Вложение | Размер |
---|---|
zhirle_shagyyrlr_tugan_yak_turynda.docx | 34.89 КБ |
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет гомуми белем
учреждениесе
“6 нчы номерлы гомуми белем мәктәбе”
Татар әдәбияты буенча фәнни –тикшерү эше.
Тема:
« Җирле шагыйрьләр Туган
як турында »
7 нче « А» сыйныфы укучысы
Зиатдинова Зәлия Роберт кызы
Җитәкчесе:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Романова Галина Николаевна
Зәй шәһәре, 2014 нче ел.
1 бит
Эчтәлеге:
I. Кереш. 2 бит
II.Төп өлеш. 3 бит
1.Шагыйрә Хәнифә Миңнегулованың тормыш юлы. 3 бит
1.1. Йосыф кызының балачак һәм яшьлек еллары. 3 бит
1.2. Үзенчәлекле иҗат мирасы. 4 бит
2. Х.Миңнегулова шигырьләренә анализ. 5 бит
2.1. Шигырьләрдә Туган як темасы. 5 бит
2.2.“ Сез нинди җирле төбәк әдипләрен беләсез?” Анкета мәгълүматлары. 7 бит
III. Йомгаклау. 9 бит
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге. 10 бит
V. Кушымта. 11 бит
2 бит
I. Кереш.
Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле.
Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.
Зәй - безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның көнчыгышында урнашкан. Зәй төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе буынча агучы Зәй елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Зәй төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан.
3 бит
II. Төп өлеш.
Минем эшемнең максаты :
1.Үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле тау һавасын сулап үскән якташыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесе шагыйрә Хәнифә Миңнегулованың иҗатын тирәнтен өйрәнү.
2. Укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән кызыксындыру.
3.Туган төбәгебездән үсеп чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
4.Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Методлар:
1.Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.
2.Кулланылган әдәби материаларны системага салу.
3.Шигырьләргә анализ ясау.
4.Х.Миңнегулованың иҗаты буенча эзләнү.
Шагыйрә турында мәгълүмат туплау максаты белән мин үземнең әтиемнең туган ягына Апач авылына юл тоттым. Шагыйрә Хәнифә Миңнегулова минем әбиемнең якын күршесе. Хәнифә апа белән очрашып сөйләштем, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштым. Миңнегулова Хәнифә Йосыф кызы, 1943нче елның 25 сентябрендә Зәй районы Апач (Сармаш по Ирне) авылында туган. Әти-әнисе колхозчы-крестьяннар булганнар. 1-4 сыйныфларны үзенең туган авылында, ә 5-7 классларны күрше Федоровка мәктәбендә укыган. Якын-тирәдә урта мәктәп булмау сәбәпле, 8-10 сыйныфларны Сарман районы, Иске Кәшер урта мәктәбендә дәвам иткән.
Районкүләм һәм зона (чаңгы буенча) ярышларында катнашып,призлы урыннар алган. Разрядлы чаңгычы булган.
Казан Дәүләт университетының(читән торып) биология факультетында укыган. Туган авылыңда клуб мөдире булып эшләгән. Сарман
4 бит
районының Теләнче-Тамак, Каташ-Каран мәктәпләрендә укыткан.
1973-1996 елларда Федоровка урта мәктәбендә үзең укыткан укытучылары белән бергә эшләгән.Үз эшен яратып башкарган,аның остасы булган,белемле,тәҗрибәле,кешелекле,гади һәм ярдәмчел укытучы остазларың хәзер дә яратып һәм хөрмәт белән искә ала.
Аның өчен Федоровка мәктәбе чын мәгьнәсендә тормыш университеты була.
Аның хезмәтләрен мәктәп коллективы, район мәгариф бүлеге хуплап киләләр. Районда беренчеләрдән булып ,1983 елда Хәнифә апа «Укытучы-методист»таныклыгына-исеменә лаек була.
1981елда СССР Югары Советы Президиумының 17июнь 1981 ел Указы нигезендә «Халыклар дуслыгы»ордены белән бүләкләнә.1990нчы елда укыту һәм тәрбия эшләрендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Ханифә апага «РСФСРның атказанган укытучысы»дигән мактаулы исем бирелә.
Кечкенә генә Апач авылында туып үсеп, үзе белә башлаганнан бирле аралашкан өлкәннәр, бергә укыган иптәшләре, мәктәпне тәмамлап тормыш юлларын сайлаган һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучылары белән әле һаман да бәйләнештә тора,алар белән сөйләшеп, аралашып яши.Туган җир,туган туфрак Хәнифә апага бик якын.
Авылдашлары, укучылары, хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр, Ханифә апа аларга бик рәхмәтле.
Гомер үтә аккан сулар кебек,
Аккан суга карап моңланам
Үткән гомерләрдә сулар кебек
Кире кайта алмый яңадан.
