Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Дару үләннәренең кайберләре белән сезне таныштырып китәм.
Вложение | Размер |
---|---|
daru_lnnre.docx | 1011.66 КБ |
Проект эше.
Максат: дару үләннәрен танырга,аталышын белергә; үләннәрне куллану һәм дөрес җыю турында белемнәрне тулыландыру, үз сәламәтлегең турында кайгырту.
План
1.Дару үләннәрен кайчан куллана башлаганнар.
2.Безнең тирә-ягыбызда үсүче дару үләннәре.
3.Киптерү һөм саклау серләре.
4.Әбием киңәшләре.
5.Х.Халиков шигырьләре.
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар,аларга көч биргәннәр.Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр.
Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк.
Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар.
Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк. Автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Белмәгән үсемлекләрне җыюдан сакланырга. Агулы үсемлек булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасың икән,чәчәк аткан чорда җыярга кирәк. Яфракларын чәчәк атыр алдыннан. Ә тамырларын көз көне үсемлек шиңгәч җыялар.Үсемлекнең җир өсте өлешен көн коры булганда чәчәк ату чорында җыярга. Орлыкларын, җимешләрен тәмам өлгереп җиткәч җыеп киптерәләр.
Безнең тирә-ягыбызда үсә торган дару үләннәре
Көтүче сумкасы Сары мәтрүшкә Сукыр кычыткан
Сары мәтрүшкә(зверобой) – хайваннарны үтерми.ә сызлану барлыкка китерә. Зарарлы микробларны бетерә.Элекке заманнарда бу үләнне 99 чиргә дәва дип йөрткәннәр.
Көтүче сумкасының җимеше көтүчеләр асып йөри торган сумкага охшаган. Исеме шуннан килеп чыккан.Канны туктата, яраны төзәтә.
Сукыр кычыткан тынычландыргыч чара буларак кулланыла.Йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Зәңгәр мәтрүшкә Гөлбадран
Зәңгәр мәтрүшкә ютәлне баса. Сулыш юллары ялкынсынганда, баш авыртканда эчәләр.
Гөлбадран суалчаннарны куа. Ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый.
Каен җиләге Күкчәчәк
Каен җиләкләренең яфракларын һәм җиләген файдаланалар.Сусауны баса, ашкайнатуны яхшырта. Җиләк һәм яфрак төнәтмәләрен салкын тигәндә эчәләр.каен җиләкләре яфраклары төнәтмәсе кан басымын төшерә,кан тамырларын киңәйтә,хәл кертә.
Күкчәчәк чәен йөрәк авыртканда,бөер авыртканда эчәләр.Аппетитны яхшырта.төнәтмәне сулыш органнары авыртканда.баш авыртканда,температураны төшерү өчен кулланалар.
Канлут (чистотел) согы белән яраларны дәвалыйлар,сөялләрне бетерәләр. Самара шәһәрендә махсус хастахәнә бар. Анда канлут үләненнән ясалган дарулар белән тире авыруларын дәвалыйлар.
Бака яфрагы Тырнак гөл
Бака яфрагы кайнатмасы белән теш сызлаганда,теш уртлары ялкынсынганда авызны чайкыйлар. Пешекләнгән яфракларын үлекләгән урыннарга,яраланган урыннарга, сөялләргә ябалар.
Тырнак гөл кан чистарткыч,тынычландыргыч үзлекләргә ия.Кан басымын төшерә.Яраларны төзәтә.
Дару үләннәрен дөрес итеп әзерли дә белергә кирәк. Барлык дару үләннәрен дә чәчәк аткан чорда җыярлар. Җыйганнан соң караңгы,җиләс җирдә киптерергә. Кипкәннән соң бәйләп куярга яки савытларда сакларга кирәк.
Әбием киңәшләре.
1.Ашказаны авыртканда 1әр кашык кычыткан,бака яфрагы,сары мәтрүшкә,ромашка чәчәген 1литр кайнар суда пешерергә һәм 2сәг.җылы урында төнәтергә.1әр стаканлап,көн буена литр ярым эчәргә.
2.Үлекле ярага күкчәчәк файдалы. Күкчәчәкне кайнап торган суга салып кайнатып алырга,марляны шунда чылатып ,яраны бәйләргә.
3.Тузганактан сыгып алынган су белән көн саен ышкысаң сөял бетә.
4.Тән пешкәндә бака яфрагы орлыгының куе төнәтмәсен кулланырга.Ул болай ясала:1аш кашык орлыкны 0,5л кайнар суга салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз.20 минуттан соң тәнгә сөртегез.
Тәмле дә.файдалы да.
Тузганак яфрагы,кузгалак,суган кыягын юып турарга. Йомырка пешереп кушарга.Үсемлек мае белән болгатырга.
Хәкимҗан Халиков шигырьләре
Мәтрүшкә Әрем
Мин-мәтрүшкә,тыйнакмын Мин, гап-гади әче әрем,
Зәңгәр чәчәк атамын Зәңгәр чәчәк атамын.
.Җанга,тәнгә ләззәт биреп, Әллә ни искитәрлек җирем
Хуш исләр таратамын. Юктыр инде.Шулай да
Дәвалыймын ютәлләрне әйтим әле: дәвалыймын
татлы хуш исем белән Йокысызлык чирләрен,
.Авырудан арынуның Ашказанын ...
мең төрле серен беләм. Бетерәмен хәтерсезлек чирләрен.
Бака үләне Песи үләне
Исемем сәер булса да Кинәт кенә.көтмәгәндә
Мине бик хөрмәтлиләр. Авыртып китсә йөрәк.
Киселсә дә,канаса да Авыртудан дәваларга
Иң әйбәт дару диләр. Песи үләне кирәк.
Мин нәрсәләрдән файдаландым.
1. Миргалим Харисов төзегән “Дару үсемлекләре” китабы.
2.Газета материаллары.
3.Интернеттан алган мәгълумат.
4. Хәкимҗан Халиков шигырләре.
Выбери путь
Разлука
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Простые летающие модели из бумаги
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?