Кереш
Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.
Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Тикшерү эшенең темасы: Спас районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.
Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану, җирле сөйләм үзенчәлекләрен саклап калу.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Спас районы татар авылларының микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: районыбыздагы чишмә, күлләр, урман һәм кырлар, һәм урамнар, халык сөйләме.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларның фотоларын җыю.
Вложение | Размер |
---|---|
k._nasyyri_ukulary_kuterova_a.m._nizhegor_obl.docx | 43.47 КБ |
XIII межрегиональные юношеские научно-исследовательские чтения
имени Каюма Насыйри
Краеведение
«Нижгар өлкәсе, Спас районы татар авылларының аталу тарихлары һәм микротопонимнары”
Эшне башкарды:
Татар Моклока мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы
Кутерова Айгөл Марат кызы.
Укытучы:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кутерова Галия Юнис кызы.
Эчтәлек Кереш. I бүлек. Спас районы авылларының килеп чыгу тарихы I.1. Татар Моклокасы авылы тарихы һәм микротопонимикасы. I.2. Бозлау авылы тарихы һәм микротопонимикасы I.3. Ишәвыл авылы тарихы һәм микротопонимикасы. I. 4 Тукай (Парша) авылы тарихы һәм микротопонимикасы. II бүлек . Лексик сөйләш үзенчәлекләре. Йомгаклау. Кулланылган әдәбият. | 2 3-4 5 6-9 10 11 12 13 14 15 |
.
Кереш
Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.
Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Тикшерү эшенең темасы: Спас районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.
Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану, җирле сөйләм үзенчәлекләрен саклап калу.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Спас районы татар авылларының микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: районыбыздагы чишмә, күлләр, урман һәм кырлар, һәм урамнар, халык сөйләме.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларның фотоларын җыю.
I бүлек. Спас районы авылларының килеп чыгу тарихы
Нижгар өлкәсе, Спас районында 4 татар авылы бар. Мин үземнең фәнни-эзләнү эшемдә шул авылларның ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.
Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.
Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.
Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче сыйныфташларымнан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып, татар авылларының килеп чыгу тарихын язган китаплардан материал тупладым
I.1. Татар Моклокасы авылы тарихы.
Татар Моклокасы авылы бик матур урында елгалыкта урнашкан. Аның барлыкка килүе турында ике төрле фикер йөри.
Беренчесе, авылда ике елга бар Маклаковка һәм Кара (Черная) диелә. Авыл уртасында Маклаковка Кара елгага килеп кушылып авылны икегә бүлә. Шуңа авылга Маклаковка дигән исем бирелгән диләр.
Икенчесе, Маклаков фамилияле алпавыт җире булган, шуннан Моклока диелә.
Татар Моклокасы авылының килеп чыгыш тарихы XII гасырларга туры килә. Кайбер документларны тикшергәннән соң, авыл 1595нче елда ук барлыкка килгән дигән карашка киләләр галимнәр. Явыз Иван Казанга сәяхәт ясаган вакытта Идел һәм Сура елгалары янында урнашкан хезмәт итүче татарларга (служилые татары) ераграк китәргә боерык бирә. Бер төркем татарлар помещик Богдан Маклаковның җирләренә килеп урнашалар. Анда чуваш халкы яши торган була. Татарлар чуваш халкын кысырыклап, шунда урнашып калалар. Халкы күбәя барган саен, чувашларны кысырыклап, күрше рус авылының да җирләренә керә башлыйлар. Ул авыр Коропово диелгән, хәзер ул Рус Моклокасы диелә, рус халкы яши. Татар халкы рус җирләрен яулый башлагач, 1636 нче елда патша ике авыл халкыныны территорияләргә бүлегән фәрман чыгара(царская грамота). Анда болай язылган: «Деревня Маклаково большое по обе стороны речки Черные, а в ней крестьянских и бобыльских живущих в пустых 109 дворов… и 18 дворов, а пашню пашут и сенокосят … в тех полях села Короткова с крестьяне вместе” Патша боерыгы буенча, Кече Моклока (Коротково) авылы юкка чыга. 1637нче елда Татар Моклокасы авылы барлыкка килә. Бу фәрман хәзер дә Түбән Новгородның Печёрский монастырендә саклана.
