Кардәш булмаган татар һәм инглиз телләрен чагыштырып укытуның әһәмияте
“Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”
Вложение | Размер |
---|---|
nauchno_-_issledovatelskaya_rabota.doc | 113 КБ |
Укучыларның III республика
фәнни-тикшеренү конференциясе
Секция:Сравнительное и сопостовительное языкознание
Фәнни -эш
Инглиз һәм татар телләренең
фонетика һәм грамматикасына өлешчә
чагыштырма анализ
Башкарды: Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы МБОУ ”Яңа – Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Гимадиева Р. Р. һәм
Садыкова З.А.
Җитәкчесе: шул ук мәктәпнең инглиз теле укытучысы Садыкова Г.Г.
2014 нче ел
Эчтәлек
I. Кереш. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары...................... 3
II. Төп өлеш:
Кардәш булмаган татар һәм инглиз телләрен чагыштырып укытуның әһәмияте. ..................................................................................................................5
Инглиз һәм татар телләрендә фонетик үзенчәлекләр..........................................6
Исем сүз төркеменә чагыштырма типологик анализ........................................................................................................................8
1)Исемнәрнең лексик-грамматик төркемнәрен чагыштыру.....................8
2) Сан категориясе ......................................................................................10
3) Род категориясе.......................................................................................11
4) Килеш категориясе..................................................................................11
5) Тартым категориясе................................................................................12
6) Исемнәрнең ясалышы............................................................................12
7) Исем җөмләләр........................................................................................13
III. Йомгаклау. .................................................................................................14
Кулланылган әдәбият ..........................................................................................15
Тикшеренү эшенең темасы: Инглиз һәм татар телләренең фонетика һәм грамматикасына өлешчә чагыштырма анализ
Фәнни эшнең яңалыгы: Беренче тапкыр буларак исем сүз төркеменең грамматик категорияләре чагыштырыла.
Теманың актуальлеге: инглиз һәм татар теленең грамматик категорияләрен чагыштырып өйрәнү татар телле укучыларга чит телне өйрәнүдә ярдәм итә.
Тикшерү объекты: Тел гыйлеменең бер тармагы буларак “Исем сүз төркеме”.
Тикшерү предметы: Исемнең грамматик категорияләре
Фәнни эшнең максаты:кардәш булмаган инглиз һәм татар телләрендә исем сүз төркеменең грамматик категорияләрен чагыштырып, өлешчә типологик планда тикшерү
Фәнни эшнең бурычлары:
1) кардәш булмаган татар һәм инглиз телендә исем сүз төркеменең грамматик категорияләре ачыклау;
2) ачыкланган категорияләр составына өлешчә чагыштырма анализ ясау;
3) тупланылган мәгълүмат белән эш итә белү (эзләнү эшләре алып бару, мәгълүмат туплау, аларны бер калыпка салу).
Фәнни эшнең гамәли әһәмияте: Чит телне өйрәнү нигездә рус телендә алып барыла, ләкин татар укучыларының барысы да диярлек рус телен камил белми. Шул сәбәпле кыенлыклар туа. Укучылар икеләтә эш башкарырга мәҗбүр булалар. Инглиз теле дәресләре татар теленә нигезләнеп, авазлар, грамматик категорияләр арасындагы охшашлык һәм аермалыклар чагыштырылып өйрәнелеп алып барылса, файдалы һәм уңайлы булыр иде. Бу сәбәп фәнни эшебезнең гамәли әһәмияте булып тора дип саныйбыз.
Тикшерү методлары: эвристик ысул , эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Кешеләр чит телне өйрәнә башлаган вакыттан бирле телләрне чагыштырып өйрәнү яшәп килә. Хәзерге тел белеме фәнендә шунысы бәхәссез: чит телне өйрәнгән вакытта телләр үзара катлаулы бәйләнешкә керәләр һәм чит телдәге күренешләр туган тел фонында кабул ителәләр.
