Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.
Вложение | Размер |
---|---|
tylsymly_kiyatlr.doc | 60 КБ |
ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«29 НЧЫ ГИМНАЗИЯ»
Гуманитар фәннәр: татар филологиясе
Тылсымлы әкиятләр
Эшне башкарды:
Шайхутдинов Абдулла,
5б класс укучысы
Фәнни җитәкче:
Исхакова Рима Мөхәррәм кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014 ел
Кереш
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы халык авыз иҗаты әсәре.
Шуны истә тотып, фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп тылсымлы әкиятләрне алдык.
Эшебезнең максаты – тылсымлы әкиятләрнең килеп чыгышын, тематикасын, жанрын билгеләү.
Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү сорала:
Хезмәтнең фәнни-теоретик базасы.
Максатка ирешү өчен, Р.Ягъфәров, Н.Исәнбәт, Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми, Л.Ш. Җамалетдинов, С. Исмәгыйлева хезмәтләре, интернет ресурслар файдаланылды.
Әһәмияте.
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар. Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Структурасы. Хезмәт керештән, төп бүлектән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
КЕРЕШ
Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Халык арасында кеше ышанмастай нәрсә сөйләнсә, гадәттә,”әкият бу” диләр. Телдә “әкият” һәм “ялган” сүзләре синоним булып йөри, чөнки әкияткә гомумән уйдырма хас.
Әкият сюжетында уйдырма мөһим урын тота. Уйдырма ул – фантазик үзе генә уйдырманы тудыра алмый. Моның өчен элек тормыш материалы кирәк. Ә тормышта әкияткә кулай материал һәрвакыт булган: кеше белән табигать, иске белән яңа арасындагы көрәш, искенең кире кагылуы нәтиҗәсендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең дөньяга карашындагы үзгәрешләр һ.б.
Татар халкы – әкиятләргә бик бай халык.
Әкият – халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы.
Әкият дигән сүз гарәпчә хикәят (сөйләп бирү, хикәя) сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикият дип атаучылар әле бүген дә очрый.
Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
Төп өлеш. Тылсымлы әкиятләр
“Әкият сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга серле дөньясы белән нәкъ
менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр-әкият жанрының үзәге ул. Алар сан ягыннан да күп, күләмнәре дә зур, алар фантазиягә бай, кызык һәм мавыктыргыч.
Ни генә юк ул әкиятләрдә: явыз убырлы карчык, диюләр, аҗдаһалар, оча торган паласлар... Алар һәрберсе төрле маҗаралар эшли.
Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой,үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын дию пәриеннән коткара һәм патша кызына өйләнә.
Татар тылсымлы әкиятләрендә идеаль герой кече туган (“Таңбатыр”, “Алтын алма”).
Бу төр әкиятләрнең тагын бер үзенчәлеге-герой һәрвакыт урманга килеп чыга.
Дию- тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган персонажларның берсе (“Ак бүре”, “Өч дус”, “Дию патша”). Дию кайда гына булмасын, әкият герое-баһадир егет, юлда очраган теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, аның биләмәсенә, керә һәм, аны үтереп, кызны да, башка тоткыннарны да азат итә. Дию бер үк вакытта асыл хәзинәләр хуҗасы да.
Тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы очрый. Ул рәхимсез, усал. Аның язмышы бер төрле тәмамлана-ул әкият герое тарафыннан үтерелә. Кайбер әкиятләрдә ул киресенчә кешеләргә ярдәм итә (“Үги кыз”, “Көнгә күренмәс Сылу”).
Әкиятләрдә күп очрый торган персонаж-елан. Халыкта елан йөз ел яшәгәч, аҗдаһага әйләнә дигән ышану бар.
Аҗдаһа-геройның дошманы. Ул берничә башлы итеп сурәтләнә. Гадәттә ул диңгездә яши, кешеләргә су бирми. Су алыр өчен кешеләр кызларын корбан итәргә мәҗбүр. Ул кешеләрне ашый, авызыннан ут чәчә. Елан кешеләрнең җанын урлый дип уйлаганнар (“Серле балдак”...).
