«Урман – ул табигый байлык» темасына эзләнү проекты.
Проектны эчтәлеге
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_urman_-_ul_tabigyy_baylyk.docx | 33.02 КБ |
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Урман – ул табигый байлык»
темасына эзләнү проекты
Эшләде: Гыйлманов Раил Румил улы,
Апас муниципаль районы,
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбененң
10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Шәйдуллина Гөлназ Фәрит кызы,
югары квалификация категорияле
химия һәм биология укытучысы
2014-2015 нче уку елы
Эчтәлек
Кереш
Минем уйланулар. Мин табигать баласы. Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Агачлар яшеллек һәм чиста һава чыганагы. Әгәр синең яшәү урының урманга якын икән, бу зур бәхет. Минем авылым урманга якын урында урнашкан. Халык телендә “Кара урман” дип йөртелә. Урман эчендә матур алан да бар. Ул “Айсалан” аланы. Бу урманның әһәмияте бик зур.Мәсәлән, кешеләр өчен ял итү урыны, даруханә, җылылык, төзү материалы чыганагы, үсемлекләр, хайваннар өчен йорт. Урман - ул һаваны, сулыкларны, туфракны саклаучы, сулый торган һавабызны чистартап, фильтырлаучы. Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Урманда тузан юк, чөнки бер гектар чыршы елына 32 тонна «тузан йота». Нарат шул ук мәйданда 36 тонна тузанны юк итә.
Безнең авылга якын булган урман, Кайбыч урман хуҗалыгының Урта Балтай авылындагы бүлекчәсе карамагында. Мин бу проектны эшли башлаганчы урман хуҗалыгы хезмәткәләре белән элемтәгә кердем. Урманның экологик халәте, флора һәм фаунасы белән таныштым. Сирәгәеп барган агачлар, хайваннар, кошлар турында белешмә алдым. Кешеләр тарафыннан нинди ярдәм кирәк булуын ачыкладым.
Проблема
Урманда һәр нәрсә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, урман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Сирәгәеп баручы агачлар, кошлар да мине уйлануга этәрә. Бу агачлар, үсемлекләр, кошлар һәм җәнлекләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч яный! Юкка чыгулары бар! Урманда учак ягу, чүп –чарлар калдыру да урманнарны югалтуга китерә. Ә кем урманнарны сакларга һәм аны үстерергә тиеш? Киләчәк турында кем уйлый? Әлбәттә, без кешеләр! Урман – тиңсез хәзинә!
Проектның девизы:
Уманнар күп, ләкин кисмә.
Урманнарны – сакла син.
Урманнар бетәр - утырт яңаларын.
Киләчәк турында уйла син!
Проектның максаты:
- урманның экологик проблемасы белән танышу; сирәгәеп барган агачлар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнү; өлкәннәрне дә бу эшкә җәлеп итү;
- укучыларның тәҗрибәләр һәм биологик күзәтүләр ярдәмендә белемнәрен камилләштерү һәм иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү;
- үзебезне чорнап алган тирәлеккә, табигый байлыкка, урманнарга, агачларга сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар:
Проектның төре:
информацион танып белү, иҗади эзләнү.
Проектны тормышка ашыру: ел дәвамында ( 2014-2015 уку елы).
Проектта катнашалар: укытучылар коллективы, 1- 11 сыйныф укучылары, ата-аналар, авыл халкы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.
Проектны тормышка ашыру формалары һәм методлары:
Проектны тормышка ашыру этаплары:
1 этап - аналитик (сентябрь)
Этапның бурычы: ситуацияне анализлау; алга куйган бурычны тормышка ашыру планын төзү, укучыларда, кешеләрдә табигатьне ярату һәм аны саклау хисе уяту.
2 этап – оештыру (октябрь-ноябрь)
Этапның бурычы: мәктәптә экологик мөһит тудыру. Ата-аналарны инновацион режимда киләчәк эшкә тарту. Экологик белем планы ярдәмендә экологик акцияләр үткәрү.
3 этап – практик эшчәнлек (декабрь-август)
Этапның бурычы: Экологик акцияләр ярдәмендә авыл халкын, ата - аналарны, укытучыларны һәм укучыларны урманнарны саклау эшчәнлегенә тарту.
4 этап - йомгаклау, нәтиҗәләр ясау (сентябрь, 2015 ел)
Этапның бурычы: эшчәнлеккә гомуми нәтиҗәләр ясау.
Төп өлеш
1нче этап (сентябрь). Этапның бурычы: Проектның планын төзү. Кешеләр белән аралашу. Сораштыру яки анкета үткәрү (мәктәптә һәм авыл кешеләре арасында).
