“Татар телендә кушма җөмләләр” темасына башкарылган фәнни эшнең юнәлеше – татар грамматикасының синтаксис өлкәсе.
Сөйләм төзелеше – гаять катлаулы күренеш. Аны тулаем өйрәнеп булмый. Синтаксис бүгенге көндәчә тел белеменең эзләнүләр таләп итә торган объекты булып кала бирә.
Тикшеренү объекты - кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы. Шулай ук публицистика да игътибарсыз калмады. Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте буларак әлеге фәнни татар теле синтаксисының зур тармагы булган кушма җөмләләрне өйрәнү тарихына күзәтү ясалды.
Фәнни эшнең максатына ирешү өчен – татар теленең синтаксисын, кушма җәмләләрне өйрәнү тарихына зур өлешләрен керткән зыялыларыбызның аерым хезмәтләре каралды.
Синтаксис өлкәсенә караган хезмәтләр, нигездә, академик Мирфатыйх Зәкиев авторлыгында. Эш барышында ул төзегән “Татар грамматикасы”ның 3 томы (Синтаксис) һәм “Хәзерге татар әдәби теле” (1974) дигән кулланма, шулай ук Вәли Хангилдинның “Татар теле грамматикасы” (Морфология һәм синтаксис, 1959) монографиясе төп чыганак булды. “Мәгариф” журналына, мәктәп дәреслекләренә дә мөрәҗәгать иттек.
Кереш өлештә фәнни эшкә куелган максат, аннан чыгып куелган бурычлар атала, эшнең өйрәнү объекты, предметы билгеләнә. Темабызның актуальлеге азсызыклана.
Төп өлештә татар синтаксисының зур бер өлеше булган кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы турында мәгълүмат урын алды. Катнаш кушма җөмләләрнең урынын билгеләү өчен катлаулы кушма җөмләләрнең М.З. Зәкиев тарафыннан эшләнгән классификациясе таблица формасында бирелде.
Бу бүлектә шулай ук кушма җөмләләрне өйрәнүнең бүгенге торышын ачыклау өчен “Мәгариф” журналында безнең темага кагылышлы мәкаләләргә тукталдык.
Вложение | Размер |
---|---|
Научно-практическая работа | 81 КБ |
5-8 сыйныф укучылары өчен
республикакүләм фәнни-гамәли конференция
“Ломоносов укулары”
Татар теле һәм әдәбияты секциясе
Татар телендә кушма җөмләләр
АГЛИУЛЛИНА МАЛИКА
Тукай районы Мәләкәс авылы,
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе”, 8 сыйныф
Фәнни җитәкчесе: Прокопьева Т.И.
Яр Чаллы
2015
Эчтәлек
Кереш………………………………………………………………………...3-4 б.
Төп өлеш
I . Татар телендә кушма җөмләләр
Йомгак………………………………………………………………………..9 б.
Кулланылган әдәбият........................................................................................10 б.
Кереш.
Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр аралаша, фикер алыша алмаслар иде. Тел шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният, әхлак өлкәсендә казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягни буыннарны бәйләүче дә. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, гомумән кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.
Безнең туган телебез - татар теле. Ул безнең милли телебез. Бу телдә Татарстанда һәм илебезнең башка бик күп республикаларында һүм өлкәләрендә яшәүче 7 миллионга якын татар халкы сөйләшә. Татар теле – Татарстан республикасының дәүләт теле. Без үз телебездә белем алырга, аны тормышның барлык өлкәләрендә кулланырга хокуклыбыз.
Килеп чыгышы ягыннан татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Бу гаиләгә тагын башкорт, калах, кыргыз, үзбәк, төрекмән, әзербәйҗан, төрек һәм башка телләр карый.
Безнең туган телебез – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүз байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.
Безнең фәнни эшебез дә телне өйрәнүнең игътибарга лаеклы һәм кызыклы бүлеге – синтаксис өлкәсенә багышланган.
