Тәкъдим ителә торган фәнни эшебездә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның драма әсәрләре материалында татар әдәби теленең стилистик системасы, ягъни сөйләм стильләренең кулланылу үзенчәлекләре тикшерелә.
Бу эшнең актуальлеге: татар әдәбиятында үз стилен барлыкка китергән драматург буларак, Россия халыклары әдәбиятында югары урын тоткан Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатын бер стилистик система итеп тикшергән хезмәт булуында.
Әлеге хезмәтнең максаты – татар теленең лингвистик стилистикасында сөйләм стильләренең барлыкка килү һәм үсеш эволюциясен күзәтү, Туфан Миңнуллин драмаларында сөйләм стильләрен куллану үзенчәлекләрен чагыштырып тикшерү.
Эшебездә стилистик анализ өчен Т. Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", "Кырларым, тугайларым", "Сөяркә", "Бәйләнчек", "Гөргөри кияүләре", "Монда тудык, монда үстек", "Йөрәк маем", "Яшьлек белән очрашу", "Җанкисәккәем", "Эзләдем, бәгърем, сине", "Шәҗәрә", "Ир-егетләр", "Саташу", "Йөрәк янар өчен бирелгән", "Исәнмесез", "Әлдермештән Әлмәндәр" h. б. драмалары алынды.
Хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгаклаудан hәм библиографиядән гыйбарәт. Беренче бүлек "Тел белемендә стильләр мәсьәләсе" дип атала. Әлеге бүлектә стильләр турында төшенчә бирелә hәм татар лингвистикасында аларны өйрәнү тарихы яктыртыла. Икенче бүлектә Т. Миңнуллин драмаларында сөйләшү стиленең чагылышы тикшерелә. Өченче бүлек Т.Миңнуллин драмаларында экспрессив сөйләм стиленең үзенчәлекләре анализлана. Йомгаклауда төп нәтиҗәләр тәкъдим ителә.
Вложение | Размер |
---|---|
tel_belemend_stillr_mslse.doc | 168 КБ |
tufan_minnullin_dramalarynda_soylm_stillrenen_chagylyshy_-_kopiya.ppt | 547.5 КБ |
Эчтәлек
Кереш..............................................................................................................
Беренче бүлек. Тел белемендә стильләр мәсьәләсе..................................
1. Татар телендә стильләрне өйрәнү тарихыннан......................................
Икенче бүлек. Т. Миңнуллин драмаларында сөйләм стильләренең
чагылышы…………………………………………………………………
1. Функциональ сөйләм стильләре. Сөйләшү стиле..................................
2. Сөйләшү стиленең әдәби төре..................................................................
3. Сөйләшү стиленең әдәби булмаган төре.................................................
Өченче бүлек. Экспрессив сөйләм стиле...............................................
1. Күтәренке (тантаналы) стиль...................................................................
2. Түбәнәйтелгән стиль.................................................................................
3. Нәзакәтле сөйләм стиле............................................................................
4. Дусларча ягымлы сөйләм стиле...............................................................
5. Рәсми-салкын стиль..................................................................................
Йомгаклау.....................................................................................................
Библиография……………………………………………………………..
Кереш
Билгеле булганча, тирә- як табигать һәм иҗтимагый тормыш бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән гыйбарәт. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер-берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр нэтижәсендә, үзенә бер төрле система тәшкил итә. Системаны танып белү, өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның үсеш-үзгәреш кануннарына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, багланышларнын, ул системаны төзи торган өлеш-кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.
Лингвистикада стиль – тел чараларын билгеле бер рәвештә куллану нәтиҗәсе, һәм шуңа күрә һәр төр стиль – үзенә бер система тәшкил итә. Стилистика исә сөйләмдәге менә шул стиль системаларын һәм телнең төзелешендәге стилистик мөмкинлекләрне өйрәнә.
Ләкин стилистиканың фән буларак үсеше тарихында аның белән бергә үрелеп яки аңа янәшә рәвештә риторика һәм поэтика дигән филология фәне тармаклары да яшәп килде һәм яшәп килә. Шуңа күрә стилистика турында сүз башлар алдыннан алар турында да әйтеп үтү мөһим булыр.
Сөйләм стильләре, татар халкының теле, тормыш-көнкүреше һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше буларак, тарихи лингвистик яссылыкта фәнни өйрәнү өчен гаять актуаль бер өлкә, мөһим һәм әһәмиятле объект булып тора.
Татар телендә стильләренең һәм, аерым алганда, сөйләм стильләренең килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү татар теленең лингвистик стилистикасы алдында торган иң актуаль һәм җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Тәкъдим ителә торган фәнни эшебездә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның драма әсәрләре материалында татар әдәби теленең стилистик системасы, ягъни сөйләм стильләренең кулланылу үзенчәлекләре тикшерелә.
Бу эшнең актуальлеге: татар әдәбиятында үз стилен барлыкка китергән драматург буларак, Россия халыклары әдәбиятында югары урын тоткан Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатын бер стилистик система итеп тикшергән хезмәт булуында.
Әлеге хезмәтнең максаты – татар теленең лингвистик стилистикасында сөйләм стильләренең барлыкка килү һәм үсеш эволюциясен күзәтү, Туфан Миңнуллин драмаларында сөйләм стильләрен куллану үзенчәлекләрен чагыштырып тикшерү.
Белгәнебезчә, Т. Миңнуллин иҗатында сөйләм стильләре һәм аларның төрләре тулы бер система тәшкил итә, ул билгеле бер максатка юнәлдерелгән, сөйләм стильләре төрләренең сәнгати тәэсир көчен күзаллап гамәлгә куелган. Шушы принципларга нигезләнеп, Т. Миңнуллин сөйләм стильләренең матур үрнәкләрен барлыкка китергән. Төрле сөйләм стильләрен оста файдалана белүе сәбәпле, ул бөтен татар җирлегенә үтеп кереп, татар халкының зирәклеген, бай рухи дөньясын, телгә осталыгын, җорлыгын, иҗади талантын, матур гореф-гадәтләрен бик тәфсилләп сөйләп бирә.
Үз әсәрләренең теле өстендә эшләгәндә, Т. Миңнуллинның төп игътибарны сөйләм стильләренең төрлелегенә юнәлтүе күренә. Шуңа да аларны төрле яктан якын килеп анализларга мөмкин.
Эшебездэ стилистик анализ өчен Т. Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", "Кырларым, тугайларым", "Сөяркә", "Бәйләнчек", "Гөргөри кияүләре", "Монда тудык, монда үстек", "Йөрәк маем", "Яшьлек белән очрашу", "Җанкисәккәем", "Эзләдем, бәгърем, сине", "Шәҗәрә", "Ир-егетләр", "Саташу", "Йөрәк янар өчен бирелгән", "Исәнмесез", "Әлдермештән Әлмәндәр" h. б. драмалары алынды.
Хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгаклаудан hәм библиографиядән гыйбарәт. Беренче бүлек "Тел белемендә стильләр мәсьәләсе" дип атала. Әлеге бүлектә стильләр турында төшенчә бирелә hәм татар лингвистикасында аларны өйрәнү тарихы яктыртыла. Икенче бүлектә Т. Миңнуллин драмаларында сөйләшү стиленең чагылышы тикшерелә. Өченче бүлек-Т.Миңнуллин драмаларында экспрессив сөйләм стиленең үзенчәлекләре анализлана. Йомгаклауда төп нәтиҗәләр тәкъдим ителә.
Беренче бүлек
1. Татар телендә стильләрне өйрәнү тарихыннан
Әдәби телдәге стильләр тарихын өйрәнгәндә, без моннан берничә йөз ел элек иҗат ителгән язма истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Тел фактлары хәзерге татар теле белән борынгы төрки тел арасында тарихи бәйләнеш булганлыкны ачык күрсәтәләр. Әдәби, фәнни язма истәлекләр борынгы татар теленең шактый камилләшкән һәм бай тел булуын раслыйлар. Әлбәттә, борынгырак чорда әле барлык тел элементлары да бердәм стилистик системага берләшмәгән һәм диалектлар үзәкләшмәгән булалар. Шуңа күрә төрле функциональ стильләрнең аерылып чыгуы һәм тәмам формалашып җитүе өчен тиешле шартлар табылмый. Әмма шунысы бәхәссез: теге яки бу халыкның язма теле туган икән, инде бу хәл стильләргә тармаклануны китереп чыгаруга сәбәп булган. Борынгы язма истәлекләрдә үк аерым жанр төрләре барлыкка килгәннәр һәм аларга хас кайбер стиль үзенчәлекләре, беренче стиль яралгылары күренә башлаган.
Татар телендәге стиль төрлелекләре турында кайбер фикерләр үткән гасырның яртысында чыккан китапларда күренә башлый. Мәсәлән, М. Иванов үзенең “Татарская хрестоматия”сендә китап теле белән сөйләү теле арасындагы аерманы күрсәтә һәм кайбер үрнәкләр китерә. Ул болай ди: “Татар теле (…) ике зур төргә бүленә: сөйләү теле һәм язу яки китап теле”[1].
Татар телендә өч стиль теориясе беренче тапкыр Салихҗан Кукляшев әсәрләрендә очрый[2]. Ул язма телне өч категориягә бүлә: гади тел, эш теле, фәнни тел. Аныңча, гади тел бөтен татар халкының сөйләү теленә якын булуы белән үзенчәлекле. Эш телен исә С. Кукляшев гади сөйләм белән фәнни сөйләм арасында тора һәм анда татар сүзләре белән беррәттән, гарәп-фарсы сүзләре дә шактый кулланыла, дип күрсәтә. Күп төрле гарәп теле әйләнмәләре һәм тәгъбирләре белән чуарлынган язма хатирәләрне ул фәнни телгә кертә. Кайбер китапларның татарча икәнлекләрен җөмлә ахырында татар теленә хас ярдәмче фигыльләр кулланылуыннан чыгып кына аера алуы турында әйтә. Автор бу өч төрле стильгә мәкальләрне, хикәяләрне, дастаннарны, эш кәгазьләрен, шигырьләрне үрнәк итеп китерә. С. Кукляшевта “стиль” төшенчәсе “тел” термины астында бирелә.
Үткән йөзнең ахырында профессор Н. Ф. Катанов М. В. Ломоносовның өч стиль теориясе нигезендә татар телен шулай ук өч стильгә бүлә[3]. Бу бүленеш һәр стильгә хас текст үрнәкләре бирелүе, шактый конкрет булуы ягыннан аерылып тора.
Н. Ф. Катанов шул чордагы татар әдәби теле югары стильдә чагыла дип күрсәтә. Моңа К. Насыйриның “Фәвакиһел җөласә”сеннән, “Җыен кыйссасы”ннан (Казан, 1881 нче ел), “Сатучылар турында закон”нан (Казан, 1875 нче ел) һ. б. әсәрләрдән үрнәкләр китерә. Бу стильдә гарәп, фарсы һәм гомум кулланылышта булган татар теле сүзләре кергән текстлар алына. Бер мисал:
“Имде Кыпчак ханының кызы ул илчеләрнең гамәлендин шифа табып, андан соң каен себеркесенең хасыяте халык арасында шаегъ булып[4], һәркем сырхау булса, каен себеркесе белән хәммамга[5] кереп йомшанганнан соң шифа табар булдылар. Шифа истигъмал кыйла-кыйла каен себеркесе хәмамларның луазаматынан сайулмыштыр. Бу хәммамларда каен себеркесе истигъмал кыйлмак башка йортларда юк дип риваять кыйлалар”[6]. (К. Насыйри. “Фәвакиһел җөласә”. – Казан, 1884 нче ел).
Н. Ф. Катанов урта стильгә гарәп-фарсы сүзләре аз кулланылган текстларны сайлый, ә өченче стильне халык стиле дип атый һәм халыкта кулланылган хикәятләрдән, мәкальләрдән, табышмаклардан, җырлардан үрнәкләр китерә. Бу очракта инде гарәп-фарсы сүзләре бөтенләй аз. Димәк, бу стильгә халык сөйләменә нигезләнгән татар теле алына.
Н. Ф. Катанов татар телендәге стильләрне дифференциацияләүдә жанр принцибына аз игътибар бирә, күпчелек очракларда лексик-семантик критерий нигезендә лингвистик принциптан чыгып эш итә. Шуңа күрә булса кирәк, әле стильләр арасындагы аерма да тиешенчә ачылып җитми.
Татар тел гыйлемен үстерудә һәм аны алга җибәрүдә күренекле хезмәтләре белән зур урын тоткан Каюм Насыйри да стиль мәсьәләләренә кагылышлы кайбер үзенчәлекләргә туктала. Ул язма һәм сөйләмә тел арасындагы аерымлыкны күз алдына бик ачык китерә. Язма әдәби телнең халыктан читләшкән булуын, анда башка телдән кергән сүзләрнең күп кулланылуын күрсәтеп үтә. К. Насыйри халык сөйләшкәнчә язуны үзенең төп максаты итеп күрә.
Каюм Насыйри татар теленең төрле стилистик төсмерләргә, сурәтләү чараларына бик бай булуына да игътибар итә һәм үзенең “Кавагыйде китабәт” исемле әсәрендә практик стилистика мәсьәләләренә дә туктала.
XX гасыр башында, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң (1917), татар теле буенча язылган грамматикаларда һәм матбугатта чыккан кайбер мәкаләләрдә тел һәм әдәбият белгечләре тарафыннан стильләргә кагылышлы проблемалар күтәрелде (Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, Х. Бәдигый, Л. Җәләй, В. Хангилдин, М. Зәкиев, Х. Курбатов һ. б.). Соңгы елларда В. Хаков, Ф. Сафиуллина h. б. галимнэр татар эдэби теленен стилистикасын hэм поэтикасын өйрәнүгә аеруча игътибар итэ башладылар. Казан дәүләт университетында студентларга “Татар әдәби теле тарихы”, “Татар теленең практик стилистикасы” мөстәкыйль предметлар итеп укытыла башлады.
