Татар теленнән эзләнүле-проект эше .4класста татар теле дәресендә куллану өчен.
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_prezent.ppt | 1.32 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Актаныш районы МБББУ «Ме ңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе” Эзләнүле- проект эше Тотрыклы сүзтезмәләр Эшне башкарды : 4класс укучысы Хамзина Наилә Мансур кызы Җитәкчесе: Басыйрова Фидалия Ә гели кызы башлангыч класс укытучысы 2014-2015 уку елыСлайд 2
Проектның максаты: Тотрыклы сүзтезмәләрне аңлау, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. Проектның эчтәлеге: 1) Фразеологик әйтелмәгә төшенчә бирү; 2)аларны сөйләмдә куллана белү; 3)телдән сөйләм осталыгымны, фикерләү сәләтемне үстерү; 4) тормышны аңларга өйрәнү.
Слайд 3
-Энем, син дә хәзер татар телен су кебек эчәсең . Бер дә сүзгә кесәгә кермисең ,-диде Әминә. - Апа, син мактагач, түбәм күккә тиде . Кешенең күңелен күрә беләсең инде, рәхмәт. Сүзтезмәләр ике сүздән торалар,бер-берсенә бәйләнгәннәр.
Слайд 4
Төп сорау : Нинди сүзтезмәләр тотрыклы сүзтезмәләр дип атала һәм кайда, ничек кулланырга мөмкин? Проблемалы сораулар: 1)Нәрсә ул сүзтезмә? 2) Фразеологик әйтелмәләр нинди мәгънәдә кулланыла? 3) Әйтелмәләр ничә сүздән төзелә? 4)Аерым кисәкләргә таркаламы? 5) Аларны алыштырып буламы? 6) Сөйләмдә, матур әдәбиятта ничек кулланыла? 7) Мәгънәләрен нинди сүзлектән карап була?
Слайд 5
Нинди мәгънәдә кулланылганнар? Су эчеп була ,ә татар телен су кебек эчеп булмый. Күк (галәм) чиксез, түбәне күккә тигезеп булмый. Иптәшне күреп була, ә күңелен күреп булмый. Күчерелмә мәгънәдә кулланылганнар.
Слайд 6
Бер сүз белән алыштырып була. Су кебек эчү – яхшы , шәп белү. Сүзгә кесәгә кермәү- телгә оста булу. Түбә күккә тию- бик шатлану. Күңелне күрә белү- кәефен ачу.
Слайд 7
Фразеологик әйтелмәләрне бер сүз белән алыштырып була. < Күзгә-күз сөйләшү (икәү) Акка кара белән (яхшылап кара) > Тик утыру (эшләмәү) > < Эт белән мәче кебек (ачуланышу)
Слайд 8
Күгәрченнәр кебек(пар килү) Алтын куллы (оста) Колак салу (тыңлау)
Слайд 9
Нәтиҗә: Фразеологик әйтелмәләр (тотрыклы сүзтезмәләр)
Слайд 10
Исеңдә калдыр: Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә тотрыклы сүзтезмә дип атала. Алар бер мәгънә аңлаталар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар, сөйләмебезне матурлыйлар.
Слайд 11
Ирекле сүзтезмә Тотрыклы сүзтезмә борчак сибү >>> <<< җим сибү авызга су кабу >>> <<< алма кабу <<< ризык йоту ут йоту >>> <<< чикләвек вату баш вату >>>
Слайд 12
Әни миңа өй җыярга Кушып киткән иде дә... Ә мин йөрдем трай тибеп Көне буе биләмдә. (Марсель Галиев) Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен “Тотрыклы сүзтезмәләр сүзлеге “ннән карап була. Трай тибеп-эшсез йөрү.
Слайд 13
Әдәби әсәрләрдә фразеологик әйтелмәләр киң кулланыла. Әниемнең тел очын аңладым . Бертын сүзсез утырдык. Борчылалар әниләр, безнең язмышны кайгыртып, көне-төне ут йоталар . Күңел күзе белән безнең һәр адымыбызны күреп-белеп торалар. Әниемнең ни әйтергә теләвен күзеннән белдем . Әйтелмәләр сөйләмебезне матурлыйлар, кызыклы итәләр.
Слайд 14
Б и т к үр к е – к үз, Т е л к үрк е – с үз. ( Татар халык мәкале )
Слайд 16
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Нарисуем попугая цветными карандашами
3 загадки Солнечной системы
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Можно от Солнца уйти...
Осенняя паутина