Бер яктан караганда, инглиз теле җөмлә төзелеше, җөмләдә сүзләрнең килү тәртибе буенча рус теленә якын тора. Шуңа да дәресләр рус телендә алып барылса җайлырак шикелле. Ләкин татар телле укучыларның барысы да рус телен камил белми. Шунлыктан эш ике тапкыр башкарыла. Бу авырлыкларны истә тотып, чит телне өйрәнү - туган телебезгә нигезләнеп , атамаларны татарча әйтеп, дәресләрдә тел күренешләрен чагыштырып, охшашлык һәм аермалыкларны күзәтеп алып барылса, файдалы һәм нәтиҗәле булыр иде.
Төп өлеш
1.Кардәш булмаган татар һәм инглиз телләрен чагыштырып укытуның әһәмияте
“Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”
К. Насыйри
Бүгенге көндә инглиз телен өйрәнүнең әһәмияте көннән- көн арта барганда, Татарстан республикасы укучыларга чит телне камил өйрәнү өчен уңайлыклар һәм шартлар тудыра. Безнең мәктәбебездә дә укучыларга инглиз теле өйрәтелә, 2 нче сыйныфтан башлап, чит тел дәресләре укытыла, һәм алар өстәмә 1 сәгать түгәрәкләрдә дә шөгыльләнәләр. Чит телне өйрәнү катлаулы, ә татар телле укучылар өчен бу икеләтә авыр. Шуңа күрә чит телне, бу очракта инглиз телен, туган телебездә, татар теленә нигезләнеп өйрәнү аеруча әһәмиятле.
Икенче бер телне өйрәнгәндә, туган телнең йогынтысы зур булуына
танылган галим-методистлар И,С.Трубецкой, С.И.Бернштейн, Н.А.Бобровников, М.Х.Корбангалиев һ.б. да зур басым ясаганнар. К.Насыйри һәм М.Х.Корбангалиевлар икенче телне өйрәнүне үз телеңне өйрәнгәч кенә
башларга кирәк дип саныйлар.
Телләр өйрәнү методикасында чит тел буларак башка телне өйрәнүнең төрле ысуллары сыналган: табигый, катнаш, тәрҗемәи, грамматик, чагыштырма, аңлаешлы- практик, аудиовизуаль, аудио-лингваль һ.б.
Минем үз фикеремчә, инглиз телен татар мәктәпләрендә өйрәнгәндә
югарыда санап үтелгән ысулларның чагыштырма төрен куллану дөрес һәм уңышлы булыр иде. Бу метод укучыларда чит телне өйрәнүгә кызыксыну уяту белән беррәттән, телне актив үзләштерергә дә ярдәм итәр иде.
2. Инглиз һәм татар телләрендә фонетик үзенчәлекләр
Телләрне чагыштырып укыту алардагы аермалыкларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә. Әлеге эшне башкарганда, мәктәбебезнең 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрдек. Аларга “тел өйрәнү процессында инглиз һәм татар телләре грамматикасы арасында бәйләнеш күрәсезме” дигән сорау бирелде. Бу сораштыруда барысы 3 сыйныф арасыннан 23 укучы катнашты. 9 укучы – “әйе, күрәбез”, 10 укучы – “җавап бирергә кыенсынам”, 4 укучы “юк” дип җавап бирде.
Теләсә нинди телне өйрәнү фонетика - авазларны өйрәнүдән башлана. Тарихка күз салсак, татар һәм инглиз телләрен чагыштырып өйрәнү буенча беренче хезмәтләр 1985 елга карый. Әлеге эш Д. Х. Бакеева тарафыннан башкарылган һәм ул “Сопоставительная грамматика татарского и английского языков” дип атала. Д.Х.Бакеева үзенең хезмәтләрендә татар һәм инглиз телләренең фонетик төзелешен уку-укыту максатларыннан чыгып чагыштыра, сузыклар, тартыклар, сүз һәм фраза басымы, сөйләм ритмы һәм интонация арасындагы охшаш һәм аермалы якларны ачыклый .
Инглиз һәм татар телләренең аваз составын чагыштырып карасак, сузык һәм тартык авазлар арасында шактый охшаш авазлар табарга була. Мәсәлән, сузык авазлардан, үзенең артикуляцион һәм акустик билгеләре бенча, И , Е белән инглиз теленең [ i ], [e] авазлары тулысынча туры киләләр. Шулай ук татар теленең алгы рәт узыгы Ә белән һәм инглиз телендәге [æ ]сузыгы бик якын торалар. Тартык авазлар арасында үзенең ясалышы белән бик тә охшаш ирен –ирен авазы [w] бар, фарингаль тартык [h] , кече тел тартыгы авазларының әйтелешендә дә охшашлыклар бар.
