ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
Вложение | Размер |
---|---|
mokhmmt_gaynullin.doc | 59.5 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
МБГБУ “Табар Черкен урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Юнәлеш: Күренекле шәхесләр һәм туган як.
ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
КҮРЕНЕКЛЕ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ - МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН
Гасанова Карина Әкьрам кызы,
11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Закирова Айсылу Юныс кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Табар - Черкен – 2014
ЭЧТӘЛЕК
II. Төп өлеш. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Гайнуллинның татар җәмәгатьчелегендә тоткан урыны .............................................................5
2.1. Кыскача биографиясе.................................................................................5
2.2.Җәмәгать эшлеклесе .......................................................................... .......7
III. Йомгаклау....................................................................................................9
IV. Әдәбият исемлеге.......................................................................................10
КЕРЕШ
Кеше кайда гына яшәмәсен, хезмәтендә нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аның күңелен һәрчак җылытып, рухландырып торучы бер изге урын бар. Ул – туган җир!
Без – Апас ягы, Тау ягы кешеләре. Эшчән, кунакчыл, бай тарихлы төбәктә тууыбыз белән горурланып яшибез.
Тау ягы-батырлык һәм илһам бишеге дә ! Ул татар дөньясына, илебезгә бик күп Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт Геройларын бирде. Биредә Ильяс Рахман, Габдулла Харис, Җамал Валиди, Мансур Крыймов, Гали Хуҗи, Шәүкат Галиев , Хәбир Ибраһим, Аманулла һәм башка олуг иҗат әһелләре, Сара Садыкова, Әгъзам Фәттах , Рәшит Кәлимуллин кебек танылган композиторлар, Габдрахман Таһирҗанов, Мөхәммәт Гайнуллин, Мәхмүт Ягъфәрев кебек фән өлкәсендәге казанышлары белән зур хөрмәт казанган галим -профессорлар, Фәхри Насретдинов, Бану Вәлиева,Илсур Сафин кебек атаклы җырчылар үсеп чыкты. Аларның һәркайсы тарихи төбәгебезнең күрке ,горурлыгы .
Сүзебез - абруйлы остаз , әдәбият галимнәренең берсе, калын- калын фәнни хезмәтләре күптән инде әдәбият –мәдәният кыйбласында балкыган мәшһүр Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин турында.
Мөхәммәт Гайнуллин – бөтен гомерен татар халкының милли горурлыгын, милли аңын үстерүгә багышлаган шәхес. Безнең фикеребезчә,М.Гайнуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге өйрәнүгә лаек. Шуннан чыгып фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты – Мөхәммәт Гайнуллин шәхесенең татар җәмәгатьчелегендә тоткан ролен ачыклау.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Мөхәммәт Гайнуллин турында материал туплау .
- Архив материалларын өйрәнеп системага салу.
Төп эшебездә өйрәнү объекты – Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы, төрле юнәлештәге эшчәнлеге. Предметы - әдәбият фәне.
-3-
Фәнни эшебездә: өлешчә эзләнү, тикшеренү, чагыштыру, анализ кебек метод-алымнарын файдаландык.
Фәнни эшебез кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Ахырдан кулланылган әдәбият исемлеге бирелде.
-4-
II. КҮРЕНЕКЛЕ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ
МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИННЫҢ ТАТАР ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕНДӘ ТОТКАН РОЛЕ
2.1. Кыскача биографиясе
Мөхәммәт Гайнуллин 1903 елның 18 (31) августында хәзерге Татарстан АССРның Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме — Коллар) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый, игенчелектән тыш, читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм, дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән ук укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан. Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдит мәктәбен тәмамлый, аннары, Октябрь революциясе җингәннән сон, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар хәзерли торган бер еллык курсларда укый. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте башлана: ул дүрт ел буе башта Тәтеш кантонының Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннары туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924 елда кантон мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Үзәк башкарма комитеты каршында ачылган татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә.
Курсларны тәмам иткәч, комиссия аны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге эше турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да (ул Татселькредит-промсоюзның Тәтеш бүлегендә хисапчы-кассир булып эшли), М. Гайнуллин шәһәр культура йортында чыккан стена газеталарына әдәби темаларга мәкаләләр яза, мәктәпләрдә уздырылган кичәләрдә докладлар сейли, бер ук вакытта наданлыкны бетерү буенча оештырылган кыска сроклы курсларда укытута.
1928 елның җәендә М. Гайнуллин яңадан Казанга килә һәм, өч айлык хәзерлек курсларын тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 1931 елда институтны тәмамлагач, фәнни эшкә калдырылып, 1931 — 1934 еллар арасында профессор Г. Нигъмәти җитәкчелегендә аспирантурада укый.
-5-
Бөек Ватан сугышы чорында М. Гайнуллин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә өлкән укытучы һәм доцент, 1943 — 1944 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты управляющие, аннары Казанда яңа оешкан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшерену институтында директор вазифаларын башкара. 1945 елның декабрендә аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп раслыйлар. Җаваплы административ эшләр башкару белән бергә, ул педагогия институтында лекцияләр укуын һәм гыйльми хезмәтләр язуын дәвам иттерә.
