Исследовательская деятельность
Вложение | Размер |
---|---|
honr.docx | 36.92 КБ |
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
Шалты урта гомумбелем бирү муниципаль бюджет учереждениясе
Эзләнү проекты
ҺӨНӘР
Эшләде: Кашапова Элизә
4 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Халяпова Р.М.
2013 ел
Эчтәлек
1.Кереш. 3
2.1. Бабаларыбызның һөнәрләре; 4-5
2.2. Минем яраткан шөгылем; 5
2.3. Нәселебезнең һөнәрләр картотекасы; 6-10
2.4. Һөнәр турында мәкальләр 11-12
3. Йомгаклау. 13
4. Кулланылган әдәбият. 14
5. Кушымта.
“ҺӨНӘР” – эзләнү эше
“Кешене туйдыручы – һөнәр”(татар халык мәкале)
Максат: Нәселдә булган һөнәрләрне өйрәнү;
Әби-бабайларның көнкүрешен чагыштыру: алар кем булып эшләгән, ничек яшәгән, нинди шартларда көн күргән;
Нәселдә булган һөнәрләр картотекасы туплау;
Халык аваз иҗатында һөнәр темасын өйрәнү.
Онытма син!
Хәтерләүдән куыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Һәр нигезнең, һәр авының,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Бу унайдан безнең борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк әле.
Борынгыдан ук баланы эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ананың җаваплы бурычы булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиеш. Хезмәт дөрес сайланган булса бәхет кешене үзе эзәп таба. Безнең бабаларыбыз бу мәсьәләне шулай чишкәннәр. Ата-аналар балаларына итекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һәм башка кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Татар халкының “ Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек.
Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде. Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга.
Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була. Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Элек-электән һәр төбәк аерым бер кәсеп белән дан тоткан. Бер авыл үзенең киез итек басучылары, тире иләүчеләре белән макталса, икенчеләре – тун, мехтан бүрек тегүчеләре, калайчы- миччеләре, өченчесе шәлчеләре, күнчеләре, чүлмәкчеләре, чабата ясаучылары белән дан казанган.
Минем әнием дә нәкъ шундый тырыш гаиләләрнең берсендә туган. Өммия әбием гомере буе (40 ел) фермада савымчы булып эшләгән. Аның бик күп мактау грамоталарын без кадерләп саклыйбыз. Ә Халит бабаем агроном (42 ел) булган. Бабаем эштән бушаган араларда тал чыбыгыннан каз, тавык оялары, кәрзиннәр үргән һәм бик уңган балта остасы булган. Тирә-якта атаклы гармунчы булып та саналган. Әбием шәл бәйләгән, күз явын алырлык зәвыклы чигүләр чиккән, челтәр бәйләгән. Күп итеп мал-туар, кош-корт та асраганнар әле алар. Ничек итеп барысына да өлгергәннәрдер? Кызганычка каршы, бабам 10 ел инде гүр иясе, аның турында әниемнең сөйләгәненнән генә беләм. Ә Өммия әбием исән, аңа 73 яшь һәм ул мине үзенең һөнәренең серләренә өйрәтә.
Шәл бәйләү – татар халкында борынгы традицион һөнәрләрнең берсе. Шәл бәйләү эше дә алай бик җиңелләрдән түгел. Мамык язу, аялау, саву, кату, шәлне бәйләү – түземлелек сорый торган эш. Бер генә күзәнәге төшеп калса да, бөтен хезмәтең юкка чыгарга мөмкин. Бу эш тырышлык та, төгәллек тә таләп итә. Әнә шуңа күрә халыкның бу традицион һөнәрен безнең көннәрдә дәвам итүчеләр – тырыш, сабыр һәм төгәл кешеләр.
Бүгенге көнгә мин оекбаш, бияләйләр, тапочкалар, шапка бәйләргә өйрәндем. Бу күңелле кул эше үземнең курчакларыма киемнәр бәйләргә дә мөмкинлек бирде. Туган көнемә зур ”Азбука вязания” дигән китап бүләк иттеләр. Шул китаптан төрле бәйләм бизәкләре өйрәнәм. Шушы шөгылем күңелемдә якты хыял тудырды – киләчәктә минем кием дизайнеры буласым килә!
Үземнең сыйныфтагы кызларны да бәйләргә өйрәтә башладым. Өч кызны инде уң һәм сул күзләрне җыяргә өйрәттем. Бу минем өчен зур җиңү кебек булды! Әле тагын сеңлем дә кызыксына. Тагын әле әбиемнән шәл бәйләргә өйрәнергә планнаштырам.
