Бибинур образы - татар җаны, аның эчке, бик тирән якты дөньясы ул
( Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән...” повесте буенча)
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota.doc | 97.5 КБ |
V республиканская научно-практическая конференция школьников
имени Фатиха Амирхана
Исследовательская работа
Бибинур образы - татар җаны, аның эчке, бик тирән якты дөньясы ул
( Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән...” повесте буенча)
Вафина Альбина, Хаматзянова Алина 9 класс
Направляющая организация:
Школа №165, г. Казань
Научный руководитель:
учитель высшей категории
Хуснутдинова Раиля Нретдиновна
Казань 2012
Эчтәлек.
Кереш......................................................................................................................3
Төп өлеш. Бибинур образы - татар җаны, аның эчке, бик тирән якты
дөньясы ул ............................................................................................................4
1.1 Бибинур белән балаларар арасындагы мөнәсәбәт ......................................5
1.2 Бибинурның Гайшәгә карата мөнәсәбәте....................................................6
1.3 Бибинур белән Зөһрәбану арасындагы конфликт........................................7
1.4 Бибинур белән авыл халкы арасындагы конфликт......................................7
1.5 Бибинур белән Хөснетдинов арасындагы конфликт.................................12
Йомгаклау............................................................................................................13 Файдаланган әдәбият..........................................................................................15
Кереш
Аяз Гыйләҗев... Татар кешесе генә түгел, татар халкына мөнәсәбәте, мәхәббәте булган һәркем бу исемне үзгә бер горурлык, җитдилек, шул ук вакытта тирән моң белән кабатлый. “Милләтнең иң зур байлыгы – хәтер”, – ди ХХ-ХХI гасырлар чиге татар әдәби-мәдәни мохитенең йөзен билгеләгән әдип А.Гыйләҗев. Кальбендә татар моңы булган инсан әдипкә җавап бирә: “Синең язмыш – халык язмышы, әсәрләрең – милләт хәтере. Мәңгелек хәтер”.
“Җомга көн, кич белән...” (март-октябрь, 1979) повесте татар әдәбияты тарихында гына түгел, дөнья мәдәнияте күгендә А.Гыйләҗевның исемен йолдыз итеп балкыта. Т.Галиуллин болай ди: “Башка әсәр язмаса да, “Җомга көн, кич белән...” повесте белән генә дә А.Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде”.
Язылу-басылу көненнән башлап бу әсәргә бер татар кешесенең дә битараф калганы юк. Бездә дә повесть тирәнтен өйрәнү теләге тудырды.
Максатым: үз алдыма куйган “Кем соң син Бибинур?” соравына җавап табу. Эшемдә эзләнүнең өйрәнү, күзәтү, анализ, синтез методларын кулландым.
Иң беренче итеп образ һәм конфликт төшенчәләренә тукталасым килә.
“Образ-... әдәби иҗатның табигатен, формасын һәм вазифасын билгели торган төп төшенчә. Образның үзәгендә кеше тормышының конкрет һәм
шул ук вакытта гомумиләштерелгән, иҗади уйланма ярдәмендә тудырылган һәм эстетик әһәмияткә ия булган сурәтләнеше тора.”1
Әсәрдәге конфликтлар Бибинур образын тулысынча ачарга ярдәм итә.
“Конфликт (латинча: бәрелеш)-әдәби әсәрдә характерларның, идеяләрнең, теләк-омтылышларның кискен бәрелеше”2. Шул конфликтлар аша Бибинур образының асылын тулысынча ачарга тырыштык.
______
1Әдәбият белеме сүзлеге,Казан,1990.125б.
2Әдәбият белеме сүзлеге,Казан,1990.76б.
Төп өлеш
Бибинур образы - татар җаны, аның эчке, бик тирән якты дөньясы ул
А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән...”повестендагы Бибинур карчык образы татар әдәбиятында классик образга әйләнгән ана образларыннан берсе булып тора. Бу образ кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре, әхлак-тәрбия мәсьәләләре; мәһәббәт, гаилә, намус, вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты , яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше, гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик вакыйгалар аша яктыртылганлыктан, барыннан да элек эре планлы, масштаблы уңай образ.