Икенче бүлек
Туфан Миңнуллин драмаларында сөйләм стильләренең чагылышы
Билгеле булганча, сөйләгән яки язган вакытта сүзләр һәм грамматик формалар (кайбер очракта – фонетик яңгыраш та) билгеле бер фикернең кайда, кайчан һәм нинди максат белән әйтелүенә, ул сүзләрнең кемгә төбәлгән булуына карап сайлап кулланыла. Тел чараларының шул рәвешчә билгеле бер максат белән кулланылышы һәм әдәби телнең үсә, камилләшә баруы нәтиҗәсендә, тора-бара сөйләмнең аерым үзенчәлекле төрләре барлыкка килгән. Менә шул аерым үзенчәлекле сөйләм телләре (яки типлары) сөйләм стильләре дип йөртелә.
Сөйләм стильләре функциональ сөйләм, экспрессив сөйләм һәм сәнгатьле сөйләм дигән өч төрдә була, һәм алар барысы бергә милли әдәби тел стилистик системасының нигезен тәшкил итәләр.
1. Функциональ сөйләм стильләре. Сөйәшү стиле
Кешеләрнең үзара аралашу, сөйләшү яки язышуларындагы билгеле бер практик эшчәнлеккә бәйле булган, күп дәверләр кулланып, шул эшчәнлекне чагылдыруга җайлашкан һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле бер рәвешкә кергән (үзенә хас сүз һәм әйтемнәре булган, әйтәсе фикерне аерым бер төр белән башлап китүне һәм тәмамлау төсен алып, теге яки бу дәрәҗәдә калыплашкан һ. б.) сөйләм типлары функциональ сөйләм стильләре дип атала. Хәзерге татар әдәби телендә функциональ сөйләм стильләре иң элек ике төргә бүленә: язма сөйләм стиле һәм сөйләшү стиле. Язма сөйләм үзе берничә төрле була: эш кәгазьләре стиле, фәнни иншалау стиле һәм публицистика стиле.
Сөйләшү стиленең әдәби рәвешкә кергән һәм әдәби рәвешкә кермәгән төрләре бар.
Сөйләшү стиле, исеменнән үк күренгәнчә, кешеләрнең үзара сөйләшү, аралашу формасы, ягъни ул диалог (яки ара-тирә артык озынга сузылмаган монолог та) рәвешендә була. Җанлы аралашу чарасы булганлыктан, анда әледән-әле яңа сүзләр һәм әйтелмәләр, яңа морфологик вариантлар һәм синтаксик төзелмәләр барлыкка киләләр. Сөйләшү стиле эмоциональ якка бай: сөйләүченең тойгылары турыдан-туры сүз белән генә түгел, интонация белән дә белдерелә. Шуның өстенә сөйләшүдә йөз һәм кул хәрәкәте дә катнаша – болары исә сөйләмнең эчтәлеген тулыландыра, әйтелгән фикергә аныклык кертә[7].
2. Сөйләшү стиленең әдәби төре
Сөйләшү стиленең әдәби төре – ул әдәби яктан эшкәртелгән, әдәби нормага салынган сөйләм.
Бу төр сөйләм сүз кулланылышы ягыннан бик чуар: анда битараф лексика сүзләре һәм сөйләшү стиленең үз сүзләре белән беррәттән, урынына һәм кирәгенә карап, язма сөйләм стильләре – эш кәгазе, публицистика һәм фәнни иншалау стильләре өчен хас сүзләр дә кулланыла. Тойгы һәм тәэсир көченә ия булган сүзләр, мәсәлән, һәртөрле кисәкчә, ымлыклар еш очрый. Туфан Миннуллин драмаларыннан мисаллар китерик:
“К ә т е р н ә. Җә, җә, кызма. Җүри генә үрти ул сине. Ата казны үртәгән сымак.
Г ө р г ө р и. Җүри генә үртәргә мин кем аңа?.. Күрсәтермен ата каз.
К ә т е р н ә. Әй, Гөргөри, Гөргөри! Булмый инде, борын заманны кире кайтарып булмый инде ул. Алар үзләренчә җәшиләр инде.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
“Г ө р п и н ә. И-и-и, и-и-и...
Г ө р г ө р и. Ашыкма, Гөрпинә. Ике баш сыер, бер баш тана, сигез баш сарык.
Б ә ч к е (көлеп). Өстә, әйдә, Гөргөри дәй, өстә.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
Элеге мисалларда файдаланылган ымлыклар персонажларнын эмоциялэрен, психик халэтлэрен калкурак белдерергэ ярдэм итэлэр.
Бу төр стильдә, гадәттә, җөмлә ахырында “өстәп” кулланылган "тагы", "анысы" кебек сүзләр яки “ул” урынына “үзе” дип әйтү күренеше бар. Бу сузлэр шулай ук персонажларнын эмоциялэренэ аныклык кертэ, аларга билгеле бер тосмерлэр ости. Мэсэлэн:
“Г ө р г ө р и. Синең өчен кем уйлый инде. Әниеңме?
М и к у ш. Мин уйлыйм инде анысы.
Г ө р г ө р и. Бар инде, алайса, Микуш, әйбәтләбрәк уйла. Аннары Үринә җанына килерсең, җарыймы? (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
“К ә т е р н ә (тәрәзәдән). Нәстә инде тагын?
Г ө р г ө р и. Үринәне чакыр. (Үринә тәрәзәдән күренгәч.) Үринә, әйт, әгәр дә Бәчке әти сораган калынны түләсә, үзем теләп Бәчкегә чыгам, диген.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
Сөйләшү стиленә ким җөмләләр куллану да хас. Мәсәлән:
“Б ә ч к е. Җаратам.
Г ө р г ө р и. Чынлап җаратасыңмы, болай гынамы?
Б ә ч к е. Болай гына җаратмыйлар инде.
Г ө р г ө р и. Маладис. Кыз – синеке.
Ү р и н ә (тәрәзәне ачып). Мин барыбер аңарга кияүгә чыкмыйм.
Г ө р г ө р и. Җокламаган икән. Чык әле монда, чык, чык...
Ү р и н ә. Чыкмыйм.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
Кургәнебезчә, бер фигыльдән генә торган җөмләләрне куллану ярдәмендә автор персонажның йөрәгендә кайнаган бөтен хис-эмоцияләрне ачып сала.
Ниһаять, сөйләшү стиленең әдәби төре шуның белән үзенчәлекле: фонетик яктан әдәби әйтелеш (орфоэпия) кагыйдәләренә буйсыну - әдәби телдә сөйләүче һәркем өчен мәҗбүри[8].
3. Сөйләшү стиленең әдәби булмаган төре
Сөйләшү стиленең бу төренә әдәби норма итеп алынмаган фонетик һәм грамматик формалар, әдәби нормага сыймаган сүз һәм әйтемнәр хас.
Әдәби булмаган сөйләшү стиле үзе икегә аерыла: 1) гади сөйләм, 2) диалекталь сөйләм.