Анкета сораулары:
1. Син урманга еш барасыңмы? (әйе яки юк)
2. Урманга ни өчен барасың? (җаваплар алына)
3. Урман эшчәнлегенә катнашканың бармы? (җаваплар алына)
Мәктәптә катнаштылар: Укучылар (1-11 сыйныфлар) , укытучылар – 20, хезмәткәрләр – 4. Авыл халкы- 40 кеше.
Анкета сораулары | Җаваплпр | ||
Укучылар | Укытучылар, хезмәткәрләр | Авыл халкы | |
Син урманга еш барасыңмы? | “Әйе” – 68%, “Юк”- 32% | “Әйе”- 75%, “Юк” -25% | “Әйе”- 85%, “Юк” -15% |
Урманга ни өчен барасың? | җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга - 40% кошлар сайравын тыңларга- 3% дару үләннәре җыярга – 5% саф һава суларга – 2% ял итәргә – 45% флора һәм фаунасы белән танышырга – 5% | җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга - 45% кошлар сайравын тыңларга- 5% дару үләннәре җыярга – 10% саф һава суларга – 4% ял итәргә – 30% утын җыярга – 6% | җиләк, чикләвек җыярга, гөмбә - 52% кошлар сайравын тыңларга- 4% дару үләннәре җыярга – 10% саф һава суларга – 4% ял итәргә – 20% утын җыярга – 10% |
Урман эшчәнлегенә катнашканың бармы? | “Әйе” – 20%, “Юк”- 80% | “Әйе” – 30%, “Юк”- 70% | “Әйе” – 45%, “Юк”- 65% |
Нәтиҗә. Кешеләр урманны күп очракта ял итү урыны һәм җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга файдаланалар. Ә урманны кем үстерә, кем агачлар утырта, кем чүп-чардан арындыра? Димэк, кешеләрне урманнарны үстерергә, кошлар һәм хайваннар дөньясын сакларга, агачлар утыртуда һәм урманнарны чистарту эшләрендә актив катнашырга өндргә кирәк.
2 этап – оештыру (октябрь-ноябрь)
Этапның бурычы:
Мәктәптә экологик мөһит тудыру.
Ата-аналарны инновацион режимда киләчәк эшкә тарту.
Экологик белем планы ярдәмендә экологик акцияләр үткәрү.
Урманның авылга якын өлешендә Айсалан аланы бар. Урманга барган һәр кеше бу аланда туктап ял итә. Урманның аланга якын өлеше бик зур югалтулар кичерә. Аеруча яз, жэй, көз айларында, ягъни 9 ай яки 270 кон эчендә бу алан һәм алан тирәсендәге урманга көн саен кунаклар килеп тора.
Яз көне
|
|
Җәй көне
|
|
Көз көне
|
|
Кыш көне | Кышын урман ял итә. Урманда эшләүче эшчеләр генә тиешле эш алып баралар. |
Укучыларны, укытучыларны һәм авыл халкын урман белән бәйле мөһим фактлар белән таныштыру һәм проект эшенә тарту.
1. Статистика мәгълүматлары буенча:
Чикләвек агачы 10-15 елдан соң җимеш бирә.
Имән 40-60 елдан соң чикләвек бирә, ә 100-300 елдан чын имән була.
2. Түбәндәге саннарга игътибар итик эле.
1 көнгә - 8 кеше
1 айга - 240 кеше
1 елга - 1880 кеше
10 елга - 28800 кеше
20 елга - 57600 кеше
Ә хәзер уйлап карыйк әле. Димәк, урманга куркыныч яный түгелме соң? Исәпләүләр буенча:
1 кеше урманда - эз калдыра
10 кеше - сукмак сала
1000 кеше - ачыклык яки алан хасил итә, юллар сала. Урман таптала, яшь агачлар сына.
Шагыйрь- сәяхәтче М. Пришвин болай язып калдырган: “Кайбер урманнарга куркыныч яный, кеше кулы белән түгел, ә кеше аяклары белән”
3. Статистика мәгълүматлары буенча түбәндәге саннар да мине нык уйландыра. ( Бу саннарны плакат итеп ясап, урман кырыена урнаштырып куйдык).
Кешеләр тарафыннан атылган чүп-чарларның җир өслегендә саклану вакыты:
1. Кәгазь – 2 ел.
2. Калай кисәкләре, консерва банкалары-30 ел.
3. Полиэтилен пакетлар- 200 ел.
4. Пыяла – 1000 ел.
5. Учак яккан урынга чирәм – 5-7 елдан соң гына үсә.