“А.Гыйләҗев үз героен психологик планда күрсәтергә тырыша. Герое үзенең күңел дөньясында башка персонажлар белән диалог төзи, кирәк урында бәхәсләшә, теге яки бу күренешләргә бәя бирә, нәтиҗәләр ясый” 1.
“Кешелеклелек-бар нәрсәдән бигрәк Бибинурга әнә шул сыйфат хас. Аңарга башка һичнинди гүзәллек, олылык мәшһүрлек сыйфатлары эзләп тә, тагып та торасы килми. Ул кешелеклелеге белән гүзәл дә, кабатланмас та, уникаль да. Автор әсәрендә әнә шундый мәңгелек хакыйкатькә тугрылык югалтмаган, алай гына да түгел, әлеге сыйфатны илаһилык дәрәҗәсенә күтәргән эре планлы шәхескә мөрәҗәгать иткән. Хәер, Бибинур шәхес сүзенең ни икәнлеген дә белмәгән, бәлки ул сүзне гомерендә бер кабат та ишетмәгән булырга мөмкин. Җитмәсә әле “шәхес”сүзе аның өчен артык роль дә уйнамый. Чөнки гаять олы масштаблы дигәнебез күпме гомер итеп үз районы чикләреннән ары чыкмаган, гади бер татар авылы Аксыргакта яшәүче бәләкәй генә гәүдәле, ябык аркалы, авылдашлары күзенә дә алай артык чалынмаган, тыныч холыклы, йомшак тавышлы, әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле, ярдәмчел, оста, җитез, чиста, сабыр татар карчыгы.
Менә шул татар карчыгының катлаулы һәм бер үк вакытта гадәти дә
_____________
1М.Җәләлиева. “Җомга көн, кич б-н…”әсәрендә Бибинур образы. Совет мәктәбе, 1984, №3.15-19б.
булган тормыш юлыннан берничә чорны искә алып һәм бер атна чамасы
дәвамында булып узган уй-кичерешләрен күрсәтеп, язучы безне тетрәндергеч һәм шул дәрәҗәдә үк гыйбрәтле дә булган олы язмыш белән очраштыра. “Шулай да Бибинур образы артык катлаулы тышчага төрелмәгән. А.Гыйләҗев бу карчыкны эчке дөньясы бернинди буяусыз нисез бирелгән тип итеп сурәтли.”1
1.1 Бибинур белән балалар арасындагы мөнәсәбәт
Шулай да әсәрдә бер нәрсә авыр табышмак булып кала: шундый изге, йомшак күңелле ананы балалары нигә үз итмәде? Нигә шулай иттеләр алар аны? Нигә таралдылар? Нигә шулай кансыз, миһербансыз булып үстеләр аның балалары?
А.Гыйләҗев иҗатында бер фикер бар: Туган ягыңнан, сине ашатып-эчерткән, тәрбияләп үстергән Туган авылыңнан аерылу, кешенең эчке дөньясын тетрәндерә. Тик бу әсәрдә Бибинур карчыкның балалары танымаслык булып үзгәргән. Авылдан киткәч, аларның тормышлары гөрләп бара кебек: зур исем-дәрәҗәгә ирешәләр, материаль яктан шәп, дачалары да бар, инде машина алу турында уйлыйлар. Тик, байлык артыннан куып, алар күңел җылысы һәм рәхим-шәфкать кебек иң күркәм сыйфатларын югалтып бетергәннәр. Бу аларның әниләренә мөнәсәбәттә ачык күренә.Алар башта Бибинур карчыкның бар нәрсәсен алып бетерәләр, аннан оныталар.
А.Гыйләҗев еш кына, геройның күңел түрендә яңа дөнья корып, уй-фикер һәм хисләр дөньясын төрле ачышка борып җибәрә. Әйтик, Бибинур катлы-катлы хисләр дөньясына чума. Аның беркем белмәгән яшерен уйлары да бар. Ул да булса, өч ятимгә-Хәтимәгә, Сабирга, Нәҗипкә булган эчкерсез мәхәббәте, шул ук вакытта күңеле түрендә аларга карата үпкә сагышлары, борчулары. Тик рәнҗеми ул аларга! Болар геройның эчке диалогы формасында бирелә. Балалары бары тик карчыкның уйларында җанланып,
________________
1Р.Мөхәммәдиев. “Күңелдәге эзләр”, Казан утлары, 1980, №10. 133-142б.
