Эссе
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_beln_nichek_korsherg.docx | 18.27 КБ |
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районы
Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Коррупция белән ничек көрәшергә?”
темасына эссе
Эшне башкарды:
10 ынчы сыйныф укучысы
Файзрахманова Н.С.
Җитәкчесе: тарих һәм
җәмгыять белеме укытучысы
Галиахметова Г.Г.
3 апрель, 2014 ел
Без һәркайсыбыз дәүләтнең гражданы, илебезнең киләчәге безнең кулларда.
Коррупция- төрле юллар белән казна мөлкәтен урлау, сатып алуны аңлата.Төп мәгънәсе - җимерү, зарар китерү, юкка чыгару.
Кайчандыр “Коррупция” сүзе бозыклыкны һәм әхлакый түбәнлекне аңлаткан. Хәзер ул шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак бәяләнә. Коррупциянең төп сәбәбе кешенең комсызлыгына бәйле. Шәхес бары тик үзенең тормыш-көнкүрешен һәм баюга омтылышын халык мәфәгатьләреннән өстен куйса, аның шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, коррупциячел тәртипкә кызыгуы да арта. Ул чакта сәясәтчеләр һәм хезмәткәрләр үзләре биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана башлыйлар. Яшьләр исә, бу хәлләрне күзәтеп, дәүләт хезмәтен уңайлы, һәм мавыктыргыч яшәү рәвеше буларак кабул итәләр.
Коррупциянең тарихына килсәк, ул ерак-ерак елларга барып тоташа. Идарә итүче затның, мәкерле ниятләрдән чыгып, үз файдасына эш итү мөмкинлеге барлыкка килә, һәм ул дәүләт эшен икенче планга куеп, үз файдасына эшләүнең төрле юлларын эзли башлый. Коррупция турында безнең эрага кадәрге язмаларда да чагылыш табыла. “Җитәкченең хәйләсен белүгә караганда, күктә очкан кошның кая очасын белү җиңелрәк” диелә. Казна мөлкәтен урлауга каршы әләкләү, эзәрлекләү барлыкка килә. Әләкләүчегә хөкем ителгән затның мөлкәтеннән өлеш чыгарылган. Иван Грозный вакытында зур ришвәтләр алучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Петр 1 вакытында асып куйганнар. Романовлар хакимлеге вакытында да акчалата, бүләкләтә ришвәт алсаң, законсыз эшләтсәң дә, җинаять җаваплылыгы билгеләнгән, ләкин алай да ришвәтчелек киң колач җәя.
Коррупция безнең илдә хәзер барлык төр эшчәнлектә – сәламәтлек саклау, хокук саклау органнары, мәгариф системасы һәм башка җирлекләргә үтеп кергән. Аңа каршы тору һәм профилактикалау дәүләтнең иң беренче эше булырга тиеш.
“ Тел өстендәге балны йотмыйча калдырып булмаган төсле, кул астындагы байлыкны үзләштермичә түзеп булмый» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр хәзерге җәмгыятькә хас кебек. Коррупциягә каршы азчылык кына көрәшеп зур уңышларга ирешеп булмый. Моның өчен һәр кеше иң элек үзе тәрбияле, әхлаклы булуы мәҗбүри.
Тиздән, бик тиздән мин дә мөстәкыйль тормышка аяк басачакмын. Һәркемнеке кебек үк минем дә үз алдыма куйган бурычларым, максатларым бар. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып үзем теләгән югары уку йортына кереп белем алу. Үзем теләгән һөнәр буенча эшкә урнашып, хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү. Зур уңышларга ирешеп, әти-әнием горурланырлык шәхес булып җитлегү һәм җәмгыятебезгә файда китерү. Кайберәүләр өчен мондый хыяллар буй җитмәслек тә тоелмыйдыр. Чөнки күпләрнең фикере буенча, бүгенге тормышта барына да ирешергә мөмкин. Әгәр яхшы танышларың яки җитәкче кәнәфиен биләүче кешеләр арасында туганың булса, шуңа өстәп иң әһәмиятлесе - кесәңдә калын булса, барысыда хәл ителәчәк. Тик минемчә болай фикер йөртүчеләр тормыш авырлыкларын җиңәргә сәләтле кешеләр түгел. Татар халкында шундый әйтем бар: “Кул пычыранса су белән юарсың, намус каралса ни белән юарсың?”. Әйе, чыннанда бик хак сүзләр. Намуслы булган кеше беркайчанда намусын акчага алыштырмас. Андыйлар җир йөзендә күбрәк булса, миңа калса коррупция дигән сүзгә безнең җәмгыятебездә урын булмас иде. Кызганычка каршы күңелен ришвәт алуга салган кешеләрдә намус дигән төшенчәдә юк, яки бу сүз аларга гомумән таныш түгел, бу сүзнең мәгънәсенә дә төшенә алмый андыйлар. Мин намусымны беркайчан сатмаячакмын, ул минем өчен бәяләп бетермәслек кыйммәт. Беләм, гадел тормыш алып баручыларга, намуслары кушканча гына яшәүчеләргә бу тормышта бик кыен, аларга бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә, шулай ук көчле булыргада кирәк. Тик мин барлык кыелыкларныда җиңеп чыгып, хыялларыма, алдыма куйган максатыма бары тик үз көчем белән ирешергә уйлыйм.
Илебезнең киләчәге безгә һәм безнең тормышка булган мөнәсәбәтебезгә бәйле. Җәмгыять төзелеше ничек кенә аталмасын, гомумкешелек сыйфатлары: намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Бу сыйфатларга ия булган кеше беркайчанда коррупция дигән төшенчә колы булмас, дип ышанасы килә. Җир йөзендә яшәгән барлык кешеләр өчендә “Намус җаннан кадерле” дигән мәкальне онытмасыннар иде.
Городецкая роспись
Весенние чудеса
Северное сияние
Снегири и коты
Снежная сказка