Научно-исследовательская работа по теме "Кадерле истәлекләр" ( Воспоминания М. Г. Файзуллиной о М. Джалиле)
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiyam._dzhalil.doc | 77 КБ |
Алабуга муниципаль районы
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
“1 нче гимназия”
КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕКЛӘР
Эшне башкарды:
11А сыйныфы укучысы
Мингазова Ландыш
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Зиннәтуллина И. Ф.
Алабуга, 2014 нче ел
Эчтәлек
I. Кереш. М. Җәлил - халкыбыз тарихында мәгърур кыядай калкып чыккан шәхес.
Кыя никадәр биек булса, аны яхшырак күрер өчен шулкадәр читтәнрәк, ерактанрак карарга кирәк, диләр. Халыкның иҗтимагый- рухи үсешенә аеруча зур өлеш керткән данлы уллары да аның үткәнендә, тарихында мәгърур кыялардай калкып, балкып торалар. Вакытлар узган саен бу зур шәхесләрнең образы, кылган эшләренең әһәмияте тулырак, тирәнрәк ачыла. Менә ни өчен аларга игътибар кимеми генә түгел, бәлки артканнан- арта бара.
Халкыбызның легендар улы Муса Җәлилнең дә даими дикъкать үзәгендә торуының, аның белән кызыксыну көчәя баруның төп сәбәпләреннән берсе, минемчә, әнә шунда.
Заманында Тукай үзенең көен куйган шагыйрь генә түгел, политик һәм җәмәгать эшлеклесе дә икәнен әйткән иде. Ягъни, ул үзенең гражданин- шагыйрь булуын белдерде. Муса Җәлил үз тормышы белән бу төшенчәне тагын да тирәнәйтте, киңәйтте.
Туган халкының күркәм сыйфатларын үзендә туплаган, аның культура үсешенә зур өлеш керткән күпкырлы талант иясе һәм җәмәгать эшлеклесе була Муса Җәлил. Шуңа күрә аның турында сүзне дә ниндидер бер яссылыкта гына алып бару мөмкин түгел.
М. Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә шактый эшләр башкарылган. Бу өлкәдә Г. Кашшаф, Р. Мостафин, Р. Бикмөхәммәтов, Н. Юзеев, һәм башкалар күп көч куйдылар. М. Җәлилгә багышланган күп санлы хезмәтләрдән укучы аның сугышчан тормышы, күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге һәм иҗаты турында бай мәгълүмат ала. Әмма игътибар беләнрәк карасак, бу өлкәдә эзләнер нәрсәләр әле бар.
II. М. Фәйзуллина һәм М. Җәлил.
1.Беренче танышу хәтирәләре.
Муса Җәлил турында истәлекләрнең берсе беренче татар галимәсе, филология фәннәре кандидаты, доцент, кырык елга якын гомерен Алабуга Дәүләт Педагогия институты студентларына белем бирүгә багышлаган Маһинур Гайнулловна Фәйзуллина белән бәйле.
«Кеше тормышы бик катлаулы бит ул. Яшьлекнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бардыр, ахры. Яшьлегемдә мин үткән тормыш турында аз уйлана, күбрәк алга, киләчәккә омтыла идем. Ә хәзер күбрәк үткән көннәрне, аның ни дәрәҗәдә борылышлы булуы, узган тормышның күңелдә нинди эз калдыруы турында уйланырга яратам. Узганнарның якты истәлекләре фонында Муса Җәлил белән булган танышлык, очрашулар, сөйләшүләр аерым урын алып торалар,»-дип искә ала М. Фәйзуллина.
М. Г. Фәйзуллинаның шагыйрь белән танышлыгы 1927елда Мәскәүдә башлана. Бөек Ватан сугышына кадәр башкаланың Замоскворечье районындагы Малый татарский переулок дип аталган урамында дүрт катлы бинада җидееллык татар мәктәбе эшли. М. Гайнулловна шул Нариманов исемендәге мәктәптә укытканда М. Җәлил аларның күршесе Заһригөл исемле идән юучыда квартирада тора. Муса Җәлил музыка мәктәбендә укучы бер егет белән шул мәктәп укучылары янына килеп йөри. Мәктәп күршесендә зур бер бинага татар эшчеләре клубы урнашкан була. М. Фәйзуллина шул клубта председатель ярдәмчесе булып эшли. Эшчеләр белән әңгәмәләр уздырырга, үзләренең иҗатлары белән таныштырырга клубка татар язучылары, шагыйрьләре еш киләләр. Алар арасында Муса Җәлил дә була. «Язучылар белән бергә, концерт бүлегендә Сара Садыйкованың моңлы матур җырларын яратып тыңлый идек,»- дип искә ала М. Фәйзуллина.
