Укучыларның фәнни-эзләнү эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
laureaty_premii_imeni_g.tukaya.doc | 85.5 КБ |
tukayda_tel-stil_charalary.doc | 66 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Райондашларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Гайнетдинов Айдар Рамил улы
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Г.Т.
2013 нче ел
Эчтәлек
Райондашларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары
Кереш. Халкымның үлемсез улы
Шагыйрь Габдулла Тукай исеме безгә, мәктәптән тыш та, мәгълүмат алуның төрле тармаклары буенча гел ишетелеп, аның турындагы белемебез баеп тора. Әдипнең тормышы, эшчәнлеге, иҗаты турында күп санлы әдәби әсәрләр, фәнни китаплар язылган. Аның хакында байтак сәхнә әсәрләре куелган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар даими яңгырап торалар. “Туган тел” җыры гимнга әйләнде. Рәссамнарның аңа багышланган картиналары белән дә без таныш. Музейлары хакында да күпләр белә. Габдулла Тукай һәйкәле янында ел саен шигырь бәйрәме уздырыла. Анда Г.Тукай премиясе лауреатлары да билгеле була.
Габдулла Тукай - татар халкының үлемсез улы. Аның исеме белән районнар, урамнар, аерым коллективлар атала. Казанда Тукай урамы, Тукай мәйданы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филормония, Г.Тукай исемендәге язучылар клубы, Г.Тукай исемендәге кинотеатр бар. Сыны һәйкәлләрдә гәүдәләнә, батырлыгы җырларда җырлана. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.
Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе , бары тик үзе, исемен олы, шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны дә мәртәбәле итте.
Габдулла Тукай – туган халыкның гына түгел, бөтен төрки халыклар, Идел буенда һәм Урал янында яшәүче угро–фин халыкларының мәдәни үсешенә билгеле өлеш керткән зур абруйлы шәхес. Аның турында тугандаш халыклар галимнәре, әдипләре, сәнгать эшлеклеләре язган тирән эчтәлекле бик күп җылы фикерләр шул хакта ачык сөйли. Ничек куанмыйсың: данлы Тукаебыз иҗаты XX гасыр башында ук башка халыкларны да сокландырган бит. Пушкин рус, Байрон инглиз, Гете немац әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да илебез тарихыннан аерылгысыз. Аның шигырьләре төрек, япон, инглиз, француз, итальян, немец, румын, болгар, албан, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Россиядә яшәүче халыкларның 30 телендә шигырьләре бастырылган. Шартлары туры килгән, я инде Тукай безнең заманда яшәгән булса , ул күптән инде татар әдәбиятын дөньяга ук танытыр hәм Нобель премиясе лауреаты булыр иде.
1958 нче елда Тукай премиясе бирелә башлый. Бу Татарстанда иң зур бүләк. Әдәбият, сәнгать, музыка, архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә. Абруйлы бүләкне алырга һәркем әзер. Һәр иҗатчы диярлек үзен Тукай варисы дип саный. Ә ел саен 3-4 кеше генә була.
Мин әлеге хезмәтне язу барышында үзебезнең Буа төбәгендә Г.Тукай исемендәге Республика премиясенә ия булган бөек шәхесләрне барлау эше алып бардым. Укытучым юнәлеш биреп торды. Иң башта мәктәп программасына кертелгән язучы һәм шагыйрьләрне күздән кичердем. Алар арасында якташыбыз Ренат Харис һәм Бакый Урманче да бар. Мин аларның һәркайсы турында шактый материал тупладым. Ренат Харис белән күп тапкырлар очрашканыбыз бар. Ул – районыбызның хөрмәтле кунагы. Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда ел саен Бакый Урманче картиналар күргәзмәсе оештырыла. Быел да аның хезмәтләренә сокланып кайттым. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
Ренат Харис – горурлыгыбыз.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов (элекке Сембер) өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза.
Ул — әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында төркем булып килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз тасвири алымнарын, үзләренчә язу стильләрен булдырырга омтылган шагыйрьләрдән берсе.
Р.Харис — кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Ул — композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы. Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Го-бәйдуллин; «Тукай мәхәббәте», Р.Ахиярова) языла, балет («Йосыф кыйссасы», Л.Любовский) куела, телефильмнар («Камил Якуб», «Сәйдәш яры», «Шашкын мәхәббәт») экранлаштырыла, эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», «Гармунчы», «Чехов базары», «Бүре күзе», «Худяков») яңгырый.
Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле «Җәлилчеләр», «Ат иярләү», «Шөкер», «Җиңү», тарихи «Ант суы», чечен халкы фаҗигасен чагылдырган «Бүре күзе», бүгенге болгавыр заман чынбарлыгын мифик һәм символик образлар ярдәмендә сарказм белән тасвирлаган «Һарут белән Марут», «Чехов базары» поэмалары, Ф.Кәрим, Дәрдемәңд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юнәлешендәге җитди уңышлары булып тора. «Кеше» ораториясе өчен шагыйрь Р. Хариска һәм композитор М.Яруллинга 1972 нче елда Республика яшьләр оешмасының М. Җәлил исемендәге премиясе бирелә.
1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү юлындагы зур казанышлары өчен Р. Хариска 2004 нче елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә. Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Р.Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була (2005).
Ренат Харис безнең Буада бик еш була. Төрле очрашуларда, әдәбият һәм сәнгать чараларында катнаша. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә актив эшчәнлек күрсәткән берничә укучыга Р.Харис исемендәге премия тапшырыла. Шагыйрь аны үз куллары белән тантаналы рәвештә тапшыра.
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, нәкыш остасы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, педагог, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам. Бакый Урманче – җитмеш елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган һәм үз иҗатында, татар халкының рухи дөньясын күрсәтү белән генә чикләнмичә, бәлки әле башкорт, рус, казак, үзбәк, уйгыр һ.б. халыклар тормышын да киң һәм тирән итеп тасвирлаган зур оста. Әсәрләренең жанр төрлелеге дә үзенчәлекле: нәкыштә - күп сурәтле тематик тукымалар һәм тарихи композицияләрдән алып вак пейзаж, натюрморт, портретларга кадәр; скульптурада кечкенә пластикадан алып зур күләмле монументаль һәйкәлләргә хәтле тупланган. Бу күпкырлылык әсәрләренең образлылык көчен арттыра, замандашының рухи дөньясын, кеше шәхесен тирәнтен ачарга ярдәм итә.
Булачак рәссам 1897 нче елның 23 нче февралендә Казан губернасының Буа районы Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 нче елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Аннары авылда укытучы булып эшли. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казахстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20 нче елларда Казандагы художество училищесында укый.
Бакый Урманче Казан сәнгать училищесын, Югары дәүләт-техник остаханәсен тәмамлый. 1926-1941 нче елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрына күбрәк игътибар бирә. Бу чорда "Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" кебек картиналарын иҗат итә. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. 1941-1958 нче елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 нче елда Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән “Кышкы кич”, “Казан чите”, “Юкәләр чәчәк ата”, “Генерал-майор Ф.Булатов”, “Ибн Фадланның Болгарга килүе” һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук Бакый Урманче тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптор портретларын иҗат итә. Әлеге портретлар аша бу шәхесләрнең рухи байлыгын һәм матурлыгын күрсәтүгә ирешә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә график әсәрләре кергән реалистик образлы иҗат киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә күрсәтелеп тора. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Атаклы рәссамның исеме татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре белән бер рәттә тора. Талантлы улын халык онытмый. Республикада Бакый Урманче исемендәге премия булдырылган. 1998 нче елда Казанда аның музее ачылды. 1997 нче елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле урын алды.
Бакый Урманченың үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи. Аның сыннарын гына күзәтсәң дә, кешенең эчке дөньясын күргәндәй буласың, аерым бер чорга эләгәсең. Бакый ага татар зыялыларыннан Урта гасыр шагыйре Кол Гали, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд һ.б. портретын иҗат иткән. Ә Арча районының Яңа Кырлай авылында сынчының үз куллары белән ясалган Г.Тукайның архитектур-мемориаль комплексына тиңнәр юк! Ул безгә Тукайның данлыклы, мәңгелек әсәрләренең геройларын бүләк итте.
Бакый Урманче дөньядан 1990 нчы елда китә. Аңа РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Бакый гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мәңгелек дигәнне аңлата. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Аның иҗаты белән кызыксыналар, яраталар. Башкалабыз Казанда да бу шәхес мәңгелләштерелгән. 1997 нче елның мартында Мөхаммәдъяр урамының 29 йортына 1958 елдан алып 1990 елга кадәр татар сынлы сәнгатенә нигез салучы яшәгән Бакый Урманчыга мемориаль такта куелды. 1999 елдан башкаланың Щапов урамында Бакый Урманче музее эшли. Туган авылы Күл-Черкен мәктәбенә дә мемориаль такта куелды. Узган ел бу авылда музей да ачылды. Бакый – мәңгелек!
