Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
(Муса Җәлил "Бер үгет").
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Намуслылык, шәфкатьлелек, изгелек, гаделлек, ягымлылык кебек сыйфатларны нәкъ менә чын кешегә хас билгеләмә дип әйтергә була. Тик ни кызганыч, җәмгыятебездә, заманга, чорга бәйле рәвештә, әлеге сыйфатларның я берсе, я берсе аксый бара. Намуслылыкны-намуссызлык, шәфкатьлелекне-мәрхәмәтсезлек, гаделлекне-гаделсезлек сыйфатлары алыштыра. Шуның нәтиҗәсендә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт бозыла, алдашу, бер-береңне күралмау, дошманлашу кебек күңелсезлекләр килеп туа. Кешелек яралган көннән үк бу проблемалар яшәгән һәм һәр чорда да актуаль булып кала бирә. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк –“мәңгелек проблема”. Дөрес, кешеләрнең аң дәрәҗәсе үскән саен, аралашу культурасы, кешелеклелек сыйфатлары, үзара мөнәсәбәтләр камилләшә бара. Тик шулай да бөек шагыйребез Һади Такташ болай язып калдырган:
Һәр заманның, үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы,
Һәр дәвернең була үзенә күрә
Сволочы (каһәр суккыры!)...
Җәмгыятьне кешелексезлектән, начар сыйфатлардан арындыручы “доктор”лар сыйфатында исә матур әдәбиятны, язучыларны мисал итеп кую дөрес була торгандыр. Чөнки нәкъ менә шагыйрьләр, язучылар язган сәнгать әсәрләрен укып, кешеләр, үзләренә үрнәк яисә гыйбрәт ала. Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур.Әдәби әсәрләрне укып, кеше үз тормышы турында уйлана, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә анализ ясый, рухи яктан канәгатьләнү ала, үз-үзен тәрбияли.
Югарыда карап үтелгән билгеләмәләрдән чыгып, без үзебезнең фәнни-эзләнү эшебездә, әдәби әсәрләрнең кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү үзенчәлекләренә тукталырга булдык. Әдәби әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә, укучының рухи дөньясын формалаштырудагы роле нинди дигән сорауларга җавап табарга тырыштык. Ә эзләнү эшебезнең төп материалы итеп, Вахит Имамовның “Ир канаты” һәм “Нәзер” повестьләрен алдык.
Вложение | Размер |
---|---|
dbi_srlrnen_trbiyavi_hmiyate.docx | 32.21 КБ |
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты” дәүләт автоном гомумбелем бирү учреждениесе
тәрбияви әһәмияте
Башкарды: 9б сыйныф укучысы Закирова А.
Фәнни җитәкче: Л.З.Шәвәлиев
Актаныш, 2014
Эчтәлек
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
(Муса Җәлил "Бер үгет").
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Намуслылык, шәфкатьлелек, изгелек, гаделлек, ягымлылык кебек сыйфатларны нәкъ менә чын кешегә хас билгеләмә дип әйтергә була. Тик ни кызганыч, җәмгыятебездә, заманга, чорга бәйле рәвештә, әлеге сыйфатларның я берсе, я берсе аксый бара. Намуслылыкны-намуссызлык, шәфкатьлелекне-мәрхәмәтсезлек, гаделлекне-гаделсезлек сыйфатлары алыштыра. Шуның нәтиҗәсендә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт бозыла, алдашу, бер-береңне күралмау, дошманлашу кебек күңелсезлекләр килеп туа. Кешелек яралган көннән үк бу проблемалар яшәгән һәм һәр чорда да актуаль булып кала бирә. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк –“мәңгелек проблема”. Дөрес, кешеләрнең аң дәрәҗәсе үскән саен, аралашу культурасы, кешелеклелек сыйфатлары, үзара мөнәсәбәтләр камилләшә бара. Тик шулай да бөек шагыйребез Һади Такташ болай язып калдырган:
Һәр заманның, үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы,
Һәр дәвернең була үзенә күрә
Сволочы (каһәр суккыры!)...
