Гомер-гомергә татарлар китаплы халык булган. Бездә аң-белемгә игътибар зур булган, халык үзе гыйлемне буыннардан - буыннарга тапшырып килгән, мәчет салса, аның каршында мәдрәсә ачкан, шуңа да патша Русиясендә татар халкы иң гыйлемле халык булып саналган. Әмма мәдрәсәләрдә ир балалар гына белем алган, кызлар исә өйдә я муллаларның хатыннары - абыстайларда укырга-язарга өйрәнгәннәр, башлыча догалар ятлау белән чикләнгәннәр. Үсеш чорына кергәндә татар кызларына системалы белем бирү максаты алга калкып чыга. Хатын-кызның бурычы дөньяга бала китерү белән генә чикләнми, ул аны тәрбияли дә, ә бала тәрбияләүче ана гыйлемле, мәгърифәтле дә булырга тиеш, дигән фикерне күтәреп чыгалар алдынгы карашлы татар зыялылары. Кызларга дини һәм мәдәни белем бирү милләт анасын тәрбияләү бурычына килеп тоташа. Хатын-кызлар өчен уку йортларын татар байлары, зыялылары, дин әһелләре ача, аларга хатыннары, кыз туганнары кушыла, алар арасыннан хатын-кыз лидерлар калкып чыга. Татар хатын-кызлары арасыннан Мөхлисә Бубый милләтебезне мәгърифәтле итү өчен мәгърифәтчеләр рәтенә басалар.
Вложение | Размер |
---|---|
исследовательская работа | 34.2 КБ |
Кукмара муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Кукмара ш.т.п. 3нче номерлы урта
Гомуми белем бирү мәктәбе”
Беренче һәм соңгы казый
Эшне башкарды: Абдуләхәтова Гөлия
11нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе” Яппарова М.Р.
Кукмара
Эчтәлек
І. Кереш 3 бит
ІІ. Төп өлеш
ІІІ. Йомгаклау 11 бит
Кулланылган әдәбият 12 бит
І
Кереш
Гомер-гомергә татарлар китаплы халык булган. Бездә аң-белемгә игътибар зур булган, халык үзе гыйлемне буыннардан - буыннарга тапшырып килгән, мәчет салса, аның каршында мәдрәсә ачкан, шуңа да патша Русиясендә татар халкы иң гыйлемле халык булып саналган. Әмма мәдрәсәләрдә ир балалар гына белем алган, кызлар исә өйдә я муллаларның хатыннары - абыстайларда укырга-язарга өйрәнгәннәр, башлыча догалар ятлау белән чикләнгәннәр. Үсеш чорына кергәндә татар кызларына системалы белем бирү максаты алга калкып чыга. Хатын-кызның бурычы дөньяга бала китерү белән генә чикләнми, ул аны тәрбияли дә, ә бала тәрбияләүче ана гыйлемле, мәгърифәтле дә булырга тиеш, дигән фикерне күтәреп чыгалар алдынгы карашлы татар зыялылары. Кызларга дини һәм мәдәни белем бирү милләт анасын тәрбияләү бурычына килеп тоташа. Хатын-кызлар өчен уку йортларын татар байлары, зыялылары, дин әһелләре ача, аларга хатыннары, кыз туганнары кушыла, алар арасыннан хатын-кыз лидерлар калкып чыга. Татар хатын-кызлары арасыннан Мөхлисә Бубый милләтебезне мәгърифәтле итү өчен мәгърифәтчеләр рәтенә басалар.
Тема: Беренче һәм соңгы казый
Максат: Мөхлисә Бубыйның мәгърифәт өлкәсендәге казанышларын барлау
Бурычлар:
1. Мөхлисә Бубыйның шәхси тормышына күзәтү ясау;
2. Иж – Бубый мәдрәсәсендәге укыту үзенчәлекләрен ачу;
3. Казыйлык хезмәтенең мөһимлеген билгеләү.
Предметы: мәгърифәтчелек эшчәнлеге
ІІ Төп өлеш
Сәләтле кыз
Көтеп алган бердәнбер кызларына Нигъмәтуллиннар Мөхлисә дип исем кушалар. «Мөхлисана» - чын (саф) куңел белән бирелеп, ихластан эшләүче дигән мәгънә аңлатучы рәвеш, гарәп-фарсы сүзе. Шул суздән ясалган исем аның холкына, килеш-килбәтенә аеруча ятышып, килешеп торачак. һәр эшен ихластан, чын күңелдән башкара торган саф күңелле, күз өстендәге каш кебек, әти-әнисең бердәнбере - бик кадерле кыз булып үсә ул. Габделгалләм хәзрәт һәм Бәдрелбәнат абыстайның алты баласы дөньяга килә, әмма туган бере, сабый килеш жир куенына кереп ята тора. Исән калган өчесен - Гобәйдулла, Мөхлисә, Габдулланы заманына күрә алдынгы фикерле, таләпчән әти-әнисе жил-яңгыр тидермичә, яшьтән ук яхшы тәрбия, белем биреп, зур өметләр баглап, сөеп-яратып үстерәләр.
