Җир ресурсларын планлаштыру өчен хуҗалыкның табигый һәм икътисади шартларын өйрәнү мөһим. Без аларны күзәтүләрдән чыгып, карта һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең еллык отчетлары аша өйрәндек. Төрле чыганаклардан алынган материалларны чагыштыдык, анализладык һәм нәтиҗәләр ясадык.Проектны эшләү барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, ТР ның табигатьне саклау турындагы законнары, И. Т. Гайсин, З. А. Хусаинов, Ш. Ш.Галимовларның “География и экология Республики Татарстан” кулланмасы, М.Р.Мустафин, Р. Г.Хузеев төзегән “Все о Татарстане” экономик-географик белешмәсе, Әтнә районының “Авыл хуҗалыгы җирләре” картасы, таблицалар өйрәнелде, Әтнә районы территориясе буйлап экскурсияләр үткәрелде, күзәтүләр алып барылды.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.docx | 42.65 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Иске Өҗем урта гомуми белем мәктәбе”
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенә
ТАБИГЫЙ ЛАНДШАФТНЫ ТОРГЫЗУ МАКСАТЫННАН
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҖИРЛӘРЕН ПЛАНЛАШТЫРУ
(“Күңелгә минем , туган як, бигрәк тә якын шул син” юнәлеше)
Автор: 9 нчы сыйныф укучысы
Шәрифҗанова Рәзилә Рәшит кызы.
Җитәкчесе: география укытучысы
Шәрифҗанов Рәшит Саубан улы.
Эчтәлек.
планлаштыруга карата тәкъдимнәр.
әһәмияте.
III. Йомгаклау.
Файдаланылган әдәбият.
Хәзерге вакытта республика авыл хуҗалыгы, гомумән авыллар зур социаль-икътисади үзгәрешләр кичерә: эре предприятиеләр аерым өлешләргә бүленә. Җирләрне яңача бүлү нигезендә яңа авыл хуҗалыгы кооперацияләре, крестьян хуҗалыклары берләшмәләре һәм башка яңа хуҗалык формалары барлыкка килә. Җир хосусый милеккә әверелә. Һәм еш кына кыйммәтле байлыгыбыз булган җир очраклы кешеләр кулына эләгә. Аз чыгым тотып күбрәк табыш алу максатыннан җирләрне эшкәртү технологиясе бозыла. Кешенең күптөрле хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә җир үз-үзен торгызу функциясен үти алмый башлады. Ә бу үз чиратында кешенең яшәү тирәлеге начараюга, җирләрнең уңдырышлылыгы түбәнәюгә китерә.
Ситуациядән чыгу юлы – җирләрне экологик яктан дөрес планлаштыру . Бу эшебездә без Әтнә районы мисалында авыл җирләрендә табигый ландшафтны һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу максатыннан җир ресурсларын планлаштыру юлларын өйрәнергә булдык. Беренчедән, бу тема дәрестә өйрәнелми, безнең өчен яңалык булып тора. Икенчедән, Әтнә районы агроланшафтын торгызуның һәм экологик тигезләнеш булдыруның закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә.
Проект эшенең максаты:
Әтнә районы мисалында авыл җирләрендә табигый ландшафтны һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу максатыннан авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне планлаштыру.
Бурычлар:
1. Авыл хуҗалыгы производствосы ресурсларын өйрәнү, куллану буенча булган теоретик материалны өйрәнү, анализлау, гомумиләштерү;
2. Авыл хуҗалыгы производствосының табигый һәм социаль-экономик үсеш факторларын ачыклау;
3. Әтнә районы мисалында авыл җирләрендә табигый ландшафтны һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу максатыннан җирләрне планлаштыру.
Тикшерү объекты:
Татарстан Республикасы Әтнә районы җир ресурслары.
Проектның фәнни әһәмияте:
Авыл хуҗалыгы производствосы ресурсларын өйрәнү һәм дөрес куллану буенча теоретик белемнәрне үстерү.
