Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 190 еллыгыа багышлап язылган бу фәнни эштә халкыбызның киләчәк язмышы өчен җан атучы галимнең фәннең төрле өлкәләрендә,аеруча табигатҗ-география өлкәсендәге казанышлары өйрәнелде.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh_kayum_nasyyri.doc | 79 КБ |
МБГББУ “Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы
Каюм Насыйриның 190 еллыгына багышланган яшьләрнең
ХIII регионара фәнни-тикшеренү конференциясе
Фәнни эшнең темасы:
“Каюм Насыйри –күпкырлы галим”
Эшне башкарды:Мөхәммәтҗанова Алия
Искәндәр кызы,IX сыйныф
укучысы.
Фәнни җитәкче : Агмалова Әнисә Котдус кызы,
Химия укытучысы
2015
1.Кереш. Мин ни өчен бу теманы сайладым.
Кеше дөньяда яши башлап уз-узен ныклап белә башлаганнан бирле күңелендә хыял чаткылары кабына.Үскән саен дөньяга карата кызыксынучанлыгы арта, куп белергә.изге эшләргә омтыла.Менә шундый омтылыш,якты хыяллар белэн яну-дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә инде.Ә инде көн туды исә, көнне ничек үткәрергә белмичә буш куык булып яшәү нигә кирәк? Һәрбер буш вакытны файдалы эшләргә : гаиләңә,халкыңа,Ватаныңа хезмәт итүгә багышлау кешеләрнең яшәү максатына әверелсен иде.
Минем Каюм Насыйри иҗаты белэн кызыксынуымның сәбәбе: киләчәктә һөнәремне медицина белән бәйләргә җыенуым.Шуңа бәйле буларак картлык көннәрендә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы купкырлы галимнең табигать фәннәре өлкәсендәге хезмәтләре белән тирәннәнрәк танышу теләге булды.
Фәнни тикшеренү эшенең максаты:
1.Күренекле мәгьрифәтче Каюм Насыйриның дәреслекләрдә бирелгән әсәрләре белән генә чикләнмичә, фәнни хезмәтләре турында мөмкин кадәр күбрәк материал туплау.
2.К.Насыйриның табигать фәннәре буенча (химия,биология) казанышларын, фәнни белемнәрне үз тормышында куллануы аша аларның практик әһәмиятен һәм бу фәнни хезмәтләрнең фәннең алга таба үсүнә этәргеч бирүен ассызыклап китү.
3.Халкыбызның киләчәк язмышы өчен җан атучы галимнең фәнни хезмәтләрен һәм педагогик эшчәнлеген яшь буынга үрнәк итеп кую
Мин бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә Каюм Насыйриның сайланма әсәрләреннән, аның гарәп,фарсы ,рус телләреннән үзе тәрҗемә итеп халыкка аңлаешлы булырлык итеп эшкәртелгән, ул заманнарда ук халыкка ышанычлы
белем чыганагы булырлык фәнни хезмәтләреннән ,татар балалар әдәбиятыннан файдаландым.Аның аң-белемне тормышта иң кирәкле рухи байлык булуын курсәткән тирән эчтәлекле тәрбияви әсәрләрен укып горурландым.
Бу галимнең әдәбият дәресләрендә бирелгән ижатын,әсәрләрен укып никадәр хозурлансам да .аның төрле фәннәргә караган искиткеч олугь хезмәтләре барлыгын белеп бетермәгәнмен.Химия,биология.география дәресләрендә укытучыбыз табигать фәннәренә кагылышлы гажәеп мәгълуматлар да биргәч,бер дә икеләнмичә Каюм Насыйринын томнарын,әсәрләрен,төрле газета-журналлардан аның турында язылган мәкаләләр эзләргә керештем.