Үзе да галимә, мәгърифәтле имам вә мөдәррис гаиләсендэ тәрбия алган, гарәпчә-фарсычадан яхшы ук хәбәрдар Бәдрелбәнат абыстай мәхәллә халкының кыз балаларын җыеп, өендэ дин дәресләре бирә. Һәрдаим әнисенең күз алдында, иртәдән кичка кадәр сабак укучы кызлар арасында кайнашканга, үтә зиһенле Мөхлисә өч-дүрт яшеннэн хәреф таный, укырга-язарга өйрәнә. Ә Коръән аятьләрен ятлап, көйләп укый башлавы гаилә шатлыгына әйләнә. Гыйлем диңгезендә йөзүне максат иткән Габдулла абыйсы исә сеңлесенең дөньяви фәннәргә дә күзен ачарга булыша.
Тормыш борылмалары
Ләкин тормыш дингезендә һич көтмәгәндә әллә нинди хәтәр давыл чыгып, адәм баласын аяктан егарга мөмкин. Күрәсең, аны да һәр борылышта сынау, упкын сагалап тора. Югыйсә, бәхет өчен генә яратылган, тал чыбыктай зифа буйлы, зирәк, акыллы сылуны, 1887 елда унсигез яше тулар-тулмаста, шәри- гатьчә диеп, димләп, күрмәгән-белмәгән берәүгә - Дәләлетдин муллага кияүгә бирәләр.
Ә тол ир яшь кәләштән күпкә өлкән, инде ике хатынын җирләп өлгергән кара фикерле, бозык холыклы карт була. Әтисе белән әнисе сыман дус-тату гаилә корып, бергәләп балалар укытып, киңәш-табыш итеп яшәүне куз алдында тоткан Мөхлисә, өметләре җилгэ очуын аңлап ачыргалана. Мөхлисә чын ихластан, күңел биреп сабыйларга сабак укытыр иде, ире моңа да рөхсәт бирми. Хәтта хатынының кулына китап алып утыруын да яратмый. Хатын урыны - казан артында, янәсе! Мөхлисәнең жиде ел гомере хәсрәт-кайгыда уза, «шәригать, шәригать» дип авыз суын корыта торган ирнең явыз, ике йөзле, тискәре адәм булуына инангач, яшәү дәрте сүрелә.
Көннәрдән беркөнне яшь кенә асрауның бәби тапканда вафат булуын белә. Мөхлисә, иренең каршы булуына карамыйча ятим кызчыкны үз канаты астына ала. Ниһаять, ул үзен кирәкле кеше итеп тоя, ана хисләре уяна. Асрамага алган кызы Нажиягә яшь тулганда, саваплы гамәле өчен ана булу бәхетен татый, үз кызы - Мөнҗиясе якты дөньяга аваз сала.
Бервакыт абыйсы белен энесе бәби күрергә Минзәләгә килеп төшә. Мәккә, Мәдинәгә барып, хаҗ кылган, укымышлы Нигъмәтуллиннарны (Габдулла Ливанда Бейрут университетының философия-теология факультетын тәмамлый, Гобәйлулла Төркиядә Истанбул университетында белем ала) кыз туганнары дучар булган бәхетсез язмыш тетрәтә. Җәлалетдин мулла белән ипле генә анлашырга тырышып карыйлар. Әңгәмә көткән нәтиҗәне бирми: берни үзгәрмәячәк, «Талак!» дип әйтеп, Мөхлисәне аерырга риза булмаячак. Тәвәккәл ир- егетләр уртак фикергә киләләр, яхшылык белән хәл итеп булмастай мәсьәләне чишү юлы бер генә була: урларга! Мөхлисә туганнарын борылмага кадәр генә озата барырга рөхсәт ала. Мөнҗиясен һәм асрамага алган Наҗиясен төреп чанага салалар, туганнар утырган чана кар бураны туздырып кузгалып китә, әмма борылманы узгач та, атны туктатмыйлар. Ир замана муллаларының шәригать канунналзлна сыйдырып, өч-дүрт хатын белән яшәве тиеш саналганга. кияү-карт бикәчне эзәрлекләп, даулап йөрми. Әмма Мөхлисә аерылышырга рөхсәт тә ала алмый. Фәкать утыз елдан соң казый Ризаэтдид Фәхретдин бу никахны юкка чыгаруга ирешә.
