"Бал кортлары - файдалы бөҗәкләр" дип аталган проект эше белән Нәгыймова Нуридә район күләмендә үткәрелгән фәнни-практик конференциядә катнашты.
Вложение | Размер |
---|---|
bal_kortlary_-_faydaly_bozhklr.ppt | 2.76 МБ |
Слайд 1
Могҗиза безнең янәшәбездә генә...Слайд 5
Минем уйлавымча, бал кортларының кеше тормышында роле бик зур, ә бал кортлары җитештергән продуклар медицинада киң кулланылыш таба.
Слайд 7
Умартачылык продуктлары Бал Прополис Перга (чәчәк серкәсе) Корт агуы Балавыз
Слайд 8
Медицинада бал – вирусларга каршы көрәшүе белән аерылып тора; – киселү, пешү, җәрәхәт төзәлүне берничә тапкыр тизләтә; – физик көчне, спорттагы нәтиҗәлелекне, эшчәнлекне арттыра; – кайнар сөт белән эчкәндә ул борын томавын, ютәлне бетерә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта; – иммунитетны ныгыта; – организмда кальций тота, тукымалар ялкынсынуын дәвалый.
Слайд 9
Прополис Прополис – бик көчле антибиотик, ул бал кортлары тарафыннан агачтан җыелган бальзам һәм с у м а л а.
Слайд 10
Перга (чәчәк серкәсе ) Кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Ул кандагы эритроцитларны һәм гемоглобины арттыра. Ул – биологик стимулятор.
Слайд 11
Корт агуы Корт агуы кеше организмында инфекция ләргә карата иммунитет туплый, буыннар сызлаудан файдалы .
Слайд 12
Балавыз Анда кишергә караганда 400 тапкыр артык А витамины бар. Анда рахитка каршы торучан матдә бар, ул үт бүленеп чыгуны яхшырта.
Слайд 13
Бал кортларын өстәмә тукландыру һәм аның нәтиҗәләре Тукландыру төре. Бу оя җәй буена күпме бал бирде. Бал белән генә тукланган оя 29 кг бал бирде Шикәр комы + 20% сыер сөте кушып ясалган сироп белән тукландырылган оя 30 кг бал бирде Шикәр комы + су салып ясалган сироп белән тукландырылган оя. 15 кг бал бирде
Слайд 14
Бал кортлары – яхшы синоптиклар.
Слайд 15
Бабай, абый һәм мин җәй көне бал кортларын күзәтү эше алып бардык, нәтиҗәләрен таблицага тутырдык .
Слайд 16
Число. Бал кортларының үз-үзен тотышы. Явым-төшем Һава температурасы 1 июль Бал кортлары ояларыннан чыктылар һәм бердәм булып бал җыярга очып киттеләр. Явым-төшем булмады. +30 градус 2 июль Кортлар ояларыннан чыккач, ояның стенасына кундылар. Кич белән дә очышны иртә туктаттылар. Җилсез эссе көн булды. +35 градус 3 июль Кортлар иртәдән үк очмадылар. Ояларында утырдылар. Гүләделәр, шаулаштылар. Яшенле яңгыр булды. +33 градус 5 июль Көн сүрән булса да, бал кортлары көнозын очышта булдылар. Явым-төшем булмады. +35 градус 6 июль Бал кортлары көнозын бердәм булып очыш ясадылар. Явым-төшем булмады. +34 градус 8 июль Бал кортлары иртәдән үк ояларыннан чыкмадылар. Көнозын ояларында гүләшеп, шаулашып утырдылар. Яңгыр яуды. +33 градус
Слайд 17
9 июль Күк йөзен болытлар каплаган булса да, бал кортлары бердәм очышта булдылар. Яңгырсыз көн +35 градус 11 июль Бал кортлары көне буе очышта булдылар. Яңгырсыз көн +36 градус 12 июль Бал кортлары иртәдән очтылыр, ләкин очыштан бик иртә кайттылар. Яңгыр булмады +37 градус 13 июль Бал кортлары очыш ясамадылар. Ояларында шаулашып, гүләшеп тордылар. Яшенле яңгыр булды. +34 градус 15 июль Бал кортлары иртәдән ояларыннан чыктылар, ләкин оя стенасына сырдылар. Бердәм очышка соңрак киттеләр. Җилсез эссе көн булды. +36 градус
Слайд 18
18 июль Бал кортлары иртәдән очышта булдылар. Бердәм очтылар. Яңгырсыз аяз көн булды. +36 градус 22 июль Бал кортлары иртәдән ояларыннан чыкмадылар. Көнозын ояларында шаулашып, гүләшеп тордылар. Яңгыр яуды +35 градус 25 июль Бал кортлары ояларыннан чыккач, оя стенасын сырдылар. аннары гына бал җыярга киттеләр. Көн бик эссе булды, әз генә җил дә булмады. +37 градус 28 июль Бал кортлары очыштан иртә кайттылар. Кичкә таба көн бозылды, болытлады. Төнлә яңгыр яуды. +34 градус 29 июль Бал кортлары иртәдән очмадылар. Ояларында шаулашып утырдылар. Яшенле яңгыр булды. +36 градус 31 июль Бал кортларының бердәм очышы булды. Яңгырсыз аяз көн булды. +37 градус.
