Доклад
Вложение | Размер |
---|---|
hzerge_tatar_tel_belemend_shart_figyl_formasy.doc | 83.5 КБ |
Эчтәлек
Кереш .......................................................................................................................1-3
I. Шарт фигыльнең төп күрсәткече -са/-сә формасының конкрет мәгънәсе....................................................................................................................3-5
II. -са/-сә формасының, шарт мәгънәсеннән читләшеп, башка мәгънә-мөнәсәбәтләрен билгеләү........................................................................................5-6
Йомгак.......................................................................................................................7-8
Кулланылган әдәбият..................................................................................................8
Кереш
Һәрбер язучы, нинди чорда яшәп иҗат итүенә карап, һәрбер сүзнең үзенчәлеген үзенчә аңлый, үзенчә сурәтли. Әлбәттә, язучы аны уйлап тапмый, ясамый, ә бары тик укучыга, укучының күңеленә үтеп керерлек итеп бирергә тырыша. Ләкин бөтен хикмәт шунда: һәркемгә мәгълүм бу сүзне, форманы язучы ничек куллана? Аңа нинди мәгънә сала? Һәм башка шундый сораулар килеп баса һәм сүзнең нечкәлекләрен аңлый белгән язучының әсәрләре халкыбызның күңеленә салынган, гасырлар буе аның рухи байлыгы булган, хәтта сүзсез моң кебек. Аларда теләк тә, ният тә, боеру да, икеләнү дә һәм башка хис-тойгылар чагылыш таба.
Билгеле ки, әсәр иҗат итүдә әдипләр куллана торган һәрбер форманы тикшереп бетереп булмый. Чөнки алар сүз кебек үк, һәрбер язучының бары тик “үзенеке” генә була.
Әлеге докладыбызда дистәләгән грамматик формаларның берсенә генә тукталып китәрбез.
ХIХ гасырдан төрки телен өйрәнүче рус лингвистлары тарафыннан өйрәнелә башлаган, соңыннан татар галимнәренең грамматик хезмәтләрендә дә игътибарсыз калмаган һәм бүгенге көндә татар грамматикаларында аерым урын тоткан форма, ул да булса, шарт фигыль формасы. Әлеге мәсьәләдән чыгып эшемнең темасы билгеләнде: Татар тел белемендә шарт фигыль формасы.
Эшнең максаты — татар телендә шарт фигыльнең төп күрсәткече -са/-сә формасының мәгънәләрен билгеләү. Максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:
1) татар телендә шарт фигыльнең төп күрсәткече -са/-сә формасының конкрет мәгънәсен ачыклау;
2) -са/-сә формасының, шарт мәгънәсеннән читләшеп, башка мәгънә-мөнәсәбәтләрен билгеләү;
3) татар тел белемендә шарт фигыль формасының тоткан урынын ачыклау
Шарт фигыльне беренчеләрдән булып рус грамматикаларында И.Гиганов күрсәтә һәм “сослагательное наклонение” термины белән атый (язам: мин язам, нәрсә бирәсең). Әлеге фигыльгә карата түбәндәге билгеләмә бирә: башка фигыльгә ияреп килә, чөнки үзе генә сөйләм барлыкка китерә алмый торган фигыль дип аңлата [Гиганов 1801: 70-71].
А.Троянскийның хезмәтендә шарт фигыль формасы И.Гиганов трактовкасыннан бераз аерыла. Биредә ул төгәлрәк: эш-хәл, хәрәкәт шарт белән белдерелә торган фигыль. Беренче грамматикаларында ул аны шулай ук “сослагательное наклонение” дип атый һәм –са күрсәткече белән генә түгел, әгәр теркәгече белән дә белдерә (әгәр язсам – если напишу) [Троянский 1814: 61-62].
1860 нчы елда чыккан хезмәтендә иң беренчеләрдән булып “сослагательное наклонение” урынына “условное наклонение” терминын кертеп җибәрә.