Гади сөйләм дигәнне әдәби сөйләмнән читтә торган, билгеле бер диалектка гына карамаган сүз һәм әйтелмәләр, грамматик һәм фонетик формалар кулланылудан барлыкка килгән сөйләмне аңларга кирәк. Т. Миннуллин әсәрләреннән берничә мисал китерик:
1. “Г ө р г ө р и. Син җебегән җегет. Җегет кеше бозау кебек ник-мик дип тормый ул. Бар, бар җөрмә безнең ызба тирәсендә. (Китә башлагач Микушка.) Туктале, тукта. Кил әле монда. Җаратасыңмы син Үринәне?.. Әйт инде.
М и к у ш. Җаратам, Гөргөри дәй.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
2. “К ә т е р н ә. Җола да җола, дисең... Үзең беләсеңме сун ул җоланы?
Г ө р г ө р и. Бөтен кешене дә үзең кебек надан дип уйлама.
К ә т е р н ә. Шул надан белән җәшисең бит әле.
Г ө р г ө р и. Шуңа җәшим дә инде. Күпне белсәң, бер көн дә тотмаган булырыем.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
3. “П а л ы й. Нәстә дисең?
Г ө р п и н ә. Саумы, дим.
П а л ы й. Син кем сун?
Г ө р п и н ә. Әй, саңкай карга. (Утыргычка барып утырып.) Кил әле, утыр әле шушында, Гөргөри. Чык әле монда, Кәтернә. (Гөргөри утыргач, җыр башлый. Кәтернә белән Палый чыгып тыңлап торалар.)” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
4. “К ә т е р н ә. Бигрәк быламык шул инде бу Микуш. Әнисенә бераз да окшамаган, бигрәк быламык.
Г ө р г ө р и. Бүтән кияүләрең бик җакшы инде. Ташладылар да киттеләр кызларыңны. Җакшымы, җаманмы, әүвәлегечә итеп, җола буенча бирәм Үринәне. Бетте-китте...” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
Югарыда китерелгэн мисаллар гади сойлэмнен унышлы hэм кызыклы урнэклэре дип саналырга лаек.
Гади сөйләмгә, чыгышы белән шул телнең үзенеке булган лексик, грамматик һәм фонетик чаралардан тыш, халыктагы ике теллелек нәтиҗәсендә, әдәби телнең үзендә сүзләр була торып, башка тел сүзләре куллану очраклары да керә. Туфан Миннуллин драмаларында аларны куплэп очратырга момкин. Берничэ мисал гына китерик:
1. “Җ а г р а п. Прибет, Анук!.. (Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.) Мине ишетмәдең мәллә? (Анук игътибар итмәгәч.) Нишлисең син, ә?
А н у к. Ишетмисеңмени, җырлыйм ич.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
2. “Җ а г р а п. Кушамат түгел ул – Җабалак.
Ә ү д ә к и. Нәстә сун?
Җ а г р а п. Памилия.
Ә ү д ә к и. Җабалак дигән памилия жук керәшендә.
Җ а г р а п. Ябалаков Евграф Трофимович мин. Паспортта шулай.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
3. “И с ф а н. (кереп, Җәмиләнең җырын тыңлап тора). Яхшы син җырлыйсың икән. (Җәмиләне кочакламакчы була. Җәмилә читкә тайпылгач). Ты чего?
Җ ә м и л ә. Ничава.
И с ф а н. Оһо, русча беләсең икән.
Җ ә м и л ә. Беләм шул.
И с ф а н. Ә син нигә андый усал?
Җ ә м и л ә. Усал булганга усал.
И с ф а н. Ярамый усал булырга. Егетләр яратмас.
Җ ә м и л ә. Яратмасыннар.
И с ф а н. Ә син миңа понравилась. (Кочакларга үрелә, Җәмилә тагын тайпыла.) Ты чего?
Җ ә м и л ә. Ничава.
И с ф а н. Кочаклашырга што ли теләмисең?
Җ ә м и л ә. Теләмим.
И с ф а н. Ну, смотри. Миңа кызлар бетмәгән. Ә син миңа ошыйсың. Мин дә сиңа ошыйм. Мин карап тордым, күрдем.
Җ ә м и л ә. Дөрес түгел.” (Т. Миңнуллин “Җанкисәккәем”.)
Персонажларнын рус сузлэрен узлэренчэ узгэртеп сойлэулэре авторга аларнын характерларына хас булган кызыклы якларны ассызыкларга hэм ботен ситуациянен комизмын арттырырга ярдэм итэ.
Әгәр әдәби телдәгегә туры килмәгән фонетик һәм грамматик формаларның, сүз һәм әйтелмәләрнең кулланылышы кайсы да булса бер диалектны яки җирле сөйләшне чагылдырса, бу инде диалекталь сөйләм була. Мәсәлән:
“Г ө р г ө р и. Җу-ук, минемчә җәшәп карасын. Ике кызың үзләренчә җәшәп ни булды? Икесе дә әтисез бала үстерәләр.
К ә т е р н ә. Нишләп?.. Әтиләре бар ич аларның.
Г ө р г ө р и. Читтә җәшәгән әти әтимени ул? Җу-ук, монысын кияүгә үзем бирәм. Әүвәлгечә итеп – бөтен җоласына туры китереп бирәм. Мәңге бергә җәшәрлек итеп бирәм.
Ү р и н ә (тәрәзәдән башын тыгып). Мин барыбер син тапкан кияүгә чыкмыйм.
Г ө р г ө р и. Чыгарсың. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач.) Җөргән җегете бармы аның?
К ә т е р н ә. Булмый диме, көтүләре белән җөриләр.
Г ө р г ө р и. Көтүләре белән?
К ә т е р н ә. Кызлар матур булгач шулай инде ул. Үзе кайсын җаратадыр, белмим.” (Т. Миңнуллин. “Гөргөри кияүләре”.)
Аерым персонажларның сөйләү рәвешен күрсәтергә (тел характеристикасы өчен) кирәк булганда, гади сөйләм дә, диалекталь сөйләм дә, алдагы мисаллардан күренгәнчә, җаена, чамасына карап, Туфан Миннуллин әсәрләренә унышлы килеп керә.
Өченче бүлек
Экспрессив сөйләм стиле
Экспрессив сөйләм стильләре сөйләүченең (яки язган кешенең) кемгә яки нәрсәгә дә булса уңай, тискәре яки битараф мөнәсәбәтен белдерә. Уңай мөнәсәбәт экспрессив (яки тәэсирле) сөйләмнең күтәренке (тантаналы) стиль, дусларча фамильяр стиль, юмор стиле дигән төрләрендә, тискәре мөнәсәбәт сатира стилендә һәм түбәнәйтелгән (тупас) стильдә, битараф мөнәсәбәт нәзакәтле стильдә һәм рәсми-салкын стильдә чагыла.
Экспрессив стильләр турыдан-туры үзләре түгел, бәлки нинди дә булса функциональ сөйләм яки сәнгатьле сөйләм җирлегендә барлыкка киләләр, башкача әйтсәк, шул төр сөйләмнәргә теге яки бу төр экспрессив (тәэсирле) төсмер биреп торалар. Мәсәлән, юмор стиле сөйләшу стиленә дә, сәнгатьле сөйләм жанрларына – хикәя яки шигырьгә һ. б., шулай ук публицистикага да үтеп керергә мөмкин. Рәсми-салкын стиль эш кәгазьләре теленә хас, ләкин ул үзен аеруча бөтенләй башка берәр төрле функциональ яки сәнгатьле сөйләм сүз сөрешендә, мәсәлән, әлеге дә баягы сөйләшү стилендә нык сиздерә.