Проектның гамәли әһәмияте:
Эш нәтиҗәләрен практик дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда файдаланырга, күмәк хуҗалыкларга тәкъдим итәргә мөмкин.
Проектны эшләү барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, ТР ның табигатьне саклау турындагы законнары, И. Т. Гайсин, З. А. Хусаинов, Ш. Ш.Галимовларның “География и экология Республики Татарстан” кулланмасы, М.Р.Мустафин, Р. Г.Хузеев төзегән “Все о Татарстане” экономик-географик белешмәсе, Әтнә районының “Авыл хуҗалыгы җирләре” картасы, таблицалар өйрәнелде, Әтнә районы территориясе буйлап экскурсияләр үткәрелде, күзәтүләр алып барылды.
Җир ресурсларын планлаштыру өчен хуҗалыкның табигый һәм икътисади шартларын өйрәнү мөһим. Без аларны күзәтүләрдән чыгып, карта һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең еллык отчетлары аша өйрәндек. Төрле чыганаклардан алынган материалларны чагыштыдык, анализладык һәм нәтиҗәләр ясадык.
II. Әтнә районының табигый-экологик күрсәткечләре.
2.1. Әтнә районы турында гомуми мәгълүмат. Табигый шартлары.
Соңгы 50 ел буена интенсив рәвештә табигый ресурсларны индустриаль һәм аграр үзләштерү республикада экологик хәлнең сизелерлек начараюына китерде. Исәпләүләр күрсәткәнчә, республиканың 14 административ районында экологик хәл тотрыклы дип санала. Ә калган 29 ында экологик хәлнең уртачадан алып иң көчлегә кадәр начарлана баруы күзәтелә.
2003 елда республика 8 экологик-икътисади регионга бүленә. Безнең Әтнә районы Арча, Балтач, Кукмара районнары белән берлектә Төньяк регионга керә. Регионда әйләнә-тирәлекнең экологик хәле уртача киеренке дип бәяләнә.
Әтнә районы 1990 елда Арча районыннан аерылып чыгу юлы белән оеша. Ул республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан. Үзәге - Олы Әтнә авылы. Районның территориясе – 681 кв. км. Район Мари республикасы, Арча, Биектау районнары белән чиктәш.
Климаты уртача континенталь, һаваның уртача еллык температурасы +2,3 градус. Явым-төшемнең уртача еллык күләме 451 мм.
Районның су ресурсларын Ашыт елгасы һәм кечкенә инешләр, чишмәләр тәшкил итә. Алар нигездә җир асты сулары һәм кар сулары белән туена. Җәй көннәрендә, авыл хуҗалыгына су бик кирәк чакта елгаларда су нык кими, ә кайберләре бөтенләй корый. Шунлыктан буалар төзү мөһим.
Климатик, географик һәм геологик үзенчәлекләр туфрак һәм үсемлекләр формалашуга йогынты ясый. Әтнә районы территориясе сөзәк авышлыклы, елга үзәннәре һәм коры үзәннәр, ерымнар арасындагы яссы түтәллекләрдән гыйбәрәт. Районда казылма байлыклар да, промышленность предприятиеләре дә юк. Төп байлыгы – туфрак. Әмма кәсле-көлсу һәм ачык соры урман туфрагы да уңдырышлылардан саналмый. Аларның черемәле катламы, кара туфрак белән чагыштырганда, юкарак, гумуска ярлырак. Һава һәм су йөреше дә начаррак, чөнки өске катламның структурасы һәм механик составы сыйфат ягыннан түбәнрәк. Районның үсемлекләр капламын урманнар, куаклыклар, кыр ышыклау урман полосалары, болын үсемлекләре тәшкил итә.
Районның табигый-климатик шартлары авыл хуҗалыгы алып бару өчен әйбәт дип бәяләнә.
2.2. Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләргә характеристика.