XVII гасырда ук инде авылда мәчет төзиләр. Авыл тиз арада үсә, үзгәрә, байый башлый. XVIII гасырда инде Нижгар өлкәсендә иң зур авыл булып санала. Күп галимнәне үзенә җәлеп итеп торган. Академик Иван Лепехин Моклокада булганнан соң болай дип яза: «В Маклаковке (имеются в виду современные Татарское Маклаково и Русское Маклаково — авт.) живут некрещенные и новокрещенные татары, однако, разделившись, и речка Уранга (Уронга — авт.) полагает между ними предел. Различие веры делает меж ими великое несогласие». Рус Моклокасын крещеныйлар, Татар Моклокасын не крещеныйлар (мөселманнар) дип атый. 1799нчы елда авылда икенче мәчет торгызыла.
Көчләп чукындыру Татар Моклока халкын читләп үтми. 1803нче елдан башлап, авыл халкын көчләп чукындыра башлыйлар. Күбесе каршы тора, гаиләләрдә дә ике төрле дин тотучылар барлыкка килә. XVIII гасыр документларында түбәндәге фактлар сакланган. Т. Моклокасыннан 8 чакрым гына, Мурзиха рус авылы булган. Яхия Адеев һәм Адельша Максутов тегермәннән өч ат урлыйлар. Тикшеренү барышында алар гаепләрен таналар. Адеев христиан диненә керә, аны җибәрәләр, Максутов үз динендә кала, аны җәзага тарталар. Патша Александр властька килгәч, яңа керәшен татары Василий Евстафьев аңа прошение «о дозволении ему и его новокрещеным однодеревенцам обратиться в магометстанскую религию» яза. Ләкин аларның үтенечләре кире кагыла. Ахырда гаилә кешеләре буталып бетәләр. Мәсәлән, Асылбәк Мәрҗәнова үзенең ирен Афанасий Алексеевны мөселманча җирли. Моның өчен аны судка тарталар. Анда ул мулла безгә никах укыган иде, димәк мөселманча җирләргә тиешмен дип әйтә. Моның өчен ул 10 тәүлек төрмәдә ятып чыга.
Эт өрэ, бүре йөри дигәндәй поплар көчләп чукындырып йөри торалар, мөселманнар мәчетләре төзиләр. XIX гасыр ахырына (1898ел) таба авылда җиденче мәчет төзелә. Керәшеннәр дә ислам динен тотучылар да үзара дус яшиләр. Революциядән соң, күп халык ислам диненә кайту турында чиркәүгә гариза яза һәм аларның үтенече үтәлә. Үлекне җирләргә барыбер поп килә торган булган. Шулай бервакыт бер кеше үлгәч, аның туганнарыннан сораганнар: “Кем белән җирләргә?” дип. Тегеләр :”Поп белән” дигәннәр. Поп Рус Моклокасыннан килеп йөргән. Кабер казылып беткәч мәет янына попны да бәреп төшергәннәр. Шуннан соң поп килми башлаган. Христиан динен тотучылар да курканнар, бүтән попны чакыртмаганнар.
1929 елдан башлап мәчетләрне сүтеп, я болай мәктәпкә, хастаханәгә, клубка әйләндерәләр. Бер мәчет тә калмый, халык кеше өйләренә йөреп гыйбәдәтләрен барыбер кылалар. Хәзерге вакытта авылыбызда ике мәчет, мәктәп, клуб, больница эшли. Авылыбыз зурлап үзенең2011нче елда 400 еллыгын билгеләп үттек.
1. Татар Моклокасы авылының микротопонимиясе.
Алда әйтелеп үтелгәнчә авылна икегә бүлеп елга ага. Шуңа капма-каршы як бер- берләренә күрше авыл диләр. Коллективизация елларында ике колхоз да оешкан булган.