Җәмгыятьне кешелексезлектән, начар сыйфатлардан арындыручы “доктор”лар сыйфатында исә матур әдәбиятны, язучыларны мисал итеп кую дөрес була торгандыр. Чөнки нәкъ менә шагыйрьләр, язучылар язган сәнгать әсәрләрен укып, кешеләр, үзләренә үрнәк яисә гыйбрәт ала. Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур.Әдәби әсәрләрне укып, кеше үз тормышы турында уйлана, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә анализ ясый, рухи яктан канәгатьләнү ала, үз-үзен тәрбияли.
Югарыда карап үтелгән билгеләмәләрдән чыгып, без үзебезнең фәнни-эзләнү эшебездә, әдәби әсәрләрнең кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү үзенчәлекләренә тукталырга булдык. Әдәби әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә, укучының рухи дөньясын формалаштырудагы роле нинди дигән сорауларга җавап табарга тырыштык. Ә эзләнү эшебезнең төп материалы итеп, Вахит Имамовның “Ир канаты” һәм “Нәзер” повестьләрен алдык.
Төп өлеш
Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975 —1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда В. Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
Матбугатта В. Имамовның исеме җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә.
Фәнни-эзләнү эшебезнең төп материаллары итеп, нәкь менә әлеге әсәрләрне алдык. Бу әсәрләрендә автор үзенең яшьлегенә туры килгән торгынлык чорының, әхлаксызлык, алдау, гаделсезлек, бюрократия хөкем сөргән «советча» яшәүнең кеше шәхесен гарипләндергән һәлакәтле күренешләрен тасвир итә, нигездә авыл чынбарлыгын үзәккә алып, төрле язмыш сынауларына дучар ителгән кешеләрнең тормышчан образларын тудыра.
В. Имамовның “Ир канаты” китабы дөнья күргәч, Татарстанның халык язучысыГариф Ахунов болай дип яза: “ Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде. Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде...”(1988, Интернет чыганак).
“Ир канаты” повесте –кешеләрнең ваемсызлыгын, кырыслыгын, хәтта аерым бер персонажларның кансызлыгын сурәтләүче әсәр. Вакыйгалар, очар коштай чабышкылар нәселеннән булган, Акъял кушаматлы ат тирәсендә үрелеп бара. Колхозның бердәнбер ат караучысы Фәтхерахман карт, үзе үлгәч, малкайларның хуҗасыз калуына борчыла. Авыл халкының аттан гына түгел, гомумән, авыл тормышыннан бизенеп баруын йөрәге белән аңлый алмый. Атларның, кешеләргә, сабантуйларда күңел ачканда гына кирәге чыгуына күңеле әрни: “Сабантуй көннәре якынлашты исә, бәйгегә дип атлар хәзерләүче шул Фәтхерахман картны өйрәтергә дистәләгән кеше табыла. Андый минутларда и ат җанлы, и һәр эшне өтәләнеп башкарырга әзер төсле кылана бу адәмнәр. Тик андый акыл өйрәтү, берсеннән-берсе уздырып атларны су эчертергә, коендырырга йөртү санаулы көн генә була ул. Сабантуйлар үтә, шуның белән бергә ферма яны да ат дип җан атучылардан бушап кала”. Әлеге мисалда, автор, кешеләрнең үзара гына түгел, табигать алдында да икейөзләнүләрен ачып сала.
Адәм баласының ни дәрәҗәдә кансыз була алуын, язучы, Фәтхерахман карт вафатыннан соң, Акъял белән булган вакыйгаларга бәйләп тасвирлый. Колхоз рәисе атлар карарга кеше таба алмый, маллар көне буе ашамый-эчми торырга мәҗбүр булалар. Күпмедер вакыт кулдан-кулга йөргәч, Акъял да, имансызлыгы белән даны чыккан, Миннәхмәткә килеп эләгә. Шул көннән алып, чабышкылар нәселеннән булган затлы атка, чын-чынлап кара көннәр башлана: авыр йөк белән арба тартулар, җигелгән көенә, ачка көн үткәрүләр, кирәк-кирәкмәскә кагу-сугулар һ.б.һ.б.. Үзенең кансызлыгын аклап Миннәхмәт: “Дөньяда кешеләр булып кешеләр дә бер-берсен җәлләмиләр. Шулай булгач, нишләп әле мин дүрт аяклы малны чутка салып торыйм?”- дип җавап кайтара.