Йомгаклау
Г. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле урыннарында Никитин, Тургенев, Толстой h.б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән. Пушкинны да, Гейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай кушкан, шулай таләп иткән , күрәсең…
Минемчә, Г Тукай мәдрәсә белеме белән берлектә европача гыйлем алган булса hәм аңа гаилә учагы җылысы тәтегән булса , ул бөтен җиhанга танылыр иде. Әлеге дөнья «рәхәтләрен» татый алмау аның күңелендә, тутырып булмастай бушлык хасил иткәндер.
Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары hәм бозау тиреләренә, папрус кәгазьләренә язылган китаплар турында без бик яхшы беләбез.
Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер- бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. hәр дәүләтнең исә үз
елъязмачысы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята.
Моң йомгагын сүтә- сүтә,
Ил буйлап йөри Тукай
Шигъриятнең пәйгәмбәре,
Мәңге үлемсез Тукай .
Р. Насретдинова
Шулай итеп, Габдулла исемендәге премия ияләрен эзләү барышында кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем. Халкыбыз Габдулла Тукайның иҗатын белә, аның белән горурлана. Районыбызда аның исемендәге премия лауреатлары булуга мин аеруча сөендем. Шунысы да үзенчәлекле: бүләк төрле өлкәдә хезмәт куючы шәхесләргә бирелгән. Якташларым, чыннан да, һәрьяклап тырыш халык: чөгендер үстерә, иген игә, җырлый, бии, йортлар сала, бер-бер артлы балалар бакчалары ачылып тора, мәктәпләргә ремонтлар ясала. Әлеге премиягә лаеклы шәхесләр, минемчә, байтак әле безнең төбәктә.
Кулланылган әдәбият
3.Галиуллин Т. Без – Тукайлы шигърият! / Т. Галиуллин //Мәгариф 2006., №4
4. Гаффарова Ф. Хөрмәтле Габдулла ядкаре / Ф.Гаффарова // Сөембикә; 2006 ,№4
5. Ильина С. Кайдан алсын шигъре шагыйрь / С. Ильина //Мәгариф 2006., №4
6. Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр / И. Нуруллин - Татарстан китап нәшрияты 1965.
7. Ялгызак/Татарстан; 2006 ,№ 4
8.“ Мәгариф” журналы, 2003, №2
9. Р.М.Харис Сайланма әсәрләр. 7 томда. Татарстан китап нәшрияты 2006
Ә.Кәлимуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе өчен заявка
1. Секция Татар филологиясе
3. Катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме
Гайнетдинов Айдар Рамил улы
4. Уку урыны, классы «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
9 нчы сыйныф
5. Фәнни җитәкченең исем-фамилиясе, әтисенең исеме
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
6. Фәнни җитәкченең эш урыны, вазифасы «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
7. Элемтә өчен телефон, адрес
89274304615 Исмәгыйлева Гөлнара Таһировна
422431 Буа шәһәре Исхакый урамы 80 нче йорт
E-mail: IGT1974@mail.ru
8. Чыгыш өчен кирәкле техник чаралар проектор
9. Катнашучыны җибәргән белем бирү учреждениесе җитәкчесенең имзасы Ханбиков Илгиз Фәритович
Тезис
1958 нче елда Тукай премиясе бирелә башлый. Бу Татарстанда иң зур бүләк. Әдәбият, сәнгать, музыка, архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә. Абруйлы бүләкне алырга һәркем әзер. Һәр иҗатчы диярлек үзен Тукай варисы дип саный. Ә ел саен 3-4 кеше генә була.
Мин әлеге хезмәтне язу барышында үзебезнең Буа төбәгендә Г.Тукай исемендәге Республика премиясенә ия булган бөек шәхесләрне барлау эше алып бардым. Укытучым юнәлеш биреп торды. Иң башта мәктәп программасына кертелгән язучы һәм шагыйрьләрне күздән кичердем. Алар арасында якташыбыз Ренат Харис һәм Бакый Урманче да бар. Мин аларның һәркайсы турында шактый материал тупладым. Ренат Харис белән күп тапкырлар очрашканыбыз бар. Ул – районыбызның хөрмәтле кунагы. Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда ел саен Бакый Урманче картиналар күргәзмәсе оештырыла. Быел да аның хезмәтләренә сокланып кайттым. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
Халкыбыз Габдулла Тукайның иҗатын белә, аның белән горурлана. Районыбызда аның исемендәге премия лауреатлары булуга мин аеруча сөендем. Шунысы да үзенчәлекле: бүләк төрле өлкәдә хезмәт куючы шәхесләргә бирелгән. Якташларым, чыннан да, һәрьяклап тырыш халык: чөгендер үстерә, иген игә, җырлый, бии, йортлар сала, бер-бер артлы балалар бакчалары ачылып тора, мәктәпләргә ремонтлар ясала. Әлеге премиягә лаеклы шәхесләр, минемчә, байтак әле безнең төбәктә.