укучы күз алдына килеп баса (хәрәкәт сферасында күренми): олысы Тула самоварын алып киткән ( Бибинур аны туган йорт истәлеге дип дөресләп куя) Вәли карт йортында шундый самовар күргәч, Бибинурның хәле бетеп китә, чак кына сәкегә менә ала ул, мескен карчык.
Төпчегенә келәт кирәк булган, Хәтимәгә “Зингер” машинасы ошаган, өйдәге чәчәк вазасы да шәһәр кешесеннән артмаган. Сугышны көч-хәл белән уздыра алган иске өй эче бөтенләй бушап калган. Шул рәвештә, өйдәге һәр предмет, һәр нәрсә ана белән балалар арасындагы мөнәсәбәтне ачуга ярдәм итә.
Балаларның бу йорттан алыр әйберләре калмагач, аңа хат та язмый, ярдәм дә итми башлыйлар. Бибинурның үз йортына кунак кайтмаганга инде байтак еллар узган. Тик шулай да үкенми ул үзенең кылган гамәлләренә. Әмма, ни сәбәптер Бибинур балалары ташлаганга гаепне үзеннән эзли, үзен гаепле саный. “Балалар түгел, заман үзгәрде, - ди ул.-Алар хәзер башкача яшиләр”.
Бибинур ярдәмгә мохтаҗ түгел, мохтаҗ булмый да. Ә кем соң ул Бибинур? Беркемсез калган ялгыз карчык. Ул әсәрдә иң гади бәхеттән - балалар мәхәббәтеннән дә мәхрүм. Ә үги балалары аны кирәксенмиләр. Ул тиеннәрен санап көн күрә. Аның каравы, күңеле нинди бай, йөрәге нинди игелекле. Моның белән язучы безнең алга капма-каршылык куя: бай тормышлы балалар рухи яктан хәерче, ә карчык үзе фәкыйрь булса да, бай күңелле.
1.2 Бибинурның Гайшәгә карата мөнәсәбәте
Көннәрдән бер көнне Бибинур зиратка Гайшә кабере янына килә. “Габдуллаҗан куеныннан Гайшәнең урынын алуы, ... иң җаваплысы
иде.” [4,177] Яхшылык эшләдеме ул, яманлыкмы - Бибинур тулысы белән моны берничек тә бәяләп бетерә алмый. Шуңа да, Аксыргак кешеләреннән үзгә буларак, зиратка еш кына барып йөри бигрәк тә язын, кар кипкәч, кабер өстен чистарта, себерә, көздән җыеп куйган чәчәк орлыкларын сибә иде.
Менә ул көнне дә Бибинур берөзлексез “Балалар мине ташласа да, урынында, тик сине онытып бетерүләре генә җанны кайный бераз,” дип кабатлап, бик озак сыкрана. [4,177]
Бибинурның Гайшәгә үзенә бер төрле мөнәсәбәте, икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт. Чөнки Бибинурның Гайшә алдында бурычы, җаваплыгы бар. Бибинур алып калган ич Гайшәнең өч баласын! Аның 3 баласын үстереп, тәрбияләп, үзенчә әзерләп олы дөньяга ул чыгарып җибәргән! Күптән гүр иясе булган Гаишә алдында үзен гаепле хис итә.
1.3 Бибинур белән Зөһрәбану арасындагы конфликт
Бибинурның игезәк сыңары ни сәбәптәндер, үтә дә явыз, усал холыклы булып үсә - Зәһәрбану атлы кушамат алуга кадәр җитә. Зөһрәбану никадәр начар, ялганчы, җән-җалчы булса, Бибинур карчык шулкадәр дәрәҗәдә үк соклангыч. Картайган көннәрендә бер дә күрәсе килми Бибинурның үз сыңарын. Башкалар рәнҗеткәндә үзен яклый ала Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп калганнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре дә онытыла. Сүзләр урынына мәгънәсез хәрефләр тезмәсе генә чыга башлый. “Ике игезәк, курач кына... көдрәяләр...” [4,102]
Картлыкта кешенең характеры төсенә чыга, чырае үзенең гына мәгънәсен ала. Зөһрәбану белән Бибинурны бер ата, бер ана балалары, бер карында ятканнар дип әйтеп кара менә. Балачак охшашлыгы юылган, төрле тормыш юлы үткәнгә, алар хәзер ят кешеләр сыман карашып торалар, ятлар төсле әрепләшәләр.
