиятел - әтфәл» исемле балалар журналының 5 саны чыгара.
Әлеге эшчәнлеге белән беррәттән шагыйрь укучылар белән һәрдаим очрашып тора. З.Рәсүлеваның «Тукай эзләреннән» китабында М.Галиев һәм З.Шакиров болай дип искә алалар: « Замандашларының искә алуына караганда, Тукай тормышның бөтен яклары белән дә кызыксынган. Яшьләрне тәрбияләү, мәктәп – мәдрәсәләрдә фән укытуга ул бигрәк тә зур әһәмият биргән. Шул заманда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих – география фәннәрен укытучы Закир Шакиров үзенең истәлекләрендә («Тукай Башкортстанда», Өфе, 1966нчы ел) дәрестә географик карталар һәм проекцион фонарь белән диапозитивлар куллануын, шунда тыңлап утырган Габдулла Тукайның дәресне бик яратуын яза. Соңыннан Тукай: «Менә географияне шулай укытырга кирәк аны», - дигән. «Шагыйрь шулай ук әлеге мәдрәсәнең әдәбият түгәрәге җыелышларына да еш килгән, шәкертләр белән дөнья хәлләрен дә еш кына сөйләшә торган булган. Шундый бер очрашуда Мәймүнә Латыйпова болай дип искә төшерә: «Бу очрашулар күп вакыт Вахит мөәзиннең ишегалды чарлагында үткәрелә. Анда һәрвакыт Тукай да катнаша. «Тукай шул очрашуларда һәр уңай шигырь чыгара иде һәм: «Болар онытылмасын әле», - дип, шәкертләрнең хуплавы астында, һәр чыккан шигырьне әле яңа гына төзелгән, буялмаган да, обойламаган да чарлакның стеналарына карандаш белән язып бара торган иде. Без шуннан укып ул шигырьләрне шунда ук күңелдән ятлый идек», - дип сөйли иде ирем, Тукайны искә алганда.» [3]
Шагыйрьнең тәрҗемәи һәм поэтик эшчәнлеге
Шагыйрь татар балаларын милли әдәбият, милли поэзия белән берлектә, шәрык һәм рус әдәбияты үрнәкләре белән таныштыруны максат итеп куя. Балаларга багышланган 70 шигырьнең 20се рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре тәрҗемәсе яки кемнеңдер яхшы әсәренә таянып язган иҗат җимешләре була. Мәсәлән Жуковский, Пушкин («Җил», «Мәхбүс»), Лермонтов, Плещеев («Эшкә өндәү»), Крылов («Төлке һәм йөзем җимеше»), Буренин («Япон хикәясе»), Ушинский, Толстой иҗатлары. С.Хәким «Габдулла Тукай» исемле хезмәтендә шагыйрьнең тәрҗемә эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Өйрәнгән, Пушкинны да, Һейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай куша, шулай таләп итә. Минем уемча, талантлы шагыйрьләр бүтәннәрне кабатламас өчен, кабатланмый торган булып калу өчен башкаларны өйрәнәләр шикелле».[4]
Балалар әдәбиятындагы күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәләре булып шагыйрьнең шәхси поэтик иҗаты тора. 1907нче елны «Шүрәле» һәм «Пар ат» поэмалары, 1908нче елны «Таз», «Су анасы» шигырьләре языла. 70кә якын шигырь һәм поэма, 100дән артык хикәя һәм мәсәл тәрҗемәсе, публицистик мәкаләләр – болар барысы да шагыйрьнең балалар әдәбиятына керткән өлеше.
Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 төркемгә бүлеп карап була:
Тукай тарафыннан шушы тәртиптә балалар иҗатын киң җәелдерү аңа яңа сулыш өрә, алга таба үсешенә дөрес юнәлеш бирә. Шагыйрь үлгәннән соң, апрель аенда «Ак юл» исемле балалар журналының чыгуы моңа дәлил булып тора.