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Габдулла Тукай иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Гайнетдинов Айдар
Җитәкче: Исмәгыйлева Гөлнара
Габдулла Тукайның тел осталыгы.
Г.Тукай татар татар әдәби теленең зур үзгәрешләр кичергән вакытында, иҗтимагый-политик вакыйгаларга бай һәм катлаулы чорда мәйданга чыкты. Ул хәзерге әдәби телнең нигезен салды, әдәби телне халык сөйләменә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә зур эш башкарды, гасырлар буенча килгән язма әдәби телне җанлы сөйләм үзенчәлекләре белән бик тыгыз кушып бирә һәм үреп бара белде. Телнең киң мөмкинлекләреннән файдаланып, шагыйрь тирән эчтәлекле һәм халыкчан әсәрләр иҗат итте.
Г.Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә, лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файдалана. Бер үк сүз аңарда күпвакыт төрле мәгънә төсмерләре бирүгә ярдәм итә. Тел гыйлемендә күпмәгънәлелек дип йөртелгән бу күренеш аеруча Тукай өчен хас. Шигырьләрендә диалекталь һәм гади сөйләм сүзләре дә шактый урын ала. Борынгы тел үзенчәлекләре дә шактый очрый. Архаик һәм диалекталь гади сөйләм үзенчәлекләре шагыйрь тарафыннан сатирик һәм ироник максатларда да файдаланыла.
Тукайда сатирик тел чаралары.
Г.Тукай иҗтимагый тормыш кимчелекләрен фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдән аеруча киң файдалана. Бу аңарда иң күп таралган алымнарның берсе. Охшату күпвакыт күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән бирелә. Аз сүз белән күп фикер бирү, лаконизм Тукайның яраткан стиль алымнарыннан санала. Ул теге яки бу объектны сатирик фаш итү максатыннан чыгып сурәтләргә тели икән, гади нейтраль сүзләрне дә эшкә җигә. Мәсәлән, хезмәт иясе массасы җилкәсендә яшәүчеләрне сорыкорт дип алу, затның бер үзенчәлегенә охшашлы рәвештә, әйтергә теләгән фикерне киң планда аңларга мөмкинлек бирә. Тукай моның белән объектны ачык һәм тулы итеп тасвирлауга ирешә. Нәтиҗәдә сорыкорт сүзенең төрле стилистик мәгънә төсмерләре барлыкка килә. Төрле сурәтләү чараларын уңышлы куллану Тукайга җәмгыятьтәге күренешләрне дөрес бәяләргә ярдәм итә. Дошманнарын фаш итү, теге яки бу шәхесне тәнкыйть итү, алардан көлү өчен, ул үткен сүзләр, сатирик-метафорик бәяләмәләрдән бик урынлы файдалана. Эпитетларының бер төре турыдан-туры сатирик һәм ироник тел чарасы булып китә.
Сүз уйнату XX йөз башы сатирик публицистикасында шактый киң таралган алым булып санала. Тукайда да бу ачык күренә. Түбәндәге өзекне алыйк. “...безгә нигә кәмит уйнаулар? Без шул пунктын алыштырыйк, юкса мин бу эшкә һич разый түгел, аллага шөкер, без барыбыз да мөселман бит, нигә кирәк безгә киатрлар?” Биредә яңалыкка, халыкның культурасын үстерүгә каршы чыккан реакцион байлардан көлү өчен сүз уйнату алымыннан файдаланылган.
Татар теленең сүзлек составына кереп урнашкан интернациональ сүзләргә охшатып, рус һәм башка тел сүзләренең алынуы да комик эффект тудыруга ярдәм итә:
“Хикмәт йөрми икән умада
Сайландык без Думага”
(“Карчыга”, 1907, №7)
Бу өзектә умада (русча “ум”нан) сүзе халык интереслары өчен тырышмаган надан кешеләрнең депутат булып сайлануларыннан көлү, аларның чын йөзен ачу өчен кулланыла. Шундый ук алым белән кадетлар партиясенең тоткан юлы һәм аның членнарының эше фаш ителә.