И.Хәлфин шарт фигыль мәгънәсенә килгәндә, яңалык кертеп җибәрә: шарт фигыль заман категориясенә ия, ягъни шартның хәзерге, үткән, киләчәк заманга мөнәсәбәте бар дип түбәндәге формаларны аерып чыгара: хәзерге заман -са (улса); үткән заман -са + чы (улсачы); киләчәк заманның I зат формасы -р; II зат формасы -р + са; (мин улур – безләр улур; син улурсаң – сез улурсаңыз; ул улурса – анлар улурларса) [Хальфин 1809: 106].
Каюм Насыри да шулай ук шарт фигыль заманга мөнәсәбәтле дип саный.[Насыри 1860: 17].
М.Иванов хәтта шарт фигыльнең алты заманын күрсәтә:
1) настоящее определенное (хәзерге билгеле) -са;
2) настоящее предположительное (хәзерге шикле) – йоклый торган булса;
3) прошедшее однократное (бер тапкыр үткән) - әйткән булса;
4) прошедшее многократное (күп тапкыр үткән) – укысам иде;
5) давнопрошедшее (күптән үткән) – язган булсаң иде;
6) давнопрошедшее многократное (күп тапкырлы күптән үткән) – Ул халык сугыша торган булса иде [Иванов 1842: 63].
М.Мәхмүтов синтетик формалардан кала аналитик формаларны күрсәтә: язсам иде, язсам икән, язган шә идимъ, язсамчы, язган булсам (язган булсаим), язар идем, яза торган булсам, яза торган булсамчы, яза торган булса идимъ.
Автор татар теленең бик күп фигыль формаларын аерып чыгарса да, аларның модаль мәгънәсенә игътибар итмичә, аларның мәгънәсен бары тик билгеле бер заман белдерүгә кайтып кала [Махмутов 1910: 30].
Алда әйтеп үткәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, Х1Х-ХХ гасыр башында рус галимнәре тарафыннан төзелгән грамматикаларда вакыт, модаль һәм перифрастик форм белән белдерүче шарт фигыльнең заман категориясе булу-булмавы тикшерелә. Тикшерелгән вакытта, галимнәрнең бер өлеше традицион өч заманны күрсәтә. Икенчеләре, хәтта кимендә 4-5 заман булуы да мөмкин, ди. Ә кайберәүләр исә, шарт фигыльне бары тик киләчәк заманга гына мөнәсәбәтле дип саный. Ләкин әлеге карашлар белән һич кенә килешеп булмый, чөнки шарт фигыльгә заман категориясе хас түгел. Гомумән, шарт фигыль формасының бары тик шартлы вакыт мәгънәсе бар.
Х1Х-ХХ гасыр аралыгында шарт фигыльне белдерүдә төрле терминнар кулланылышка кертелгән. Шулар арасында галимнәр тарафыннан түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:
- фигыль шарты (Г.Фәезханов, Насыри, Мөхәммәдрәхим);
- шарт сыйгасы (Өметбаев);
- шарт (Максуди);
- бәйлек (Нургайбәк);
- шарт (Кыскача татар сарыфы);
- шарт фигыльләре (Г.Ибраһимов, З.Вәлиди);
- шарт фигыле (Сәгъди, Корбангалиев, Чыгтай, Алпаров);
- шарт фигыль (Гамәли тел сабаклары);
- условные глаголы (Корбангалиев, Газизов);
-са формасы билгеле бер эшне башкаруга яки башкарылуга икенче бер эш шарт булып тора дип раслаган галимнәр.
Кайбер галимнәр шулай ук шарт мәгънәсен боерык фигыль формасы ярдәмендә белдерергә мөмкин дип саный. Мәсәлән, Г.Тукай иҗатыннан: “Алсын гына шайтан иманыңны, җәһәннәмлек бу дип кайгырмас” яисә “Төн буена нинди каты җил исмәсен, ни җил исмәсен, ни булса да, бары да бер аның өчен” [Корбангалиев 1918: 80].
