Сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.tabigat-tugan_yortybyz.doc | 107.5 КБ |
ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“7 НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”
СОЧИНЕНИЕ
ТЕМА: “ ТАБИГАТЬ – ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ”
ЯЗДЫ: ГОРЯЧЕВСКИХ АЛИНӘ АЛМАЗ КЫЗЫ, 7НЧЕ А СЫЙНЫФЫ УКУЧЫСЫ
УКЫТУЧЫ: ГӘРӘЕВА ЭНҖЕ РАФИК КЫЗЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ
ТҮБӘН КАМА, 2013НЧЕ ЕЛ
“Адәм баласы үз гомерендә өч нәрсәгә бик нык рәхмәтле булырга тиеш”, дигән бер акыл иясе. Аллаһка, чөнки ул дөньяны барлыкка китергән. Әниләргә, чөнки алар безне шул дөньяга тудырган. Табигатькә, чөнки ул шушы дөньяга тугач, безнең өчен яшәү чыганагы булып тора”.
Табигать. Ул- дөньяда булган һәрнәрсәнең, һәркемнең яшәү урыны.Әлбәттә, һәрнәрсәнең, һәркемнең шәхси урыны бар.Ләкин табигать - бар дөньяның уртак йорты. Без барыбыз да табигать кочагында яшибез. Кешелек үзенә кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Табигать безгә ашарга азык, эчәргә су, киенергә кием, суларга һава, яшәргә урын бирә. Гомумән, табигатьнең һәрбер “күзәнәге” безнең өчен бик кирәк.Ә аның матурлыгы! Ул хуш исле җәйге аланнар, алтын яфраклы көзге урман, ак күбәләктәй карлы кышлары да, гөрләвекле язлары! Табигать безне матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәэмин итә.Ул безгә күпме ләззәт, шатлык китерә. Без,кешеләр, һичшиксез,табигатькә рәхмәтле булырга тиеш.Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш дип уйлыйм мин.
Табигатьне саклау буенча безнең илдә бик күп эшләр башкарыла: агачлар утыртыла, тыюлыклар барлыкка килә,“чисталык рейдлары” уздырыла һәм башка бик күп эшләр күзгә күренә.Хәтта җәмгыять игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау, кешеләрдә экологик культура булдыру һәм аны үстерү сорауларына җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тиешле боерыкка имза куйды.2013нче ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим.Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, төрле радиактив матдәләр җирләребезне, суларыбызны, һаваны агулый. Икенчедән , казылма байлыклар, агачлар елдан-ел азая. Өченчедән, иген уңышын арттыру өчен, бик күп химик ашламалар кулланыла. Безнең илдә күп елгалар химик күбек белән капланды. Бу- елгалар үле дигән сүз. Урманнарны кисәләр, яндыралар.Табигатьтәге катастрофалар хайваннар дөньясына да зыян китерә. Җир шарында 120 төр хайван һәм 150 төр кош юкка чыккан бит!
Атмосфера шулай ук начар.Менә мин үзем Түбән Кама шәһәрендә тудым һәм яшим. Әйе, шәһәребезнең гигант заводлары бөтен дөньяга танылган. Шул заводлар елдан-ел арта бара. Минемчә, бөтен химияне Түбән Камага күчерергә телиләр. Ә шәһәребездә болай да инде суларга саф һава юк. Кайвакыт урамга чыгасы да килми, чөнки ниндидер химикат исенә түзеп булмый.Ә мин үз шәһәремне яратам. Башка кешеләр кебек моннан китәсем дә килми. Безнең шәһәребезнең Чулман буйлары бик матур. Ләкин җәй көннәрендә анда аяк атларга урын юк. Ял итәргә килүче кешеләр бөтен чүп-чарларын шунда ук ташлап калдыралар.Чүпләрне пакетка салып, бер агач төбенә булса да куеп китәргә авыр, күрәсең.
Табигатькә сакчыл караш Президентның боерыгы белән генә түгел, ә һәрбер кешенең аңында булырга тиеш. Моның өчен сабый балаларны кечкенәдән үк, бик җитди итеп,чисталыкка өйрәтергә кирәк. Башта әнисе өйрәтә, аннан балалар бакчасында һәм мәктәптә. Кечкенәдән үк үз әти-әнисеннән,” агачларны сындырырга, хайваннарны кыерсытырга ярамый, чүпне җиргә ташларга ярамый”, дигән сүзләрне ишетеп үскән бала, гомере буе табигатьне саклар, кадерли белер, минемчә. Бала бераз үсә төшкәч, тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияләүне мәктәп дәвам итәргә тиеш. Ләкин кайбер кешеләр табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә бик зур игътибар бирмиләр шул.Кешеләрнең изге эшләре күбрәк үз матди һәм рухи якларын яхшыртуга юнәлгән.
Минемчә, табигатьне пычратучыларга каршы эшләр бик катгый булырга тиеш. Мәсәлән: штраф күләмен арттырырга, административ җаваплылыкка тартырга, бер киселгән агач өчен 100 агач утыртырга. Барлык предприятияләргә күбрәк “чисталык рейдлары” на чыгарга кирәк. Минем мәктәбемдә, мәсәлән, субботниклар бик еш уздырыла. Югары сыйныф укучылары һәрвакыт агач утыртуда катнаша. Кеше табигатькә ярдәм итмәсә, аңа кем ярдәм итәр соң?
Табигатьне саклау,аны киләчәк буынга саклап тапшыру- һәрберебезнең гражданлык бурычы. Табигать-безнең уртак йортыбыз.Үз йортыбызны ничек яратабыз,саклыйбыз, табигатьне дә шулай ук яратырга, сакларга, аңа рәхмәтле булырга кирәк.
.
Рисуют дети водопад
Фокус-покус! Раз, два,три!
Золотая хохлома
Рисуем зимние домики
Весенняя гроза