“Партиям минем кадет,
Мәсләгем – туда-сюда ходить,
Дураков за нос водить,
Беләмен мин үз кадерем”
(“Карчыга”, 1907, №7)
Шагыйрь Г.Тукай сатирасы сүз уйнату алымына бик бай. Бу алым белән ул җөмләдәге аерым сүзләрне үзгәртеп, бөтенләй башка мәгънәдәге сүзләр ясый. Ә.Сәйдәшевне “Акмаҗан”, “Бәянелхак” газетасын ”Бәянелбатыйль”, “Шатыр-потыр-атыхи”, “Лап-лап-лап”, “Дин вә мәгыйшәт” журналын “дингә мешәйт”, “Тәрҗеман” газетасы редакторын “Тәрҗеман бабай” дип атап сүз уйнату алымыннан да файдалана. Мондый алымнарны шагыйрьнең байтак шигырьләрендә күрергә була.
Бер үк сүзнең төрле мәгънәләрдә кулланылышы сатирик алым булган икеләтә мәгънәне барлыкка китерә. Мисаллар өстендә карап китик: “...бу ике аяклы җанварлар бирән кебек итебезне ашап, каныбызны эчеп, корсакларын тутыргач..” Бу өзектә җанвар сүзе төп мәгънәсендә түгел, ә күчерелмә кулланышта килгән. XX йөз башы сатирик публицистикасында икеләтә мәгънәдә сорыкортлар сүзе киң кулланылышка керә. Нейтраль мәгънәсеннән тыш, бу сүз хезмәт иясе массасы җилкәсендә яшәүче, алар хисабына көн күрүче буржуазия сыйныфы вәкилләрен, дин башлыкларын чагылдыра:
Аристократлар –сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар,
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!
Думаларның яши алмаулары, аларның тиз таратылуы түбәндәге оксюморон аркылы ачык күренә: “Мәрхүм булган Государственная думага член сайлаганда...” (“Карчыга” 1906)
“Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күпертә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр”. Монда даруның функциясе киресенчә аңлашыла һәм бу оксюморон чын мәгънәсендә ул замандагы аптекалардан көлү өчен кулланыла.
Татар әдәбиятында пародиянең иң ачык мисалын Г.Тукайның “Яңа Кисекбаш...” поэмасында күрергә мөмкин. Г.Тукай дини эчтәлекле “Кисекбаш” китабының сюжетын, стилен саклап, эчтәлеге аңа бөтенләй капма-каршы булган әсәр яза.
“Чүкеч” журналында “Һай Дунай, вай Дунай” көенә җырланган җырга ияреп, пародия рәвешендә язылган фельетон шул чорның иҗтимагый-политик мәсьәләләренә багышлана һәм анда дин башлыкларының, буржуаз партия членнарының эшлесезлеге фаш ителә:
“Һай Дунай, вай Дунай
Мөфти булгач бик уңгай...
Һай Дунай, вай Дунай
Казый булгач бик уңгай...
Һай Дунай, вай Дунай
Октябрист булу бик уңгай”...
Халык мәкальләренә нигезләнеп ясалган пародияләрне дә очратырга була: “Исәп кирәк, хисап кирәк. Иске гласныйларны чыгарып түгәргә ничә ат кирәк. Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае газет сөйми. Ат азгыны тайга иярер, татар мулласы байга иярер”
(“Салынмаган мәчеткә мулла сайлау” “Карчыга”)
Ирония юмористик һәм сатирик әсәрләрдә аеруча киң кулланыла. Г.Тукайның “Егет илә кыз” шигырендә ирония бөтен әсәр төзелешенең нигезендә ята:
Егет: Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным,
Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем.
Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм,
Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм.
Ирония көчле ачу тойгысы, нәфрәт буяулары белән кушылган чакта яңа сыйфатлар ала. Мәсәлән:
Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата;
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.
Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы танцаның,
Ул аяклар, мин сиңа әйтим, траттата да траттата.
Ирониянең бер һәм берничә сүз белән бирелеп, куш җәяләр эченә алынган формалары еш очрый. Мәсәлән, бу алым аркылы XX йөз башында мәгариф эшләре буенча Петербургка бару өчен сайланган комиссиянең эшсезлеге ачык күз алдына килеп баса: “Зур педагоглар” сайландылар... Болар Казан татарлары арасында мәгарифкә иң “мөнәсәбәтле” кешеләр. Әлхасыйль һәр икесе дә нәкъ мәгариф комиссиясенә генә “сайланырлык кешеләр”
Сатирик характеристикалар
XX йөз башындагы татар публицистикасы өчен политик характердагы көчле сатирик сурәтләүләр хас.