Шагыйрә Хәнифә апа Миңнегулова шулай ук , олуг әдәбият галиме,
5 бит
филология фәннәре докторы,укытучы, озак вакыт университетта кафедра мөдире булган зыялыбыз Хатыйп ага Миңнегуловның сеңлесе дә. Әйе,Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова-озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән,«Халыклар дуслыгы»ордены белән бүләкләнгән мөгаллимә, Россиянең атказанган укытучысы. Биолог. Бөтен Зәй районына, хәтта,Татарстанга атаклы бакча үстереп дан казанган ул. Димәк, гөлләр, матурлык дусты.Чып-чын җир кызы. Менә шундый мәгърифәтле гомер шигырь-дога булып яңгырап, йөрәгеннән бәреп чыгу гаҗәпмени? Шагыйрәнең автобиографиясеннән дә ачык күренә.Ул чын мәгънәсендә безнең заман кешесе: үз туган ягы патриоты, якташлары, авылдашлары, хезмәттәшләре белән бөтен барлыгы белән мәңгелеккә бәйләнгән үз төбәге,димәк, Сарман-Зәй ягы кызы,ә инде хисләре, күңел дөньясы, яшәү,кешеләрне ярату фәне буенча чын-чыннан мөгаллимә дә. Гаҗәеп шигъри ауралы һавалы, искиткеч матур табигать урыны бу төбәк,Апач авылы! Туганнары арасыннан нәкъ менә Хәнифә апанын шушы изге нигезгә тугры калып, ата-баба, әнкәйләрнең эзләрен, йорт-илне саклап, борынгы туфракка мәңгелек мәхәббәт белән яшәве дә аңлашыла бит. Әйе, нәкъ менә шигърилек белән бергә халыкның пакь, күркәм йолаларын үтәүнең үзе инде бу! Хәнифә апа үзенең шигырьләренең күбесен кадерле әнисенә һәм әнкәйләр кебек якын туган ягына багышлый. Менә, аның “Туган як” исемле шигырен алыйк. (декабрь,2003)
Шигырьнең темасы әсәр исемендә үк күренә: туган якны ярату хисе. Бу тема бер төркем мотивлар аша ачыклана:
И, минем газиз туган як,
И газиз халкым минем!
Утларга кереп көйгәнсең
Калгансың исән-имин.
6 бит
Кадерле газиз җиркәем-
Таулар, ярлар арасы.
Шул җирдә халкым көн күрә,
Хыялы-өмет-чаты.
Туган ягын шагыйрә үзенең назлы туган йорты белән чагыштыра.
И,серле,назлы Туган йорт,
Кендек каным тамган җир!
Ник шулкадәр кадерле син,
Туып-үскән газиз җир!
Туган якны ул “утларга кереп көйгәнсең” ди, ягъни аны җанлы итеп күрә.
Җир читендә яшәүче дә
Тартыла туган якка.
Кипмәсен сүле тамрыңның
И,газиз халкым минем.
Бабамнар догасы булып
Сиңа бәрәкәт иңсен.
Нәтиҗә: туган ягын яратып, кадерләп торган кешегә генә бәрәкәт иңә, ул бәхетле була.
Сагыну.
Бер кайтырмын әле,
Бер кайтырмын,
Туган авылым, сиңа, кайталсам.
Алгысыган күңелем басылырмы,-
Урамнарың кат-кат урасам.
Шагыйрә туган як темасын “Сагыну” шигырендә дәвам итә.
Туган яктан еракта яшәү, лирик геройда үкенечле хисләр уята.
Яшәү түгел икән, синнән башка
7 бит
Чит җирләрдә җаннар сызлангач,
дип сыкрана ул. Әсәрнең тәэсирлеген көчәйтү , укучының игьтибарын юнәлтү максаты белән шагыйрә кабатлаулар куллана.
Бер кайтырмын әле,
Бер кайтырмын,
Бер кайтырмын туган авылыма,
Сандугачлар җыры дәва булыр
Өзелеп-өзелеп сагнуларыма.
Туган якның сылу каеннарын, Сабан туе бәйрәмен дә “Милләт көзгесе” шигырендә искә ала.
Басу –кырлар хәтфә җәйгән кебек
Ефәк шәле килешә каенга.
Көчсез булмас Сабантуйлы милләт,
Милли йөзең мәңге балкысын!
Милләт үзенең милли бәйрәмнәрен, йолаларын онытмый икән, димәк аның киләчәге бар!
Хәтта авылның кечкенә генә инешенә дә ул соклана.
Инешем.
Инешкәем сай гына.
Борылып ага җай гына;
Тал-тирәкләр бөгелеп-сыгылып,
Озатып кала моң гына.
Эш барышында 7 а сыйныфында укучы татар балаларына һәм аларның әти-әниләренә анкета сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителгән иде.
Сез нинди җирле төбәк әдипләрен беләсез?
Аларның иҗаты белән танышмы, аларны яратып укыйсызмы? дигән сорауларга күп әти-әни Флүн Разов, Мөнир Талыйпов, Хәнифә
8 бит
Миңнегулова һ.б шагыйрьләрне атадылар.
Анкета мәгълүматлары шуны күрсәтә: укучылар туган як тормышын чагылдырган әсәрләрне бик теләп, яратып укыйлар.
Туган төбәгебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә якташ язучыларыбызның да өлеше бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Алар матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне тагы да яратырга, аның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә.
9 бит
III. Йомгаклау.
Туган ягыбызның кырларына, җиренә гашыйк шагыйрә. Аның өчен туган як басу – кырлары рухи азык та булып тора. Ул җирне, кешеләрнең йөрәк тибешен тоеп, шулардан илһам алып яши. Аның һәр шигырендә туган җиребезнең моңы, җылысы, шул җирне бизәүче хезмәт кешесенең сулышы тоела.
Күп тә үтмәс, без дә мәктәбебезне тәмамлап, төрле якларга таралырбыз. Кеше читтә һәрвакыт башкалар өчен шәхес буларак кызыклыдыр дип уйлыйм мин. Ә шәхес булыр өчен, беренче чиратта, туып-үскән җирең турында, мәдәнияты, тарих буенча хәбәрдар булырга кирәк.
10 бит
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.
1.Исламов Ф.Ф. “Әдәбият дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларыннан файдалану”, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1983.
2. Миңнегулова. Х.Й. Әнкәй йөрәге икән. Казан, 2010.
Сорняки
Волшебные звуки ноктюрна
Цветение вишни в лунную ночь
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Пчёлы и муха