"Фронтовик урманчы" Марш парков конкурсында беренче урынга ия булды.
Вложение | Размер |
---|---|
israfilov_nzir_israfil_uly.docx | 23.43 КБ |
Сугыш . Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган, ул бик күп югалтулар китергән . 1941нче елның 22нче июнь таңы . Кешеләрнең тыныч йокысын, коточкыч шартлау тавышлары, гөрелтесе бүлә, үлем гарасаты шәһәрләргә, авылларга, йортларга бәреп керә. Шулай итеп 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар фронтка китеп бетәләр. Авылда әби-бабайлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Барлык авырлык алар җилкәсенә төшә. Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан 251 кеше китә. Шуларның бары тик 110 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә. Хәзерге вакытта аларның күбесе безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”,-дигән бит халык.
Вакыт безне еллар үткән саен сугыш дип аталган олы фаҗигадан ераккарак алып китә. Әлеге вәхшәтне үз күзе белән күргән, үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын алдында без бик бурычлы. Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары, кызлары халык күңелендә мәңге саклана. Шул батырлар арасында , Бөрбаш авылында туган Исрафилов Нәзир Исрафил улы да бар.
Исрафилов Нәзир Исрафил улы 1910 нчы елның 8нче мартында Бөрбаш авылында туа. Мәктәптә укып, 4 класс белем ала. Колхозга кергәч, төрле эшкә йөри. 1935 нче елда аны бригадир итеп куялар. Аннары Кукмара районында колхоз председателе булып эшли. 1939 нчы елның ноябрь аена кадәр шунда эшли. Нәзир абый белән Сәфифә апайның 6 балалары була. Шуларның өчесе үлә, өчесе исән кала.
Аннары Нәзир абый 1940нчы елда гаиләсе белән Приморский крайга күчеп китә. Шахтада эшли башлый. Сугыш башлангач, 1941 нче елның 12 нче июнь көнне сугышка китә. Наводчик артеллирист булып сугыш азагына кадәр сугышта була. Җиңү көнен Чехославакиядә каршылый. Эшләгән батырлыклары өчен орден- медальләр белән бүләкләнә. 1945нче елның көзендә исән-сау килеш туган авылына кайта.
Халкына зур кайгы-хәсрәт китергән сугыш афәте артта кала. Җиңү таңы ата, илгә тынычлык килә. Нәзир абый сугыштан соң да үзенең эшен председатель буларак дәвам итә. Сугыштан соң Бөрбашка “Кызыл Татарстан” колхозына председатель итеп сайлана. Колхозлар эреләндерелгәч, 4 класс белем җитми башлый, ул Саба Леспромхозына урманчы булып эшкә урнаша. Үзенең гомерен урман эшенә багышлый. Урман – элек-электән үк авыл халкының яшәү чыганагы булып торган. Кирәк чакта утынын да биргән, йортлар да төзеткән, авыр ачлык елларында җиләк-җимешләре белән ачлыктан да коткарган. Урманнардан башка авылымны күз алдына китерүе дә кыен..
Урман!. Аның гүзәллегенә, матурлыгына, байлыгына сокланмаган кеше бар микән?! Андагы агач, җиләк-җимеш, кош-корт, җәнлек, үләннәр...Һавасының сафлыгы.. Урман әле ул кислород чыганагы да, һаваны чистарта. Мәсәлән, бер гектар урман елына 2 тонна углекислый газны үзенә сеңдерә. Урманда тузан юк, дару үләннәре, шифалы үсемлекләр генә үсә. Һәр агач үзенчә матур, үзенчә сылу.
Агач, урман үстерү- бик тә игелекле эш. Татар халкында да шундый әйтем бар бит:” Ир кеше үз гомерендә бер йорт салырга, агач утыртырга һәм малай үстерергә тиеш”. Бу әйтем Нәзир абыйга да бик туры килә.Табигатьнең бу гүзәл могҗизасын саклап калуга, аны тагын да зуррак һәм матуррак итеп үстерүгә Нәзир абый да үзеннән зур өлеш керткән. Ул үз гомерен урманчылыкка багышлаган, намус белән хезмәт иткән. Нинди генә кыен вакытлар булса да, урманчылыктагы хезмәтен зур төгәллек һәм җаваплылык тоеп башкарган ул. Аның тырышлыгы белән туган ягыбызга меңләгән агачлар утыртылган, урманнар чистартылган һәм сакланылган.
Нәзир абый 1957 нче елның октябрь аеннан 1960 нчы елның май аена кадәр урманчылыкта эшләгән. Эшләгән дәвердә дә үзенең бөтен көчен, җан җылысын урманга багышлаган. Кызганычка каршы, урманчылыкта озак эшли алмаган. 1960 нчы елның 3 маенда каты авырудан соң, Шәмәрдән шифаханәсендә 50 яшендә үлгән.
Нәзир абыйның бүгенге көндә бер улы һәм ике кызы исән-сау. Улы Заһид абый безнең авылда, Бөрбашта яши. Заһид абыйның әтисе турындагы истәлекләрен сөйләгәндә, күзләреннән яшьләре килде. Бу хәтирәләрне тыңлап утырганда , сугыш ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына булган хөрмәтем тагын да артты, мин чын йөрәктән аларның батырлыкларына, эшләренә сокланам.
Халык: “ Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән,” – дип юкка әйтми. Әйе, кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Без ел саен мәктәп белән тау башларына, су буйларына агачлар утыртабыз. Яз саен сыерчык оялары ясау, бөре җыю, агачлар утырту, салкын кышларда кошларга җимлекләр кую – бары да мәктәбебезнең матур традицияләренә әйләнеп бара. Әле дә туган авылымның урманнары матур , табигате гүзәл. Г.Тукай әйткәнчә: “Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы , һичшиксез, җыярсың бер чиләк”. Кайберәүләр урманны урманчы сакларга тиеш дип уйлап ялгышалар. Без дә үзебездән өлеш кертергә, аларга булышырга тиеш.
Без бик бәхетле, чөнки бүгенге көндә рәхәт, тыныч тормышта яшибез. Матур, җылы мәктәпләрдә белем алабыз. Табигатьнең, урманнарның, болыннарның матурлыгына сокланабыз. Без шундый матур, тыныч, бәхетле тормыш бүләк иткән әби-бабайларыбыз алдында бик бурычлы.
Күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алышыныр, ләкин Бөек җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге туар буыннарга күчеп, гасырлар буена күңелләрдә яшәр... Беркем дә, беркайчан да онытылмас!
Урманнарга, кеше, балтасыз бар
Үзең белән алма шырпы да.
Урманнарга, кеше, пычкысыз бар
Табигатьне салма куркуга.
Шул вакытта сиңа бер җәнлек тә
Сискәнеп һәм өркеп карамас.
Туган күрер һәрбер җан иясе,
Рәхмәт кенә әйтер һәр агач.
Татарстан Республикасы Балтач районы
Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе
Секция:”Лукоморье”
Сочинение
Фронтовик урманчы
Эшләде: 10 нчы сыйныф укучысы
Хайруллина Алинә Илшат кызы
Җитәкче: Хайруллина Венера Надил кызы
2015
Одна беседа. Лев Кассиль
Колумбово яйцо
Эта весёлая планета
Про пингвинов
Кто грамотней?