Югарыда күрсәтеп үтелгән җиде төрле сөйләмнең төп үзенчәлеген – кемгә дә булса уңай, тискәре яки чагыштырмача битараф мөнәсәбәтне, билгеле бер рәвештә тәэсир итүне (экспрессивлыкны) истә тотып, алар экспрессив сөйләм стильләре дип аталалар.
1. Күтәренке (тантаналы) стиль
Күтәренке (тантаналы яки патетик) стиль – билгеле бер затны яки вакыйганы мактау, олылау, аңа карап соклану, аның бөеклеге, гадилеге алдында баш ию рәвешендә әйтелгән һәм башкаларда да шул тойгыны уяту максатын алга куйган сөйләм. Күтәренке стиль, үзенең эчтәлегенә һәм максатына туры килгәнчә, сүз һәм әйтелмәләрнең борынгыларыннан яки шигъриятлеләреннән, җөмлә яки абзац төзелешенең теге яки бу рәвештәге симметрияле яки кабатланулы төрләреннән иркен файдалана. Бу төр стиль өчен күпертелгән чагыштыру яки метафора, берсеннән-берсе уздырып җибәрелгән эпитетлар да чит түгел. Күтәренке стиль матур әдәбият әсәрләрендә очрый, шул стильдә мәдхия, публицистик мәкалә язылырга яки нотык әйтелергә мөмкин. Т. Миннуллиннан бер характерлы мисал китерик:
“Җ ә м и л ә. Исәнме, күк йөзе,
Исәнме, кояшым!
Җанымның уйнавын
Сизәмсең, тоямсың?
Исәнме, җир генәм!
Исәнме, урманым!
Җырлале, урманым,
Моң тулы җырларың.
Исәнме, исәр җил!
Исәнме, ак болыт!
Яу минем җаныма
Ак булып, пакь булып.
Исәнме, каеным,
Исәнме, миләшем!
Бул әле сердәшем,
Бир әле киңәшең...”
(Т. Миңнуллин “Җанкисәккәем”.)
Күңелнең шатлыклы талпынуы биредә табигатькә мөрәҗәгать итүдә чагылыш тапкан. Ул хис табигатьнең үзенә генә түгел, ә аерым бер җанландырылган табигать күренешләренә һәм предметларга мөрәҗәгать итү аша бирелә.
Үзенә бер төрле стиль дип әйтерлек һәр төр сөйләм, билгеле булганча, гадәттәге сөйләмнән (ягъни битараф стильдән яки болай караганда шул очракка ятышлы булып тоелган башка бер стильдән, мәсәлән, нәзакәтле стильдән) кайсыдыр ягы белән аерылып торуыннан барлыкка килә. Күтәренке стильнең ясалышында да шул ук хәл. Мәсәлән, билгеле бер олы затка “Сез” дип мөрәҗәгать итү (нәзакәтле стиль) гадәттә табигый булыр иде. Ләкин кайбер очракларда аңа карата олылау сүзе әйткәндә (мәдхия яки тантаналы чыгышларда) “син” дип эндәшү аны күңелгә тагын да якынайту һәм тагын да ныграк зурлау булып яңгырарга мөмкин.
Күтәренке стиль урынына, очрагына карап, сөйләшү стилендә дә чагылып китә. Мәсәлән, бездә кеше исемнәренең кайберләре кыскартылып кулланыла (Т. Миннуллин драмаларыннан: Өммегөлсем – Гөлсем, Әлмансур – Мансур һ. б.). Әгәр кемне дә булса бик кадерлисе, хөрмәт итәсе килә икән, аны ата-бабасы кушкан тулы исеме белән атыйбыз. Мисаллар:
1. "Ү м ә р. Уф!.. Миңсылу, тыңна минем ерәкне, нишли?
М и ң с ы л у. “Санта-Барбара” бетте микән?
Ү м ә р. Син минем ерәкне тыңна. (Миңсыл, үрмәләп килеп, колагың Үмәр күкрәгенә куйгач.) Нишли?
М и ң с ы л у. Ишетмим." (Т. Миңнуллин. "Йөрәк маем".)
2. "Л е й т е н а н т. Да-а-а… У-уф-ф… гражданин Абдуллин… Альберт Шаяхметович… Карагыз әле миңа… Күрәсезме минем кыяфәтемне, күрәсезме?
А л ь б е р т. Күрәм." (Т. Миннуллин. "Бәйләнчек".)
3. "С а т т а р. Рафаэль!.. Безнең Рафаэль! Биккинин Рафаэль Зарипович диде. За достигнутые успехи, диде. Орден! Күңел сизеп тора минем. Төмәнские нефтяники диюгә үк, Рафаэль да әләгәчәк, мин әйтәм, hәм эләкте дә." (Т. Миннуллин. "Монда тудык, монда үстек".)
4. "М ә д и н ә. Эй, Мирзанур, Мирзанур… Мин ашыкмыйк дип әйтәм икән, ышан инде миңа." (Т. Миннуллин. "Ай булмаса, йолдыз бар".)
5. "Г а й с и н. Фәйрушин тугел, сез – председатель, иптәш Фатыйхов. (Елмаеп утыручы Фәйрушинга карап.) Нигә елмаясыз, Закир Нуруллович?" (Т. Миннуллин. "Кырларым, тугайларым".) h. б., h. б.
2. Түбәнәйтелгән стиль
Түбәнәйтелгән стиль, исеменнән үк күренгәнчә, күтәренке стильнең нәкъ киресе булып тора. Әгәр бер кеше икенче кешене күкләргә чөеп мактаса, икенчесе җиргә төшәргә мәҗбүр итә. Андый кеше тупасрак сүз кулланудан да тартынып тормый. Кешене санга сукмау, аны ничек тә юкка чыгару, кыерсыту – бу стильнең төп максаты. Шундый ук хәлне без сатира стилендә дә күрә алабыз (чөнки сатира, чынлыкта, түбәнәйтелгән стильнең бер төре булып санала), ләкин сатираның төп коралы – ирония (уңайны әйтеп, тискәрене аңлату), ә түбәнәйтелгән стильдә ният ачы сүз белән турыдан-туры әйтелә. Туфан Миннуллин драмаларыннан алынган тубәндәге мисаллар моны дәлилли:
“Ш ү р ә л е. Син миңа карамадың бит. Бармакларым кысылганны күреп тә көлеп кенә киттең. Кызганмадың да.
Ш ү р ә л и я. Җүләр Шүрәледән көләләр инде ул.
Ш ү р ә л е. Акыллылар көлми.
Ш ү р ә л и я. Илтеп куй бу кызны авылына.
Ш ү р ә л е. Мин аны авылдан алып килмәдем, үзе килде.
Ш ү р ә л и я. Алайса, куып җибәр.” (Т. Миңнуллин “Җанкисәккәем”.)