Каюм Насыйри балачак вакытларын укымышлы кешеләр булган семьяда
уздыра.Башлангыч белемне атасыннан ала,15 ел мәдрәсәдә укып гарәп,фарсы телләрен өйәнүе,үзлегеннән татар телен дә яхшы итеп үзләштереп тормышка ярашлы жәгыятькә файдалы кеше булып үсү юлына баса.Өстәвенә яшерен рәвештә русча укуы аның укуга шулкадәр нык бирелгәнлеген курсәтә.Мөгаен, букадәр сәләт аңа геннардан киләдер.Аның халкы,милләте өчен күпме эш башкарганлыгын саный китсәң, бармаклар житмәс: укытучылык хезмәте,барлык көчен куеп китап,дәреслекләр язуы,
татарча документларны русчага тәржемә итүе,берничә еллык календарьлар чыгаруы,фәнни терминология өстендә эшләве,татар теленең анлатмалы сүзлеген төзүе ,русча-татарча,татара-русча сүзлекләр төзүе.Ашарына да акчасы житмәгәндә фәкыйрь балаларга кәвешләр алып биреп, үзенең зирәк акылы белән аларны укуга жәлеп итүе бу олугь затка карата соклану өстенә соклану тудыра.Каюм аганың бу гамәлләре -тырышлыгы,булганлылыгы гына түгел,минемчә аның изге куңелле булуы ,мәрхәмәтлелеге дә.
Аның турындагы истәлекләрне укыган саен укыйсы гыны килә.Әсәрләрен күңелем аша үткәреп утырганда үзалдыма сорап куйдым-букадәрле эшне башлап ахырынача башкарып чыгарга ничек сабырлыгы ,көче житкән икән?
Каюм Насыйри минем куз алдыма ,татар халкы һәм милләт язмышы өчен жан атучы,ил борчуы белән борчылып яшәуче, буй житмәслек югарылыкта торучы олугь зат,фидакарь шәхес булып килеп басты.
2.Төп өлеш .Каюм Насыйриның фәнни хезмәтләрендә табигать фәннәренең урын алуы(фән серләре) һәм хәзерге мәктәпләрдә уку-укыту өлкәсендә нәтиҗәле куллану(эксперименталь дәлилләр)
Быел аның тууына 190 ел
Каюм Насыйри-XIX йөз татар мәгьрифәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе.Ул киң колачлы универсаль галим һәм күренекле педагог. Төрле фәннәрнең нигезләре белән татар халкын ана телендә беренче буларак таныштыручы да Каюм Насыйри булды.
Тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә нигез салып калдырырга ашыккан зур галимнәр бармак белән генә санарлык.Алар:М.В.Ломоносов,Леонардо да Винчи һәм дә Каюм Насыйри.
Ул математика фәне буенча «Хисаплык», «Геометрия фәне».география фәне буенча «География терминнары», «Зур куләмле география китабы»,табигать белеме буенча «Буш вакыт»,ботаникадан «Үләнчелек вә чәчәклек» ,игенчелеккә карата «Иген игү һәм бакча эше турында кулланма»,химия фәне буенча «Электр ярдәмендә металл әйберләрен жизләү,бакырлау,алтынлау» х.б .фәннәрдән дәреслекләр,сүзлекләр бастырып чыгарган.
К.Насыйри теге яки бу фән турында мәгьлумат биргәндә аны тормышта файдалану якларына да нык игьтибар биргән.Ул картлык көннәрендә дә бу эшеннән туктамый,календаренда химик үзгәртуләр юлы белән төрле нәрсәләр ясау мөмкинлеге хакында киңәшләр биреп бара.
К.Насыйри үзенең сәламәтегенә дә зур игътибар биргән,халык
медицинасыннан бик нык файдаланган,яки бөтенләй авырмаган.Гомеренең сонгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга,оптимист табигатьле Каюм Насыйри анда да җиңелергә телэми,электр белән үзен-узе дәвалый.Туктаусыз хәрәкәтләнүе аркасында,аяклары яңадан язылып йөрерлек хәлгә килгән.Моннан ул нык ихтыяр көченә ия булган шәхес буларак күз алдына килеп басты. Каюм Насыйриның югары уку йортында укып чыгып купкырлы белем иясе булып җитешуе,куп телләрне белуе,миңа калса ,гади халык арасында үз дәрәҗәсен белеп интеллегент булып аерылып торырга тиеш булса да,ул кабинета утырып акыл эше белән генә чикләнмичә кул хезмәтенә дә зур урын биргән,үзе өчен кирәкле көнкүреш әйберләрен барысын да үзе ясаган,гел хәрәкәттә булган. Кыскасы,акыл эшчәнлеген физик хезмәт белән аралаштыру кирәклеге хәзерге « Кеше анатомиясе»дәреслегендә дә бәян ителә.Бу икенче төрле әйткәндә актив ял,дип атала. Дөрестән дә, әгр укучы һәрдаим өстәл артында дәрес хәзерләп кенә,я булмаса телевизор каршында, интернетта утыра икән ,бу очракта ул укыган әйберләрне баш миенә начар сеңдерә.Шуңа күрә моның өчен аңа берәр файдалы физик эш я спорт белән шогыльләнү мөһим.Безнең мәктәптә «Сәламәт тәндә-сәламәт акыл»дигән девиз астында һәркөнне иртәнге зарядка оештырыла,дәрес вакытларында да физкультминутлар үткәрүгә зур әһәмият бирелә.
Каюм Наыйри «Буш вакыт» исемле әдәби-фәнни популяр әсәрендә йөрәк тибүе һәм кан йөреше турында язып килә дә,албасты басты,дип сөйләүләрнең нигезсез булуын аңлата.»Йөрәкнең тибүе шуның өчен дә,әгәр йөрәк шулай типмәсә,тәндә кан шулай агып йөрмәс иде.Кешенең кайчак йоклар-йокламас бастырылуына-убыр басты .диләр.Төбендә убыр түгел,тәндә кан йөреше кысылыбрак тору».дип фәнни яктан анлатып бирә.
Моның белән ул юк-бар ышануларга нокта куя.Дөрестән дә,организмда кан әйләнеше яхшы барсын өчен йөрәк дөрес тибәргә тиеш.Моның өчен саф һавада йөрү,физик активлык,организмны чыныктыру,дөрес туклану зарур.Кызганычка каршы,кешеләр бу кагыйдәләрне үтәп бетермиләр. Шул сәбәпле җәмгыятебезнең авырткан җиренә әйләнгән йорәк-кан тамырлары авырулары актуаль мәсәлә булып кала бирә.
Медицинага кагылышлы хезмәтендә Каюм Насыйри кеше гәудәсенең бик куп төрле кисәкләрдән җыелган машина механизмы белән чагыштыра.»Сәгать төзәтүче сәгать детальләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән кебек доктор да кеше тәнендәге әгъзаларны һәм аларның нинди хезмәт үтәвен белергә тиеш.»,ди.Медицина-ул кешедә килеп чыккан очраклы авыруларны белудән һәм ул авыруларны дәвалап кеше тәненнән чыгара белудән гыйбарәт.
Чынлап та аның бу хезмәтләре язылганга бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, без,бүгенге буын укучылары арасында үзенең әһәмиятен югалтмый.
Дәресләрдә без гәудә төзелеше,оганнарның ничек эшләвен, организмдагы авыруларны булдырмау чаралары турына югары уку йортларында укытыла торган медицина фәненең нигезен тәшкил итуче анатомия дәресләрендә өйрәнәбез һәм бу белемнәрне тормышта кулланырга тырышабыз.
Күренекле галим халыкка дәвалану эшендә кулланырлык “Үсемлекләрнең хасиятләре” дигән китап яза.Ул беренче чиратта Россиянең үзенең табигый байлыкларыннан файдаланырга чакыра.Җиребездә дәвага яраклы үсемлекләрнең һәммәсе бар, аларның куәте башка илдән килгәненнән артык булуын искәртә.Бу максаттан мин дә төрле газета-журналлардан үсемлекләр турында файдалы материаллар туплыйм.Тәрбия чараларында төрле үсемлекләрдән ничек итеп төнәтмәләр ясау турында фикер алышабыз
Каюм Насыйри ”Буш вакыт” дигән хезмәтендә суның өч агрегат халәте,бер халәттән икенче халәткә ничек күчүе,аның үзендә төрле матдәләрне эретүе һәм шул рәвешле табигатьтәге су әйләнеше турында
мәгълуматлар бирә.Шуларга нигезләнеп чык ,кырау төшү,яңгыр,кар,боз яву күренешләрен аңлата.
Каюм Насыйри турында укыган саен ,бу нык ихтыяр көченә ия булган купкырлы талант иясенә соклануым арта гына бара. Гадәттә купчелек галимнәр билгеле бер фән кысаларыннан читкә чыкмыйча бары шул фән өлкәсендә генә эзләнуләр алып баралар,хезмәт куялар.Ә Каюм Насыйри исә төрле фәннәр буенча бик куп мәгълуматлар туплап,чит телләрдән дә тәрҗемә итеп, аларны халыкка аңлаешлы,гади итеп эшкәрткән үзенчәлекле галим.Календарларында ,тормыш өчен файдасы булыр,дип химиягә кагылышлы әйберләр турында язгалап карый.»Мондый файдалы яңа фәннәргә каләм тартучы беренче кеше дэ Каюм Насыйри була. Кызганыч,бөтен дөнья гыйлем һәм фән белән кызыксынган бер заманда милләтебез халкы гыйлем өлкәсендә чиксез тубән дәрәҗәдә тора,ди.Ләкин ул бу хезмәтләренең киләчәктә тормыш өчен файдасы булырына нык ышана.
Кулымда Р.Х. Шәймәрданов һэм Ә. Н.Хужиәхмәтовның «Татар милли педагогикасы» дигән уку ярдәмлеге.Бу китапта мин фәнни педагогика төшенчәсе белән очраштым.Фәнни педагогика-күп милләтләрнең педагогикалары җирлегендә туган гыйлми тупланма.Ул төрле илләрнең мәгърифәтчеләренең,галимнәренең һәм әлбәттә күренекле татар галиме Каюм Насыйриның педагогик карашларын,гыйлми ачышларын үз эченә алган.Фәнни педагогика ,билгеле булганча,халык тәжрибәсенә,гыйльми күзәтүләргә таянып языла.Фәнни педагогиканың нигезен мили педагогика төзи.Милләтебез педагогикасының асыл өлеше булып татар халык авыз ижаты тора.Каюм Насыйри халык авыз ижатын махсус фән буларак өйрәнә башлауга нигез салучы да.Татар халык авыз ижатында төрле фән өлкәләренә караган шактый куп гыйлемнәр табарга мөмкин. Каюм Насыйри милләтебез педагогикасында халык авыз ижаты әсәрләренә:табышмакларга,мәкаль-әйтемнәргә,бәет-мөнәҗәтләргә зур урын биргән. Табышмаклар укучыларга өстәмә материал биреп,тормышны танып белергә өйрәтеп кенә калмый,игътибарлылык,кузәтучәнлек сыйфатлары да тәрбияли.
Без табигать фәннәре дәресләрендә табышмакларны системалы рәвештә кулланабыз.Бу дәресләрдәге бертөрлелектән дә коткара,фән белән кызыксынуны да арттыра,образлы фикерләү сәләтен үстерүгә булыша.
Без химия дәресләрендә табышмкларны бигрәк тә яңа төшенчәләр өйрәнгәндә кулланабыз.Мисал өчен химия фәненнән”Башлангыч төшенчәләр” темасын өйрәнгәндә мондый биремнәр тәкъдим ителә.
1. Тубәндәге табышмакта телгә алынган жисемне һәм матдәне ачыклагыз:
Кодыкка төштем,таш чыгардым-
Таш дигәнем ут булды.(ташкүмер)
2.Табышмакта нинди матдәләр чагыштырыла?
Икесе дә -ак,
Икесе дә- вак.
Аерыйм,дисәң-кап.(Шикәр комы һәм аш тозы)
Күккә менә,жиргә төшә,
Дөнья әйләнә үзе.(Су әйләнеше).
Укытучы еш кына табышмакларны үзебезгә уйлап килергә куша.
Рисуем пшеничное поле гуашью
Простые летающие модели из бумаги
Почта
Мороз и заяц
Как нарисовать портрет?