Синтаксис * (sintaxis) – грек сүзе, һәм ул төзелеш, төзү мәгънәләрен белдерә. Телнең грамматик төзелешен өйрәнүче морфология белән синтаксис тармаклары үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр. Синтаксис сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен, бу кагыйдәләр урын алган
берәмлекләрне өйрәнә, синтаксик берәмлекләрне төзүдә материаль морфологик берәмлек булган сүз һәм сүз формалары катнаша, шуңа күрә дә синтаксисны лексик, фонетик, морфологик берәмлекләр белән ныклап танышкач өйрәнәләр. Димәк синтаксисны морфологик дәрәҗәдән өстенрәк торган ярус дип санарга да буладыр.
*Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис – Изд-во каз.ун-та 1958 с7.
Синтаксис термины теге яки бу тел сөйләм төзелешенең фәнни атамасы буларак та кулланыла. Сөйләм төзелеше – гаять катлаулы күренеш. Аны тулаем өйрәнеп булмый.
Күп гасырлар буе төп синтаксис берәмлек дип җөмлә санала. Аннан соң төп берәмлек итеп сүзтезмәне аерып алганнар. Хәзерге синтаксис фәнендә төп берәмлекләргә җөмлә, синтагма, кушма җөмлә, синтаксис бөтен һәм текстны да кертеп карыйлар.
Синтаксис бүгенге көндәчә тел белеменең эзләнүләр таләп итә торган объекты булып кала бирә.
Без дә башкарылачак эшебездә синтаксиста өйрәнелә торган кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы белән эш итәчәкбез.
Фәнни эшебезнең темасы – “Татар телендә кушма җөмләләр” . Әлеге тема, күпмедер өйрәнелүен карамастан, актуаль булып кала бирә.
Түбәндәге эшнең максаты – татар теленең синтаксисын, кушма җәмләләрне өйрәнү тарихына күзәтү ясау.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:
Тикшерү предметы – татар теленең синтаксис өлкәсе.
Тикшерү объекты – кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы.
Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте. Әлеге фәнни татар теле синтаксисының зур тармагы булган кушма җөмләләрне өйрәнү тарихына күзәтү ясау.
I . Татар телендә кушма җөмләләр.
1.1. Өйрәнелү тарихы.
1911 елда Г. Ибраһимовның “Татар нәхүе” дигән махсус синтаксисында автор синтетик синтетик иярчен җөмләләрне генә иярчен җәмлә дип таный, аналитик иярчен ңөмләләре булган кушма җөмләләрне , тезмә кушма җөмләләр белән бергә, аерым алып тикшерә. (М.З. Зәкиев, 1974, 312 бит).
1919 елда Җ. Вәлидинең “Татар теленең грамматикасы”нда кушма җәмләләрне билгеләүдә әле шул чорда хөкем сөргән буталчыклык бу грамматикада да бик нык урын алган. Автор, кушма җөмләләрне билгеләгәндә, бары мәгънәдән һәм аның рус яки гарәп теленә ничек тәрҗемә ителүеннән чыгып эш итә; кушма җөмлә составында ике (яки күбрәк) җөмлә дип танырлык синтаксик берәмлекләр бармы-юкмы, андый таләпне автор әле куя алмый. Шуңа күрә ул типик гади җөмләләрне дә кушма дип саный. Аныңча, кушма җөмләләр ике төрле булалар: ияртү юлы белән ясалганнары һәм бәйләү юлы белән ясалганнары. Ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрне Җ. Вәлиди , мәгънәсеннән чыгып, уналты төргә бүлә, ә бәйләү юлы белән бәйләнгәннәрен егерме өч торле була ди. Бу классификациядә нинди дә булса принцип һәм тәртип табу кыен, шулай да җөмләләр һәм җөмлә кисәкләре арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләре билгеләүдү бу бүленештә бер адым алга китеш ясалган. (М. Зәкиев, 1974, 314 бит).
1959 нчы елда чыккан “Татар теле грамматикасында” В.Н. Хангилдин катлаулы кушма җөмләләрдән ике төрне күрсәтә:*
Аларны да әле катлаулы кушма җөмлә төшенчәсе астында бирми, гомуми кушма җөмлә тәрләре арасында гына бирә.
*Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы – Казан, 1959.