Киңәйтелгән сатирик сурәтләүләрдә капиталистик җәмгыятьнең бозыклыгы, әшәкелеге, андагы тәртипләр, уку-укыту эшләре, хезмәт ияләрен рәхимсез эксплуатацияләү – барысы да тәнкыйть ителә.
Менә Г.Тукайның “Август башы” әсәреннән бер өзек: “Милләт җилкәсене кимерүче профаннар, үзен шәп кеше итеп йөртүче салам торханнар, җәмәгать хакына кул сузган куштаннар, һәрбер сорыкорт дошманнар, мәктәп-мәдрәсәләрен бикләп, ялкауланып ятучы муллалар, эшсез ятучы мирзалар, хыянәтче байлар”. Ул чордагы мәдрәсәләрне Г.Тукай “теләнче фабрикасы, теләнче ясап чыгаручы йортлар” дип атый.
Чынбарлыктагы күренешне яки аерым бер шәхесне тискәре яктан сурәтләгәндә, сатирик табышмаклар алымы белән бирелгән характеристикалар да еш очрый. “Белми дә, күрми дә, кеше арасында йөрми дә, хайваннар арасында гына йөри. Шул ни? Ишан” һ.б.
Алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы
Тормыш көнкүрешләрен һәм аерым шәхесләрнең характерын яки эшен сурәтләгәндә, Г.Тукай төрле лексик катлау сүзләреннән файдалана. Күп очракларда дини сүзләр белән рус теле сүзләре бергә килеп сатирик эффект барлыкка китерәләр. Мәсәлән, “Бу Фатихә базарының башлыгы Габбас ишан, главный советник каһарман хәзрәт буладыр... Фатихә бесплатный, пища хозяйскидыр.” Бу өзектә китерелгән рус сүзләре объектны комик яктан тагы да көчәйтүгә ярдәм итәләр. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләреннән дә моңа мисал итеп китерергә була. “Җил тавышы” шигыреннән бер өзекне карап үтик.
Кәйфе бик киткән урыс әйтсә әгәр: “ыжжжид!” – дисә,
Кәйфе бик киткән үрәтник: “Ах, ты, пес, мужжжжик!” – дисә,
Кәйфе бик киткән ихтималчы: “Ах, ты, чорт, шишишпик!” – дисә,
Ушбу сузгыргыч тавышларны берәү аулап җыйса, -
Барчасыннан көчлерәк бер җил нидер даулап исә.
“Поезд барган көйгә” шигыре дә моңа ачык мисал.
Һәр төн шул эш бу йортта, -
Исрек татар фарситта,
Ниләр, ниләр булганын
Саный алмый бер чорт та.
Гомре үткән дөмбердән,
Аннан су күк гөлдердән;
Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк –
Басма өстендә балүрдәк;
Господа, станция Дюдак!
“Государственная думага” шигыре дә көчле сатира белән сугарылган.
Самый важный генерал да
Түлке күрсәтте күкеш, -
Ах җанашым, Дума, Дума,
Кыйлган гайрәтең бума?
“Ысулы кадимче” шигырендә сатирик алымны мисал итеп китерергә була.
Кесәмнән пыртманитны урлаганнар
Шулук хәлдә килеп керде афисиант,
Рәхимсез йөртәдер күзләрен ялт-ялт.
Диде: “Барин, двадцать рублей с вас.
Давайте скорей, - скоро ун час!”
Дидем: “Динге мои иптәшләр украл;
Сабакылар, они украл да удрал”
Афисиант күп талашмый китте миннән,
Ике данә кылычлы янга килгән.
Метафора.
Милләт арысланнары сүз тезмәсе аша, без хезмәт иясе массасының азатлыгы өчен көрәшүче, белемгә-культурага өндәүче, капиталистик җәмгыятьнең кимчелекләрен фаш итүче халыкның актив көрәшчеләрен күз алдына китерәбез. Г.Тукай бу тәкъбир аша халык азатлыгы өчен көрәшүче каһарманнарны күздә тота:
“Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары” (“Фикер”)
Дин башлыгы М.Бигиевтан көлү өчен Г.Тукай интеллигентный монах (“Яшен”), мөфти турында сөйләгәндә үлгән тән метафораларын куллана, библияне борынгы еврей хикәятләре дип атый.