Әтиемнең әби-бабалары да оста куллы булганнар. Мөршидә әбием савымчы булып эшләгән (35 ел), аш-су остасы һәм яхшы тегүче булган. Хайрулла бабаем, Бөек Ватан сугышы ветераны, ат караучы булып эшләгән (47 ел) һәм үзе тире иләп туннар, толыплар, бүрек, бияләйләр теккән. Шулай ук күн итекләр дә ясый белгән. Авылдагы күп кешеләрнең заказларын эшләгән кеше ул! Бабаемның туннарын мирас итеп саклыйбыз. Ә итек тегә торган калыпларын мәктәпнең музеена бирдек. Үзебезнең әби-бабайларыбыз белән бик нык горурланабыз! Аларның осталыклары, уңганлыклары безгә дә күчсен иде!
Әтиемнең дә, әниемнең дә якларының җиде буын нәсел шәҗәрәсен төзеп, өйрәнеп, барлап торабыз. Кызганычка каршы, кайбер туганнар белән элемтәләр өзелгән. Моның сәбәбе, әлбәттә, ерак ара. Шулай да аларның исемнәрен, үзгәргән фамилияләрен, яңа туган балаларын белеп барабыз. Соңгы вакытта үзебезнең нәселдәге һөнәрләрне һәм профессияләрне барларга булдым. Үзем өчен бик кызылы ачышлар ясадым. Мәсәлән: бабайларның аталары буынындагы бөтен кеше дә крестьяннар булганнар. Бабайлар буынындагылар арасында укытучылар, табиблар, сатучылар, тракторчылар була башлаган. Ә инде әтиләрнең буынында бик күп югары белемле профессионаллар күзәтелә. Аеруча мал врачлары, укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре күп.
Бу мәгълүматларны туплаганда үзебезнең нәселнең һөнәрләр картотекасын төзергә булдым. Безнең хәзерге буын туганнарыбыз арасында күптөрле һөнәр ияләре бар. Үрнәк алырлык, горурланырлык шәхесләребез бик күп икән! Менә алар:
МАЛ ВРАЧЛАРЫ (ВЕТЕРИНАРЛАР)
Кашапов Расим Фазылович (әтием) - 23 ел
Абдуллин Нурулла Хайруллович - 40 ел
Абдуллина Алсу Нурулловна – 18 ел
Абдуллина Флюра Гапсабировна – 36 ел
Самигуллин Ярулла Габдуллович – 44 ел
Бахтигареев Сагидулла Ахмадуллович- 41 ел
ПЕДАГОГЛАР
Кашапова Лялягуль Халитовна (әнием)– 21 ел
Уракова Энза Халитовна – 28 ел
Рашитова Рина Зуфаровна – 28 ел
Рашитов Хамит Хатибович – 35 ел
Рашитова Асия Мухаметовна- 38 ел
Ахметова Рашида Ахмадулловна – 42 ел
Имангулова Хуршида Ахмадулловна – 35 ел
Абдуллина Аниса Вахитовна - 35 ел
Хайретдинов Мугаллим Габдуллович- 42 ел
ТАБИБЛАР (МЕДИЦИНА)
Ахметова Рахиля Ахмадулловна – 36 ел (акушер-гинеколог)
Ахметова Рахима Гарифулловна – 34 ел (хирург)
Абдуллина Зиган Нурулловна – 36 ел (фельдшер)
Абдуллин Ильяс Мияссорович – 37ел( хирург)
Абдуллина Айгуль Нурулловна -18 ел (медсестра)
Рашитова Расиля Габдрафиковна - 25 ел (медсестра)
Рашитов Рафис Рагизович - 15 ел (терапевт)
ПОЛИЦИЯ
Ахметов Вагиз Ахмадуллович -30ел
Рашитов Ришат Камилевич -16 ел
Рашитов Радик Камилевич – 19 ел
Рашитов Руслан Камилевич- 15 ел
Рашитов Роберт Рагизович -11 ел
Хайдаров Айрат Дамирович - 15 ел
Рашитова Гульсина Энгеловна -21 ел
САВЫМЧЫЛАР
Рашитова Өммия Ахмадулловна (әбием) – 40 ел
Абдуллина Мөршида Хамидулловна (әбием) -35 ел
Рашитова Гөлчирә Габдулловна – 34 ел
Рашитова Раиса Александровна - 30 ел
РӘССАМНАР
Рашитов Хатип Хайруллович – 44 ел(Узбекфильм киностудиясендә)
Иббатуллина Резеда Афгановна – 23 ел
МАШИНА ЙӨРЕТҮЧЕЛӘР
Кашапов Рустам Фазылович - 25 ел
Рашитов Сагит Халитович – 30 ел
Ахметов Сайфулла Ахмадуллович -32 ел
Ахметов Таһир Ахмадуллович – 35 ел
Абдуллин Гали Зиннатович – 40 ел
АШ ПЕШЕРҮЧЕЛӘР
Кашапова Нуршайда Хайрулловна - 36 ел
Иббатуллина Римма Афгановна - 30 ел
Ахметова Алсу Сайфулловна – 10 ел
МЕХАНИЗАТОРЛАР
Бахтигариев Фаткулла Сагидуллович - 31 ел
Рашитов Рагиз Идиятович – 33 ел
Рашитов Риназ Рагизович – 12 ел
Рашитов Зуфар Хайруллович – 44 ел
АГРОНОМ
Рашитов Халит Хайруллович -42 ел (бабаем)
АТ КАРАУЧЫ
Самигуллин Хайрулла Габдуллович – 47 ел (бабаем)
ЗООТЕХНИК
Абдуллин Нургали Хайруллови -34 ел
САТУЧЫЛАР
Рашитова Рамиза Хайрулловна – 37 ел
Ахметова Раиса Гарифулловна - 30 ел
Абдуллина Гөлсем Хайрулловна - 36 ел
Абдуллина Нурия Хайрулловна - 34 ел
Хайдарова Гузел Дамировна – 20 ел
Уракова Регина Явдатовна – 3 ел
ТЕГҮЧЕ
Бахтигариева Нурия Сагидулловна -29 ел
ЭКОЛОГ
Абдуллина Нафиса Мияссаровна – 31 ел
Эштәге зур тырышлыклар да буыннан-буынга күчә килә. Безнең мөхтәрәм кешеләрәбез тормышта үз урыннарын таба алганнар. Бүген туган ягыбызның күп тармакларында эшлиләр. Мин аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанам. Алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйм, хезмәт дәресләрендә һөнәрләргә өйрәнәм. Башлаган картотеканы тагын да тулыландырасы бар әле. Кайда укыганнарын һәм эш урыннарын төгәллисе иде.