Шулай ук әлеге грамматикаларда хәзерге кире шарт фигыль формасы (-са да) кире шарт мәгънәсен белдерүче шарт фигыле итеп каралган.
Билгеле бер эш-хәлнең икенче эш-хәлне башкаруга шарт булып торуы шарт фигыль дип атала. Икенче төрле итеп әйткәндә, шарт фигыль – ул эш-хәлләр арасындагы мөнәсәбәтнең үзара шарт һәм нәтиҗә ролен үтәве. Төп фигыльнең нинди формада килүенә карап һәм контекстның нинди булуына карап, шартның характеры өч яклы булырга мөмкин: реаль шарт, фаразый шарт, арреаль шарт. Ләкин шунысы аеруча игътибарга лаек: татар телендә -са/ - сә формасы шарт фигыль күрсәткече итеп каралса да, аның вазыйфасы шарт мәгънәсен белдерү белән генә чикләнми. Әлеге фигыль формасы төп мәгънәсеннән чикләтеп, төрле конструкцияләрнең структур элементы булып, телдә киң кулланыла. Моннан кала шарт мәгънәсен башка грамматик формалар да белдерергә сәләтле.
I. Шарт фигыльнең төп күрсәткече -са/-сә формасының конкрет мәгънәсе.
1. Реаль шарт -са формасы белән белдерелә, әгәр дә төп фигыль хикәя фигыльнең заман формалары белән яки боерык фигыль булып килсә. Бу очракта киләчәктә үтәлгән эшне белдерә:
Мөрәлеләр белән бәйләнсәң, башың судтан чыкмас. (М. Мәһдиев)
Мин хәзер диңгез флотына алынсам, кеше булырмын. (М. Мәһдиев)
Бик кирәк булса, ике көннән соң әйтерсең. (М. Галәү)
Кисәкчәләр яки кереш сүзләр белән килсә, ихтимал, эшнең булуын мөмкин мәгънәсен өсти:
Әйбәтләп сорасак, бәлки, риза да булыр. (М. Галәү)
Җәйге чаклы эшләсәң, ун сум, бәлки, бирермен. (М. Галәү)
-са + -р/-мас формасы бик күп кенә тотрыклы гыйбарәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә очрый һәм гомум мәгънә белдерергә сәләтле:
- Ярый! Искегә тисәң, исе чыгар, ди. (М. Галәү)
- “Тавык керсә, чүп чыгар, килен керсә, сүз чыгар”, дип белми әйтмәгәннәрдер шул, - дип куйды Патый. (М. Галәү)
2. Төп фигыль булып килгән хәзерге заман хикәя фигыль күп очракта эш-хәлнең кабатлануын, даими булып торуын күрсәтә:
Ул бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. (М.Галәү)
Уйлана башласаң, чәчләр агара. (Г. Кутуй)
Калган очракларда хәзерге заман хикәя фигыль үзенең туры мәгънәсендә, ягъни эшнең сөйләү моментында башкарылуын белдерә:
Кыңгыр эшкә тотынса, йөрәге тибә дә тамак төбе кибә.