Татар Моклокасында Уртон (Кооперативная) , Исән очы (Энгельс урамы), Мыску очы (Московская), Ата каз урамы (Нагорная), Базар урамы (Гагарина), Сыр очы (Советская) , Янган оч (Карла Маркса), Урманчы урамы (Лесная), Бишбалта урамнарына (Запрудная) бүленгән.
Уртон - зур юлда тукталыш дигәнне аңлата. Уртон урамы авыл уртасында урнашкан. Галимнәр әйтүе буенча, авыл нәкъ шул җирдән төзелә башлаган.
Исән очы. Оч җирле сөйләмдә урам дигәнне аңлата. Ул урамда бик яхшы, барлык кешегә дә ярдәмче Исәнбай исемле бабай яшәгән, аның исеме белән ул урам аталган.
Янган оч. Рус Моклокасы авылы белән Татар Моклокасы авылы нибары өч чакрым. Рус Моклокасында янгын була һәм бер күмер җил белән очып килеп ул урамдагы бик күп өйләрне яндыра. Шуннан Янган оч исеме калган.
Ата каз урамы. Ул урамда яшәүче халык бик күпләп казлар тотканнар, шуннан үләренә шул исемне ябыштырганнар.
Базар урамы. Ул урам аша халык Спасска (район үзәгенә) базарга йөргәннәр.
Сыр очы. Аннан авылда таш заводына сары балчык ала торган булганнар.
Бишбалта урамы. Ул урамда балта осталары торган.
Урманчы яшәгән урамны Урманчылар я Бәбкә урамы дигәннәр. Бер урманчының кушаматы шундый булган.
Авылда коелар күп бар.
Мулла коесы дип нәселле муллалар янында казылган коега әйткәннәр.
Елгалыкта күз булган һәм Бачаковларның бабайлары шул урында кое эшләгәнгә Бачак коесы диелә.
Мәхәббәт коесының үз тарихы бар. Бер кызны ирсезләп, яратмаган кешесенә кияүгә бирәләр. Кыз ирен бер дә яратмаган, ире бик яраткан. Шуннан кыз иренә әйткән, мине сөюеңне исбатлап төнге 12дә коедан ятып су эч дип. Егет яратуын белгертергә теләп су эчәргә дип бөгедә, ә кыз тегене аякларыннан күтәреп коега ташлый. Шуннан егет кызны куа, ә кое Мәхәббәт коесы дигән исем алып кала.
Татар Моклока җире кырларга бай.
Котыр кыры. Анда революциягә кадәр рус баеның хуторы булган. Аны раскулачивай титкәннәр һәм талаганнар. Бу авыл кешеләре дә талауда катнашкан. Котыр (хутор) таларга барабыз дигәннәр. Шуннан әйтем калган “Котыр (хутор) талыйлармы, кем ни белә шул шуны ала” диләр.
Барец. Төрле яктан рус авыллары урнашкан. Елховка белән ике арада гел сугыш булган, чөнки татарларга ул авыл аша базарга йөрергә туры килгән. Шул кырда гел сугыш булганга, Барец исеме алган.
Дракича (Драчиха) Рус Моклокасы халкы белән сугыш булганга шулай әйткәннәр.
Ике ара (Рус Моклокасы белән Татар Моклокасы границасы) , Карамалар үсә торган урын. Революциядән соң каракларны шунда атканнар да күмеп куйганнар. Ул кешеләр адаштыра торган урын дип хәзер дә әйтәләр.
Кая барып, кайдан килүләре билгеле булмаган шәкертләр, буранлы көнне авылга кадәр килеп җитә алмыйча, туңып үләләр. Авыл халкы калар эрегәч кенә аларны күреп, шул урында җирлиләр. Әле ул җир изге урын булып санала. Шәкерләрнең кабере гел чистартылып торыла.
Каен бабайлар өсте, икенче төрле Олы мазарлар өсте диелә торган урын бар. Анда хәзрәтләр, имамнар, муллалар күмелгән изге урын булып санала.