“Х ә б и р. Әйе, мин ахмак, мин ишәк алып килгән җырлар. Ә аларны язучы синең Хәлил.
Ә н и с ә. Мин берни дә белмим, Хәбир. Белмим, берни дә белмим. (Хәбир кассеталарны аяк астына салып таптаганда.) Хәбир!.. Хәбир.” (Т. Миңнулин. “Сөяркә” (1977 нче елгы вариант)).
Сөйләшү стилендә әдәби нормага сыймаган сүзләрне яки һәртөрле жаргон әйтемнәрен куллану (мәсәлән, түбәндәге мисалда “причём”, “прафиссыр”, “режим”) шулай ук түбәнәйтелгән стильгә карый. Башкача аны гади сөйләм дип йөртәләр:
“Х а р и с. Ха-ха-ха!
М а р а т. Нидән көләсең, Харис күрше?
Х а р и с. Причём монда әхлак?
Ф ә р и д ә. Мин сезгә сүз бирмәдем, Харис әфәнде.
Х а р и с. Ә кем синнән сүз сораган. Нәрсә сөйли бу прафиссыр? Нәрсә ул безнең режимны сүгә? Аның мескен булуында режимның ни гаебе бар? Андый мескеннәр җир өстендә яшәмәскә тиеш. Намус дигән була. Причём монда намус. Дөнья шулай яратылган. Сарык үлән ашый, бүре сарыкны буа, бүрене кеше ата. Причём монда намус. Дөрес эшли аларның кызы. Ул үлән чемченүче сарыкларны буарга тели. Бусын – тимәгез. Бугач без аны атырбыз. Эшең бетте, кодагый. Причём монда әхлак? (Утыра.)
Ф ә р и д ә. (Маратка). Дәвам итегез.
М а р а т. Минем бүтән сүзем юк. Хөкем карарын көтәм.” (Т. Миңнуллин. “Саташу”.)
Шулай итеп, узенен драмаларында Туфан Миннуллин күтәренке һәм түбәнәйтелгән стильләрдэн бик оста hэм унышлы файдалана, шуна курэ аларнын бер-берсеннән никадәр аерылып торуы драматург әсәрләрендә ачык күренә.
3. Нәзакәтле сөйләм стиле
Нәзакәтле сөйләм стиле сөйләшү стиле, үзара язышу, хат стиле өчен хас.
Бу төр сөйләм күбрәк үзара таныш түгел яки танышлыклары артык зур булмаган кешеләрнең бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәтләрендә күренә. Нәзакәтле сөйләмнең тел ягыннан иң үзенчәлекле ягы – беренче затның берлеге урынына күплек формасын куллану ("син" урынына "сез", "исәнме" урынына "исәнмесез", "кил" урынына "килегез" һ. б., h. б.). Т. Миннуллин эсэрлэреннэн мисаллар:
"Р ә м з и я. Сез шаяра белмисез. Әйтәләр, Ахметшин шаяра башласа, начар була, диләр.
Х ә б и р. Беренчедән, Ахметшин түгел, Әхмәтшин.
Р ә м з и я. Гафу итегез." (Т. Миңнуллин. "Сөяркә".)
"Ф э у з и я. Исәнмесез.
М о н и р. Исәнмесез.
Ш а м и л. Ярый, иптәш Шакиров, Исламовка сәлам әйтегез. (Китә.)
М о н и р. Көтмәгән идегезме?
Ф э у з и я. Юк. Әйдәгез,өйгә." (Т. Миннуллин. "Йөрәк янар өчен бирелгән".)
Үзеңнән өлкән яки үзең хөрмәт иткән кешегә нинди генә очракта булмасын, "сез" дип әйтелә.
Хатын-кызга "ханым", "туташ" дип, ир кешегә "абый", "ага", "туган" дип мөрәҗәгать итү – шулай ук нәзакәтле мөнәсәбәтнең бер билгесе. Мәсәлән:
"Ә х т ә м (кычкырып көлә). Рәхмәт, Гашия ханым." (Т. Миннуллин. "Ир-егетләр".)
"С ә л и м ә. Артур абый!.. Сез тагын кайсы Сәетбәковларны беләсез? Хәзер, хәзер, кәгазь белән ручка гына алып киләм." (Т. Миңнуллин. "Шәҗәрә".)
"Р а м а з а н о в. Ярый, исән булыгыз, Гөлсем апа.
Г ө л с е м. Рәхмәт керүеңә. Кайтса-нитсә, берәр эш табарсың инде үзенә.
Р а м а з а н о в. Эшләргә теләгән кешегә эш күп.
Г ө л с е м. Эш күп тә...
Р а м а з а н о в. Сез борчылмагыз, Гөлсем апа, ул сабый түгел." (Т. Миңнуллин. "Исәнмесез".)
"М ә р в ә н. Тукта әле, әнисе. Эх, Нажия ханым, шәп итеп яшисе килә дөньяда. Хыяллана идек, беребез шәhәрләр салу турында, икенчебез икмәк турында. Тәки ирештек хыялларга." (Т. Миңнуллин. "Ир-егетләр".)
"И б р а h и м. Апа, мине төсем-битем белән әтигә охшаган диләр, син кайсына охшаган?" (Т. Миңнуллин. "Йөрәк янар өчен бирелгән".)
"Л ә б и б ә т а в ы ш ы. Закир абый кайттымыни? (…)
С о л т а н. Шулай эшләгез, Ләбибә апа." (Т. Миңнуллин. "Кырларым, тугайларым".)
Нәзакәтле стиль өчен тагын шунысы үзенчәлекле: ул һичнинди гади сөйләмгә яки түбәнәйтелгән стильгә тартым илтифатсыз сүз яки әйтемнәрне яратмый. Бу ягы белән ул күтәренке стильгә якын, ләкин аннан үзенең тантаналы (патетик) рухта булмавы, көндәлек үзара аралашу сөйләме булудан узмавы белән аерыла.
4. Дусларча ягымлы сөйләм стиле
Бер гаилә кешеләренең, хезмәттәшләрнең, дус-иш яки таныш-белешләрнең үзара иркен, тартынусыз яки күңел җылылыгы белән сөйләшүе яки язышуы, таныш булмаган кешенең яки өлкән кешенең үз итеп эндәшүе үзенә бер сөйләм төрен – дусларча ягымлы сөйләм стилен китереп чыгара. Бу төр сөйләмне фамильяр дигәннән еш кына тәкәллефсез сөйләм, тупас сөйләм (түбәнәйтелгән стиль) аңлашыла. Шуңа күрә дусларча ягымлы сөйләм стиле яки кыскача ягымлы стиль дип әйтү һәрхәлдә дөресрәк булыр.
Ягымлы стильдә кешегә карата теләктәшлек, аны ярату яки үз итү тойгысы беренче урында тора. Шунлыктан анда иркәләү сүзләре һәм кушымчаларының, "син" дип әйтү һәм һәртөрле канатлы сүзләрнең булуы, гомумән, сүз кулланышы һәм җөмлә төзелешенең гадилеге (ким җөмләләр, инверсия һ. б.), хис һәм тәэсир уятучанлыгы күзгә аеруча ташлана да.