(М. Мәһдиев)
Мичкә башыңны тыксаң, күк йөзе күренә. (М. Мәһдиев)
3. Шартлы фигыль -са формасында булып, төп фигыль боерык фигыль формасында килсә, боерык мәгънәсе барлыкка килә:
-Этеңне бик кызгансаң, әнә тиресен алып кит. (М.Галәү)
-Бик акыллы булсаң, әнә кайтып хатыныңны сөлге санарга өйрәт. (М.Галәү)
Ләкин теләк мәгънәсе -са+боерык фигыль формада көчлерәк һәм теләк мәгънәсе чагылып китә:
- Укучы! Әгәр син июнь аенда безнең авылдан узсаң – безнең бакчага кереп чык. (М. Мәһдиев)
Кеше үз гомерен бер елга алдан кайгыртса, агач утыртсын; йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. (М. Мәһдиев)
-Билләһидер, ялганласам, баскан урынымда җир упсын! (М.Галәү)
4. Шарт һәм төп фигыль вакыт ягыннан төрле булырга мөмкин. Бу очракта реаль шарт -ган булса перефристик формасында, ә төп фигыль – киләчәк заман формасында килә һәм нәтиҗәлекне белдерә:
Бездә шулай: кышын юлда очраган кешенең бите-колагы өшегән булса, беркайчан да моны әйтмичә узмаслар. (М. Мәһдиев)
Дәфтәрдән яхшы әйбер тапкан булсалар, җылы итеп искә алырлар начар нәрсә күргән булсалар – туйганчы көләрләр. (Г. Кутуй)
-Ходай сәламәтлек белән бәхетеннән аермасын дип теләк теләгән булсаң, калганы барысы да булыр, Сафа. (М.Галәү)
Төп фигыль шулай ук хәзерге заман хикәя фигыль булырга мөмкин һәм биредә дә нәтиҗәлек төсмере бар:
Музыка фольклорында бу көй салынмаган булса, безнең культура мирасыбызның зур югалтуы була бу. (М. Мәһдиев)
Шул инструкциядә язылган булмаса, аны ничек уйлап табасың? (М. Мәһдиев)
5. Реаль шарт шулай ук үткән заманга да карый ала. Төп фигыль категорик үткән заманда килсә, категорик үткән заман мәгънәсе эшнең күптапкырлылыгын һәм гадәтилеген белдерә:
Шомырт кара чәчләрен яулык астыннан чыгарып, телен тешләп бер эшкә тотынса – аңа эш чыдамады. (М. Мәһдиев)
Каршы чыгып алучы булмаса, кунаклар гадәттәгечә кычкырып сәлам бирделәр. (М.Галәү)
Үткән заманда шарт + төп фигыль мөнәсәбәтләре гадәтилекне, кабатлауны белдерә. Бу очракта шарт фигыль -са, -асы булса формасы булып, ә төп фигыль – үткән тәмамланмаган -а иде формасы белән, күптапкырлыкны белдерә торган –а торган иде формасы белән килә:
Алар берәр нәрсә тапсалар, шундук комсызланып ашарга керешәләр иде.(М. Галәү)
Казанга барып, театрга кермичә кайтсаң, Галя рәнҗеп, чын күз яшьләре белән елый иде. (М. Мәһдиев)
6. Шарт -са формасында килеп, төп фигыль – -асы, -асы иде, -асы бул- формасында булса, форма кирәклелек төсмерен ала:
Корт чагып, бүре уы булса, шуларга гына барып утырасы. (М. Мәһдиев)
Авылга кайтканчы таралып китсә, нишләсе булыр? (М. Мәһдиев)
7. Төп фигыль инфинитив формасында килә ала һәм нинди модаль сүз белән килүенә карап, төрле мәгънә төсмерен чагылдыра: мәсәлән, -са + -ырга тиеш/кирәк формасы кирәклекне, тиешлекне белдерә:
Әгәр көз көне дә мәктәп ачарлык бала җыелмаса, ул чагында ни белән көн күрмәк кирәк? (М. Галәү)
Гомергә баласыз каласың килмәсә, өйләнергә кирәк. (М. Галәү)
-са + -ырга мөмкин/бул- формасы ихтимал, мөмкинлекне белдерә:
Методика җиңел фән, телгә бай булсаң, анда бирешмәсеә була. (М. Мәһдиев)
Теләсәгез, бу җомгада ук картларга әйтергә була... (М. Галәү)
Теләсәң, сине дә катнаштырырга мөмкин. (Ш. Камал)
Фаразый шарт -са, -ган булса формалары белән белдерелә, ә төп фигыль -р/-мас иде, -ачак иде, -ган булачак иде формасында килә. Әлеге формалар киләчәккә бәйле мөнәсәбәтне белдерәләр:
Зарыктырган җылы яңгыр килеп коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде..(М. Галәү)
Син юньле булсаң, аз генә уйлап карар идең. Син миһербанлы булсаң, аз гына аңлар идең. (М. Мәһдиев)
Ирреаль мәгънә -са иде, -ган булса формасы белән, ә төп фигыль -р иде, -ачак иде, -ган иде, -а иде, -ган булыр иде формасы белән белдерелә:
Була торган булса, мин сиңа бу бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. (М. Галәү)
Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта, Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем. (М. Мәһдиев)
-ачак иде формасына эшнең башкаруына катгыйлык төсмере хас, ягъни эш һичшиксез булырга тиеш, ләкин шарт реаль булмаганлыктан, ул тормышка ашмый:
1948 нче елда ботинки киеп кышын клубка килгән булсам, мине юләргә санаячаклар, иртәгәсен ата-аналар балаларын укырга җибәрмәячәкләр иде. (М. Мәһдиев)
Әгәр шушы авыру әнисен карыйсы булмаса, Әминә, һичшиксез, берәр институтны тәмамлаячак, газета-журнал тирәсендә шагыйрә булып йөриячәк иде. (М. Мәһдиев)
Алда әйткәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтеп китик: -са формасы күпмәгънәлеккә ия, ягъни реаль, фаразый, ирреаль шарт белән белдерелә ала, аларны төрле заманга туры китереп була. Конкрет мәгънәгә төп фигыль белән бәйләнешкә кергән вакытта ия.
II. -са/-сә формасының, шарт мәгънәсеннән читләшеп, башка мәгънә-мөнәсәбәтләрен билгеләү.
Кереш өлештә әйткәнебезчә, шарт фигыльнең –са/сә формасы, үзенең конкрет шарт мәгънәсеннән тыш, башка мәгънә һәм мәгънә төсмерләре белдерә ала:
1. Төп фигыльдән башка кулланганда, -са/-сә формасы төрле модаль төсмерен белдерә:
- көчле теләк: Ярый ла яхшылыкны урынга куеп яхшылык дип санала! (Ш. Камал) Ул турыда ләм-мим бер сүз юк. Шуның ул сәбәбен әйтсә... (Ш. Камал)
- ачу, үкенү: Кешегә ышансаң, шул инде! (М. Галәү) Шул инде ул сволочь халык белән эш итәргә калсаң... (Ш. Камал)
2. Төп фигыльдән башка кулланганда, төрле ярдәмче фигыль белән килә һәм шулай ук модаль мәгънәгә ия:
- -са/сә + иде ярдәмче фигыле белән килеп, үткәндә эшләнми калган эшкә үкенү, теләк конструкциясен тәшкил итә: Мәрхүм Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”н берәр генә ел иртәрәк белгән булса идем. (Г. Кутуй) Эх, шул тойгыларны китап итеп язсалар иде! (Г. Кутуй)
- -са/сә + икән шулай ук көчле теләк, ният тусмерен белдерә: Шуның сәбәбен әйтсә икән ул! (Ш. Камал) - Эх, һаваның матурлыгын белсә икән, Гыйльманов! (Ш. Камал)
- -са/сә +кирәк формасы эшнең булу ихтималын, мөмкинлеген белдерә: Башта халыкның күплегенә, музыка тавышына дәшми йөрде булса кирәк. (Г. Кутуй) Ул чагында Аллаһы Тәгалә гафуррәхим, гөнаһлы бәндәсен ярлыкаса кирәк. (Ш. Камал)
3. -са/сә формасы вакыйгаларның тиз алмашынуын белдерә: Йоклап китә, уянса – ишеген алып киткәннәр. (М. Мәһдиев) Күтәрелеп караса, абыйсының да күзләре яшьли иде. (М. Мәһдиев)
- вакыт мөнәсәбәтен күрсәтә: Төш вакытында квартирага кайтсалар, хуҗаның өстәл янында шау-гөр килеп, тегеләр чәй эчеп утыралар. (М. Мәһдиев) Көтү кайтыр алдыннан урамга чыксам, ни күрим? (М. Мәһдиев)
4. Лексикалашкан тотрыклы гыбарәләрдә кулланыла: Баш исән булса, бер әйләнеп кайтасың икән шул, әнкәй! – диде улы. (М. Галәү) Исән булсак, безгә дә озак калмады инде. (М. Галәү) Мөмкин булса, миңа киндер сумка алып кайт..., - ди. (М. Мәһдиев)
5. Аналитик формалар да очрый. Мисал өчен, парлы мөнәсәбәтле сүзләр белән килеп, төрле мәгънә белдерә ала:
- тирәлек төсмерен бирә ала: Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. (М. Галәү)
- күләмне белдерә: Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. (М. Мәһдиев)
- сәбәп мөнәсәбәтен белдерергә сәләтле:
- Без, ни өчен керсәк, ул да шуның өчен керә булыр, кордаш, - диде Ишмай. (Ш. Камал)
- объект һәм субъект мөнәсәбәтен белдерә ала:
Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән бетереп микән сөлге, җеп, йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. (М. Галәү) Ходай ни бирсә, шуны пешерәбез. (М. Галәү) Кемгә барсаң, шул кертер. (М. Галәү)
- вакыт мәгънәсен күрсәтә: Шәмсетдин Бәдрисе хат язган: крәчин мае кайчан кайтса, без дә шул чакта кайтабыз, дигән. (М. Мәһдиев)
Йомгак.
Докладыбызны башкарган вакытта, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
-са -р/-мас
-р/-мас булса -ачак
-а торган булса -а\-ый
-асы торган булса -ырга
-ган булса -боерык фигыль
-асы
-ды, һ.б.
8. Фаразый шарт һәм төп фигыль түбәндәге форма белән белдерелә һәм киләчәк заманга туры килә:
-са -р/-мас иде
-ган булса -ачак иде
-асы булса -ган булачак иде
9. Ирреаль шарт һәм төп фигыль арасындагы мөнәсәбәт түбәндәге формалар белән белдерелә һәм күп очракта үткәнгә карый:
-са -р/-мас иде
-са иде -ачак иде
-ган булса -ган иде
-асы булса -а иде
-ган булыр иде
10. Шарт фигыль үзенең төп күрсәткече -са/-сә формасыннан читләшеп, төрле конструкцияләрнең структур элементы булып, телдә киң кулланыла. Алар арасында теләк, үтенү, кызгану, боеру мәгънәсе очрый, вакыт, урын, тирәлек, тизлек, сәбәп, максат мөнәсәбәте күзәтелә.
11. Шарт мәгънәсен башка чаралар, төрле грамматик формалар да белдерергә сәләтле.Телдә аеруча киң таралганы, ул да булса, икән модаль сүзе, шә кисәкчәсе, парла мөнәсәбәтле сүзләр, категорик үткән заман + -мы кисәкчәсе
Гомумән алганда, эшебезгә йомгак ясап шуны әйтеп була, -са/-сә формасы – иң борынгы формаларның берсе. Аның төп мәгънәсеннән читләшеп, төрле модаль мәгънә мөнәсәбәтләренә ия булуы, башка грамматик чаралар белән белдерелергә сәләтле булуы телнең нечкәлекләрен, байлыгын, камиллелеген ассызыклап үтә. Бу исә үз чиратында халык милли байлыгының ачык нәтиҗәсе булып тора.
Кулланылган әдәбият
13.Хальфин И.И. Азбука и грамматика татарского языка. - Казань: Тип. Казанского ун-та, 1809.-106с.
14. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. -Казан: Таткнигоиздат, 1954. -335 б.
Сочини стихи, Машина
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Ералаш
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Что такое музыка?