Гомерендә бер тапкыр да Зөһрәбануны гаепләми Бибинур. Төп гаепле кеше итеп, күңел түрендә үзен саный.
1.4 Бибинур белән авыл халкы арасындагы конфликт
“Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты. Гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, әҗәтен түләмичә калмады, какмады-сукмады...” [4,185]
Пенсиягә Бибинурны иртәрәк чыгаралар, яше җитсә дә, эштән китәсе килми әле аның. Авылда хатын-кызга эш кимегәнлектән, Бибинур колхоз эшенә кирәк булмый башлый. Әле пенсиягә чыгуны да картлык дип санамый ул, кирәк чакта вак-төяк эшкә йөри, чөгендер утый, бәрәңге чүпләшә.Тик акрын-акрын гына колхоз эшләре белән багланышы өзелә бара инде аның.
Тагын бер сыйфаты бар Бибинурның - кибеткә йөргәли ул, ялгыз карчык тагын кая барсын да, нинди юаныч тапсын соң инде? Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, кибеткә бер йомышсыз, сүз сөйләр өчен генә йөреп булмый, гайбәтче, биләмче дигән атың чыгуы бар. Бибинур моны бик нык чамалый абруен төшермәс өчен бик хаҗәт йомыш та эзләп таба ул. Ниләр генә кыланмый Бибинур мондый чакларда! “Чәй кайттымы?” дип сорый, товарга кайчан барасыларын озаклап белешә, атнага бер-ике тапкыр ул озак итеп, җентекләп күлмәк сайлый. Әгәр кирәк икән, тасма телләнә дә белә. Ул кибеткә кергән саен, бер кап шырпы сатып ала. Шырпы алуның бер гаебе дә юк, аннан кибеттә ул бер чакта да өзелми, бәясе дә юнь - бер тиен генә, шуны ала Бибинур. Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шылтыратып йөдәтмәсен өчен ул икешәр капны берьюлы кулъяулыгы белән төйнәп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында бер кабын сүтеп бүләк тә итә. ”Миннән күрсеннәр, әйдә яхшылыкны!”-дип уйлый ул канәгатьлек белән. [4,99]
Бибинур авылның башка карт-корысы кебек яшьләргә “улым”, “кызым” дип бер чакта да эндәшми, үзеннән яшьрәкләрнең һәммәсен исеме белән генә дәшеп йөртә - бу да Бибинурны башкалардан аерып торучы бер сыйфат.
Шулай да, авылда Бибинурның эч сере сыя торган, аны кызганучы, күңелен җилкендерүче, ятимә булган Бибинурның яхшылыгына, зирәклегенә ышанучы бердәнбер кеше - Галикәй бар. Бибинурга Галикәй бөтенләйгә аның өенә күчеп килү турында тәкъдим ясагач та, Бибинур карчык каршы төшә, риза булмый ул. Кирәк вакытта җитдиләнә дә белеп, Галикәйнең тәкъдимен кире кага Бибинур. Балалардан курка, алар ни әйтерләр дип Каф тау артына әнкәләреннән качып киткән балалары турында уйлый. Ниһаять, Бибинур үзе өстеннән бик олы бурычны төшерә - сыңары белән арасын яхшырта, җайлый. Галикәй белән Зөһрәбануны кавыштыра Бибинур карчык. Шушы изге эшне эшләгән көнне дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмый. Инде хәзер тыныч кына үлеп китәргә дә ярый, дип уйлый ул, шул көннән башлап гел үлем көтеп йөри башлый.
Бибинур образын капылт кына яктыртып алган, аны бөтенләй көтелмәгән яктан тулыландырган олы мәхәббәт тә бар әсәрдә.
Инде теге дөньядан чакыру килгәнне көтеп йөргән чакта Бибинурга олы хисләр-беренче мәхәббәт килә. Көтмәгәндә, болытлы кичтә офыктан алсу нурларын сирпеп күренеп алган кояш сыман килә. Аңарга яшәү рухы, ялкын, бетмәс-төкәнмәс көч һәм көдрәт биреп килә.