Районда территориянең 59,7 мең гектарын авыл хуҗалыгы җирләре алып алып тора, шул исәптән сөрүлек җирләр 48,5 мең.га , печәнлекләр 1,8 мең.га, көтүлекләр 9,4 мең.га. (Кушымта 1)
Таблицалардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең күп өлешен сөрүлек җирләр алып тора, көтүлекләр 15,7%, ә печәнлекләр тагын да азрак – 3,1% тәшкил итә. Сөрүлек җирләр тигез урында гына урнашмаган, аларның рельефы катлаулы. Басуларның күпчелек өлеше 2-3 градус сөзәклектә урнашкан. 3-5 градус сөзәклектә урнашкан басуларда эрозия куркынычы зур.
XIX гасыр башыннан Татарстанның урман белән капланганлыгы өч тапкырдан артык кимеде. Әтнә районы урманнары 10% тан 3,5% ка калды. Урманнарны сөрүле җирләр һәм көтүлекләр алыштыру сәбәпле өслекнең эрозияле җимерелүе артты. Татарстанда эрозиягә дучар булган авыл хуҗалыгы җирләре 1673,8 мең. га (33%), ә эрозияләнгән сөрүле җирләр 1390 мең га (41,3%). Эрозияләнгән сөрүле җирләр 1950 елда 723,2 мең га. 1997 елда 1390 мең.га булган булса, эрозия процессының артуы аерым-ачык күренеп тора. Әтнә районында да шушы ук хәл күзәтелә: эрозияләнгән җирләр 26700 га ны алып тора, бу барлык сөрүлек җирләрнең 56, 8% тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгына туфрак эрозиясе бик зур зыян китерә. Бу беренче чиратта җирләрне дөрес файдаланмау белән бәйле. Түбән агротехника, көтүлекләрдә терлекләрне сөзәклекләрдә, балкаларда һәм ерымнарда йөкләмәне сакламыйча көтү, ике елга арасындагы сөзәклекләрне сөрү һәм эшкәртү һ.б. – болар барысы да эрозиянең килеп чыгышына һәм үсешенә китерә. Шуңа күрә ерымнар белән көрәш алып барырга кирәк. Ерымнар белән көрәш төрле юллар белән алып барыла. Иң мөһиме бу эштә – агып төшүче суны тоткарлау. Бигрәк тә нәтиҗәле юлы булып җирләрне тирәнтен сөрү тора. Бу очракта туфрак суны үзенә күбрәк ала һәм озаграк тотып тора. Туфрак эрозиясенә каршы көрәштә туфрак саклаучы чәчү әйләнешенә әһәмият бирелә. Ерымнар белән көрәшү өчен ерым башларында һәм тармакларында саклау корылмалары төзергә, ерымнан өстәрәк, язгы суларны тотып калу өчен, грунт валлары ясарга кирәк. Югары уңыш алуга кыр ышыклаучы полосалар, ерымнар әйләнәсендә агачлар, куаклыклар утырту уңай нәтиҗә бирә һәм бу галимнәр тарафыннан бәхәссез исбатланган. Әтнә районында кыр ышыклау урманнары 2039 га, шул исәптән ерым-балкалардан саклаучы кыр ышыклау урманнары 1520 га мәйданда утыртылган.
Ландшафтның үзгәрүенә китергән тагын бер сәбәп – төзелешләр. Торак йортлар, промышленность предприятиеләре, юллар төзү нәтиҗәсендә дә туфрак , су һәм һава пычрана. Төп эшләр төгәлләнүгә, җирдән файдаланучы һәркем әйләнә-тирәне яхшырту, чистарту буенча да эшләргә бурычлы.
2.3. Әтнә районы авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне планлаштыруга карата тәкъдимнәр.
Бүгенге көндә яшәп килүче җирдән файдалану тәртибе буенча Әтнә районында җирләр түбәндәге юнәлешләрдә үзгәртелергә тиеш:
1. Гомуми җирләр исәбеннән, сөрүле җирләрне кимендә 50% ка кыскартырга. Беренче чиратта түбән продуктлы участокларны сөрүлек җирләр исәбеннән чыгарып, алардан көтүлек һәм печәнлекләр ясарга. Зарарланган җирләргә корылыкка чыдам күпьеллык үләннәр чәчәргә.