Тылсымлы әкиятләрнең бер тармагы булган батырлар турындагы әкиятләрд (мәсәлән, “Ак бүре”, Таңбатыр”, “Өч күгәрчен” әсәрләрендә) геройның икенче дөньяга- еш кына җир асты дөньясына сәяхәте һәм аннан кыз алып кайтуы-шаманның үлеләр дөньясына барып, авыру кеше җанын алып кайтуы гәүдәләндерелә.
Борынгы кеше тормышында тылсым шулай ук зур урын тоокан. Тылсым ул-дөнья белән идарә итүче кеше үзенең ихтыярына һәм максатларына буйсындыра ала дигән ышануга нигезләнгән күзаллаулар, хәрәкәтләр һәм ысуллар системасы.
Әкиятләрдә очрый торган күрәзәлек, ырым һәм сихер- барысы да тылсым белән бәйле.
Персонажларның тылсымнарында төрле үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, бер селтәнүдә пәриләр чыгып, таң атканчы сарай салалар... “Турай батыр” әкиятендә герой, сәфәргә чыкканда, матчага каз каурыен кыстырып калдыра. Герой үтерелгәч, каз каурыеннан кан тама башлый.
Барлык әкиятләрнең дә үзәгендә идеаль герой образы тора. Кече туган еш кына таз итеп сурәтләнә, гадәттә башта аңа бер нинди дә өмет багламыйлар, олы туганнар тарафыннан “юләр” дип кимсетелә һәм җәберләнә. Шулай да ул олы туганнар кулыннан килмәгән эшләрне башкарып чыга, үзенең максатына ирешә һәм күп очракта патша кызына өйләнеп, үзе дә патша булып кала. Ә олы туганнар хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар булалар, кылган усаллыклары, җинаятьләре өчен хөкем ителәләр.
Тылсымлы әкиятләрнең композициясенә башлам, эпик, бетем өлеше хас. Башлам өлешендә герой белән таныштырыла. Төенләнештә герой чыгып китә, каршылыкка очрый. Вакыйгалар үсешендә дошман белән очраша, сугыша. Чишелеш өлешендә бәхетле финал хас: герой патша кызына өйләнеп, туган җиренә кайта, яисә кыз янында калып, тәхеткә утыра.
Максатына ирешү өчен юлында геройга күп вакыт ярдәмчеләр булыша. Шулай ук герой тылсымлы әйберләрдән файдалана (таяк, тырыс, бүрек...).
Тылсымлы әкиятләргә хас сыйфатларның берсе-вакыйганың күп мәртәбә кабатлануы (гадәттә өч мәртәбә). Һәр кабатлауда каршылык арта, хәл катлаулана бара. “Аучы” дигән әкияттә герой иң элек алты башлы аҗдаһаны үтерсә, икенче мәртәбә-тугыз, ә өченчесендә-унике башлысын үтерә Һәм башка күренешләр.
Халык әкиятләрендә “уртак урыннар” шактый күп кулланыла: аерым өлешләрнең һәм эпизодларның кабатлануы, күпләрнең туй белән тәмамлануы, геройның кече туган булуы һәм башкалар.
Әкиятләрнең башламында”Борын заманда”, бетем өлешендә “Бүген бардым, кичә кайттым”, “Ун көн уен, ун көн туен иттеләр” җөмләләре еш очрый.
Тылсымлы әкиятләр никадәр борынгы булсалар да, алар белән бәйле сюжет һәм мотивлар һәрвакыт заман таләпләренә җавап биргән: аларда һәрвакыт кешеләрнең теләк-омтылышлары, киләчәккә, юнәлгән өмет-хыяллары чагылган.
Хәзерге әкиятчеләр тылсымлы әкиятләрне дә күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көнгә яраклаштырып сөйлиләр, ягъни заманга, бүгенге тыңлаучының, психологиясенә ярашлы рәвештә әкияттәге кайбер моментлар көчәйтелә, яңа детальләр кертелә, ә кайчак гомумиләштерелә.
Фантазиягә бай булган тылсымлы әкиятләр халкыбызның үзенчәлекле рухи хәзинәсе булып тора.
Йомгак
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья... Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.
Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.
Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.
Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.
Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел
2. Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” 2000 ел
3. Н.Ссәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен Төз..Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.
4. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел
5.Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел
6.Л.Ш. Җамалетдинов. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел
7.Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
8.С. Исмәгыйлева. Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Ручей и камень
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)