1 см уңдырышлы туфрак ясалу өчен - 100-300 ел.
Урманнар кеше тарафыннан гына түгел, ә табигать тарафыннан да зур югалту кичерәләр. Без Татарстан республикасында яшибез. 2010 елда күп кенә урманнарыбыз янгыннан зыян күрде. Кызганычка каршы, безнең район урманнары да бу афәттән читтә калмады. Туфракның торф черемәсенә бай булуы, һава торышының эссе торуы янгыннар килеп чыгуга сәбәп булды. Шулай ук, соңгы еллардагы кырыс кышлар яшь агач үсентеләренә зур зыян салдылар.
3 этап – практик эшчәнлек (декабрь - август)
Этапның бурычы: Экологик акцияләр ярдәмендә авыл халкын, ата - аналарны, укытучыларны һәм укучыларны урманнарны саклау эшчәнлегенә тарту.
Проектта түбәндәге эшләр тәгъдим ителә.
1. Агач утырт акциясендә актив катнашу. (Яз һәм көз айларында). Быел көз көне мәктәп яны тирәсенә һәм авыл кырыйларына агачлар утыртуда катнаштык. Яз көне урман хуҗалыгына агачлар утыртуда катнашырга җыенабыз. Үзебезгә шефлык итәргә яңа урман полосасы бирәчәкләрен белдерделәр. Бу урын, урманның авылга якын җирендә урнашкан. Әлбәттә, бу эшне мин үземнең сыйныфташларым, укутучым Гөлназ Фәрит кызы һәм сыйныф җитәкчебез Разия Сөнгатулла кызы җитәкчелегендә башкарырга җыенам.
2. Орлык (имән чикләвеге) җыюда катнашу. Дәресләрдән сон, сыйныфташлар белән урманга имән чикләвеге җыярга бардык. 5 көн эчендә 4 укучы 330 кг чикләвек җыеп тапшырдык. 1 кг 4 сумнан, димәк без 330 кг чикләвеккә 1320 сум акча эшләдек. 1 кешегә 330 сум. Без акча өчен эшләмәдек, урман хуҗалыгына булыштык. Ләкин, акча алгач та күңелле булып китте. Үзебез белән бергә башка сыйныф укучыларын да алып бардык. Укучылар тарафыннан 640 кг имән чикләвеге җыелды. Авылдагы пенсионер абый һәм апаларны да бу эшкә өндәдек. Алар да бик теләп катнаштылар. 1 кг чикләвеккә якынча 110-115 данә чикләвек керә. Шуның 30% гына яралгы бирсәдә, 33 данә имән агачының яралгысы була дигән сүз.
3. Тәҗрибә уртаклашу. Укытучым Гөлназ Фәрит кызы һәм берничә эшче төркемдәге сыйныфташларым белән Кайбыч урман хуҗалыгының Урта Балтай авылындагы бүлекчәсенә сәяхәткә бардык. Аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Яшь үсентеләрне үстерә торган питомникта булдык. Имән, каен, усак, чыршы, нарат, юкә үсентеләрен безгә дә биреп җибәрделәр. Без аларны алып кайтып мәктәп янына утырттык. Мунча себеркесе ясарга да өйрәндек. Үзебез дз ясап карадык. Бер елга утрача1000 пар мунча себеркесе ясап саталар, аеруча яз һәм җәй айларында.
Тәҗрибәләр өстендә эш.
Имән, каен, усак, чыршы, нарат, юкә агачларының орлыкларын да алып кайттык.
Проектны тормышка ашыру максатыннан, ящикларга көзенән урман туфраклары алып калдык. Бу ящикларга гыйнвар аенда, урман хуҗалыгыннан алып кайткан агач орлыкларын утыртырттык. Һәр төр орлык аерым ящикларга санап утыртылды. 30 данә - имән, 20данә - нарат, 18 данә - чыршы, 24 данә - каен, 15 данә – юкә. Дәфтәр башланды. Һәркөн күзүтүләрне язып барабыз. Хыялыбыз бу орлыклардан агач үсентеләре үстерү. Аларны мәктәп янына, авылга утырту. Киләчәктә урман хуҗалыгына да үсентеләр үстереп бирү.
4. “Иң матур оя” “Иң уңайлы җимлек” конкурсы оештыру. Декабрь аенда һәр укучыга кошларга җимлекләр һәм сыерчык оясы ясап килергә тәгъдим ителде. Мәктәптә технология дәресләрендә дә кошларга җимлекләр һәм сыерчык оялары ясалды. Әтиләрне һәм авылдагы ир – атларны да бу файдалы эштә актив катнаштыларга чакырдык.