Тукай иҗатында хатын-кызның драматик язмышы
Шагыйрьнең хатын-кызларга мөнәсәбәте аеруча кызыксындыра. «Алай-болай» фельетонында ул «Бәянел — хак» газетасында басылып чыккан «тәртипсез мәкалә» һәм «майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләрнең» авторлары — Садыйк, Сабир, Гариф муллалар, бер мәзин, бер карга имзалары белән чыккан бәндәләрнең хатын-кызларга карашы айгырлардан, үгезләрдән, ата чебеннәрдән, ата дуңгызлардан бер дә узмаганлыгы» дип яза. «Мәсәлән, ата дуңгыз ана дуңгызны нәрсә дип таныса, бу мәзин дә («Бәянел — хак»та басылган мәкалә авторы.— Ф. Ә) хатыннарны шулай гына таный икән». Тукай, әлеге авторның хатын-кызга үтә реакцион карашларын янә дә ассызыклау өчен, фараз алымын куллана. «Әгәр мөселман хатыннары качмый йөрсә, бу мәзин бер хатынга урамдук ябышачак икән». Публицист шунда ук «Бәянел — хак» авторын реаль тормышка кайтара, пәрәнҗә ябынып йөрми торган рус хатын-кызларын мисалга китерә. «Барып ябыш әле, мәзин хәзрәт, яңагыңнан утлар күрсәтсен,—-ди ул, усал бер көлү белән,— чалмаларың очып киткәнен күрми дә калырсың. Әллә һәр хатынны фәхешханәдән алалар дип белдеңме?». Г.Тукай хатын-кызга мөнәсәбәтне, аның хәлен адрессыз әсәрләрдә яисә җыелма образ һәм картиналарда да чагылдыра. 1906 елда «Уклар» журналында урнаштырылган «Татар хатыннарына» исемле публицистик шигырендә хатын-кызның драматик язмышын тоемлы итеп сурәтли ул. Хатын-кыз татар җәмгыятендә хокуксыз, мәгарифтән сукыр-чукрак, сатлык товар. Татар хатын-кызының авыр хәле «Фөрьяд (бер хатын авызыннан)» шигырендә аеруча тәэсирле сурәтләнгән. Әсәр героеның тормышы тыгыз биләү белән чагыштырыла. Аның күңеле сынган, хокуксызлык җәфасыннан изелә, кояш күрми, сахра күрми, китап битенә күз салмый. Чөнки болар барысы да тыела. Ул — зур корсаклы бер исерек симезнең дүртенче хатыны. Бу ир баш июне, табынуны ярата, сүгенә, кычкырына, һәр хатынының котын ала. Кыскасы, хатын «аның каршында бер утын». «Эштән чыгарылган татар кызына» («Зиләйлүк» көенә) исемле шигырендә Г. Тукай татар кызының тагын бер фаҗигасен тасвир итә.
Хатын-кызны кимсетә, хурлый һәм хокуксызлыгын раслый торган гореф-гадәтләргә, хорафатларга шагыйрь-публицист каршы чыга. Ул заманда матбугатта шаулаган кайнар бәхәсләрнең бер төене хатын-кызның качуы мәсьәләсе була. Хатын-кызны кимсетә торган бу кыргый гадәткә каршы әдип-публицист көчле аваз сала («Хакны белеп инкяр кыйлу», «Янә «Тәрҗеман»га).
Г. Тукай үзенең публицистикасында да хатын-кызның кол хәленә ачынуын белдерә. «Лөгатьләр» исемле пародиясендә «асрау» сүзенә «татар байларының гайре рәсми кече хатыннары» дип аңлатма бирә. Хатын-кызның кол кебек гомер кичерүен хәтта «Гыйшык уты» кебек эчкерсез бер юмор белән язылган парчасында да күрсәтеп үтү әмәлен таба, социаль мотивны калкытып китә. Күренеп тора, парча ир-ат авызыннан монолог төсендә алып барыла. Игътибар итик: «Күрерменме тыгызлап чорнаган чолгаулы читегемне мышный-мышный салдырган чакларың?! Кайчан җитәр, чияләп бәйләгән путамны чишә алмасаң, яңагыңнан аллы-гөлле ут чыгара-чакларым?!» Минемчә, бу юллар кырыс чынбарлыкны, мулла-мунтагай яки байларның хатыннарга хайваннарча мөнәсәбәтен гәүдәләндерә. «Хатыннарның русча, татарча кушаматлары» дигән пародиясендә дә шул ук алым кулланылган. Хатын-кызга карата әйтелә торган: «кыска аяк, чүпрәк баш, шәйтан камчысы, дөнья корткычы, зәгыйфь акыл, ярты акыл» кебек кимсетүле кушаматлар әйтерсең лә, кадимчеләр авызыннан төшеп, кайнар килеш Тукай әсәренә килеп кергән.
«Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең! Кеше булмак өчен иң-иң беренче шартыбыз безнең!». Болары — җәмәгатьчелек алдында сөйләнгән сүз. Ә менә өйдә үз хатынына мөнәсәбәте. Аның чалбарлары тапланган булган, ә хатыны чистартып куймаган икән бит. һәм менә бу «культурный» затның нәтиҗәсе:
«Кара, монсы да тапланган! Дидем бит: таплары бетсен!
Шуны чистартмагансың: җә, хатынмы син? Сыер бит син!»
Минемчә, өстәмә аңлатма таләп ителми.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шагыйрь-публицист хатын-кызларны тоташ бер масса итеп карамый. Аныңча, алар арасында төрлесе бар. Бай хатыннары, өшкерүче-төкерүчеләр, мещанкалар, фәхишәләр. Бар җиң сызганып милләткә хезмәт итәргә керешкән туташлар һәм ханымнар.
Һәм шагыйрь искелекне, кыргыйлыкны рухи яктан җиңеп үтеп, заман адымына кушылып, халыкка хезмәт итүне максатка әйләндергәннәренә мәдхия җырлый. Беренче татар артисткасы С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның гражданлык һәм сәнгать батырлыгын күтәреп ала ул. Аңа үзенең атаклы шигырен багышлый, аны сәхнәдәге кояш белән тиңли. Карагруһчылар тарафыннан артисткага һөҗүм ясалгач, Г. Тукай аны юатучы була, аңа атап шигырь чыгара: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын»,— дип илһамландыра. Бөтен Казанга мәшһүр Маһруй Мозаффарияне яклап чыга. Мозаффарияләр «Бишенче елда үз кимчелекләрен аңлаганнан бирле... мәгърифәт белән шөгыльләнеп килделәр, үзләре белгәнне шәкертләре белән бүлешә тордылар...».
Шулай итеп,Г. Тукайның алдан күргәннәре чынга ашты. Хатын-кызлар тигез хокуклы кешеләр булып өлгерде. Бу казанышка авыр көрәшләр нәтиҗәсендә ирешелде, һәм анда Г. Тукайның да тәкъдир итәрлек өлеше бар.
Йомгаклау
Г.Тукай-халыкның бәгъреннән өзелеп төшкән моңы, аның вөҗданы, шул ук вакытта киләчәккә өмете, сынмас рухы да. Татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре аркасында, минемчә, ул мәңгегә милләтебез күңелендә, телендә, гамәлендә. Тетрәндергеч кыска гына гомере эчендә үз халкыңны яңа рухи бөеклеккә күтәрә алу- чын даһиларга гына хас сыйфат. Мин үзем Тукайны караңгы бүлмәдә янып торучы шәмгә охшатам. Милли шагыйребез авыр тормышлы халкы өчен яктылыкка юл яра. Аз вакыт эчендә ничә кеше гомеренә җитәрлек файдалы, риясыз хезмәт күрсәтә, иҗат итә.Тукай халкын ничек бар, шулай тасвирлый. Ул аны кирәгеннән артык мактамый да, кимсетми дә. Ул аңа шактый тәнкыйди карый, ләкин милләтнең абруен саклый.