2. Язучылар союзында очрашулар.
1939 елларда, М. Җәлил Казанда Язучылар союзында эшли башлагач, аларның танышлыгы тагын да яңара. Беренче күрешүдә үк ул Маһинур апаны союзга килеп йөрергә, язучылар арасында актив катнашырга чакыра. Озакламый Шәриф Камал иҗатына 30 ел тулуга карата юбилей үткәрү мәсьәләсе кузгала. М. Җәлил тәкъдиме буенча М. Фәйзуллинага язучылар белән бергә эшчеләр һәм мәктәп балалары арасында докладлар ясарга, газеталар һәм «Совет әдәбияты» журналына мәкаләләр язарга туры килә. Юбилей барышында язучылар Ш. Камал белән рәсемгә төшәләр. М. Җәлил тәкъдиме белән язучылар арасында М. Фәйзуллина да фотога төшә.
Гомумән, М. Җәлил союзда эшләгән елларда Маһинур апа язучылар
җыелышларында була һәм аны очрата торган була. Муса кешеләргә игътибарлы,үзен бик гади тота, масаюны белми, акыллы киңәшләр бирә. М. Җәлилнең халык алдында чыгышларын яратып тыңлыйлар. Ул ашыкмый, кычкырмый, бик үтемле итеп сөйли.
3. «Муса Җәлил иҗаты турында»гы мәкаләнең тарихы
1940 елда «Совет әдәбияты» журналында М. Фәйзуллинаның «Муса Җәлил иҗаты турында» дигән зур гына мәкаләсе басылып чыга. Ул мәкаләнең кыскача тарихы түбәндәгечә була. Маһинур Гайнулловнаны 1939елда Оренбург педагогия институтының татар бүлеге студентларына совет әдәбияты курсын укытырга җибәрәләр. Программада М. Җәлил иҗатын өйрәнү дә куелган була. Маһинур апа күпме эзләнсә дә, аның иҗаты турында тикшерү һәм тәнкыйть материалларын таба алмый. Ул еллардагы татар матбугатында Мусаның тормыш юлы, иҗаты турында тпле бер фикер алырлык хезмәтләр һәм тәнкыйть мәкаләләре булмый. Шагыйрьнең шигъри китапларын җыеп, лекциягә әзерләнә башлагач, М. Җәлил иҗаты М. Гайнулловнага бик ошап китә. Студентлар да материал белән нык кызыксыналар. М. Фәйзуллина Оренбургтан «Совет әдәбияты» журналы редакторы Имаметдиновка хат язып, М. Җәлил иҗаты турында мәкалә язарга теләген белдерә. Казанга кайткач, җыелышларның берсендә Муса Җәлил Маһинур апа янына килеп: «Сез минем иҗатым турында язарга уйлыйсыз икән, мин Сезгә материалны үзем бирермен»,- дип әйтә. Берничә көннән күп сандагы шигырь дәфтәрләрен ул М. Гайнулловнага китереп тә бирә. Аларда Муса Җәлилнең 1919-1920 еллардан башлап язган шигырьләре тупланган һәм аларның кайчан, кайда, кайсы газетада басылганы да күрсәтелгән була. М. Фәйзуллинаны шагыйрьнең шундый төгәллеге хәйран калдыра. Димәк, Муса Җәлил беренче шигырьләренә үк тиешле бәя биргән һәм аларны җыеп барган.
Материал янда булгач, мәкалә тиз языла һәм аны шагыйрьнең үзенә укытырга дип М. Гайнулловна союзга килә. М. Җәлил янында Гадел Кутуй да утыра торган була. Мәкалә икесенә дә ошый, төзәтүләр кертүче булмый. Озакламый мәкалә басылып та чыга. Вакытында Маһинур Фәйзуллина шагыйрьнең үзенә укыган шул мәкаләнең баш өлешендә мондый юллар бар: «Бу көрәш еллары бик күп шагыйрьләр, язучылар өчен бетмәс-төкәнмәс тема булып тора. Ләкин кайбер артык бәхетле кешеләр бар: алар көрәш еллары эчендә кайнап, шул вакытта ук үзләренең каләм кчләре белән шул чорның героикасын сурәтләп бирә алдылар. Муса Җәлил шушы бәхетлеләрнең берсе ».
