Зур Тәрбит авылы тарихы
Вложение | Размер |
---|---|
prez._trbitem.pptx | 2.76 МБ |
Слайд 1
Мәктәпле, мактаулы як син, Әй, Базарлы Тәрбитем. Мин дә язып яшим синең Язмышыңның һәр битен.Слайд 2
Фәнни – тикшерү эшчәнлегемнең максаты: Зур Тәрбит авылы тарихын өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау. Бурычлар : Тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау; Төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү; Туган як музее, матбугат материаллары, истәлек язмалар, документлар белән танышу; Авыл картлары белән очрашып әңгәмә кору; Туган якка карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Слайд 3
Зур Тәрбит авылының борынгы бабалары хәзерге Чувашия Республикасының Канаш районы Тобурданово авылыннан чыккан дигән фикер бар. Борынгы язмаларда Казан ханлыгында Табердино авылы турында әйтеп үтелә . Лебердей Сеидның Тәбердин исемле улы була . ΧVΙ гасырның ахыры-ΧVΙΙ гасыр башында Гөбенә буена Тәбердиннең олы улы күчеп килә. Тәбердин “Дәбердин” сүзеннән, персид һәм төрек теленнән кергән (“дәбер”-учитель, “дин”-вера). Борынгы язмалардан күренгәнчә, аларны җәнлек тулы урман һәм балыклы елга җәлеп иткән. Тагы шунысы әйтелә: беренче “иске йорт-юрт” беренче утар була. Аны хәзерге “Сулагай утары” диеп йөртәләр. Хәзерге вакытта ул урыннанрда таш нигезләр , савыт-саба ватыклары очратырга мөмкин. Шулай итеп Зур Тәрбит авылы барлыкка килә. Зур Тәрбит авылының барлыкка килү тарихы
Слайд 4
Тирә-якта куе урманнар була. Комлыкта – нарат, өскә таба – имән урманы. Петр Ι заманында кораблар төзү өчен дә имәннәр Зур Тәрбит яклары урманнарыннан кискәннәр .
Слайд 5
1740 нчы елга кадәр авыл халкы мәҗүсилектә торган. Алар утка, суга, кояшка, җиргә табынганнар. Беренче Кирәмәт урыны Карли җырмагы янында була. Анда Карама агачы үскәндер дигән фикер бар . Авылның хәзерге урынына күчкәч, яңа кирәмәт урыны барлыкка килә. Ул авылдан өстәрәк, шулай ук Карама агачы була. Бу агач бүген дә саклана. Аны 1960 нчы елларда кисәләр, ләкин ул тагы үсеп чыга. Карама агачын кисүче серле рәвештә үлеп китә, ә агачны трактор белән өстерәп алып тешүче бик каты авырый. Әлеге агачның көченә бүген дә ышаналар һәм аңа тимиләр.
Слайд 6
Бу вакытларда Гөбенә елгасында ике ташлы тегермән эшләгән. Бу тегермәннәр хәрби заказ да үтәгәннәр, хәрбиләргә он тарттырганнар. Ярма тарттыручы тегермән дә эшләгән .
Слайд 7
Биредәге крәшен авыллары Татарстан белән Чуашстан чигендә урнашканнар. Күрше булып торган татар һәм чуаш авыллары элек-электән бер-берсе белән нык аралашып, үзара йөрешеп яшиләр, бәйрәмнәр һәм кичке түгәрәк уеннарда чуашлар да, керәшеннәр дә бергәләп уйныйлар, уртак җырлар җырлыйлар .
Слайд 8
Татарстанның Чуашия белән чиктәш Кайбыч районында яшәүче керәшен хатыннарының төп баш киеме тастардан гыйбарәт. Шулай ук керәшен кызларының баш киемнәре арасында төрки халыкларга хас тәңкәле такыя сакланып калган
Слайд 9
Халык телендә сакланган истәлекләргә караганда, хәзерге керәшеннәр христиан динен 16 йөздә кабул иткәннәр. Авыл исемнәре, зиратлардагы кабер ташлары бу авылларга нигез салучыларның исемнәре белән бәйле булса кирәк. Мәсәлән, Кулясан (Хозесан) авылы – Хуҗа Хәсән, Мәлки – Мәлик, Кырбаш – Корбангали, Тәрбит – Тәңребирде һ. б. Ырым Тәрбит авылы янындагы зиратта (бу авыл кешеләре аны мазар, мазарлык дип әйтәләр) кабер ташлары сакланган, шуларның берсендә Тугаш улы Тәңребирде исеме һәм ташның 1550 елда язылган булуы турында мәгълүматлар бар.
Слайд 10
Авылда чиркәү төзелә башлый. Троицкий чиркәвен 1898 нче елда төзи башлыйлар. 1901 нче елда чиркәү төзелеп бетә һәм аны шул ук елны Троица бәйрәме көнне аруландыралар. Аруландырган көненә багышлап Троицкий чиркәве дип атыйлар. Чиркәүнең гөмбәзләрен 1937 нче елда кисеп төшерәләр. Шул ук елны чиркәүдән башлангыч мәктәп ясыйлар. Мәктәп булып чиркәү бинасы 2008 нче елга кадәр хезмәт итә. Шуннан соң Чиркәү бинасын ЗурТәрбит халкына иман йорты итеп Казан Епархиясенә тапшыралар.
Слайд 11
2013 елда Троица көнендә авыл халкы туктатылган Җармука (Ярмарка) бәйрәмен билгеләп үтте.Ул һәр елны чиркәүнең престольный бәйрәме Троицасында уздырылган. Бәйрәм ЗурТәрбит авылының 400 һәм Казан губернаторының ярминкә уздыру турындагы Указның 100 еллыгына туры килде.
Слайд 12
Зур Тәрбит авылының топонимнары авылның тарихы һәм бүгенгесе белән бәйләнгән . Карли җырмагы Җәмәт үзәге
Слайд 13
Кызлар тобасы Виталий тобасы
Слайд 14
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде.
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Вода может клеить?
Мороз и заяц
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Фотографии кратера Королёва на Марсе