Тукай иҗатында сатирик чагыштыруларны да еш күрергә була. Дин башлыкларын, байларны күз алдына китерү өчен “Качыр белән үрмәкүч” кыйссасын ала. Бу кыйссада качырның җиңел хезмәт итеп, арслан янында ялагайланып яшәве, үрмәкүчнең исә бөтен эшне үзе башкаруы, тырышлыгы, үз хезмәте белән яшәве турында сөйләнә. Халык җилкәсендә яшәүче паразит байларны качыр белән чагыштыра. Тукайның “Иссез чәчәк” шигырендә чагыштыруларны ачык күрергә мөмкин.
Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.
Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? –
Булып киткән үзе хуш исле, бик аз бер заманнан соң.
Шуның күк, безне тәүфикълы дуст-ишләр һәм белешләр дә.
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм изге эшләргә.
Хайван белән чагыштырган очракларны да мисал итеп китерергә мөмкин.
Күрсә, ул мактар сине, һәйбәт кеше Әхмәт, диер;
“Тәүфигындә, истикамәттә, менә рәхмәт!” диер.
Пурки! Пурки! Нәрсәгә мөсҗедтә син тыңкышланып
Сайрыйсың, Коръан ватасың, тук сыер күк мышнанып.
Йомгаклау
Тукайның җиде еллык иҗат гомере батырлыктан тора. Язучының батырлыгы – ул хәкыйкатьне курыкмый әйтү. Тукайның дошманнары күп булуның хикмәте дә шунда бит. Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән, Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге кебек көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр “Яңа Кисекбаш” поэмасыннан башка берни язмаса да , үз эшен эшләгән булыр иде.
Монда үз заманының кеме генә юк! Шул катлаулы дөньяны Тукай шөпшә оясын туздырган кебек тузгыта, астын өскә китерә.
Юк нәрсәне бар шикелле итеп, яман эшне яхшы эш итеп күрсәтү комик эффектны арттыра. Тукай үзенең көлке шигырьләрендә мондый алымга зур әһәмият бирә. “Авыл халкына ни җитми” дигән шигырен ул нәкъ әнә шундый алым белән яза.
Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар,
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә, аракы бар.
Җитәр төсле түгелдер ул ничек итсә алланы,
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.
Шигырьне укып чыккач, авыл халкының чынлыкта бернәрсәсе дә юк икәнлеге, шуның өстенә, бик күп җир налогы түләгәнлеге һәм дингә ышану, аракы эчү кебек “яхшы” эшләргә генә хокуклы икәнлеге ачык аңлашыла.
“Авыл җырлары”ның түбәндәге юллары әсәрнең көлкелеген арттыру өчен аерым сүзләрне тискәре мәгънәсендә кинаяләп әйтүгә корылган:
Йөгралмадым, җиталмадым, тоталмадым үрдәкне,
Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән хөрмәтне.
Биредә сүз, әлбәттә, Иран шаһының халыкка ниндидер яхшылык эшләве турында түгел, ә бәлки, киресенчә, аның халыкка күрсәткән газаплары һәм җәберләре турында бара.
Комик эффектны көчәйтү максаты белән бер-берсенә капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне янәшә китерү үрнәкләре дә Тукайның шигырь телендә күп очрый:
Бер Хаҗи шул хәл хатынга күз кыса
Һәм дә яп-яхшук оятсыз сүз куша.
(“Кисекбаш”тан)
Тәкәббер бу борын бик шәп кенә баткакка капланды.
(“Борын”)
Шулай ук комик эффектны көчәйтә торган стилистик алым сыйфатында җыр яки шигырьнең аерым урынында мәгънәсез сүзләр дә кулланырга мөмкин. “Авыл җырлары” нда Тукай нәкъ шулай итә дә. Аерым җырларны халык иҗатындагы “пешмәгән җырлар” га охшатып, баштагы юлларын юри мәгънәсез итеп яза.
Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез сиркәсе,
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигү мәзин күркәсе.
Кашың кара “хи” кебек, әлептәге “би” кебек,
Сотрудниклар булса булсын Хөҗҗәт, Наурузи кебек.
Бу юлларда халык җырларындагы “башындагы бүрегеңнең” һәм “кашың кыйгач “хи” кебек, әлептәге “би” кебек (ягъни әлифбадагы “х” һәм “б” хәрефләре кебек) дигән сүзләр юри бозып әйтелгән.