Ә хәзер татар һәм инглиз телендәге әлеге охшаш авазларны күзәтеп китик:
[ә] авазы: әни, әти, әби, тәрәзә, мәктәп.
[æ ]: jam, ham, cat, apple, fat.
[ө] авазы: өй, көн, сөлге, көзге, төлке.
[ɜ: ]: тhirty,bird, thirteen, girl, shirt.
[ң] авазы: яңа,киң, яңгыр, сиңа, бәрәңге.
[ ŋ ]: long, morning, sing, song
[җ] авазы: җәй, җил, җим, җиләк, җимеш.
[ dʒ ]: Jam, juice, jump, jim, jeans.
[һ] авазы: һәм, һәр, һәйкәл, шәһәр.
[һ]: ham, hen, honey, hundred
Өйрәнә торган телнең әйтелеш системасын үзләштерү, билгеле булганча, авазларны кабул итү белән әйтеп карау нәтиҗәсендә ишетү һәм артикуляцияләү күнекмәләре булдыруга да бәйле. Шуңа күрә чагыштырма телләрдәге фонемаларның физиологик һәм акустик үзенчәлекләрен өйрәнү бик мөһим. “Авазлар чыннан да сүз эчендә һәм аннан тыш та яши, билгеле бер акустик һәм артикуляцион характеристикага ия,” – дип яза И.В.Баранников. Аның фикеренчә: “Чит телнең авазын дөрес куллану өчен, аны сүз составында да, аерым да ишетә һәм әйтә белергә кирәк” .
Беренчедән, инглиз теле специфик авазларга бай булса, икенчедән, бу телдә, татар теле белән чагыштырганда, сузык һәм тартык авазлар системасында аермалыклар күп. Укучыларның инглиз сүзләренең әйтелешен авыр үзләштерүе дә әлеге үзенчәлекләргә бәйле. Мәсәлән, төрки телләрдә сүз һәм иҗек башында 2 яки берничә тартык янәшә килә алмый, ә инглиз телендә алар шактый: square, spring, stopped, watched, asked. Татар телле укучылар ничек тә тартык арасында сузык өстәргә тырышалар һәм бу сүзнең әйтелешенең бозылуына китерә.
Сүзнең әйтелешендә басым да зур роль уйный. Татар телендә, басым соңгы иҗеккә төшә, рус телендә аның урыны үзгәрергә мөмкин һәм ул сузык авазга төшә. Ә инглиз телендә, басым беренче яки икенче иҗеккә төшеп, бу иҗекләр ачык һәм көчле итеп әйтелә. Кайбер сүзләр 2 басымлы да булырга мөмкин. Мәсьәлән, урман – урманнар, лес – леса, Egypt, England – Sahara, Korea; California, seventeen, situation.
3.Исем сүз төркеменә чагыштырма типологик анализ
Билгеле булганча, һәр сүз төркеме үзенчә төрләнә, һәм шуңа бәйле рәвештә, аларның һәркайсының үзенә хас грамматик категорияләре бар.Татар телендә грамматик категорияләргә иң бай сүз төркемнәренең берсе – исем. Исемгә килеш, тартым, сан категорияләре хас.
Исемнәрне мәгънәви яктан төркемләү.
Һәр ике телдә дә исемнәрнең лексик –грамматик төркемнәре охшаш һәм туры киләләр.
Исемнәр үз эчендә: 1) ялгызлык һәм уртаклык; 2) предметлыкны һәм матдәлекне белдергән; 3) җыймалыкны белдергән; 4) конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр кебек лексик-грамматик төркемнәргә бүленәләр. Шул ук вакытта бу бүленеш аерым төркемнәр арасында катгый чик куймый, төрле төркемнәр бер-берсенә керешергә дә мөмкин. Әйтик, конкрет мәгънәле исемнәргә предметлыкны белдергән сүзләр дә, матдәлекне белдергәннәре дә керә; уртаклык исемнәр төркеме калган өч төркемгә караган (конкрет һәм абстракт мәгънәле, предметлыкны һәм матдәлекне белдергән, җыйма) исемнәрне үз эченә ала һ.б.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Бер төрдән булган предметларның берсен генә аерып атый торган исем я л г ы з л ы к исем дип, бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем у р т а к л ы к исем
дип атала.
