Укучыларның шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 19.43 КБ |
Чана шуганда
Ап-ак карның өсләреннән,
Балалар чана шуа.
Рәсим дә чыкты урамга
Аның күңеле шунда.
Менә Рәсим тауга менә
Чанасын өстерәгән.
Үзе менә, үзе көлә
Ә үзе әлсерәгән.
Авырмы әллә чанаң, дисәң
Бер дә авыр түгел, ди.
Төшәсе бик җиңел дә
Менәсе бик авыр, ди.
Үсеп җиткәч мин чананы
Алтын төскә буярмын.
Тауга үзе менсен өчен
Аңа матор куярмын.
Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем
мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Вәлиуллин Рәсим шигыре
Сугыш
Әтиемнең бабасы
Сугышта булган
Автоматы белән ул
Фашистны куган.
Үлемнәрне дә
Бик күп күргән ул
Салкын окопларда
Кунып йөргән ул.
Алар күргәнне
Күрсәм идә төштә
Куркып уянам
Тынычланмыйм һич тә.
Каты сугышлар
Булмасын бүтән
Кояш гел көлеп
Карасын күктән.
Тукай турында
Төштә Тукайны күрдем,
Шүрәле белән йөрдем.
Су анасыннан качып,
Таң атканчы йөгердем.
Былтыр гын курыкмаган.
Шүрәлене алдаган.
Җен-пәриләргә урын
Урманда калдырмаган.
Аз яшәсә дә Тукай,
Бик күп язган бугай.
Шигырь-әкиятләрен
Сөйләргә дә бик уңай.
Җырларын да беләбез,
Талантын да күрәбез.
Бәйрәмнәдә без аны,
Чәчәкләргә күмәбез.
Җиләк
Җәй җитүгә тирә-якта,
Җиләкләр дә өлгерә.
Бөтен авыл, яше-карты,
Җыярга дип йөгерә.
Кура, каен, җир җиләге,
Бездә бик күпләп үсә.
Тәмле исләре тарала,
Ямьле җәй җитте исә.
Биек таулар арасында,
Ямьле урман янында.
Очрашырбыз без дә бергә
Җәйнең матур таңында.
Авылныкылар
Авылым баласы булып,
Калырмын мин мәңгегә.
Әзрәк үзгәрсәм дә хәтта
Авыл минем күңлемдә.
Матур җирләргә урнашкан,
Авылымның өйләре.
Төшләремә керер әле,
Зәңгәр күкле кичләре.
Кешеләре дә бик гади,
Эшкә дә булган алар.
Тормышлары киләчәктә
Җырлап кына барырлар.
Туган җирем
Туган ягым – гүзәл Зөя буе!
Һавасы да үзгә, җиле дә.
Табигате белән сокландырган
Яхшы уңыш биргән җире дә.
Шундый матур җирем була торып,
Горурланмый калыйм ничекләр?!
Нинди бәхет, күпләр белән мин дә
Ямьле Буа дигән бишектән!
Чишмә юлы
Челтер-челтер ага салкын чишмә
Кай якларга ургып ага ул?
Юлын ала? Ераккамы җитәр
Боргаланып киткән ташлы юл?
Алга ага, үз юлларын эзли
Тәмле суны кайда йөгертер?
Ташлар ярып киләчәген эзли,
Ул юлларда аны ни көтәр?
Киртәләгән юлны ачып торыйк
Чишмәкәйләр алга омтылсын.
Боргаланып яңа юллар салсын,
Сулары да гел-гел мул булсын.
Тауны ярып чыккан салкын чишмә
Алга бара, алга тартыла.
Табигатьне яратканнар гына
Ярдәмгә бит һәрчак омтыла.
Фәрит Яруллин
Казанда туа
Романслар һәм җырлар
Язучы була.
Әтисеннән ала ул
Башлангыч белем.
Сәнгать техникумында
Өстәлә гыйлем.
Хор түгәрәкләре
Оештыра бик теләп.
Аларга җитәкчеләк
Итәргә дә кирәк.
Ә бераздан ул,
Мәскәүгә китә
Консерваториягә
Укырга керә.
«Шүрәле» әкиятен
Көйгә салу теләге
Балетны сәхнәләштерү
Белән яна йөрәге.
Әмма Бөек Ватан
Сугышы башлана.
Талантлы композитор
Фронтта кала.
Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем
мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы
Нәбиуллин Наил шигыре
Как напиться обезьяне?
Кто чем богат, тот тем и делится!
Усатый нянь
Огонь фламенко
Пока бьют часы