Синтаксик бәйләнешнең төрле юллары һәм шул юлларны
чагылдырган төрле бәйләү чаралары катнашында төзелгән җөмләләр катнаш кушма җөмләләр дип аталалар.(Хангилдин В.Н., 1959).
1. Катнаш кушма җөмләләрнең ул ике төрен күрсәтә:
2. Каршылыклы катнаш кушма җөмлә;
3. Катлаулы катнаш кушма җөмлә.
Беренче төркемчәдәге катнаш кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы бәйләнеш, өстән караганда, ияртү төренә туры килә, мәгънәсе буенчаисә тезү бәйләнешен чагылдыра. Шул рәвешчә , боларда ике төрле бәйләнеш бер-берсе белән кара-каршы очрашалар һәм бер үк җөмләне төзүдә катнашалар. Формасы белән ияртү, эчтәлеге ягыннан тезү бәйләнешендә төзелгән бу төркемчәгә түбәндәге кушма җөмләләр ачык мисал була алалар.:
Аяк астында да аркылы-торкылы яткан агачлар бетеп, эре-эре ташлар килеп чыкты. (М.Әмир). Өйгә керсәләр, шылт иткән дә тавыш ишетелми. (К. Нәҗми).
Ачык аңлашыла ки, бу мисалларның һәммәсе – иярченле кушма җөмлә формасында; чөнки, бәйләнеш формалары буенча, һәр мисал баш һәм иярчен җөмләдән гыйбарәт төсле. Ләкин, мәгънә бәйләнешләре ягыннан, андагы иярчен формалы җөмләләр мөстәкыйль төрдә, бәйсез торышта булып аңлашылалар. Мәсәлән, беренче әйтелмә: “Аяк астында да аркылы-торкылы агачлар бетте, һәм эре-эре ташлар килеп чыкты” дигән төшенчәләр аңлашыла. Бу мисал составында беренче җөмлә икенче җөмләнең эчтәлеген ачыклый дип расларга мөмкин түгел.
Кушма җөмлә бәйләнешендәге мондый фактка Г. Алпаров күптән игътибар иткән. Артыма әйләнеп карасам, беркем дә күренми. Иртәнчәрәк көн ифрат суык булып, төштән соң аз гына җылытып җибәрде. (Ш. Камал). Үзенең “Татар телендә иярчен җөмләләр бармы?” исемле хезмәтендә әнә шундый ике җөмләне мисалга алып, андагы иярчен җөмләләргә анализ ясаган.
Шуннан соң Алпаров болай дип язган: “Бу мисаллардагы карасам, булып фигыльләре карадым, булды мәгънәләрендәләр”. Димәк, бик хаклы буларак, диелә Хангилдин В.Н. хезмәтендә, Алпаров ул иярчен җөмләләрне мәгънәләре ягыннан мөстәкыйль дип раслаган, ягъни тезү бәйләнеше ролендәге иярченле кушма җөмлә дип таныган.*
Хәзерге татар грамматикаларында әлеге типтагы җөмләләр катнаш кушма җөмләләр буларак каралмый. Алар кушма җөмлә буларак тикшерелә.
Ә инде икедән артык җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы кушма җөмлә дип атала*. Ул төзелеше буенча өч төргә бүленә: күп тезмәле кушма җөмлә, кәп иярченле кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә.
Безнең күзәтүләрдән күренгәнчә, катлаулы кушма җөмләләр турында карашлар бертөсле булмаган. 50 нче еллар белән чагыштырганда, катлаулы кушма җөмләләрнең терминологиясе дә, эчтәлеге дә конкретрак билгеләнгән һәм бүгенге көн күзлегеннән караганда дөресрәк.
*Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан: 1959..
*Зәкиев М.З. Татар синтаксисы.-Казан: Мәгариф, 2005.
1.2. Кушма җөмләләрне өйрәнүнең бүгенге хәле.
Кушма җөмләләргә игътибар аерым галимнәрне һәм тел белгечләрен исәпкә алмаганда, аз бирелгән. 70-90 елларда басылган ңурналларда бу теманы яктырткан мәкаләләр бик аз.