«Хат ташучы» поэмасына, мәкаләдә аерым тукталып, түбәндәгечә бәя бирелә:
«Хат ташучы» поэмасы тематикасы һәм эшләнеше белән шагыйрьнең генә түгел, бәлки татар поэзиясенең зур югарылыкка күтәрелүенең җанлы факты булып тора. Поэманың халык фольклорына якын торуы шулай ук уңай яктан бәяләнә. Шагыйрь җыр алымнарын күп төрле формада куллана. Ул җырның үзен дә ала, яңа җырлар да чыгара. Кирәк булса, халык җырларының бер өлешен алып, икенче өлешен үзеннән өсти. Характерларны, пейзажларны җыр аша бирә. Халык иҗатын тирән белгәнгә, оста куллана алганга күрә, поэма бөтен көенчә дә матур һәм тулы җырга әйләнә.»
Мәкалә түбәндәге юллар белән тәмамлана: «М. Җәлилнең иҗат юлы үз эченә татар поэзиясенең үсеш этапларының характерлы моментларын ала. Примитив образдан, агиткага нигезләнгән шигырьләрдән башлап, коллектив хезмәт эчендә тәрбияләнә торган яңа кеше образларын объектив чынлыкта, тирән лирик кичерешләр аша, сайланган идеягә туры килерлек шигъри калыпларда, оригиналь формада бирә алу югарылыгына күтәрелү бик зур иҗат үсешен сорый. Соңгы әсәрләре (фольклор нигезендә төзелгән, тарихи һәм художество кыйммәтенә ия булган «Алтынчәч» либреттасын да искә алырга кирәк) М. Җәлилнең менә шул югарылыкка күтәрелә алырлык көче булуын күрсәттеләр.»
Шул очрактан соң М. Гайнулловна Муса Җәлил белән тагын да якыннанрак танышып, дуслашып китә. «Хат ташучы» поэмасы аерым китап булып басылып чыккач, шагыйрь аның бер данәсен Маһинур апага бүләк итә. М. Җәлилнең үз кулы белән «Маһинур Фәйзуллинага тирән ихтирамымның истәлеге» дигән сүзләр язылган ул китапны М. Гайнулловна хөрмәт белән кадерләп саклый.
4. М. Җәлилнең җыентыкларында басылмаган әсәрләре.
Муса Җәлилнең кулъязма дәфтәрләрен өйрәнгәндә М. Фәйзуллина кайбер шигырьләрне һәм поэмадан өзекләрне үзенә дә күчереп ала. Арада «Корсак» исемле шигырьдән бер өзек бар:
Өч-дүрт йөз еллар,
Майлы казылыклар,
Гел килеп торды
Баллы азыклар.
Һич эш күрмәде,
Арып йөрмәде,
Баллар һәм майлар
Килми тормады.
Үсте бу корсак,
Рәхәт гомердә;
Мичкәдәй булды,
Кыен йөрергә.
Заманнар үтте,
Дөнья үзгәрде,
Мескен киң корсак
Тарлыкта калды.
Көчле сөңгеләр
Эчне кайнатты.
Шулай кармакка
Килде дә капты.
Майлар кимиләр,
Сәгадәт бетте.
Йөз еллык корсак
Бер көн шарт итте.
Бу шигыре 1919 елда «Кызыл Йолдыз» газетасының бер номерында басылып чыга, тик ни сәбәптәндер,үз җыентыкларына кертелми кала.
Ш. Камалның юбилее уңае белән М. Гайнулловна «Шәриф Камал драмалары» һәм «Таң атканда» романының әһәмияте» дигән ике мәкалә язып, аларның берсен «Совет әдәбияты» журналына, икенчесен «Кызыл Татарстан» газетасына тапшыра. Ш. Камалның драмалары турындагы мәкаләсе, ни сәбәптәндер, шактый вакыт басылмый ята. Мәкаләнең редакциядә шулай озак ятуы Маһинур апаны инде борчый да башлаган була. Ничектер җаен туры китереп, бу турыда ул Муса Җәлилгә әйтә. Ул, бер дә шикләнерлек урын калдырмыйча: «Кайгырмагыз, Маһинур апа, басачаклар,»- дип әйтә. Шуннан әллә ни күп вакыт үтми, мәкалә журналда басылып та чыга.