2. Сөрелгән территорияләрдәге кыр ышыклаучы урман полосаларын 10% ка кадәр арттырырга. Бигрәк тә бу полосаларны елга буйларында, юллар буенча, сулыклар әйләнәсендә утырту кирәк.
3. Көтүлекләр һәм печәнлекләрне кимендә 2 тапкыр арттырырга, табигый үләнле болыннарны торгызырга, деградацияләнгән участокларны төзәтергә, көтү әйләнеше кертергә, көтүлекләргә йөкләмәне киметергә һәм тиешле техник чараларны кулланырга.
4. Су ресурсларын арттырырга. (Кушымта 2)
2.4. Чыгымнарны каплау юллары һәм кулланылган чараларның экологик әһәмияте.
Тәкъдим ителгән чараларның экономик яктан файдасы шунда: уңдырышсыз (начар) җирләрдәге сөрүлекләрне киметү өстәмә материаль һәм хезмәт ресурслары җәлеп итмичә игенчелекне уңдырышлырак (әйбәтрәк) сөрүле җирләрдә интенсивлаштыру. Җирләрнең уңдырышлыгы арту, табыш алу һәм тотрыклылык тотылган чыгымнарның каплану мөмкинлеген арттыра. Кыр ышыклау урман полосалары зур экологик һәм экономик файда вәгъдә итә. Кыр ышыклау полосалары уңдырышлылыкны арттыра. Урманнар гасырлар буена булдырыла. Агач утыртканда кул хезмәте куллану чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә агачларны халык белән утыртырга кирәк.
Тирән ерымнарны зур чыгымнар тотып күмүгә караганда, ял – сәламәтләндерү өчен сулыклар яисә балык үрчетү өчен файдаланырга мөмкин.
Ачык сулыкларның мәйданын арттыру регионның туфрак - климат шартларына, игенчелекнең тотрыклылыгына һәм продуктлылыкны арттыруга уңай йогынты ясый. Печәнлекләр һәм көтүлекләр культуралы үсемлекләргә караганда кояш энергиясен һәм суны тулырак файдаланалар, һәм билгеле бер шартларда экономик яктан файдалырак.
Кулланылган чараларның экологик әһәмияте.
Буалар һәм сулыклар ландшафт эчендә дым әйләнешен көчәйтә, һаваның дымлылыгын арттыра, микроклиматик шартларны яхшырта. Буаларда һәм сулыкларда тоткарланган агым сулар җәйге чорда сизелерлек күләмдә парга әйләнәләр, һаваның дымлылыгын арттыралар, ә фильтрланган вакытта алар җир асты суларын тулыландыралар.
Утыртылган агачлар һаваны зарарлы катнашмалардан чистартып, көчле фильтрлар ролен үтиләр. Акыл белән планлаштырганда, урманнарны, көтүлекләрне, сазлыкларны яхшы хәлдә тотканда, алардан аз булмаган экономик файда алырга мөмкин һәм шул ук вакытта табигатьне саклау таләпләренә җавап бирә.
III. Йомгаклау.
Җир ресурсларын рациональ файдаланмау туфрак катлавының деградациясенә (начарлануына) китерә. Шуңа күрә бүгенге көндә авыл хуҗалыгының табигый ресурсларының гомуми проблематикасы булып җир ресурсларын рациональ файдалану тора. Моңа файдаланыла торган җирләрне ландшафт нигезендә оптимальләштерү ярдәмендә генә ирешергә мөмкин.
Тикшерү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар түбәндәге нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәрне формалаштырырга мөмкинлек бирә:
1. Бүгенге көндә Әтнә районы авыл хуҗалыгы җирләре торышы беренчел табигый ландшафтка туры килми һәм бу райондагы экологик хәлнең катлаулануына китерә.
2. Җирләрне экологик яктан дөрес планлаштыру бурычы сөрүлек җирләрне киметү, урман һәм күпьеллык үсентеләрне, болыннар һәм сулыкларның мәйданын арттыру хисабына үтәлергә тиеш.