Караңгылык эчендәге беренче шәм
«Татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубыйлар...»
Бертуган Нигъматуллиннар хезмәтенә тарих шулай бәя бирәчәк. Вятка губернасы Сарапул өязендәге (хәзерге Әгерже районы) Бубый мәдрәсәсе - аларның нәсел мирасы. Гөбәйдулла, Габдулла, Мөхлисә тырышлыгы белән бу уку йорты Россия мөселман- нарының гыйлем мәркәзенә әверелә. Бубый мәктәбенең шөһрәте зур булганга хәтта Кыргызстан, Казахстан, Төркестаннан, Мәскәү, Казан, Уфа, Сембер, Әстерхан, Петропавел, Ташкент, Сәмәрканд, Семипалат - һәр тарафтан шәкертләр агыла. Биредә дин гыйлеме белән беррәттән, дөньяви фәннәр - арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу, шәрык телләре, рус теле, әхлак, хисап һәм башка фәннәр укытыла. Бубыйлар 1907 елда Сарапул өяз земствосыннан укытучы-мөгаллимнәр һәм укытучы-мөгаллимәләр укытып, имтихан кылып, таныклык биреп чыгару хокукы өчен рөхсәт алалар.
Мөхлисә Бубый житәкләгән хатын-кызлар мәдрәсәсе (женское мусульманское училище) укытучы-мөгаллимәләргә бирә торган таныклык Россиянең бөтен административ органнары тарафыннан танылган рәсми документ була. «Түнтәр Ишминец сүзе буенча кызларны укыту харам диеп йөргән тирә-як муллалары да (мулла кешегә акча өчен җәһәннәмгә керү бернәрсә түгел) үз кызларын безнең мәктәпкә тутыра башладылар, - дип яза Габдулла Бубый.
Мөхлисә Бубый көне буе мәктәптә укыта, Россия хатын-кызла- рын гыйлем юлына кертү өчен тырышлыгы аркасында иң начар сүзләр ишетә, бер тиен айлыксыз хезмәт, тырышлык куя. Күп фәннәр, телләр укытып, белем һәм тәрбия бирергә омтылган Бубыйлар өстеннән да әләк ява.
Көрәш дәвам итә
1910 елнын гыйнварында Петербургта “Идел буе краенда мөселман абруй-йогынтысына каршы көрәш буенча махсус киңәшмә» үткәрелә. Татарларның һәр- кайда мәгарифне, милли үзаңны үстерүчеләр имештер, «рус дәүләтенең нигезен какшату белән яный». Бубыйлар алга сөргән милли яңарыш.көчле тәнкыйть уты астына алына. 1911 елның 30 гыйнварында Бубыйлар өстеннән дәһшәтле кара дулкын уза. Йөзләп атлы белән ротмистр, жандармнар төнлә мәдрәсәгә бәреп керә. Тентү, сорау алулар, китә, дәреслекләр яндырыла. Агалы-энеле Гөбәйдулла белән Габдулла җомга намазыннан соң патша хәзрәтләренә исәнлек теләмәдегез дип Сарапул төрмәсенә ябылалар, эшләре 22 айга сузыла. Мөхлисә ханым исә шул җәйдә өч айлык курсларга 60 кыз җыя( мәктәп 300 мөгаллимә укытып чыгарырлык була). Тик Вятка директоры әмере буенча 1912 елның 18 гыйнварында кызләр мәдрәсәсе ябыла.
Мөхлисә кызы Мөнҗия белән көз көне Троицк шәһәренә килә, атаклы фабрикант Яушевларның приказчигы, зыялы Габдрахман Әхмәрев тарафыннан ачылган кызлар мәктәбендә мөдир һәм мөгаллим вазифаларын үти. Бубыйдагы кебек, мөгаллимә кызлар укытып чыгара торган мәдрәсәгә нигез сала. Кызы Мөнҗия дә вафатына кадәр (ул дару дип белеп, ялгыш серкә эчеп яшьләй үлә) шунда укыта. Наҗия Кыям Бигашев дигән кешегә кияүгә чыга, укытучылыкны ташламый.
