Укучым Г. Ришат туган авылыбыз Зур Сәрдек тарихы турында кызыклы гына мәгълүматлар табып язган.
Вложение | Размер |
---|---|
zur_srdek_avyly_tarikhy_-rishat.docx | 12.18 КБ |
Зур Сәрдек авылы тарихы
Зур Сәрдек авылы Татарстан республикасы Кукмара районының төньягында урнашкан. Авылның уртасыннан Сәрдек елгасы ага.
Сәрдек атамасының килеп чыгышы бик кызыклы. Кайбер галимнәр “сәрдек” сүзе чиста төрки сүз булырга тиеш, дип язалар. Шиһабетдин Мәрҗәни Сәрдек сүзенең килеп чыгышын “Сары тау”, “сары-дак-Сардык” мәгънәсендә бирә. Ә галим Г. Саттаров аны сәрдә үләне күп үскәнгә, шул исем белән аталган, дип фаразлый.
Зур Сәрдек авылына 1550-52 елларга кадәр нигез салынган булып, бу вакытта ул хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак авылы урынында булган.
Зур елгалар буенда яшәгән татар халкын, Явыз Иван, тимерчелек белән шөгыльләнсеннәр өчен, тагын куып җибәргән. Ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бабаларыбыз 1700 нче еллар тирәсендә Киров өлкәсенең Яңгул авылы урыныннан хәзерге Зур Сәрдек авылы урнашкан җиргә күченәләр.
Яңа урынга күчеп килгәч, моннан 300 ел чамасы ел элек, авылыбыз кешеләре мөселман динен ккабул итәләр. Ул вакытларда тау башлары калын урман белән капланган була. Агачларны таудан гына тәгәрәтеп төшереп, авыл халкы мәчетләр төзи.
Зур Сәрдек авылы районда гына түгел, республикабызда билгеле авыл, белемле һәм мәгърифәтле. 1912 елда авылыбызда беренче рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөгаллиме – Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй була.
Авылыбызда хәзерге вакытта зур гына өч катлы урта мәктәп, җиде кибет, ике аптека, фельдшер-акушерлык пункты, колхоз идарәсе һәм җирле үзидарә биналары, зур машина-трактор паркы эшләп ята. Менә быелгы уку елына өр-яңа “Әкият” балалар бакчасы ишекләрен ачты.
Авылыбыз көннән-көн яшәрә, матурлана.
Гарипов Ришат,
4-а сыйныфы, 2014 ел.
Как зима кончилась
Кто чем богат, тот тем и делится!
Как напиться обезьяне?
Заколдованная буква
Мороз Иванович