Җир ул - төп яшәү чыганагы. Бер үк вакытта җитештерү чарасы да, хезмәт кую урыны да. Менә шуңа күрә җирне без төп җитештерү чыганагы дип атыйбыз. Аны күчереп тә, алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлылыгын арттыра бара, байлык тудыра. Тик аны авыл хуҗалыгы максатларында файдаланганда гына бу шулай. Әгәр дә без җирне башка максатларда, әйтик, сәнәгать предприятиеләре, төрле складлар, коттеджлар төзү өчен файдалансак, ә инде файдасыз электр станцияләре корып, җирне су астында калдырсак, ул җитештерү чыганагы булудан туктый, өстәмә байлык тудырмый. Димәк, җиргә саксыз караган, аны күпләп авыл хуҗалыгы файдалануыннан чыгарган ил һәм халык төп байлыгын югалта, ярлылана дигән сүз. Кайсы хуҗалыкта, төбәктә җирдән нәтиҗәле файдаланалар, анда азык-төлек мул, ә хуҗасызлык хөкем сөргән урында кытлык башлана. Шуңа күрә төп байлыгыбыз булган җирне саклыйк, кадерлик!
Файдаланылган әдәбият:
Кушымта 1
Таблица 1.
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең составы
№ п/п | Җирләрнең төре | Мәйданы , га | % ларда | |
Гомуми мәйданга карата | Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләргә карата | |||
1. | Сөрүлек җирләр | 48500 | 71,2 | 81,2 |
2. | Күпьеллык үсентеләр, шул исәптән бакчалар. | - | - | - |
3. | Яткын җирләр | - | - | - |
4. | Печәнлекләр | 1800 | 2.6 | 3,1 |
5. | Көтүлекләр | 9400 | 13,8 | 15,7 |
Барысы | 59700 | 87,6 | 100 | |
6. | Урманнар, шул исәптән кыр ышыклау полосалары | 2039 | 2,9 | 3,4 |
7. | Су ресурслары | 136,2 | 0,2 | 0,2 |
Таблица 2.
Басуларның авышлыгына характеристика.
Барлык мәйдан (мең га.) | Басуларның авышлыгы, градусларда | |||||
1 гә кадәр | 1-2 | 2-3 | 3-5 | 5-7 | 8дән югары | |
Әтнә районы 48,5 | 9,2 | 25,9 | 10,1 | 3,2 | 0,1 | - |
Республика буенча 3576,1 | 1473,5 | 1208,3 | 560,0 | 266,0 | 49,7 | 18,6 |
Таблица 3.
Басуларның эрозияләнүенә характеристика.
Басулар (мең га.) | Эрозиягә дучар булган сөрүлекләр | % ларда | ||||
Аз | Уртача | Көчле | Барысы | |||
Әтнә районы | 48,5 | 21,1 | 5,6 | - | 26,7 | 56,8 |
Республика буенча | 3369,1 | 1129,7 | 253,6 | 6,7 | 1390,0 | 41,3 |
Кушымта 2
Таблица 4.
Табигый ландшафтны торгызу максатыннан авыл хуҗалыгы җирләрен планлаштыру.
№ | Файдаланыла торган җирләр | Оптимальләштерүгә кадәр | Оптимальләштерүдән соң | ||
га. | Гомуми мәйданга карата % ларда | га. | Гомуми мәйданга карата % ларда | ||
1. | Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр | 59700 | 87,6 | 50888 | 74,7 |
2 | Сөрүлекләр | 48500 | 71 | 34050 | 50 |
3 | Печәнлекләр | 1800 | 2,8 | 3638 | 5,3 |
4 | Көтүлекләр | 9400 | 13,8 | 13200 | 19.3 |
5 | Кыр ышыклау урманнары | 2039 | 4,2 | 6810 | 10 |
6 | Су ресурслары | 136,2 | 0,2 | 340,5 | 0,5 |
Зимний дуб
Сила слова
Мальчик и колокольчики ландышей
Нарисуем попугая цветными карандашами
Домик зимней ночью