Мөхәммәт Гайнуллинга 1963 елда Татарстан АССРның, 1973 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
М. Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат була. Ул—1941 елдан КПСС члены һәм 1957 елдан СССР Язучылар союзы члены була.
-6-
2.2. Җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеге
1931 — 1934 еллар арасында булачак галимнең «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары» һәм «Г. Камалның тормыш һәм иҗат юлы» исемле башлангыч фәнни хезмәтләре язылалар. Аспирантурада уку белән бергә, ул үзе дә институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә лекцияләр курсы алып бара. Бу шөгыль тора-бара аны татар әдәбияты тарихы буенча системалы фәнни эш җәелдереп җибәрүгә этәрә.
Утызынчы еллар дәвамында газета-журнал битләрендә аның татар әдәбияты тарихына караган, аерым алганда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның иҗат эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләрне яктырткан тикшеренү мәкаләләре басыла. Шушы ук елларда М. Гайнуллин XX йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек-хрестоматия төзергә керешә. Соңыннан, 1947 елда, бу зур хезмәт китап булып басылып чыга һәм югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен озак еллар кыйммәтле чыганак ролен үти.
Бөек Ватан сугышы елларында аның «Горький һәм татар әдәбияты» (рус телендә), «Каюм Насыйри» исемле мәгълүм китаплары дөнья күрә, көндәлек матбугатта дистәләгән мәкаләләре басыла. 1946 елда ул «XIX гасыр азагыһәм XX йөз башы татар әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исемен ала.
Илленче-алтмышынчы елларда М. Гайнуллин, унтугызынчы гасыр һәм егерменче гасыр башы татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә игътибарын көчәйтеп, шул чорга караган әдәби һәм публицистик чыганакларны барлап чыга, К. Насыйри, 3. Һади, 3. Бигиев, М. Акъегетзадә, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдев кебек язучыларның тормышы һәм иҗат эшчәнлекләре турында архивлардан, әдипләрнең туганнарыннан, замандашларыннан бик күп яңа фактик материаллар җыя һәм аларны фәнни кулланышка кертеп җибәрә. Шулай ук ул татар әдәбияты тарихында исемнәре хаксызга онытыла башлаган Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Сәгыйдә, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт
-7-
туташ), Мәхупҗамал Акчурина кебек хатын-кыз язучыларның, Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек күренекле әдипләрнең иҗатларын барлап, аларның татары әдәбияты тарихындагы урыннарын ачыклый. Әдәбият тарихы белән бәйле рәвештә галим ижтимагый фикер үсеше, татар әдәбиятының интернациональ бәйләнешләре, татарда көндәлек матбугат барлыкка килу, публицистика, әдәби тәнкыйтьнең туу һәм үсеш баскычлары турында да бай материал туплый. Шушы тикшеренүләр нигезендә М. Гайнуллин 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Соңыннан (1966 елда) бу диссертация «Татарская литература и публицистика начала XX века» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Галимнең югары уку йортларында укучы студентлар өчен кулланма рәвешендә тезегән «XIX йөз татар әдәбияты», «XX йөз татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматияләре, рус телендә «Татарская литература XIX века» монографиясе, «Дуслыкта көч», «Татар әдипләре» исемле җыентыклары һәм көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда басылган йөзләрчә мәкаләләре әнә шул күп еллык тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак дөньяга килә.
М. Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының җыентыкларын төзү, матбугатка әзерләү һәм редакцияләү, «Кыскача әдәбият энцикло-педиясе»нең редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне әзерләшүдәге хезмәте дә зур.
-8-
ЙОМГАКЛАУ
- Галим кешегә белем байлыгын җыя белү генә җитми. Ул үзендәге хәзинәне башкаларга кызганмый өләшә белергә дә тиеш! – дип саный Мөхәммәт ага. Ул үзенең күңел байлыгын, белем хәзинәсен мәкаләләренә, күп санлы фәнни хезмәтләренә күчерә.
Күренекле галим Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы искиткеч бай да, гыйбрәтле дә һәм мәгънәле дә. Бигрәк тә безнең өчен – яшьләр өчен, ул зур бер якты маяк булып тора.
- Минем иң олы куанычым әдәбият булса, аннан кала – укучыларым, шәкертләрем. Юлымны дәвам итүчеләрем бар...- ди Мөхәммәт ага.
60 ел буена тормышын берөзлексез әдәбиятка, фәнгә багышлаган, аның илаһи көче алдында баш игән һәм үзендә шигъри тулпарларны иярләрлек көч-кодрәт булуына инанып, башкаларга да җан-күңел җылысын, белем-тәҗрибәсен мул өләшеп яшәгән галимгә: “Сез башлаган эшне без дәвам итәрбез” диясе генә кала.
-9-
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
1.“ Апасым – гомер бишегем “ , Казан , 2000 .
2.Х. Гайнуллин .“Мөхәммәт Гайнуллин – олуг галим һәм язучы “,К.,2003
3.Ф.С.Сәлимҗанова . Юл ярганда изге сукмакка ...”, Тәтеш ,2006 .
-10-
Яблоко
Где спят снеговики?
Два Мороза
О чем поет Шотландская волынка?
Галка в чужих перьях