Әсәрдә, әлбәттә, кешелеклелекнең үрнәк сыйфатларын үзендә туплаган, уңай геройлар да бар. Шуларның берсе – Йомык Минсаф малае Мансур. Әнисе ничек кенә шәһәргә җибәрергә теләсә дә, табигать җанлы, кешелекле егет авылда калу җаен таба. Мансурның, сөйгән кызы Резедага әйткән сүзләре аша, тормыш позициясе ачык чагыла: “Әгәр син дә, мин дә китсәк, авылда яшәргә кем кала? Теге әйтемдәге кебек була түгелме соң? “Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала?” Юк инде, матурым, гомер буе туган җирдә кунак булып кына яшәп булмас. Хуҗа була белергә дә кирәк туган җирдә”. Автор, Мансурның, иптәш егете Шамил белән, Акъялны җигеп, күрше авылга кызлар янына йөрүен, авыл Сабантуенда ат чабышларында җиңүен, матур һәм мавыктыргыч итеп сурәтли.
Язучы әсәрдә җәмгыятьнең тагын берничә тискәре сыйфатын фаш итә. Ул – комсызлык һәм кара көнләшү хисләре. Мансур армиягә хезмәт итәргә киткәч, колхоз рәисе, үзләренә шефлык итүче фабрикага Акъялны биреп җибәрә. Фабриканың ипподромында исә, шәһәр халкының күңелен күтәрү өчен юртаклар ярышы уздырыла. Акъялны да ярышка кертәләр, тик ул яңа хуҗасына җиңү китерә алмый. Шуның нәтиҗәсендә, хуҗа ике мең сум акчадан колак кага. Комсызлыгына һәм җиңелү ачысына чыдый алмыйча, мескен атны канга батырып, кыйнап ташлый. Әлеге хәлләрдән соң да, Акъялга тагын бик күп тапкырлар кешеләрнең мәрхәмәтсезлеген татырга туры килә.
Тик шулай да, автор, повесть ахырында Акъял белән Мансурны очраштыра. Башкача мөмкин дә булмас иде, чөнки яхшы уй-ниятләр һәрвакыт чынга ашарга тиеш бит.
"Нәзер" повестендә автор кешелекнең рухи сәламәтлеген какшатучы комсызлык, үчләшү, туганнар арасындагы дошманлык, байлыкка табыну кебек сыйфатларны ассызыклап күрсәтә. Монда төп каршылык тырыш, саран, вакчыл Миңнехан белән аның әтиләре — бер, әниләре бүтән булган энесе Хәйдәр арасында ята. Гомер юлына үги ана килеп керү генә түгел, уртак ярга тап булу нык көчәйтә дошманлыкларын. Яшьтән, бала чактан ук бөреләнеп килгән күралмаучанлык тора-бара зур фаҗигагә барып тоташа.
Чирек гасыр буена күздән-баштан югалып торган Хәйдәрнең (төрмәдә, Алтай якларында яшәү) туган авылына кайтып төпләнергә хәл итүе абыйсы Миңнеханны тирән уйга, дәвасыз-чарасыз хафага сала. Аның аш тәме, йокы ләззәте, яшәү яме җуела. "Чыннан да, — дип фикер йөртә ул, — аны (Хәйдәрне) бирегә үч-мазар кайтармагандыр инде? Югыйсә, алыш-биреш итәрдәй бернәрсә дә юк сыман. Болгавырлыкның бөтен башы шул Зөбәйдә аркасында гына булды. Ни пычагыма кирәк иде инде ул аңа? Энекәштән даулап алган булдым аны. Тик, барыбер, хәерлегә булып чыкмады. Күпме гомер иттек, балалар үстердек, ә гаилә тәмен барыбер татымадым. Эттән дә үтте гомер, миннән дә үтте. Терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый".
