Эта исследовательская работа представляет для меня определенный интерес, так как не все мои одноклассники, да и взрослые, знают о полезных свойствах крапивы, её роли в питании и лечении человека. Однажды на классном часе наша учительница проводила экологическую игру «Узнай целебную траву». Когда она загадала загадку про крапиву:« Не шмель, не пчела, а жалит», мне стало интересно, где у крапивы находится «жало», которое так сильно жжется. А еще она рассказала о том, что многие люди считают крапиву сорняком, а на самом деле это очень полезное растение.
Лечебные свойства крапивы настолько сильны, что людям, страдающим тромбофлебитом и варикозным расширением вен, ею лучше не злоупотреблять, ведь крапива – это мощное кровоостанавливающее средство. Настоем крапивы (или просто втирая свежие листики в кожу голову) укрепляют волосы и избавляются от перхоти. Также она лечит радикулит, укрепляет иммунитет. Жителям больших городов крапива поможет снять стресс и успокоиться.
Вложение | Размер |
---|---|
kychytkan.ppt | 1.3 МБ |
Слайд 1
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 7нчы сыйныф укучысы Газизова Зөһрә Фәнни җитәкчесе: химия һәм биология укытучысы Ганиева Ләйсән Кычыткан табигый могҗизаСлайд 2
Максат : Кычыткан үсемлегенең барлык файдалы якларын өйрәнү Бурычлар: Кычыткан үсемлегенең төрләре белән танышу Кычытканның ничек чагуын ачыклау Кычытканның файдасы турындагы материалларны барлау, туплау, системалаштыру Проектның эчтәлеге: кычыткан үсемлеге,аның төрләре үсемлекнең файдасы кычытканны көнкүрештә файдалану тикшерү һәм тәҗрибәләр үткәрү кулланылган әдәбият
Слайд 3
Кычытканның сабаклары туры, дүрт кырлы,яфраклары кебек үк,каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара- каршы торышлы,озынлыкка 15см.га,киңлеккә 8см. чамасы,пычкы читле. Үсемлек ике өйле. Чәчәкләре яшькелт, вак, бер җенесле, югарыдагы яфракларның куентыкларында утыручы ботаклы, башаксыман төркемнәргә җыелганнар. Җимешләре — саргылт- соры, йомыркасыман чикләвекчекләр. Майдан октябрьгәчә чәчәк ата, җимешләре июль-октябрьдә өлгерә
Слайд 4
Кычыткан -ул кычытканчалар семьялыгына керә торган бер яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругыннан. Латинчадан тәрҗемә иткәндә ул “яндырам”, “чагам” дигән мәгънәне аңлата. Исеме дә чаккан урыны бик нык кычытканга күрә “кычыткан” дип атала . Семьялык 45 кә якын ыруг һәм 850 төрне берләштерә. Ә Татарстанда Кычыткан ыругының 4 төре очрый: киндер кычыткан,ике өйле кычыткан, күзлут яфраклы кычыткан, зәһәр кычыткан.
Слайд 5
Кычытканнарның чагуы аларның сабак һәм яфракларында вак кына нечкә көпшәчекләр рәвешендә чаккыч төкчәләр булуга бәйле. Бу төкчәләргә орынганда, көпшәчекләр сына һәм тирене тишә. Сыекчасы составында кырмыска кислотасы бар. Кычыткан энәләре аша бу кислота тәнгә эләгә. Ә органик кислоталар,зәһәр матдәләр барысы да яндыра, тирене ярсыта.
Слайд 6
Дару өчен кычытканны май аенда җыярлар. Анда тимер һәм бакыр кәбестәгә караганда 10 тапкыр, С витамины карлыгандагыдан 2 тапкыр, лимондагыдан 4 тапкыр, каротин- кишердәгедән, К витамины шпинаттагыдан күбрәк. Ә аксым, органик кислоталар, дублаучы матдәләр, эфир майлары, шикәр һәм башка биологик актив матдәләр санап бетергесез икән. Кычытканны “үсемлектән алынган ит” дип йөриләр. Туклылыгы ягыннан ул кузаклылардан калышмый .