Нәтиҗәсе. Бу эштә авылдан 22 ир кеше (аеруча пенсия яшендәге абыйлар), Морзалар урта мәктәбенең 98 укучысы һәм 4 ир укытучысы актив катнаштылар. Барлыгы - 124 кеше катнашты. 54 данә- кошларга җимлек һәм 104 данә сыерчык оясы ясалды. 54 данә җимлекнең 24 данәсе мәктәп янындагы агачларга эленде, 30 данәсе урмандагы агачларга куелды. Җимлекләргә җимнәр (азык) салынды (икмәк, терлек майлары, вакланган ипиләр һ.б.). Мәктәп янындагы агачларга куелган җимлекләргә җимнәрне һәр сыйныф үзе тулыландырып тора. Урмандагы җимлекләргә азыкны урман хезмәткәрләре, авыл халкы бирә.
Һәр елны яз көне агачларга сыерчык ояларын кую эше дә актив бара. Авылда да бу эшне оештырсак, кошлар өчен бик файдалы булыр иде. Быел язда килә торган сыерчыкларга 104 данә оябыз әзер инде. Март ахырында без аларны агачларга куярбыз. 20 данәсен мәктәп янына, ә 84 данәсен урман хуҗалыгына тапшырдык инде. Алар безгә бик рәхмәтле.
5. Көз һәм яз айларында урман өмәсенә катнашуны оештыру. Көз көне дәресләрдән соң, урманчы белән берлектә көзге өмәдә катнаштык. Корыган агачларны җыйдык, аларны урман кырыена ташыдык; яшь үсентеләрне чүп үләннәренән аердык, төпләрен йомшарттык.
4 этап - йомгаклау, нәтиҗәләр ясау (сентябрь, 2015 ел)
Этапның бурычы: эшчәнлеккә гомуми нәтиҗәләр ясау.
Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә булыр дип көтелә.
Бу проект 1 елга төзелде (2014-2015 нче уку елы). Проектны 10 нчы сыйныф укучысы, уку алдынгысы - Гыйлманов Раил эшләде. Проектны тормышка ашыруда 1-11 сыйныф укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр һәм авыл халкы катнаштылар.
Проектның әһәмияте:
- укучының иҗади сәләтен ачу;
- кешеләр белән аралашырга өйрәнү;
- проектны тормышка ашыруда эшче төркем төзү һәм алар белән тыгыз эшчәнлек алып бару;
- тапшырылган эшкә җаваплы карау һәм югары дәрәҗәдә башкарып чыгу;
- урман экологиясе буенча белемнәрне арттыру, флора һәм фаунасын ныклап өйрәнү;
- кешеләрне урманнарны сакларга, агачларны кисмәскә һәм утыртуда үзебездән зур өлеш кертергә чакыру.
Йомгаклау сүзе
Бу проектка мәктәптә укучылар, укытучылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл халкы(аеруча өлкәннәре) тарафыннан да югары бәя бирелде. Алар анкета сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Җимлекләр, кошларга оя ясаудада бик теләп катнаштылар. Мин уйлыйм, яз көне бергәләп урман өмәсенәдә һәм агачлар утыртуда да актив катнашырбыз дип. Бу проектның киләчәге өметле һәм 1 еллык кына түгел, ә дәвамлы булыр. “Кара урман” шаулап торыр, ә “Айсалан” аланында матур ял итү мәйданчыгы да калкып чыгар. Минем әтием мәктәптә технология укытучысы, аның белән берлектә матур утыргычлар, өстәлләр ясап, кешеләрне шатландырсак иде. Ә бусы минем хыял.
Кадерле Апаслылар! Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы. Әйдәгез аларны саклауда, яклауда, утыртуда үзебездән зур өлеш кертергә торышыйк. Без дә үзебезнең «яшел дустыбыз» – урманга хуҗаларча мөнәсәбәттә булсак иде.
Урман! Җирне төргән яшел юрган.
Без исәнбез, чөнки син исән.
Синең шауны тыңлап кемнәр туйган,
Без нишләрбез, әгәр син бетсәң?!
Кулланылган әдәбият
1. Бобров Р. В. Зелёный патруль. – М.: Просвещение, 1984
2. Куликова Г. В. Юному лесоводу. – М.: Россельхозиздат, 1987
3. Петин А. Н., Новых Л. Л. Основы экологии и природопользования. – М.: Московский университет, 2004
4. Урман хуҗалыгыннан алган мәгълүматлар.
5. Фотоматериаллар (Гыйлманов Раил туплады).
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Карандаши в пакете
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Будьте как солнце!
Солнечная система. Взгляд со стороны