Дөрес, авылда рәис булып эшләгән, үзеннән күп яшь Җиһангир Сәфәргалинга булган бу олы хисне аңардан башка һичкем белми. Хәтта Җиһангир үзе дә. Бибинурның дәртсенеп яңадан тормыш көтәргә керешүе, күзгә күренеп яшәрүе автор тарафыннан үтә матур итеп, романтик югарылыкка җиткереп тасвирлана.
Шул көннән башлап Бибинурга җан керә. Ул йөгерә-йөгерә суга төшеп китә, юынтык суларын чыгарып түгә, җиңнәрен сызгангач, яулыгын чөеп бәйләп җил-җил йөри, чаба гына! Байтак кына тын торган өй эченнән, әле чүкеч тавышлары килә. Яңа тормыш белән яши башлый Бибинур. Шул көннән башлап бер киноны, бер театрны калдырмый башлый, җыелышларда да иң алдагы рәткә алдынгылар белән янәшә барып утыра. Авылдашлары аны “җиңеләйгән” дип уйлыйлар. Ә ул моны ишеткәч, сөйли бирсеннәр дип уйлый, үзе дә хәйләкәр булып чыга, шулай дип кенә белсеннәр өчен, ул кайчагында арттырып та җибәрә. Шулай итеп үзенең эч серен оста итеп яшерә белә. Чөнки аның сер сөйләр кешесе булмый. Ә ничек дип атарга соң бу мөнәсәбәтне? Мөгаен, балаларга, оныкларга бирергә тиеш мәхәббәттер ул. Ничек кенә атасак та, Бибинур Җиһангирны күрмичә, аның калын тавышын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый башлый.
Бибинур Җиһангирны авылны үз иткәне, кешеләрне яратканы өчен ярата ала. Димәк, Бибинурның тырышлыгы, кайгы-хәсрәтләре һәм бер бөтен гомере бушка китмәгән. Җиһангир - Бибинур карчык һәм аның буынының истәлекләрен саклый һәм дәвам итә алган шәхес. Ул Бибинурда кешеләргә ышанычны яңадан уята ала, Бибинурның киләчәген һәм үткәнен бәйләп торучы, “тере җепкә “ әйләнә. Гомеренең юкка мәгънәсезгә узмаганлыгын аңларга ярдәм итә, һәм Бибинур карчык шушылар өчен Җиһангир Сәфәргалинга чиксез рәхмәтле. Бибинурның соңарып килгән, ни вакытлар көттереп килгән мәхәббәте, әлбәттә, аның үз эчендә генә ялкын биреп торган булыр иде. Тик Җиһангир көтмәгәндә йөрәген тоткан җирдән дөньядан китеп тә бара. Бибинур тагы бер ялгызы торып кала. Җиһангир үлгәч, зиһене таралган, бөтен кыяфәтеннән, бөтен тотышыннан тирән кайгы кичерү бөркелеп торган карчык, үзенең кылган гамәлләренең сәбәбен аңламас хәлгә килә: хәтта, инде ничә еллар буе, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында буылган буаның шавын, тавышын шул чагында беренче тапкыр аерымачык ишетә ул.
Үз-үзенә берсеннән - берсе олы сораулар яудыра, тик үзе алдына куйган сорауларына ул үзе дә җавап бирә алмый азаплана. Колхоз рәисен зурлап соңгы юлга озатканда Бибинурга игътибар да итмиләр, ул зур төркем арасында бөтенләй югалып кала. Машина тартмасы читенә генә елышып, аның Җиһангир янында мәрхүмнең туган авылына кадәр озатып киткәнен дә күрүче, абайлаучы булмый. Зиаратта да әллә бар ул кабер тирәсендә кайнашып йөрүчеләр өчен, әллә бөтенләй юк.
Ятим, япа-ялгыз, инде кем өчен дә булса елаудан да мәхрүм ителгән карчыкның күз төпләре Җиһангирны күмгән көнне чылана. Чөнки ул Җиһангирны үз баласы кебек итеп ярата башлый. Ул нәкъ шул көнне, озак кына беләкләренә капланып, елый ала. Димәк, гомер буе яшәп, күз яше кибеп бетмәгән икән әле, аның җанында җылы калган икән әле.