Ягымлы стиль, матур әдәбият әсәрләренең сөйләшү стилен чагылдырган урыннарыннан тыш, авторның укучыга мөрәҗәгатендә очрый, кайбер әсәрләр исә буеннан-буена махсус шул стильдә нигезләнергә мөмкин. Туфан Миннуллиннан бер мисал китерик:
“Ш ү р ә л е. Без яшьтәшләр икән ләбаса. Исәнме, Җәмиләкәй?!!
Җ ә м и л ә. Мин сине кызганам. Куркам да...
Ш ү р ә л е. Мин шулхәтле куркынычмыни, гүзәлкәй?
Җ ә м и л ә. Ул хәтле үк түгел дә...
Ш ү р ә л е. Ә менә мин синән бераз гына да курыкмыйм. (Җәмилә кычкырып көлеп җибәрә, аңа кушылып, Шүрәле көлә.) Нигә көлдең, Җәмиләкәй?
Җ ә м и л ә. Көлдерәсең ич. Курыкмыйм, дисең... Әгәр дә мин синең бармакларыңны ычкындырсам, миңа тимисеңме?
Ш ү р ә л е. Минем беркемгә дә тигәнем юк.
Җ ә м и л ә. Куркам.
Ш ү р ә л е. Куркып дөрес эшлисең, чибәркәй.” (Т. Миңнуллин. “Җанкисәккәем”.)
Элеге мисалда ягымлы сойлэм стиле иркәләү сузен (Җәмиләкәй) куллану, кыска hәм гади җөмләләрдән файдалану, "син" дип дусларча эндәшү, җанлы интонация белән сөйләү ярдәмендә тудырыла. Түбәндәге мисалда да дусларча ягымлы сөйләм стиле шул ук чараларны куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә:
“Н у р с и н ә. Син әллә нинди.
Р ә х и м җ а н. Без икебез дә әллә ниндиләр. Без әллә ниндиләр булырга тиеш, Нурсинәкәй. Әллә нинди була белмәсәк, яшәүләре безгә бик кыен булачак. (Күтәреп алырга әзерләнеп.) Кил әле монда.” (Т. Миңнуллин. “Эзләдем, бәгърем, сине”.)
Гомумән алганда, Туфан Миннуллин драмаларында ягымлы сөйләм стиле шактый үзенчәлекле hәм кызыклы чагылыш таба дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
5. Рәсми-салкын стиль
Рәсми-салкын стильдә кешеләрнең нәрсә турында булса да эшлекле мөнәсәбәтләре генә белдерелә, кемнең дә булса икенче берәүгә карата шәхси мөнәсәбәте яки нәрсәне дә булса үзенчә бәяләве сиздерелми (яки сиздерелмәскә тырышыла). Һәртөрле эш кәгазьләренең язылу рәвеше шушы стильгә карый[9].
Мәсәлән, беркетмә бер төрле, акт икенче төрле язылса да, җөмлә төзелешенең, мәгълүм очраклардан башка, һәрвакыт туры тәртиптә килүе, сурәтле яки тойгылы сүзләрнең анда һичничек килеп керә алмавы, эш кәгазенең төренә карап махсус термин, әйтелмә яки синтаксик әйләнмәләрнең булуы бу төр стильне тел ягыннан шактый үзенчәлекле итеп күрсәтә.
Рәсми-салкын стиль, электән яхшы мөнәсәбәттә булып, нидәндер ачуланышкан кешеләрнең үзара сөйләшүендә бик тә күзгә ташлана. Биредә ул тыштан әдәпле, нәзакәтле, ләкин эчтән коры, салкын һәм хәтта кайвакыт бик тә рәхимсез яңгырый. Мәсәлән:
“Х ә б и р. Түргә уз, Рәмзия. (Рәмзия өстәл янына килгәч, аңа текәлеп тора.) Нихәлләрдә соң, Рәмзия?
Р ә м з и я. Без бүген исәнләштек, Хәбир Фәйзерахманович.
Х ә б и р. Шулаймыни?.. Димәк, склероз башланган. Кабул итү бүлмәсендәге өстәл артында утыручы чибәр кыз Рәмзия белән исәнләшкәнемне онытканмын. Нихәлләрдә соң, Рәмзия? Син исәнләшә белмисеңмени?
Р ә м з и я. Исәнмесез.
Х ә б и р. Менә шулай. Утыр, нигә басып торасың? Утыр.” (Т. Миңнуллин. “Сөяркә”.)
Билгеле булганча, тел ягыннан рәсми-салкын стиль белән нәзакәтле стильнең уртаклыгы – "сез" мөрәҗәгатендә (сүзендә). Ләкин бу "сез" формасының теге стиль белән бу стиль арасындагы аермасы капма-каршы диярлек: берсендә ул – эчке җылылык, чын-чыннан хөрмәт белән сугарылса, икенчесендә салкын яки киеренке мөнәсәбәтнең әдәпле рәвешкә төрелгән тышкы кабыгы гына. Әлеге мисалда да шул ук хәл:
“Р ә м з и я (урыныннан торып). Сез минем белән “сез” дип сөйләшә идегез. “Рәмзия Гариповна” дия идегез.
Х ә б и р. Шулай әйтә идеммени? Хәтердән чыккан бит, әй. Син, Рәмзия, үзеңнең чибәр икәнлегеңне беләсеңме?.. Нигә шулай кызардың? Әйт инде, нигә кызардың?” (Т. Миңнуллин “Сөяркә”.)
Түбәндәге мисалда исә "сез" сүзенең тискәре, салкын мөнәсәбәтне аңлатуы ап-ачык сизелеп тора:
"А л ь б е р т. Сезгә ни кирәк?
Б у ф е т ч ы. Кем инде шулай сөйләшә? Рәхим итегез дип әйтергә кирәк.
А л ь б е р т. Сез үзегез әйтәсезме соң?
Б у ф е т ч ы. Монда бит буфет түгел. Сез дә клиент түгел.
А л ь б е р т. Кем сез?
Б у ф е т ч ы. Башта керим, аннары әйтермен. Рөхсәтме?
А л ь б е р т. Кереп карагыз.
Б у ф е т ч ы. Кереп карагыз тугел бит инде, рәхим итегез!
А л ь б е р т. Рәхим итеп карагыз, алайса." (Т. Миңнуллин. "Бәйләнчек".)
Гомүмән алганда, Туфан Миңнуллинның драмаларында hәм комедияләрендә рәсми-салкын стиль билгеле бер ситуациянең катлаулыгын күрсәтү hәм персонажның киеренке психик халәтен, аның кемгә дә булса салкынча мөнәсәбәтен белдеру өчен кулланыла дигән нәтижә чыгарып була.