Мөхлисә Бубыйның язмышында борылыш елы
Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче съезды үтә.Съездда мөфти һәм Диния нәзарәтенә казый сайлыйлар. 10 майда 38 кандидат арасында беренче мәртәбә өч хатын-кыз - Фәхрелбанат Акчурина, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Паташова казый вазифасына тәкъдим ителә. Съездда 47 яшьлек Мөхлисә Бубыйны яклап 307 делегат тавыш бирә, каршылар – 280 кеше була. (Гарәпчә-татарча сүзлектә хөкем итүче, судья мәгънәсенә ия сүз «казый» дип бирелгән)
Мөселманнарның Узәк Диния нәзарәте урнашкан Уфа каласында 15 июньдә Мөхлисә, җиң сызганып эшкә тотына. Мөселман дөньясында билгеле, олуг галим казый вазифасын башкарган, аннан соң мөфти булып сайланган Ризаэтдин Фәхретдиновның ышанычлы ярдәмчесенә әверелә. Ул хатын-кызлар арасында аңлату, халыкка тәрбия, гыйлем бирү ычен чын күңеле белән, чын йөрәктән тырышып йөри. Гаиләнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү, ике -өч хатынлыкка каршы көрәш җәелдерүдә Мөхлисә абыстайның өлеше зур. Егерме ел буе Диния назәрэтендә хезмәт итә. Намуслы, гадел казыйның хатын-кызларга ярдәмен риваять итеп сөйлиләр. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, гадел хөкем чыгарасына инанып, ярдәм сорап аңа килүчеләр бихисап була. «Ислам мәҗәлләсе» журналында эчтәлекле мәкаләләр бастыра.
Гаиләдә туган телне саклау зарурлыгы хакындагы мәкаләләре әле дә актуаль.
Кара болытлар куера
НКВД органнары белән ул беренче мәртәбә 1930 елда очраша. 21 сентябрьдә өендэ тентү үткәргәндә, Мәккәгә хаҗга барырга дип хәстәрләгән алтын акчаларына һәм кыйммәтле әйберләренә конфискация мөһере сугалар. Ул чактагы “хөкем эше” 28 ноябрьдә ябыла .
Газаплы көрәш юллары үткән, башаягы белән эшкә чумган мәгърифәтче Мөхлисә ханымны төрмәгә дә 1937 елның 19 ноябрендә Диния нәзарәтеннән, секретарь булып эшләгән жиреннән алып китәләр.
«Башкортстандагы баш күтәрүче т контрреволюцион миләтчеләрне вербовать итеп, шуларга житәкчелек итүе һәм япон разведкасы белән элемтәдә торуы» хакында ялган документ әвәләү өчен куп вакыт кирәк булмый. Башкортстан НКВДсы 1937 елның 30 ноябрендә бер гаепсез 68 яшьлек мулла-абыстай Габделгалләм кызы Мөхлисә Бобинскаяны атарга, ә шәхси милкен конфисковать итәргә дигән хөкем чыгара. «Атарга, конфисковать» сүзләре зур хәрефтән язылган.
Милке, купмедер байлыгы булган, күз өстендәге каш кебек абруйлы кешеләр өстенә төшкән түгелме афәтле елларның каһәре?! Дөрес, Мөхлисә ханым үзен гаепле дип танымый, бергә кулга алынган алты кешенең берсе өстенә дә кара якмый, берәүне дә сатмый.
Әмма хөкем жиренә житкерелә. 1960 елның 23 маенда хаксыз җәберләнгән шәхес культы корбаны буларак, ул аклана.
Чын йөрәктән милләт дип сызланган, фидакарьләрчә халыкка хезмәт иткән милләтпәрвәр, асылзат, бердәнбер - беренче һәм соңгы казый Мөхлисә Бубыйның тууына быел 145 ел. Саф күңел мәгънәсенә ия исеменә тугры ханымның хаклыгын раслап еллар, гасыр уза...
ІІІ
Йомгаклау
Күренекле, бөтен мөселман дөньясында абруй казанган Мөхлисә ханым атаклы Бубый мәдрәсәсе туздырылган чакта патша хөкүмәте әле хатын-кызны кызгана, аны кулга алмыйлар. Дөрес, өйләрендә тентү үткәргәндә полицмейстер гаять тупас сөйләшә, хурлый.
“Сез мине генә түгел, бөтен хатын-кызларны мыскыл итәсез, шәригать кануннары кешегә кул күтәрүне якламаса да, мине якларлык туганнарым сөргендә булганга күрү, миңа үземне-үзем якларга туры килә”, - дип, моның яңагына чаба. Бәлки бу уйдырмадыр, әмма минемчә, халык күзендә Бубыйларның гаделлек сакчысы, бөтен кешегә үрнәк булуы хак.
Кулланылган әдәбият
1. Тарихи-документаль җыентык. Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов – Казан Рухият 1999
2. “Сөембикә” 12.2009. Р.Мулланурова “Саф күңел”
Серебряное копытце
Чья проталина?
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Дымковский петушок