Проектно - исследовательская работа содержит материал о ветеранах Великой Отечественной войны.
Вложение | Размер |
---|---|
avyl_veterannary.ppt | 2.78 МБ |
Слайд 1
Боек ватан сугышы ветераннарыСлайд 4
Фаттахов Кирам абый авыр сугыш юлы үтеп, күкрәген 2 орден һәм медаль белән бизәп туган ягына әйләнеп кайткан батырларның берсе. Ул 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозда кырчылыкта эшли. 1942 елның 28нче апрелендә фронтка чакыру кәгазе ала, 1 май көнне 18 яшьлек егет сугышка чыгып китә. 22 көн Удмуртиядә өйрәнүләрдә булалар. Фронтта бер ай да үтмәстән дивизияләре белән Тула шәһәреннән ерак түгел урында камалышта калалар.
Слайд 5
Ярты дивизиянең үлемен күрергә туры килә Кирам абыйга ул чакта. 20 яше дә тулмаган егет өчен иптәшләрен салкын җир куенына күмеп калдыру, нинди зур фаҗига булгандыр. Аннары ул Курск, Белоруссия фронтына эләгә. Курск дугасын кичкәндә уң кулы яралана. Сөргән җирне тездән ерып, бата- чума Белоруссия сазлыкларын үтү үзе бер сынау була сугышчылар өчен. Рейхстагны алуда да катнаша Кирам абый. Анда башына пуля тиеп яралана. Ләкин нинди генә авырлыклар булса да, част ь тан калмаска тырыша. Җиңүне , Рейстагны алганнан соң , Берлин шәһәрендә каршылый.
Слайд 6
3 ел буе ут эчендә йөргән, Днепрны кичкән, анда күрсәткән батырлыклары өчен, “Кызыл йолдыз” орденына лаек булган, Польшадагы каты сугышларда катнашкан, Минск, Станислав шәһәрләрен азат иткән, Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “Сугышчан батырлыгы өчен “ медале белән бүләкләнгән, Берлинны һәм Рейстагны алганда күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медаленә лаек булган кыю солдат әнә шундый авыр сугыш юлларын кичеп, 1947 елның март аенда туган авылына кайтып төшә. Утны – суны кичкән, илебез азатлыгы өчен сәламәтлеген дә, көчен дә кызганмаган хөрмәтле ветераныбыз Кирам абый 69нчы Җиңү көнен күрә алмыйча апрель аенда якты дөньядан китте.
Слайд 7
Сугыштан соң колхозда бригадир булып эшли. Куйган зур хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Слайд 8
Гәрәев Мөхәммәтгәрәй Гәрәй улы. 1950 елда армия сафларына китә. Хабаровскида разведка ротасында хезмәт юлын башлый. 1950 елның 25 июлендә Ли Сын Ман режимы Америка гаскәрләре булышлыгы белән КНДРга каршы сугыш башлый. Мөхәммәтгәрәй абыйны Кытайга, соңрак Кореяга хезмәт итәргә күчерәләр. Ул монда зур батырлыклар күрсәтә. Хәзерге көндә Туера авылында яши.
Слайд 9
Ильяс Салих улы Салихов 1925 елның 16 февралендә Минзәлә районы Туера авылында туа. Сугышка чаклы Туерада яшәп иген игә, колхозда эшли. 1943 елда сугышка алына, 8 ай пулеметчы булырга укыганнан соң, Белоруссия фронтына җибәрәләр. Авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Соңыннан тагын сугышка җибәрәләр, ике тапкыр кулы яраланып, Ижау больницасында дәвалана. Шуннан соң өенә кайта. Хәзерге көндә Туера авылында яши.
Слайд 10
Хәбибрахманов Касыйм Хәбибрахман улы 1926 елда Колыш авылында туган. 4 класс тәмамлагач, колхозда эшләгән. Сугыш башлану белән фронтка китә. Запастагы укчылар полкында пулеметчы – сапер була. Япония илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен «Японияне җиңгән өчен», «Сугыштагы батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң колхозда терлекче булып эшли.
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Самодельный телефон
Мост Леонардо