Инглиз теле белән чагыштырсак, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең ике телдә дә булуы һәм ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуын күрербез.
1)һәр ике телдә дә кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла: Булат, Айнур, Ләйлә, Jane, Kate, William
2)Илләр, шәһәр, район атамалары да зур хәрефтән башлана: Мәскәү, Самара, Саба районы, Moscow, Paris, Washington, France, Italy, China, Japan.
3) Географик атамалар, елга, күл, диңгез, океан исемнәре дә баш хәрефтән языла: Нил елгасы, Тын океан, Урал таулары, the Nile, the Volga, Himalayas.
4) Газета, журнал исемнәре дә ялгызлык исемнәргә керәләр. Татар теленнән аермалы буларак, куштырнаклар эченә алынмыйлар. The Times, “Ватаным Татарстан” газетасы, “Ялкын” журналы.
Морфологик яктан караганда өйрәнелә торган ике телдә дә ялгызлык исемнәр күплек санда килә алмыйлар. Аерым очракларда сан категориясе кушымчалары ялганса да, алар гади күплекне түгел, башка өстәмә мәгънәләрне белдерәләр.
Предметлыкны белдерә торган исемнәр. Аларга данә исәбе буенча санала торган предмет атамалары керә:
парта, өстәл, йорт, тәрәзә, эт, мәче
Desk, table, house, window, cat, dog
Матдәлекне белдергән исемнәр исә саналмыйлар, алар күбрәк азык-төлек исемнәрен белдерәләр.
он, тоз, май, су, ит, сөт
meat, butter, milk, water, tea, oil, wine, salt
Конкрет мәгънәле исемнәр. Конкрет мәгънәле исемнәргә затларны, предметларны, гомумән барлык чынбарлык күренешләрен белдергән исемнәр керә:
эшче, укучы, китап, өстәл, җил, яңгыр
Worker, pupil, book, wind
Абстракт мәгънәле исемнәр төрле абстракт төшенчәләрне, предметлаштырылган билге, эш-хәлләрне атыйлар:
акыл, белем, шатлык, зиһен, кайгы, газап
knowledge, happiness, kindness, friendship
Җыйма исемнәр. Бу төр исемнәр предметлар (затлар) җыелмасын, әйбер төрләрен яки зур пространствованы белдерәләр: Clothes, oils, French wines, fruits, the waters of the Atlantic ocean, the sands of the Sahara Desert.
Бәлки shoes, slippers, boots, glasses, trainers, trousers кебек сүзләрне дә бу категориягә кертеп булыр иде.
Исемнәргә хас сан категориясен дә чагыштырып өйрәнергә мөмкин. Инглиз телендә дә, татар телендә дә сан категориясе бар. Татар телендә исемнәргә күплек санда –лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчасы, инглиз телендә –s (-es) кушымчасы өстәлә.
boy-boys малай – малайлар
Татар телендәге кебек, берлек санда гына килүче исемнәр бар һәм аларга кушымчалар өстәлми:
butter, oil, water, wine
Алар күбрәк аш – су өлкәсенә карый.
Татар теленнән аермалы буларак, инглиз телендә бары тик күплек санда гына килүче сүзләр бар:
Инглиз телендә дә татар телендәге кебек, исемнәр җенес буенча аерылмыйлар. Шул сәбәпле, сүзләрне төрләндерергә, кушымчалар өстәп үзгәртергә дә кирәкми. Бу яктан караганда, телне өйрәнү җиңел, аермалыкны күрсәтү өчен бары кайбер сүзләр генә кулланыла: he, she, mother, father, aunt, uncle, actor, actress, husband, wife
Шунысы кызык - инглиз телендә, рус һәм татар телләреннән аермалы буларак, килеш төшенчәсе юк. Без күнеккән алты килеш (һәм берлек, күплек саннар) кушымчаларын өйрәнергә, алар белән төрләндереп торырга да кирәкми. Килеш мәгънәләрен бирү һәм аны чагылдыруның башка формалары кулланыла. Мәсьәлән, әйбернең, предметных иясен, кемнеке икәнен күрсәтә - Tom`s hat. Ул татар теленең иялек килешенә туры килә. Мәсәлән: Tom’s dog, farmer’s house, pupil’s bag, Kate’s doll
Томның эте, фермерның йорты, укучының сумкасы, Катяның курчагы
Бу сүзтезмәләрне татар теленә тәрҗемә иткәндә җиңел, сүз тәртибе дә үзгәрми. Кайбер очракларда, килеш кушымчасы төшеп тә калырга мөмкин. teacher’s table – укытучы өстәле
Иялекне шулай ук, of предлогы ярдәмендә күрсәтеп була.