Әлегә әтием белән әнием турында тулырак мәгълүмат бирәм.
Әтием Кашапов Рәсим Фазыл улы Баулы районы, Иске Чүте авылында туган. Шалты урта мәктәбен тәмамлаган. Ярмәкәй авыл хуҗалыгы училищасының ветеринария бүлеген бетергән. Үз һөнәре буенча 23 ел эшли. Безнең әтиебез үз эшен бик ярата. Кешеләргәдә аның эше ошый. Үткән ел район ярышында икенче урын дипломы яулап кайтты.
Әнием Кашапова Ләләгөл Халит кызы Абдулин районы, Абдрахман авылында туган. Шунда ук сигез класс бетергән һәм Бугуруслан педагогия училищасының сәнгать бүлеген тәмамлаган. Читтән торып һөнәре буенча югары белем алган. Мәктәптә рәсем укытучысы булып 21 ел эшли. Әнием шулай ук эшен яратып, тырышып башкара. Әтием белән әниемә эшләрендә зур уңышларга ирешеп, хезмәтләренең игелеген күрергә насыйп булсын.
Халык аваз иҗатында һөнәр, хезмәт, уңганлык һәм ялкаулык турында күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Аларның һәрберсе зур мәгънәгә ия. Бу мәкальләрне еш кына әти-әниләрдән, әбиемнәрдән, укытучы һәм тәрбиячеләрдән ишетергә була. Игътибарыгызга кайберләрен тәкъдим итәм.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Оста кулда һөнәр бар.
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.
Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Башланган эш - беткән эш.
Бүгенге эшне таңга калдырма.
Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт.
Кем эшләми, шул ашамый.
Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.
Күмәк эш үрчемле булыр.
Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.
Хезмәте каты - җимеше татлы.
Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.
Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.
Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.
Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.
Яратып эшләгән эш куаныч китерә.
Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.
Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.
Белгән һөнәр иңсәне басмый.
Корал эшләр, кул мактаныр.
Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.
Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.
Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.
Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.
Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.
Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең - үзеңә.
Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән.
Матурлык туйда кирәк, эшчәнлек көн дә кирәк.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык.
Эшлеклене мал басар, эшлексезне йокы басар.
Ярлылык тырыш кешенең тәрәзәсеннән караса да, ишегеннән керә алмас.
Һөнәрләр бик күпләр, Бар да яхшы кебекләр. Иң яхшысы кайсысы? Безгә кирәк яхшысы. Столярмы, буяучымы?
Шахтер булу ярармы? Баш ватасыз аптырап, Нинди һөнәр яхшырак? Бәхәсләшеп тормагыз, Бары мине тыңлагыз. Сүз җаеннан гына мин Киңәш бирим сезгә дим,
Илгә кирәкле булу, Яхшы теләкле булу, Үзе бәхет түгелме? Эштән эшкә сикермә, Сайла менә бу җирдә Күңел сөйгән һөнәрне. Дуслар, тагын сезгә Бар әйтәсе бер сүзем. Нинди һөнәр сайласаң да, Кирәк беренче белем.
Кулланылган әдәбият
1. Гаилә архивы
2. Гөлбакча (Балалар өчен хрестоматия)./төз. Юсупов Ф.Ю. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.
3. Көч һәм рух тамырлары (Әдәплелек дәресләре).- Казан: Мәгариф, 2000.
4. Хикмәтледә, бизәкле дә туган тел./ төз. Сафиуллина Ф.С.- Казан: Мәгәриф, 1998.
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Волшебные звуки ноктюрна
Три орешка для Золушки
"Не жалею, не зову, не плачу…"