Слайд 19
Күзәтү нәтиҗәләре - Яңгырлы көнне бал кортлары ояларыннан чыкмыйлар; - Көн аяз булган очракта да, бал кортлары ояларыннан чыкмыйлар икән, димәк көн бозылачак, 6-8 сәгатьтән яңгыр явачак; - Әгәр бал кортлары очыштан иртә кайталар икән, димәк иртәгә яңгыр явачак; - Көн болытлы булып та, кортлар иртәдән бердәм очсалар, көн ачылачак, аяз булачак; - Әгәр җәй көне кортлар ояларыннан чыккач оя стенасына сыралар икән, димәк җилсез бик эссе көн булачак;
Слайд 20
Бизнес - план Бер оя бал кортлары гаиләсе алу күпмегә төшә? Умарта оясы – 2 мең сум. Көчле бал кортлары гаиләсе – 5 мең сум. Кирәк-ярак – 700 сум. Кәрәз тарттырылган 10 рама – 100 сум. Барлыгы – 7 мең 800 сум.
Слайд 21
10 бал кортлары гаиләсе алсаң – 78 мең сум. Бал аерткыч (медогонка) - 3 мең сум. Барлыгы - 81 мең сум.
Слайд 22
10 оядан көтелгән табыш: 10 оя *30 кг бал = 300 кг бал*280 сум=84 мең сум. Прополис, чәчәк серкәсе, умарта агуы, балавыз сатып - 10 мең сум. Барлыгы 94 мең сумлык табыш алып була. Табыш: 94 мең-81 мең=13 мең сум.
Слайд 23
Умартачылык нәрсәсе белән җайлы * Умартачылык – сезонлы эш. * Тиешле шартлар тудырсаң, бал кортлары балны кеше катнашыннан башка җитештерәләр. * Умартачылык белән олы яшьтәге кешеләр дә, яшьләр дә шөгыльләнә ала.
Слайд 24
Бал кортларының әһәмияте Бал кортлары табигать тудырган могҗизаларның берсе дип уйлыйм. Алар бик уңганнар, чисталар, төгәлләр. Бу бөҗәкләр – кыйммәтле азык-төлек, диетик, дәвалау продуктлары эшләп чыгаручы җан ияләре. Алар бик күп авыруларга дәва бирә торган продукцияләр җитештерәләр. Бал кортлары җитештергән продуктлар кеше тормышында бик актуаль һәм мөһим.
Слайд 25
Йомгаклау Бу тема буенча эшләгәндә мин күп китаплар укыдым, интернеттан күп мәгълүмат тупладым. Нәтиҗәдә бу сихри бөҗәк турында бик күп нәрсәләр белдем. Алган мәгълүматларым миндә бал кортларына карата булган кызыксынуымны, аларга булган хөрмәтемне тагын да арттырды. Мин аларны күзәтүдән туктамаячакмын. Үскәч абый белән икәү бабайның яраткан шөгылен дәвам итәргә телибез. Умарта ояларының санын да арттырачакбыз. Бик тиздән бал кортларының кышкы йокыдан уяныр вакытлары җитә, түземсезлек белән көтеп торабыз.