I.2. Бозлау авылы тарихы.
Бозлау авылының исеме базлылык урында урнашканга шулай диелгән. Икенче караш, Ишәвыл белән ике арада Базловка елгасы ага, шунда берничә гаилә килеп урнаша. Ул җирдә куе урман була. Кешеләре күбәя барган саен авыл зурая. Көчләп чукындыру Бозлау халкын да читләп үзмый. Алты гаилә христиан динен кабул итәләр. Тагы берничә гаиләгә рус фамилиясе тагып калдыралар. Тик алар ислам динендә тоталар. Барыбер күмгәндә аларны “хоронить за путь” диләр. Шуннан запут исемле аерым каберләр өсте барлыкка килә.
Дубров исемле алпавытның җирләре була. Халык телендә ул Дыбрау диелә.
Элек муллаларга җир бүлеп бирә торган булганнар. Шул җир участогында бер ясалма күл эшләгән. Хәзер дә ул Мулла күле исемен йөртә.
Пустыш кыры бар, анда берни дә үсми.
Бозлау авылында су тегермәне булган. Аны төзүче, австралия кешесе була. Беренче бөтендөнья сугышында пленнан качып, бу тирәләргә кадәр килеп җитә. Күрә бер урында 18 күзле чишмә ага. Һәм шул урынга Бозлау халкы белән тегермән ясыйлар. Күпмедер вакыттан соң, ул үз иленә кайтып китә.
Авылда коелар кем казытучы исеменә бирелгән Домбай, Харис, Талип коесы.
I.3. Ишавыл авылы тарихы.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Г.Тукайның әлеге шигыре Ишәвыл (Ишеево) авылына да туры килә.Әлеге авыл да тау башында урнашкан, ерактан ук күренеп тора.
Авыл XVII гасырда нигезләнгән. 1612нче документларда Ишеев Усад авылы искә алына. Ишеево авылы ул чорда Маклаков помещигының җирләре белән чикләнгән булган. Ул җирләр Прокопий Рыбаковныкы булган. Фетнәчелек елларында (в смутное время) алпавыт үзе үлә, җирләре хуҗасыз кала. Һәм шунда патшага хезмәт итүче татарлар килеп урнашалар. Аларның җитәкчеләре Ишей (Ишеису) исемле була, шуннан авыл атамасы да килеп чыккан дип әйтәләр.
Ул авылда урамнар тау диелә.
Әсәнтау (урамы) (Хәсәннеме шулай әйткәннәр). Әсән бабай ул урынга беренче килеп урнашкан, хәзер дә халык телендә ул шулай йөртелә.
Себертау урамы. Әсәнтаундан бераз китеп урманлык булган. Начар гадәтле, тәртип бозучыларны авыл халкы шунда кыргарак куганнар. Шуннан исеме дә калган.
Зур урам югары оч түбән оч диелгән.
Әтәк тавы. Полуостров кебекгрәк тау. Ул тау ерактан карасаң итәккә ошаган. Шуңа әтәк (итәк) тавы исемен алган.
Ишәвылда Кәрәмәт елгасы ага. Кәрәмәт чуваш сүзе, изге дигәнне аңлата. Башта бу җирдә чувашлар яшәгән, ә татарлар аларны кысырыклап чыгарганнар. Алар мәҗүси динендә булганнар, бу урынны чувашлар изге урын дип йөрткәннәр. Күп вакыт шунда килеп йолаларын үти торган булганнар. Шунда ук Кәрәмәт коесы да бар. Аның суын бар нәрсәдән дә шифалы дип саный авыл халкы. Шул тирәдәге каберлекләр дә мәҗүсиләрнеке диләр.
I.4. Парша (Тукай) авылы тарихы.