Дин ягына килгәндә, аның белгәне сай, бар очракта да шул бер үк әлхәм сүрәсе белән колһуалла ярап тора, сөенгәндә дә, көенгәндә дә, алар таяныч була; шулар коткара аны гомер буе. Тик Җиһангирны күмгән көнне аның җаны әрни, теле әллә нишләп, күңеленә моңарчы барлыгы да беленмәгән гаҗәеп кадерле сүзләр иңә. Бибинур үз-үзен гомер буе да белеп бетерә алмаган, минемчә.
Авыл карчыгының уе, хәсрәте инде башыннан ашкан булса да, ул табигатькә карата шундый ук игътибарлы кала бирә. Җиһангирны соңгы юлга озата барганда тау башына менеп туктагач, андагы тормышны, табигатьне күзәтә. Димәк, Бибинурның гомерлек юанычы булып һаман да табигать кала икән әле.
Җиһангирны күмгән көнне, Бибинур төн җиткәч, бер ялгызы калып зират капкасы читендә учак ягып утыра. Учакның якты ялкыны-аның Җиһангирга, балаларына, җиргә булган бөтен изгелекнең символыдыр, минемчә. Чөнки Бибинур ул кичне уттан да дус таба, нәни генә җилфердәгән учак та Бибинурга ышанычлы иптәш була.
Җиһангирны югалтудан телгәләнгән йөрәге шулай янамы әллә Бибинурның? Учакны сурәтләп, автор яшерен яратуны, беркемгә дә сиздерелмәгән мәхәббәтне шулкадәр оста сурәтләгән!
Үзенең соңгы көннәрендә дә балалары өчен янып йөри Бибинур. Алар өчен үзен-үзе куркыныч астына куеп, Казаннан килгән корреспондент алдына балаларының данын төшермәс өчен, самовар, җөй машинасы ише олырак әйберләр һәм башка вак-төякләре артыннан, Бибинур кичкә табан күрше авылга-Җиһангирның атасы Вәли картларга дип юлга кузгала. Тик урман аша узганда ул кыргый этләр төркеменә очрый һәм шулар арасында, үзе элек ашатып тоткан этен-Карабаен танып ала. Карабай үзенең хуҗасы, ашатып тоткан кешесенә таба һаман да ырылдап килә бара, танымый ул аны. Шул этләр төркеменә тап булган урында Бибинур карчык дөнья да куя. Тик этләр талап үтермиләр аны, карчык үз үлеме белән үлә. Менә аның актык көннәре дә, үзен дөньяда бар дип тә санамаган балалары өчен, юлда, авылдан читтә-урманда өзеләләр, тәмамланалар.Үлгәндә дә ул аларны уйлап,алар өчен борчылып үлә...
Бибинур, иртәгә Сабантуй буласы дигән көнне-җомга көн, кич белән дөнья куя.
1.5. Бибинур белән Хөснетдинов арасындагы конфликт
Бибинур образының көчлелеген, кыюлыгын күрсәтеп китү өчен тагын бер конфликтка тукталып китми булмый. Бу аның белән Хөснетдинов арасындагы конфликт. Район вәкиле Хөснетдинов үзенең вазифаларыннан, көченнән файдаланып Бибинурны мәсхәрәләмәкче була. Бибинурның иреннән яшь килеш, баласыз калуы ирнең теләгенә көч өсти. Ирләр аз калган, сугыш вакытында ул үзен өстен тотмакчы була. Ләкин Бибинур тәрәзәдән сикереп аннан кача. Хөснетдинов Бибинурны үзенеке итә алмагач, ул карый торган айгырны мәҗбүри алып китә. Ул ат Бибинурның иң сөйгән хайваны була. Хуҗаның ваемсызлыгын, комсызлыгын белгән Бибинур, атны аннан коткармакчы була. Балаларының атны юксынуы аңа көч өсти, һәм ул айгырны урлап алып кайтып китә. Хөснетдинов аны төрмәгә утырттырмакчы була, ләкин Бибинурның кешелеклеге, кыюлыгы, тапкырлыгы аркасында аның планнары җимерелә. Киресенчә, Бибинур район башлыгы тарафыннан мактала һәм хөрмәт ителә. Шулай итеп бу очракта Бибинурның сафлыгы, кыюлыгы, сабырлыгы Хөснетдиновның оятсызлыгы, мәкерлеге өстеннән тантана итә.