1998 елның декабрь санында КДУ аспиранты Лилия Рәхимованың “Иярчен кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар” һәм 1999 елның июнь санында шул ук авторның “Аналитик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре” дигән мәкаләләре урын алган*. Ләкин алар безнең теманы ачуда бик аз ярдәм итә ала.
2000 елларда бу мәсьәләгә игътибар арта. 2004 елның 7 нче санында АДПУ доөенты Ф. Галләмовның “Синтаксис һәм пунктуацион анализ” дигән мәкаләсендә иярченле кушма җөмләләрне, күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне, катнаш кушма җөмләләрне тикшерү үрнәкләре, тәртибе мисаллар ярдәмендә, схемалар кулланып бик җентекләп бирелә.
Мәгариф журналының 2005 елгы 5 енче санында Бөгелмә педагогия уку йорты укытучысы Нурия Харисованың “Кушма җөмлә һүм катлаулы төзелмәләр” дигән мәкаләсендә автор әлеге мәсьәләгә каратаүз фикерләрен җиткерә.
Филология фәннәре кандидаты Гүзәл Нәбиуллинаның 2006 елның 2 нче санында чыккан “Кушма җөмләләрне билгеләү” мәкаләсендә кызыклы фикерләр бар*. Автор карашынча, мәктәп дәреслекләрендә җөмләнең кушма булуын күрсәтеп торган билгеләрне җентекләп өйрәнүгә игътибар җитеп бетми. Шуңа күрә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясаганда, күп төрле сораулар туа тора.
*Рәхимова Л. Аналитик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре. -Мәгариф:№6, 1999. Рәхимова Л. Иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар. –Мәгариф: №12, 1998.
*Галлямов Ф.Г. Татар телендә синтаксис һәм пунктуаөион анализ. – Алабуга, 1996.
* Харисова Н. Кушма җөмлә һәм катлаулы төзелмәләр. – Мәгариф:№5,2005
* Нәбиуллина Г. Кушма җөмләләрне билгеләү. – Мәгариф: №2, 2005.
Йомгаклау.
“Татар телендә кушма җөмләләр” темасына башкарылган фәнни эшнең юнәлеше – татар грамматикасының синтаксис өлкәсе.
Тикшеренү объекты - кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы. Шулай ук публицистика да игътибарсыз калмады. Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте буларак әлеге фәнни татар теле синтаксисының зур тармагы булган кушма җөмләләрне өйрәнү тарихына күзәтү ясалды.
Фәнни эшнең максатына ирешү өчен – татар теленең синтаксисын, кушма җәмләләрне өйрәнү тарихына зур өлешләрен керткән зыялыларыбызның аерым хезмәтләре каралды.
Синтаксис өлкәсенә караган хезмәтләр, нигездә, академик Мирфатыйх Зәкиев авторлыгында. Эш барышында ул төзегән “Татар грамматикасы”ның 3 томы (Синтаксис) һәм “Хәзерге татар әдәби теле” (1974) дигән кулланма, шулай ук Вәли Хангилдинның “Татар теле грамматикасы” (Морфология һәм синтаксис, 1959) монографиясе төп чыганак булды. “Мәгариф” журналына, мәктәп дәреслекләренә дә мөрәҗәгать иттек.
Кереш өлештә фәнни эшкә куелган максат, аннан чыгып куелган бурычлар атала, эшнең өйрәнү объекты, предметы билгеләнә. Темабызның актуальлеге азсызыклана.
Төп өлештә татар синтаксисының зур бер өлеше булган кушма җөмләләрнең өйрәнелү тарихы турында мәгълүмат урын алды. Катнаш кушма җөмләләрнең урынын билгеләү өчен катлаулы кушма җөмләләрнең М.З. Зәкиев тарафыннан эшләнгән классификациясе таблица формасында бирелде.
Бу бүлектә шулай ук кушма җөмләләрне өйрәнүнең бүгенге торышын ачыклау өчен “Мәгариф” журналында безнең темага кагылышлы мәкаләләргә тукталдык.
Кулланылган әдәбият.
Журналдан алынган мәкаләләр.
Мороз и заяц
Рукавичка
Хризантема и Луковица
Рыжие листья
Никто меня не любит