Йомгаклау
Хәзерге чорда әдәби сөйләмнең сөйләшү төрендә һәм язма төрдә булуы мәдәни яктан азмы-күпме алга киткән һәр халык өчен дә хас. Әмма бу сөйләм төрләре һәр халыкта үзенчәлекле лексик, грамматик һәм фонетик яңгырашта булу белән генә түгел, шул телдә сөйләшүче халыкның традицион гореф-гадәтләренә, иҗтимагый тормышына яки дәүләт төзелешенә бәйле кайбер экстралингвистик үзенчәлекләр белән дә теге яки бу дәрәҗәдә аерылып торырга мөмкин. Ул экстралингвистик аермалыклар, әлбәттә, телдә үзләренең чагылышын табалар. Бер телдәге сөйләмне икенче телгә тәрҗемә иткәндә аны бик ачык күрергә була.
Сөйләшү стилендә өр-яңа сүз һәм әйтелмәләр, көтелмәгән мәгънә белдергән грамматик формалар туктаусыз барлыкка килеп тора, чөнки ул, сөйләшү стиле, - кешеләрнең бер-берсе белән аралашуында иң беренчел һәм иң җанлы форма. Сөйләшү стилендә туган яңа сүз һәм әйтелмәләрнең, яңа мәгънәне эченә алган грамматик формаларның иң отышлылары, көтелмәгәнчә тәэсирле яңгыраганнары язма сөйләмгә үтеп керә, язма сөйләмнең әйтеп бирү мөмкинлеген көчәйтә, тасвирлау чараларын арттыра.
Кешеләрнең үзара аралашу,сөйләшү яки язышуларындагы билгеле бер практик эшчәнлеккә бәйле булган, күп дәверләр кулланып, шул эшчәнлекне чагылдыруга җайлашкан һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле бер рәвешкә кергән (үзенә хас сүз һәм әйтемнәре булган, әйтәсе фикерне аерым бер төр белән башлап китүне һәм тәмамлау төсен алып, теге яки бу дәрәҗәдә калыплашкан һ. б.) сөйләм типлары функциональ сөйләм стильләре дип атала.
Функциональ сөйләм стильләре, гадәттә, экспрессив сөйләм стильләре белән бергә үрелеп килә – экспрессив сөйләм функциональ сөйләмгә тәэсирлелекне арттыру яки аңа тойгылык бирү рәвешендә үтеп керә. Сөйләшү стиле экспрессив стильләрнең әле теге, әле бу төре белән аеруча нык сугарыла.
Сәнгатьле сөйләм стиле (матур әдәбият стиле) экспрессив стильләр белән сугарылу гына түгел, турыдан-туры шул стильләрнең берсенә (юмор яки сатира стиленә, күтәренке стильгә һ. б.) нигезләнергә мөмкин, һәм бу очракта ул әсәрнең жанр үзенчәлеген билгели. Мәсәлән, илтифатка лаеклы берәр затны яки нинди дә булса иҗтимагый күренешне чын-чынлап олылау, мактау күп очракта күтәренке стильне таләп итә (поэзиядә, мәсәлән, аның мәдхия дигән төре бар). Әмма экспрессив стиль кайвакыт бик мәкерле әдәби чара булып та китә: макталырга тиешле булмаганны мактау нәкъ кире тәэсир уята – юмор яки сатира булып яңгырый.
Туфан Миңнуллин драмаларында бирелгән сөйләм стильләрен тикшереп, аларның әсәрләрдәге вазыйфаларын өйрәнеп чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: автор сөйләм стильләренең барлык төрләреннәң дә оста файдаланып, үз персонажларының сөйләм төрлелеген hәм аның тулы бер системасын тудырган. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, персонажларның үзара сөйләшүе дә билгеле бер максатка юнәлдерелгән; әлеге система сөйләм стильләренең сәнгати тәэсир көчен күз алдында тотып төзелгән.
Т. Миңнуллинга сөйләм стильләре төрләрен зәвыклы hәм дөрес сайлау, тел материалын артык куп кулланмыйча да, гүзәл әсәрләр тудырырга, чынбарлыкны тиешле югарылыкта тасвирларга мөмкинлек биргән.
Шулай итеп, Туфан Миңнуллин үзенең драмаларында сөйләм стильләренең барлык төрләрен дә чагылдырган һәм алардан бик оста hәм уңышлы файдаланган дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
Библиография.
Тезис
Тәкъдим ителә торган фәнни эшебездә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның драма әсәрләре материалында татар әдәби теленең стилистик системасы, ягъни сөйләм стильләренең кулланылу үзенчәлекләре тикшерелә.
Бу эшнең актуальлеге: татар әдәбиятында үз стилен барлыкка китергән драматург буларак, Россия халыклары әдәбиятында югары урын тоткан Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатын бер стилистик система итеп тикшергән хезмәт булуында.
Әлеге хезмәтнең максаты – татар теленең лингвистик стилистикасында сөйләм стильләренең барлыкка килү һәм үсеш эволюциясен күзәтү, Туфан Миңнуллин драмаларында сөйләм стильләрен куллану үзенчәлекләрен чагыштырып тикшерү.
Эшебездә стилистик анализ өчен Т. Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", "Кырларым, тугайларым", "Сөяркә", "Бәйләнчек", "Гөргөри кияүләре", "Монда тудык, монда үстек", "Йөрәк маем", "Яшьлек белән очрашу", "Җанкисәккәем", "Эзләдем, бәгърем, сине", "Шәҗәрә", "Ир-егетләр", "Саташу", "Йөрәк янар өчен бирелгән", "Исәнмесез", "Әлдермештән Әлмәндәр" h. б. драмалары алынды.
Хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгаклаудан hәм библиографиядән гыйбарәт. Беренче бүлек "Тел белемендә стильләр мәсьәләсе" дип атала. Әлеге бүлектә стильләр турында төшенчә бирелә hәм татар лингвистикасында аларны өйрәнү тарихы яктыртыла. Икенче бүлектә Т. Миңнуллин драмаларында сөйләшү стиленең чагылышы тикшерелә. Өченче бүлек Т.Миңнуллин драмаларында экспрессив сөйләм стиленең үзенчәлекләре анализлана. Йомгаклауда төп нәтиҗәләр тәкъдим ителә.
[1] М. Иванов. Татарская хрестоматия. – Кереш бүлек. – Казан, 1842.
[2] С. Кукляшев. Диване хикәяте татар. – Кереш өлеше. – Казан, 1859.
[3] Н.Ф. Катанов. К изучению казанско-татарского наречия. – Казан, 1898.
[4] Шаегъ булып – таралып.
[5] Хәммам – мунча.
[6] Китерелә торган өзекләр транскрипция белән түгел, гамәлдәге алфавит һәм орфография нигезендә биреләләр.
[7] Курбатов. Татар теленең синтаксик һәм стилистика мәсьәләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1956. – 145 б.
[8] Л. Җәләй. Татар теленең орфоэпик нигезләре. – Казан, 1953; Татар теле һәм әдәбияты. Икенче китап. – Казан, 1963. – 191 – 208 бб.; Совет мәктәбе. – 1962. - №2; Г.Ф. Саттаров. Мәктәптә тел культурасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1965.
[9] А.Н. Гвоздев. Очерки по стилистике русского языка. – Москва, 1965. – С. 29.
Юрий Алексеевич Гагарин
Хризантема и Луковица
За чашкой чая
Ералаш
Что общего у травы и собаки?