Слайд 7
Борынгы Русьта күптөрле үләннәрдән тукыма ясау ысулларын белгәннәр. Иван-чәй, алабута , әрекмән һәм башка үсемлекләрдән дә җепселләр ясаганнар. Тукыма ясау өчен кычытканны язын җыялар, яхшылап киптерәләр, аннары учмаларга бәйләп суга батыралар. Берәр айдан судан алып киптерәләр, талкыйлар, шуннан соң сабак кырыендагы җепләр аерыла. Нәзек җепселләрне эрләп күлмәк, ыштан, яулык, эскәтер, урын-җир әйберләре кебек тукымалар ясау өчен җепләр әзерләгәннәр. Аларны көл суында агартканнар, төрле чәчәк төсләренә манганнар. Андый тукыма бик йомшак матур, җәй көне салкынча , ә кышын җылы булган.
Слайд 8
Медицинада кычытканның яфракларын файдаланалар. Алар витаминнарга, аскорбин кислотасына (0,6%) һәм каротинга (50% ка кадәр), шулай ук К, В2, В3, витаминнарына бай. Моннан тыш яфракларында дуплау матдәләре (2% тан артык), органик кислоталар (0,2% чамасы), крахмал (10% ка кадәр), шикәрләр (25% ка кадәр), хлорофилл (8% ка кадәр) Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп, шунлыктан аны медицинада, нигездә, кан китүне туктаткыч буларак файдаланалар. Геморрой, үпкә, эчәк һәм борыннан кан киткәндә әзер сыек экстрактын (даруханәләрдә саталар) яки төнәтмәсен кулланалар
Слайд 9
Кычытканны куллану Үсемлекнең файдасы Үсемлекнең кайсы өлеше Кулинариядә Яфраклары авыр елларда халыкны ачлыктан коткарган. Бор щ, щи, төрле салатлар яфраклары Меди цинада Азканлылыктан, бронхит, бавыр, үт куыгы авырулары,буыннар сызлаганда,иммунитетытны арттыра Тамыры һәм яфраклары Косметологиядә Тирене яшәртә,чәчләрне сәламәтләндерә Кычыткан суы Буягыч буларак Тукыма буяу өчен Кычыткан суы Халык хуҗалыгында Сыер сөтенең майлылыгын арттыра, витаминлы азык, кычыткан яфрагында төреп ит, балык тәүлектән артык бозылмый Яфраклары һәм тамыр
Слайд 10
Кычыткан турында син нәрсә беләсен? 18% 53% 29% 0% Файдалы үсемлек Чүп үләне Ашау өчен кулланалар
Слайд 11
Практик тәҗрибәләр
Слайд 12
Яз көне витаминнар җитмәгәндә көненә 30 грамм кычыткан куллану, кешенең витаминга тәүлеклек ихтыяҗын тәэмин итә . Үзем үткәргән тикшеренүләрдән Чүп үләне булуга карамастан файдалы үзлекләре дә күп булырга мөмкин икәнлеге турындагы фаразларым дөреслеккә туры килде Кычыткан файдалы үзлекләргә ия Меди ци нада, косметологиядә, кулинариядә, көнкүрештә бик борынгыдан кулланыла Кычытканнан тукымаларны буяу өчен буяулар да алына
Слайд 13
Информацион ресурслар Растения (полная энциклопедия). Москва «Эксмо», 2008 Лесная энциклопедия. Москва «Советская энциклопедия» 1986 .ru.wikipedia.org определение крапивы и её применение. .erudit.newmail.ru статья "Почему крапива жжётся?" .kniga.es энциклопедия "Всё обо всём". Почему крапива жжется? potomy.ru сайт "Потому что.Ру." Вместе познаём мир. Раздел " Почему крапива жжётся?". Почемучка. А. Дитрих, Г. Юрмин. Москва. Педагогика-Пресс, 1995г.
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Акварельные гвоздики
Цветок или сорняк?
Сказка об одной Тайне
Щелкунчик