Бәлки, Югары көч шагыйрьгә җирдәге әлеге миссиясе өчен кыска гомерендә уникаль сәләт бүләк иткәндер дә. Үзе дә:” Бу шагыйрьлек – миңа Алла тарафыннан бирелгән бер куәт, шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк”,-дип яза ул бер хезмәтендә. Ничек кенә булмасын, Г.Тукайның балалар өчен куйган хезмәте, хатын-кызларга игътибары эзсез югалмаган! Бүгенге көндәге халәтебез, милләт буларак яшәешебезнең дәрәҗәсе, минем уйлавымча, турыдан-туры аның эшчәнлегенә бәйле.
Кулланылган әдәбият
[1] - «Габдулла Тукай» Ибраһим Нуруллин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979,
[2] - «Габдулла Тукай» Ибраһим Нуруллин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979,
[3] - «Тукай эзләреннән» Зәкия Рәсүлева. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1985, с. 46-50
[4] - «Габдулла Тукай» Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. Сибгат Хәким., с. 9
Заявка на участие в Оргкомитет
Республиканской иаучно-практической конференции школьников
«Молодежь в научном поиске»
Организация - заявитель МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3» Кукморского муниципального района РТ
Электронная почта организации
Телефон организации 2-07-64
Руководитель организации Бариев Рамиль Дамирович
Информация об участнике конкурса Сулейманова Айсылу Рашитовна
Место учебы, класс МБОУ СОШ №3, 8 класс
Дата рождения май, 1997
Полный домашний адрес РТ п.г.т. Кукмор, ул.Н.Баяна, д.42, кв.1а
Домашний/сотовый телефон 2-93-77
Электронная почта
Название секции Филология
Название работы “Мин бит... саф коеп куйган поэт кына түгел...”
Информации о научном руководителе Яппарова Миляуша Равиловна
Ученая степень, звание
Должность, место работы МБОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор РТ
Домашний/сотовый телефон 89600433627
Электронная почта milash111_70@mail.ru
Тема: ”Мин бит... саф коеп куйган поэт кына түгел”
Эзләнүче: Сөләйманова Айсылу, Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Яппарова Миләүшә Равил кызы, татар теле һәм әдәбият укытучысы
Актуальлелек: Габдулла Тукайны, нигездә, без шагыйрь буларак өйрәнәбез, әсәләре белән танышабыз, һәм Тукай диюгә, күз алдына шагыйрь образы килеп баса. Чынлыкта исә, язучы-күп кенә милли мәсьәләләрне хәл итүдә күп көч куйган шәхес. Күбесе шуларның бүгенге уңай яшәешебезнең нигезе булып тора.
Максат: язучының иҗатын, хезмәтләрен, аның турында истәлекләрне өйрәнү, әсәрләрендә милләткә, балаларга, хатын-кызга булган мөнәсәбәтен ачу.
Бурычлар:
1. Г. Тукай әсәрләре белән тирәнтен танышу;
2. Г. Тукай турында хезмәтләрне өйрәнү;
3. Шагыйрьнең милли мәсьәләләргә карашын анализлау.
Материал:
1. «Габдулла Тукай» Ибраһим Нуруллин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979,
2. «Тукай эзләреннән» Зәкия Рәсүлева. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1985,
3. «Габдулла Тукай» Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. Сибгат Хәким.
Методика: уку, эзләнү, анализлау.
Нәтиҗә: Г. Тукайның күп кенә әсәрләре, аның иҗаты буенча тәнкыйди материаллар, фәнни хезмәтләр укылды. Хезмәтләрдә Г.Тукайның талантлы шәхес буларак формалашуының сәбәпләрен, халыкка хезмәттә сарыф иткән көчен, милләтнең киләчәге – балаларга- булган мөнәсәбәткә игътибар бирелде.
Йомгак: Әзләнү-тикшеренү эше нәтиҗәсендә Г. Тукай әсәрләренең, хезмәтләренең татар халкы өчен бәяләп бетергесез зур игътибарга лаек икәне ачыкланды. Бу эш сөйләм телебезне камилләштерергә, фикер йөртү сәләтен үстерүгә ярдәм итте.
Крутильный маятник своими руками
Горячо - холодно
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Простые летающие модели из бумаги
Компас своими руками