Шигъри сөйләмнең образлылыгын көчәйтә торган стилистик алымнардан берсе булган кинаяләп әйтүнең төрлечә үрнәкләре дә Тукай иҗатында аз түгел. “Егетләр” шигырендә ул тормышның уңай якларын гына күргән кешене, кинаяләп, “Дөнья бакчасының тик розасын” күргән кеше дип яза. “Муллалар” дигән шигырьдә аларның бертуктаусыз мәҗлескә йөрүен “бәлешкә сөйрәлү” дип атый. Тукай шигырьләрендә кинаяләп әйтүнең азатлык кояшы, мәхәббәт кайчысы, тугмак сыйраты һ.б. кебек метафорик формалары да күп. Шигъри жанрлар да шактый. Касыйдәнең кемнән дә булса көлүгә, аның тискәре якларын фаш итүгә багышланган сатира рухындагы һиҗа яки һөҗү (көлү) формасы аеруча зур урын тота. “Японияне мөселман идәчәк голама нәрәдә” шигырендә ул японнарны мөселман итү турында хыялланып йөрүче кара эчле, комсыз, надан дин башлыкларыннан ачы көлә.
Сез, и чалмалылар, безне моңа чаклы йоклатып килдегез,
Уку-укыту өлкәсендә безне баштанаяк буш калдырдыгыз.
Гасырлар кичте авыруларны өшкерү, төкерү белән,
Ялган догалар яздыгыз яки фал ачтыгыз.
Нинди дә булса бер кешенең яки аерым катлау вәкиленең характерлы якларын калку рәвештә гомумиләштереп, ачы көлү үрнәге булган эпиграммалар язуда Тукай аеруча осталык һәм активлык күрсәтте. Бу эпиграммаларының күпчелеген ул ике юллы кыска шигырь белән бирде:
Күзен йомган, муенын бөккән, башында чорма чорналган:
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш хайван.
(“Ишан”)
Бул кеше, бай бәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп,
Алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп.
(...“гә”)
Кыска эпиграммалар белән беррәттән ул “Гласный”, “Габделхәмит”, “Улмы? Ул...”, “Бай баласы....”, “Минһаҗ”, “Хәзерге өйләнүчеләр”, “Кайда? Кем?” кебек күп юллы эпиграммалар да иҗат итте.
Аның эпиграммалары арасында русның шаян частушкалары үрнәгендә, татар халык җырларына охшатып язылганнары да бар. Шундый җыр-эпиграммаларында ул аерым шәхесләрнең яки күренешләрнең тискәре якларыннан көлде.
Йомгак ясап шуны әйтергә була: халык шагыйре Г.Тукай үзенең кыска гына иҗат гомерендә татар поэзиясенең аңарчы тиңе булмаган югары баскычка күтәрде, эчтәлеге белән генә түгел, бәлки теле, стиле, ритмикасы, рифмалау принцибы, строфа төзелеше, жанрлар төрлелеге белән дә үзенә кадәрге поэзиягә сыйфат ягыннан бөтенләй үзгә булган, бер үк вакытта гаять дәрәҗәдә тирән һәм һәркемгә аңлаешлы гүзәл образлар белән тулган, чын халыкчан яңа поэзиягә әйләндерде. Моңа, билгеле булганча, Тукайның искиткеч дәрәҗәдә тирән һәм сизгер талантлы гына түгел, бәлки дөньяга ачык карашлы, халыкның уй-хисләрен, омтылышларын аңлаучы һәм яклаучы шагыйрь булуы да ярдәм итте.
Кулланылган әдәбият
1.Әдәбият белеме сүзлеге. Редакторы Ахмадуллин. –Казан: Татар кит. нәшр, 1990
2.Габдулла Тукай. Шигырьләр, поэмалар.. –Казан: Татар кит. нәшр, 1975.
3. Габдулла Тукай. Шигырьләр, поэмалар.. –Казан: Татар кит. нәшр, 1976.
4. Габдулла Тукай. Мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр.–Казан: Татар кит. нәшр, 1976.
5. Ә.Исхак. Тукайның шигъри осталыгы. –Казан: Татар кит. нәшр, 1963.
6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. –Казан унив. нәшр, 1993.
7. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар. –Казан унив. нәшр, 1965.
8. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш. –Казан унив. нәшр, 1993.
Браво, Феликс!
Лепесток и цветок
Серебряное копытце
Н. Гумилёв. Жираф
Пятёрки