Ученик рассуждает о профессии учителя. Ищет ответ на вопрос: каким должен быть учитель.
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy-_donyada_in_guzl_keshe.doc | 31 КБ |
Укытучы – дөньяда иң гүзәл кеше
Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Фәнис Яруллин.
Минемчә, бу дөньяда иң гүзәл кеше – укытучы, чөнки алар, әле дөньяны белмәгән балаларны, әкрен генә тормыш юлына кертеп,аларны тәрбияли башлыйлар. Укытучы укучыларда мөмкин кадәр кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә омтыла.
Укытучылар турында күп сөйләп була. минемчә, алар акыллы, игелекле, мәрхәмәтле, сабыр холыклы булулары белән башка һөнәр ияләреннән аерылып торалар. Төрле характерлы булсалар да, аларны бер үк максат, фикер, бер үк уй берләштерә: киләчәк буынны илгә файдалы кеше итеп тәрбияләү. Чөнки аларның ничек иттереп яшь буынны тәрбияләүләреннән, укытуларыннан балаларның язмышы хәл ителә.
Минем уйлавымча, укыту эше сәләт ул. Ә сәләт ул кинәт кенә барлыкка килә алмый. Шуна күрә дә укытучылар үз өсләрендә эшләп, сәләтләрен үстереп чын укытучы булырга омтылалар.
Шагыйрләр һәм язучылар укытучылар турында бик куп шигырьләр, җырлар язганнар. Алар буген дә укытучыларга мәдхия җырлыйлар.
«Укыту да, уку да бик кыен», - дип дөрес әйткәннәр борынгы бабаларыбыз. «Уку ул - энә белән кое казу», дигәннәр бит. Уку күп тырышлык, сабырлык таләп итә. Шуңа күрә дә «Укыган кеше - күркәм кеше», дигәннәр. Күркәм кеше булу өчен, минемчә, укырга кирәк, ә кеше, чыннан да, гомер буе укый, өйрәнә.
Мәктәпне бетерү тормышка әзер булу түгел әле. Мәктәп әле олы тормышның беренче баскычы гына. Ул баскычка менәргә беренче укытучы булыша. Шуңа күрә дә беренче укытучының җылы сүзләре, беренче дәресе һәр кешедә нык истә кала.
Хәзерге катлаулы чорда да укытучылар балаларны укытуны дәвам итәләр. Дөрес, аларга бик кыен.
Укытучы укытып кына калмый, ул әле укучыларга киңәшләрен дә бирә, аларны дөрес юлга бастырырга тырыша.
Дөресен әйткәндә, хәзерге заман укытучыларына бик авыр. Күп кенә укучылар укытучыларны тыңламыйлар. Алар, мөгаен, укытучының укучы өчен тырышканын аңламыйлардыр. Әйе, укытучы нинди генә авыр вакытлар булмасын, түзә, бар сабырлыгын җыя.
Тупое - острое
Волшебная фортепианная музыка
Сочные помидорки
Денис-изобретатель (отрывок)
Нас с братом в деревню отправили к деду...