the house of my friends, the dress of my sister
дом моих друзей, платье моей сестры
Бу очракта сүзтезмә рус теленә якын тора .
Юнәлешне белдерү өчен, татар телендә –ка/-кә –га/-гә кушымчаларын куллансак, инглиз телендә ул to бәйлеге белән туры килә.
I go to school. – Мин мәктәпкә барам.
They go to the forest.- Алар урманга баралар.
Урын-вакыт килеше кушымчалары –да/-дә -та/-тә, инглиз теленең in , on , at бәйлеге белән туры килә.
In summer Aizat lives in the country. He works in the garden and helps his grandpa on the farm.
Җәй көне Айзат авылда яши. Ул бакчада эшли һәм бабасына фермада булыша.
Татар телендәге төрләнеш белән чагыштырганда инглиз телендә төрләнеш җиңелрәк. Исемнәр үзгәрми, кушымчалар өстәлми.
Минем китабым My book
Синең китабың Your book
Аның китабы His/ her/ its book
Безнең китабыбыз Our book
Сезнең китабыгыз Your book
Аларның китаплары Their book
Татар телендә төрләнеш вакытында кушымчалар үзгәрү белән беррәттән, тамыр өлешендә авазларның чиратлашуын да күрәбез.
Чагыштырып карасак, сүз ясалыш ысулларында да охшашалыклар күрербез.
Татар телендә сүз ясагыч кушымча -чы/-че кушымчасы инглиз телендәге –er/ -or белән туры килә. Мәсьәлән:
writer, singer, cleaner, worker
Язучы, җырчы, җыештыручы, эшче
Инглиз телендә дә татар телендәге кебек сүзләрне кушу ысулы белән ясалган сүзләр бар. Bedroom, armchair, classmate, snowman, boyfriend cүзләре 2 сүздән тора.
Кыскартылма юл белән ясалган сүзләрне дә күзәтергә була. The USA, the UK, BBC, ets., phone, ad, box
Татар теленә исемнәрдән генә торган җөмләләр – атау җөмләләр хас. Ә инглиз телендә аерым бер сүздән (исемнән) генә торган җөмләләр юк. Мәсәлән, татар телендәге Көз. Төн. Салкын. кебек җөмләләр инглиз телендә It’s белән башланып әйтеләләр. It’s autumn. It’s night. It’s cold. Ел фасыллары, вакыт турындагы җөмләләр дә шушы тәртиптә башлана. It’s summer. It’s morning. It’s 7 o’clock.
Тикшеренү эшеннән күренгәнчә татар һәм инглиз телләре арасында охшаш һәм аермалы яклар шактый. Шулай да бу ике телне чагыштырып өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:
Кулланылган әдәбият
1. Бакеева Д.Х. Сопоставительная фонетика английского и татарского языков. – Казань: Изд-во КГУ, 1985.
2. Байрамова Л.К. Введение в контрастивную лингвистику. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1994.
3. Ирина Рабинович –Сравнение элементов фонетики и грамматики английского и татарского языков. – Казан: Мәгариф. 2008, №12.
4. Роза Санникова.- Использование национальной специфики английского и татарского языков в обучении. – Казан: Мәгариф. 2008, №5, №6
5. Ольга Рамазанова. -Роль родного языка в обучении иноязычной культуре. – Казан: Мәгариф, 2007, №5.
Весенние чудеса
Весёлые польки для детей
Рисуем "Осенний дождь"
Карты планет и спутников Солнечной системы
Твёрдое - мягкое