Слайд 26
Ясаган нәтиҗәм * Мин бал кортларын күзәтеп шуны аңладым, бал кортлары – ул бал алу гына түгел, ул сәламәтлек тә, ул иҗади кызыксыну да әле. * Бал кортлары бик тырыш бөҗәкләр: иртә таңнан алып кичкә кадәр тырышып эшлиләр. * Алар - «синоптиклар» да, ягъни безгә һава торышын алдан әйтеп торучылар. * Бал кортлары - табигать тудырган могҗиза .
Слайд 27
Минем проектымның кирәклеге Минем бу эшемне әйләнә-тирә дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда кулланырга була. Үземнең күзәтү эшем белән абыйда да кызыксыну уяттым, ул да иртүк торуга бакчага бал кортларын карарга йөгерде. Проектым ахырына миндә бу темага карата кызыксыну бетмәгән, ә киресенчә арткан гына икән, димәк, минем проектым уңышлы килеп чыккан була.
Слайд 28
Минем дусларым бал һәм аның файдасы турында тагы да күбрәк белсеннәр өчен, китапчык эшләргә булдым, аңа “Бал һәм синең сәламәтлегең” дип исем бирдем.
Слайд 29
«Бал һәм синең сәламәтлегең» (Файдалы киңәшләр) Танылган врач Авиценна бал ашарга кушкан. Бал гомерне озынайта, фикерләүне арттыра, баш миенең эшчәнлеген арттыра.Әлеге продукт күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелгән, тикшерелгән. Галимнәр бик күп чирләрдән бал белән дәваланырга мөмкинлекне ачыклаганнар. Борынгыдан бар авырудан да дәва дип саналган бал антибактериаль, бактерицид, ялкынсыну һәм аллергияне, пешкән җирләрне, яраларны дәвалый торган сыйфатларга ия. Салкын тиюдән бал белән дәвалану . Салкын тиюдән дәвалану өчен бал алыштыргысыз матдә . 1. Йөткергәндә кура җиләге согы белән балны бергә катыштырып кулланырга кирәк. 2. Салкын тигәндә миләш һәм гөлҗимеш төнәтмәләен бал белән эчәргә кирәк. 1/2 стакан миләш,1/2 стакан гөлҗимешне 10 минут кайнатырга,сөзәргә. Сканның 1/3 төнәтмәне салырга ,1 аш калагы бал һәм сөт белән тутырып бетерергә. Көнгә 2-3 тапкыр эчәргә ). 6. Бронхит авыруыннан врачлар түбәндәге эчемлекне эчәргә кушалар. 4 өлеш әче торма согына 1 өлеш бал салып кулланырга. 7. Т емператур а югары булганда . Р омашк аны чәй кебек пешерергә , (1 аш калагы ромашк а чәчәгенә 1 стакан кайнаган су салырга ), һәм берничә минут төнәтергә . Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр , бер стаканга 1 аш кашыгы бал салып эчәргә.
Слайд 30
3. Гаймориттан пипетка ярдәмендә балны борын куышлыгына тамызырга (алоэ я каланхоэ согы белән катыштырып). 4. Салкын тиюдән 1 стакан баланны 1 литр кайнаган суга салырга, 10 – 15 минут сүрән утта кайнатырга, 1 – 1,5 сәгать суытырга, сөзәргә. 3 аш калагы бал салып болгатырга һәм көнгә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. 5.Салкын тиюдән клюквы согын бал белән катнаштырып көнгә 2-3 тапкыр 40 – 50 мл эчәргә. 8. Чистартылган сарымсакны вак угычта уарга , 1:1 исәбеннән бал белән бутарга һәм йоклар алдыннан 1 аш калагы яки көнгә ике тапкыр 1 чәй калагы җылы су белән эчәргә. 9. 1 аш калагы юкә чәчәгенә 1 стакан кайнаган су салырга. Азрак суынгач төнәтмәне сөзәргә, 1 аш калагы бал болгатырга.Йоклар алдыннан эчәргә.
Слайд 31
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Невидимое письмо
Рисуем осенние листья
Хитрость Дидоны
Никто меня не любит
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды