Эссе
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya.docx | 17.48 КБ |
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районы
Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Коррупция колы булмыйк!”
темасына эссе
Эшне башкарды:
11 енче сыйныф укучысы
Сайфутдинова Д.Х.
Җитәкчесе: тарих һәм
җәмгыять белеме укытучысы
Галиахметова Г.Г.
3 апрель, 2014 ел
Коррупция төшенчәсе кешеләргә инде борынгы гасырлардан ук таныш. Тарихчылар фикеренчә, инде җиде гасырга якын кешелек шушы афәт белән көрәшә.
Нәрсә сон ул коррупция? Коррупция –ул вазыйфаи затның хезмәт урынын шәхси баю өчен турыдан-туры файдалануы. Коррупцияның иң зур тискәре ягы шунда, ул бөтен җәмгыятькә зыян сала. Җәмгыятебездәге, гомумән, кешеләрдә булган намуссызлык, акчага табыну кебек тискәре күренешләр мине борчый әлбәттә. Кайчакта минем кебек кешеләр дөньяда юктыр төсле тоела, чөнки елдан-ел кешеләр каты бәгырьле, мал артыннан гына куа башладылар. Намуссызлар һәм оятсызлар баса җәмгыятебезне, һәм кызганыч ки, аларга берни комаучауламый, алар теләсә нинди проблеманы “әйләнеп” узалар.
Дәүләтебез коррупциягә каршы көрәш чараларын әлбәттә күздә тота, төрле законнар уйлап табыла. Ләкин безнең җәмгыяттә : “Акчаңа карап каршы алалар һәм дә акчаңа карап озаталар шул”. Акчага кечкенәдән табынып яшәгән кеше рухи байлыкның ни икәнен анламый, шуңа мал артынннан гомер буе чаба, соңгы сулышында да акчасын саный. Акчасыз да яшәп булмый, ләкин ул тырышлык белән, намуслы хезмәт белән табылырга тиеш дип тәрбияләделәр мине гаиләмдә.
Байлык бер көнлек, ә иман һәм намус гомерлек. Эх, дәвалыйсы иде шул таш җаннарны! “Яшәү дигән Бөек Мизгелнең кадерен белеп яшәгез, Кешеләр!”-дип кычкырасым килә. Яшәү дигән көрәш мәйданында иманлы шәхесләргә кыенлыклар белән көн дә очрашырга туры килә. Бар әле бар безнең арабызда намуслы - тырыш хезмәте белән яшәүчеләр. Ул минем әти-әнием, якыннарым, туганнарым! Җирдәге бар әйбер дә сатылмый!
Чыннан да, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң?! Иманын, намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшәмиме соң? Аларны бер ни дә борчымый түгелме соң? Ә киләчәк кем кулына калыр? Талап җыелган рәнҗешле - күз яшьле байлыкка кызыгып намус, вөҗдан сату да берни түгел. Коррупция белән көрәш чараларын кырысландырсалар иде. Алучы белән бирүче икесе берүк дәрәҗәдә закон бозалар. Минем фикеремчә иң кырыс җәза ришвәт бирүчегә чыгарылсын иде. Чөнки, бирүче булганда алучы һәрчак табыла ул. Бушка килгәнне кемнең кире кагасы килсен инде, ул бит мизгел эчендә, бер тамчы тир түкмичә, кесәгә үзе керергә әзер торучы байлык. Кызганычка каршы, күпләрне хәзерге җәмгыятьтә менә шундый җиңел табыш кызыктыра ич. Эх, каяндыр могҗиза килеп чыгып, дәва табылса иде ул “Коррупция чире” дип аталучы авыртуга. Җир йөзендә гадел тормыш белән яшәүче кешеләр шатланыр иде. Менә шундый борчулы уйлар минем җан тынычлыгымны ала, ирексездән уйга биреләм.
Уйлар, мең төрле уйлар... Чынлыкта, мин үзем Конфуцийның фикере белән килешәм: “Кешеләр үзләренә дан һәм байлык телиләр; әгәр дә намус белән яулап булмый икән, бу уйдан качарга кирәк. Кешеләр хәерчелектән һәм танылмаудан куркалар, әгәр боларның икесеннән дә котылып булмый икән, намус белән чынбарлыкны кабул итәргә кирәк”.
Сказка об осеннем ветре
Два петушка
Учимся ткать миленький коврик
Как нарисовать портрет?
Весёлая кукушка