Парша авылы Пар елгасы янында урнашкан. Ул елга параллель ага. Ша- чуваш сүзе су дигәнне аңлата.шуннан Парша сүзе барлыкка килгән диләр. Паршаны кайберәүләр парша- паршивый (начар дигәнне аңлаткан) сүзеннән алынган дип әйтәләр. Бу сүз кайбер кешеләргә ошамый. Ул авылда укытучы райкомга Паршаны Тукай исеменә алыштырырга дигән фиер белән чыга. Аны хуплыйлар. Бөек шагыйребезнең әлеге авылга бернинди катышы булмаса да 1960нчы елларда Тукай исеме бирелә. Хәзер авыл ике исем тагып йөри: халык телендә – Парша, документаль – Тукай.
Мәләкәс, Бакалды, Урта, Түбән урамнардан тора.
II бүлек. Лексик сөйләш үзенчәлекләре.
III.1.Фонетика өлкәседәге үзгәрешләр:
Безнең як халкына “ц” лаштырып, “о”лаштырып сөйләнү хас.
Цәцәк- чәчәк, мацы –песи...
Орман – урман, орам – урам,
Япырак – яфрак
Сүлим – сөйлим, сүәм – сөям,
II.2. Морфология өлкәсендә үзгәрешләр:
Шушила – печәнлек, тастымал – башъяулык, помала – таба майлый торган, бак - кара,берсәк– бераз, сыптырган – урлаган.
II.3. Лексик өлкәсендә үзгәрешләр.
-атна исемнәре: баш көн, буш көн, чәршәмбе көн, атна киц, атна көн, атнарас көн, базар көн;
-туганлык терминнары: алмай, абзи, алматакай, картәни, картәти ( баланың әтисенең әти әнисенә эндәшүе), кунак әни, кунак әти (баланың әнисенең әти әнисенә эндәшүе) абыстакай (Иреңнең апасына шулай әйтелә) , тәтәй, тутай...);
-эндәш сүзләр: анаем, атаем, йөрәк маем, коцатым...
-абзар-кура,өй тирәсе: азбар, ишеңалны, цылан, кабак...
-савыт-саба: чашка, дустыган, дустуган (ковшик), тарелка, бал кашыгы, кашык, синәк (вилка), цәйнек, царка...
-кием-салым: куфайка, калош, чүәк, баретка, калпак, бёрке, нуска, шәл...
-үсемлекләр : үләм, кецеркән, лән, кырмауык, кендраш, какы, кузгалак, агац..
-кош-корт: чимчик, саускан, коцат, күгәрцен...
-хайван: кой (сарык), сер (сыер), коцат (әтәч), алаша (ат) ...
-транспорт: лесафет, трахтр, мцклкт (мотоцикл), касимсот...
-эш кораллары: ышкы, терге, цалгы, грәплә, синәк, дастоп, качы, пела ...
-хайваннарны чакыру: барей-барей, я манюк-манюк (сарыкны чакыру), пес-пес, ти-ти-ти-, мә-мә,
-куып җибәргәндә: прес, пошол, тря...
Йомгаклау.
Йомгаклап әйткәндә, Спас районында татар авылларының килеп чыгышы, формалашуы тамырлары белән XVI гасырга барып тоташа. Меңнәрчә еллар дәверендә бу төбәктә татар халкы үзләренең тарихи эзләрен калдырганнар. Халыклары борынгыдан патша белән элемтәдә торып, служилый татарлар булганнар бит, татар телен, үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.
Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.
Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.
Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә килеп җиткәннәр.
Лексик – җирле сөйләш үзенчәлекләргә килгәндә, сөйләмебез әдәби сөйләмнән ерак булса да, үзенчәлекле матур яңгырашлы.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп,
эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Файдаланылган әдәбият:
Татарское Маклаково. Страницы истории. 2011год.
О.Н. Сенюткина, С.М. Магжанов. Из истории татарской деревни Ишеево..Н.Н. 2005г.
Малая Родина – Спасский край. С.М. Ледров. Н.Н. 1999г.
А. Орлов. Навеки вместе Н.Н.2011.
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Рождественские подарки от Метелицы
Знакомимся с плотностью жидкостей
Рисуем подснежники гуашью
Рисуем ананас акварелью