1941елның башларында М. Җәлил М. Фәйзуллинаны, бер әсәр укырга дип, Союзга чакыра. Шул кичне ул аңа үзе язган бер драма әсәрен укый. Драманың исемен Маһинур апа исендә калдырмый. Производство тормышыннан алып язылган ул драмада сүз бер алдынгы эшче кыз турында бара. « Бу драманың караламасы сакландымы икән, белмим. Сөекле шагыйребезне якыннан мин әнә шул бер-ике очрашып сөйләшү буенча беләм,» -дип искә ала М.Гайнулловна.
III. Йомгаклау. «М. Җәлилне якыннан белүем, танышлыгым белән мин үземне бәхетле саныйм».
Бөек Ватан сугышыннан Мусаның кайтмавы, билгесез югалуы, өстәвенә аның турында төрле шомлы хәбәрләр таралу шагыйрьне якыннан белгән, аны хөрмәт иткән кешеләргә генә түгел, бәлки аның шигырьләрен үз итеп кабул иткән киң катлау китап укучылар өчен дә бик авыр була. Әмма Мусаның чын патриот икәненә ышаныч югалмый.
1948 елда «Совет әдәбияты» журналында М. Фәйзуллинаның гражданнар сугышы елларында татар поэзиясенә багышланган мәкаләсе басылып чыга. М. Гайнулловна анда 1919нчы елларда М. Җәлилнең язган патриотик шигыренә дә туктала һәм шагыйрьнең халкыбызны патриотик рухта тәрбияләргә омтылышына басым ясап китә. Ә бит ул елларда М. Җәлил иҗаты гомумән өйрәнелмәгән һәм аның язмышы кара пәрдә белән капланган була. Шуңа да карамастан, журнал редакторы Кави Нәҗми мәкаләне бастырырга җөрьәт итә. Бер очрашуда ул: «Синең ул мәкаләң өчен миңа нык кына эләкте»,- дип серле генә әйтеп куя. Әмма М. Фәйзуллина мәкаләнең дөньяга чыгуы өчен бик тә канәгать була.
Муса Җәлил белән очрашкан вакытларда Маһинур Фәйзуллина
үзе бер дә юкка нык кыйналган ( шәхес культы нык көчәйгән еллар була) һәм партиядән куылган кеше була. Шундый бер кешегә танылган шагыйрь, Язучылар союзы председателе, шәһәр Советы депутаты зур ихтирам һәм игътибар күрсәтә. Аның кешелекле мөнәсәбәте Маһинур апада яшәргә өмет, эшләргә дәрт уята.
«Минем күңелдә Муса поэзиягә гашыйк, акыллы, кешелекле, тыйнак, кече күңелле, һәркемгә ихтирамлы, чын мәгънәсендә ялкынлы йөрәкле патриот булып калды. Шундый фикерләремне ул исән чакта үзенә әйтүем белән горурланам»,- дип яза Маһинур Фәйзуллина үзенең истәлекләрендә.
IV. Нәтиҗә.
Шәһәребездә татар хатын- кызлары арасында беренче булып галим дәрәҗәсенә күтәрелгән педагог һәм мәгърифәтче, филология фәннәре кандидаты М. Г. Фәйзуллинаның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыручы тарихи- әдәби музей эшләп килә. Музейда Маһинур апаның Муса Җәлил турындагы истәлекләре дә саклана. Маһинур Фәйзуллинаның бөек шагыйребез белән якыннан аралашкан бердәнбер шәһәрдәшебез булуы белән без чиксез горурланабыз.
Кулланылган әдәбият
1. Фәйзуллина М. Г. Ул ярдәмчел кеше иде.- Казан утлары. 1965ел,№12
2. Фәйзуллина М. Г. Җәлил турында истәлекләр.- Яңа Кама. 1983ел, 18 февраль.
3. Мусин Ф. Җәлилне өйрәнү юлында. – СоциалистикТатарстан. 1980ел, 21 декабрь.
4. Фәйзуллина М. Г. Муса Җәлил иҗаты турында.- Совет әдәбияты. 1940ел, №3
5. Фәйзуллина М. Г. Онытылмас хатирәләр.- Яңа Кама. 1982ел, 31 декабрь.
Ералаш
Заколдованная буква
Как нарисовать зайчика
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Астрономический календарь. Октябрь, 2018