Сочинение на классный час ко дню Победы "Мой дедушка"
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 430.5 КБ |
Минем бабам сугышта булган
Минем бабай (Э.Шәрифуллина)
Минем бабам – капитан,
Сугышта булып кайткан.
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан.
Безнең илдә һәр бала
Уйнап-көлеп йөрсен дип,
Хәвеф-хәтәр күрмәсен,
Тыныч булып үссен дип,
Көрәшкән чакта бабам,
Әни
Нәкъ минем яшьтә булган,
Рәсем ясап, хат язып,
Бабама салып торган.
Бик күп сугышкан бабам,
Дошманны җиңеп кайткан.
Үзе белән ул безгә
Тынычлык алып кайткан!
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 69 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.
Минем ерак бабам – әниемнең бабасы Хисмәтуллин Әхмәтсәгыйть
Сәгъди улы Ютазы районы Кәрәкәшле авылында 1918 елда 17 июньдә
крестьян гаиләсендә туган. Бабай, әнисе Миңлегаянның биш баласы
арасында икенче бала булып туган . Шул авыдлда 7- еллык мәктәпне
тәмамлап, балта остасы һөнәрен үзләштереп ,”Киров” исемендәге
колхозда эшләгән. Эшләре гөрләп кенә бара башлаган. 1939 елда
бабайны Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алганнар. Кайтырга
вакытлары да килеп җитә, ләкин илгә зур әфәт килә, сугыш башлана.
Бабам Әхмәтсәгыйть 1941 елда сугыш башланганда Кавалериядә хезмәт итә булган. Ул Брянск сугышында катнашкан. Кышкы суыкларда сугышчылар хатын - кызлар бәйләгән оек-бияләйләр, алар бастырган итекләрне шатланып кигәннәр! Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, 1943 елда минага әләгеп, каты яраланып, контузия алып, сугыш тәмамланганнан соң 1945 елда II группа инвалид булып туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул. Җиңү! Бу – яу кырында илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен иң зур бәхет. Ә без бабамның “Орден Красной звезды”,“За боевые заслуги” , “За Отвагу” ,“Орден Отечественной Войны”, “30 лет Победы в ВОВ”, “За Победу над Германией 1941-1945 г.” һәм башка җик күп медальләрен аның төсе итеп саклыйбыз. 1946 елда көчле, эшчән, матур, трактористка, күрше авылда туып үскән кызга, әбиемә Нәкыягә өйләнеп бик матур тормыш иткән. Аларның җиде баласы туган. Калган гомерен, 70 яшькә кадәр колхозда счетовод, балта остасы булып эшләгән.
Бабам 1995 елда 17 декабрьда вафат булды. Бабамның батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен балалары, оныклары онытмый.
Әбием (Шәйхивәлиеева) Нәкыя Шәвәли кызы 1923 елның 1 июлендә Ютазы районында Ташкичү авылында туып үскән. Әбием ишле, урта хәлле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Аның этисе Гражданнар һәм Япон сугышында катнашкан, ә бертуган абыйсы Әхтәм, Германия сугышының кырында ятып калган.
“Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек, – дип искә ала әбием. Бөек Ватан сугышы башланды. Өйләрдә суык, ягарга утын юк. Өстәвенә дәүләткә ел саен ит, сөт, бәрәңге, йомырка тапшырырга кирәк иде. Сугыш чорында безне – хатын-кызларны җыеп торф чыгарырга, урман кисәргә җибәрделәр.Ул елларның авырлыгы турында язып кына бетерерлек түгел. “Күпме авырлыклар күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип өнди әбием.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе.
Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде! Әби - бабаларыбыз батырлыкларына горурланам һәм баш иям!
Татарстан Республикасы Әлки районының муниципаль автоном гомуми белем учреждениясе “Базарлы Матак гомуми урта белем мәктәбе”
Язды: 7 нче “Г” сыйныф укучысы
Хөснетдинов И.И.
Тикшерде:
Фәттахова М.Г.
2014 нче ел
Минем ерак бабам һәм әбием
Яблоко
Иван Васильевич меняет профессию
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Лиса и волк
Ветер и Солнце