Йомгаклау
Бибинур образы повестьның буеннан-буенга үтә. Образның ышандыру көченә күптөрле юллар белән ирешелә: Бибинурның кешеләр белән бәйләнеш җепләре бөтен нечкәлекләрендә тасвирлана.
Әсәр укыла барган саен Бибинур миңа үзенең яңа, күркәм сыйфатлары белән ачыла, соклану уята, ихтирам хисе белән кызгану хисе дә тудыра. Шул дәрәҗәдәге изге күңелле, үрнәк тормыш юлы үткән Бибинурның ялгышлары нәрсәдә соң? Әлбәттә, тиешле дәрәҗәдә кадәр-хөрмәтне үзеннән-үзе таләп ителерлек итеп куя белмәвендә. Үзен яратуы, кешеләрдән үз изгелегенә җавап алуы җитешми аңа. “Балаларым!”дип торса да, алар тарафыннан шул кадәрле ваемсызлык, мәрхәмәтсезлек күргән Бибинур инде ахырга таба да аларга начар булмасын, аларга авырлык тимәсен дигән уйдан китми , шуның аркасында гомере үзенең кадерен үзе белеп кенә үткәргән картлык көннәре белән бетми, ә һаләкәт белән тәмамлана. Чөнки ул чын күңеленнән “яхшылык белән кешене генә түгел, җан ияләрен дә үзгәртергә була” дип ышанган җан.
Бибинурның фаҗигале үлеме - коточкыч гаделсезлек, әшәкелекнең тантанасы булып аңлашыла. Чөнки гомерен башкаларга багышлаган, кешеләр бәхете өчен яшәүче, үз ихтыяҗларына килгәндә, артык тыйнак, үзен якларга күнекмәгән ярдәмчел Бибинур кыен вакытта намуссызлык, битарафлык, әрсезлек каршында ярдәмсез кала.
Бибинур образы олы тәрбияви көчкә ия. Бибинур язмышы үзара ярдәмләшү, туганлык тойгыларын кадерләү, табигый кешелекле бәйләнешләр, кеше ихтыяҗларына игътибарлык кебек гадәти аңлаешлы хакыйкатьләр турында җитди уйланырга чакыра.
Язылу-басылу көненнән башлап бу әсәргә бер татар кешесенең дә битараф калганы юк. Әсәрне укып еламаган бер генә ир заты, хатын-кыз юк! “Бибинур ул – мин бит!” – дип әрни гасырлар буе изелеп килгән, таралган-таркалган һәр татар кешесе. Бибинурга татар-төрки җанлы – җиз самоварлы, җылы сөтле, кунак-сыйлы дөньяны югалтканга моң-зарлы һәркем соклана, Бибинурны безнең милләткә катнашы булмаган сәнгать сөюче кызгана. Димәк, Бибинур образы – татар җаны, аның эчке, бик тирән якты дөньясы, тирәлектә үз кирәген таба алмый сыкраган йомшак-нечкә күңеле ул. Гасырлар аша кыю үтеп баручы горурлык хисе, сабырлык, ярату көче ул.
Бибинурны ташлап киткән, ялгыз иткән балалар – милли йөзләрен җуйган мескеннәр - бүгенге чынбарлык ди, А.Гыйләҗев ХХ йөз ахырында. Гомеренең соңгы елларында (2002 елның 13 мартында әдип вафат була) А.Гыйләҗев телләрен, диннәрен югалткан яңа буын турында әрнеп яза, татарча укучы табылмас, дип сызлана. Ләкин ике гасыр чигендә Бибинур образының көче мәдәниятләрне берләштерә. Бүгенге дөнья әдәби-мәдәни мохите Бибинурны яңадан “укый”, укыган саен мәгънә ача. Татар халкының бөек әдибе, милләт хадиме Аяз Гыйләҗев исемен ХХI йөз дөнья мәдәнияте мәңгеләштерә.
Файдаланган әдәбият
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Три орешка для Золушки
Рисуем тыкву
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Как нарисовать черёмуху