Хәйдәрнең төрмәгә юл башы исә авылдаш җан дусты Нәсыйхның әнисе гозеренә бәйле. Аның кисәк кенә авырып китеп түшәк өстенә егылуын Хәйдәр күреп йөри, нигә ымсынуын да ачык төшенә. Соң чиккә җитеп, сырхау хатын болай ди бит: "Имче карчыклардан сораштырган идем. Алар барысы да миңа бәрән бавырын ашасаң авыруыңа файда булыр, диләр. Шуны авыз итсәм, бәлкем, валлаһи да, терелеп китәр идем".
Дус егетләр яшьлек дуамаллыгы белән карар иткән адымнарының ахыры ни белән бетәчәге турында уйлап тормыйлар, кулларына пычак белән капчык алалар да кара төн уртасында колхоз фермасына юнәләләр. Сыртларында Котсыз Низамның усал чыбыркысы шартлаганда соң була инде...
Колхоз рәисе урынында калган Миңнехан, сарык урлап суйганда тотылган энесен һәм аның дустын төрмәдән алып калу турында уйлап та карамый, чөнки арада — ызгыш алмасы — Зөбәйдә.
Ул гына да түгел. Колхозлашу елларында Котсыз Низамны Миңнехан белән Хәйдәрнең әтисе — Коммун Шәрифулла авылдан сөрдергән булган. Шуны һичничек кичерә алмаучы Низам тантана итә. Хәйдәргә ул: "Менә, минем урамга да бәйрәм килде. Себер сохариларын син дә кимереп кара", — ди. Тик шулай да әтиләре кылган яманлык өчен балалары җавап бирергә тиеш идеме икән?
Автор Хәйдәрне уңай характерлы герой итеп тасвирлый, укучыда аңа карата теләктәшлек уятырга тели. Ул хезмәтне яратучы, гаделлек сакчысы, киң күңелле, олы җанлы, сабыр, тырыш кеше булып күз алдына баса. Бу сыйфатлары бигрәк тә, төрмәдән кайтып, әтисенең эшен – колхоз бакчасын яңадан торгызырга алынгач ачык чагыла. Нинди генә киртәләр корсалар да, Хәйдәр зур түземлелек белән уйлаган хыялларын тормышка ашыра. Абыйсы Миңнехан исә энесенең ниятләренең изгелегенә ышанмый, чөнки кара көнләшү хисләре аның йөрәгенә тыңгылык бирми. Язучы әлеге образ аша начар уйларның кеше күңелен пычратуын һәм иртәме-соңмы үзенә кире әйләнеп кайтуын искәртергә тели.
Нәтиҗә
Вахит Имамовның без карап үткән әлеге ике әсәре бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Күргәнебезчә, повестьләрдә кешелекнең уңай һәм тискәре сыйфатлары ачык билгеләнгән. Укучыда, әсәрне укыганда ук Акъялны кыерсытучыларга - нәфрәт, ә инде Мансур кебек мал җанлы, табигать сакчыларына карата хөрмәт хисләре барлыкка килә. Яисә: “Туганнар арасында Миңнехан белән Хәйдәр кебек дошманлашып яшәү ярамый бит” - дигән фикерләр туа. Шулай ук, гаделсезлек, бюрократия хөкем сөргән «советча» яшәүнең кеше шәхесен гарипләндергән һәлакәтле күренешләре дә шул чор сәясәтенә карата үпкә тойгыларын уята. Гомумән, бу ике повесть тагын озак елларга җәмгыятьнең “докторлары” булырга лаеклы әсәрләр, безнеңчә. Чөнки алар укучыларда бары тик күркәм холык, мәрхәмәтлелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Шушы сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар.
Кулланылган әдәбият
Заяц, косач, медведь и весна
Рисуем кактусы акварелью
Можно от Солнца уйти...
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Сладость для сердца