Без шул табигатьтә яшибез,барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Туган йортын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә кирәк вакытта үз–үзен аямыйча көрәшкә күтәрелә. Кызганычка каршы, саклап бетерә генә алмыйбыз шул.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yak_tabigate_7e.doc | 36 КБ |
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!
( Р. Вәлиева)
Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз...
Күренекле язучы М. Пришвин табигать турында болай дигән: “ Ул- безнең өчен бөек тормыш байлыклары туплаган кояш хәзинәсе”.Суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы.
Без шул табигатьтә яшибез,барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Туган йортын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә кирәк вакытта үз–үзен аямыйча көрәшкә күтәрелә. Кызганычка каршы, саклап бетерә генә алмыйбыз шул.
Бүген Казан өчен экология мәсьәләсе беренче урында. Һава - кеше тормышында иң кирәкле әйбер. Заводлар, автомашиналар агулы газлар белән безнең сулар һавабызны пычрата. Әлбәттә, безгә парклар, яшел зоналар җитми.Без шәһәребезнең иң матур шәһәр булуын телибез. Безнең һәрберебез үз өлешен кертергә, агачлар утыртырга тиеш.Чөнки агач утырту-савап кына түгел, буыннар тарихын ныгыту да.Утыртып кына калмаска, ә сакларга да тиешбез.
Су –җирдәге тереклек өчен иң кирәк матдә. Халкыбыз элек-электән чишмә күлләрне чистартып, карап торган. Ләкин акча һәм табыш аркасында чисталык, матурлык чыганагы булган сулыкларга вәхшиләрчә мөнәсәбәт дәвам итә.Сулыкларга килгәндә, эре ширкәтләр генә түгел, ә гади халыкның күпчелеге аларның язмышына битараф. Казан кунаклары да, шәһәрдә яшәүчеләр дә Камал театры янындагы фонтанга манзара кылырга килә. Кабан күле кырыенда хәйран гына ташландык чүп: пластик шешәләр, чипсы һәм башка ризык кәгазьләрен күрергә була.
Казансу елгасы җәй җитте исә чүплек оясына әйләнә. Яр буенда ял итүчеләр үзләре киткәндә сыра шешәләре, чүп өемнәре калдыра. Шулай итеп, Казан табигатенең бер почмагы тагын чүплек оясына әйләнә. Шуларны күреп күңел сыкрана.
Без - табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кануннарына каршы килмичә, аңа булышыйк.
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Круговорот воды в пакете
Бабочка
Ворона
Эта весёлая планета