Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Хайваннар турында әкиятләрдә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә, ә алдакчылык, мәрхәмәтсезлек һәм хыянәт фаш ителә.
Вложение | Размер |
---|---|
khayvannar_turynda_kiyatlr.doc | 72.5 КБ |
ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«29 НЧЫ ГИМНАЗИЯ»
Гуманитар фәннәр: татар филологиясе
Хайваннар турында әкиятләр
Эшне башкарды:
Нигматуллин Алмаз,
Корбангалиев Данис,
5 Б класс укучылары
Фәнни җитәкче:
Исхакова Рима Мөхәррәм кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014 ел
Кереш
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Шуны истә тотып, фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп хайваннар турында әкиятләрне алдык.
Эшебезнең максаты – хайваннар турында әкиятләрнең килеп чыгышын, тематикасын, жанрын билгеләү.
Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү сорала:
Хезмәтнең фәнни-теоретик базасы.
Максатка ирешү өчен, Р.Ягъфәров, Н.Исәнбәт, Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми, Л.Ш. Җамалетдинов, С. Исмәгыйлева хезмәтләре, интернет ресурслар файдаланылды.
Әһәмияте.
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Хайваннар турында әкиятләрдә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә, ә алдакчылык, мәрхәмәтсезлек һәм хыянәт фаш ителә.
Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Структурасы. Хезмәт керештән, төп бүлектән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
КЕРЕШ
Халык арасында кеше ышанмастай нәрсә сөйләнсә, гадәттә,”әкият бу” диләр. Телдә “әкият” һәм “ялган” сүзләре синоним булып йөри, чөнки әкияткә гомумән уйдырма хас.
Борынгы кеше дөньяның,кешенең һәм гомумән җанлы һәм җансыз табигатьнең барлыкка килүен, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне,кешенең тормышындагы төрле хәлләрне – барысын да мифологик карашлар нигезендә анлаган, һәм аларның аңлатмалары миф – мифик риваять формасында йөргән. Бу хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, теләсә кайчан һәм теләсә кемгә сөйләнмәгән. Мондый хикәяләрне сөйләү изге йоланы үтәү белән бергә алып барылган һәм бары тик балигъ кешеләргә генә җиткәрелгән,ягъни мифлар ритуал белән тыгыз бәйләнештә булган. Гамәлдә вазифа үтәгән бу мифик риваятьләр әкиятнең иң борыңгы формасы дип санала.
Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият “баба”сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерулуы нәтиҗәсендә була. Чөнки йоланы барлыкка китергән шартлар вакытлар узу белән бетә.
Әкият сюжетында уйдырма мөһим урын тота. Уйдырма ул – фантазик, үзе генә уйдырманы тудыра алмый. Моның өчен элек тормыш материалы кирәк. Ә тормышта әкияткә кулай материал һәрвакыт булган: кеше белән табигать, иске белән яңа арасындагы көрәш, искенең кире кагылуы нәтиҗәсендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең дөньяга карашындагы үзгәрешләр һ.б.
Әкият – халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы.
Әкият дигән сүз гарәпчә хикәят (сөйләп бирү, хикәя) сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикият дип атаучылар әле бүген дә очрый.
Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
“Халык арасында “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай,Төлке”, “Төлке”, “Шәрә бүре”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә беән Сарык” әкиятләрендәге сюҗетлар аеруча киң таралган.
Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, балыклар, бөҗәкләр.
Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану борынгы община строе чорында һәр ыруның ниндидер берәр хайванны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән (тотемизм). Бу хайванны, ягъни тотемны, үтерергә ярамаган, чөнки ул әлеге ыруны яклаучы һәм саклаучы дип ышанылган. Тотемга ышану нәтиҗәсендә хайваннар культы барлыкка килгән.
Хайваннар турындагы бүгенге әкиятләр үзләренең борынгы рәвешеннән (хайваннар турындагы хикәяләрдән) бик нык аерылалар. Бүгенге әкиятләрдә сүз хайваннар турында барса да, инде чынлыкта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләнә, икенче төрле әйтсәк, бу әсәрләрдә читләтеп әйтү, киная, ягъни аллегорик сыйфат өстенлек алган.
Татар легендаларында акыллы, изге, көчле персонажлар булган аю һәм бүре хайваннар турындагы әкиятләрнең берсендә дә уңай яктан сүрәтләнми. Әкияттә алар – аңгыра,ахмак,юньсез, куркак. Мәсәлән, “Төлке”, “Аю белән Төлке”, “Аю, Бүре, Төлке”, “Хәйләкәр Төлке” әкиятләрендә аю һәм бүре төлке тарафыннан алдана. “Батыр әтәч” дигән әкияттә шул ук аю һәм бүре кәҗәдән куркып, качарга мәҗбүр булалар.”Җүләр бүре” әкиятендә дә эт кәҗә тәкәсе, дуңгыз бүрене көлкегә калдыралар, һәм аңгыралыгы нәтиҗәсендә, бүре һәлак була.
“Аю, Бабай, Төлке”, “Шәрә бүре”, “Мәче, Юлбарыс һәм Кеше” кебек әкиятләр нәкъ менә табигать көчләренең буйсындырылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйларга нигез бар. Бу чорда инде, кеше, әлбәттә,хайванга караганда акыллырак, тапкыррак булырга тиеш. Андый әкиятләрнең кайберләрендә көчле хайванга каршы карт (ягъни, физик яктан йомшак, ләкин акыллы һәм зирәклеге белән көчле) кеше куелу моны тагын да ачык күрсәтә. Әлеге әкиятләрдә аю,бүре, юлбарыс кебек көчле хайваннар кеше тарафыннан алданалр һәм үтереләләр.
Шулай итеп, кайчандыр изге саналган хайваннар кешелек җәмгыяте үселешендәге билгеле бер чорда үзләренең элеккә дәрәҗәләрен җуялар һәм көлке объектына әвереләләр, алай гына да түгел, хәтта хөкем ителәләр, үтереләләр.
Төп персонажлары йорт хайваннары булган әкятләрнең күбесе үзләренең килеп чыгышы белән соңгырак чорга карый. Ул вакытта инде кешенең аңы шактый үскән һәм мифологик күзаллауларның зур өлеше онытылган була. Шуңа карамастан, андый әкиятләрнең кайберләрендә архаик мотивлар сакланып калган. Мисал итеп “Кәҗә белән Сарык” әкиятен күрсәтергә мөмкин.
“Торна белән Төлке” әкияте әнә шундыйлардан. Торна белән Төлке бер-берсен кунакка чакыралар. Төлке тары боткасын сай табакка салып, торнаны сыйлый. Әлбәттә , торна бер ярманы да эләктерә алмый, ризыкны төлке үзе ялап бетерә. Торна исә, чиратында төлкене кунакка чакыра, чумарны гөбегә сала. Нәтиҗәдә, торна үзе туклана, ә төлке ач кала.
Әсәрдә сыйнфый мотивлар юк, шулай ук бернинди мораль нәтиҗә дә ясалмый, бары тик хәйләгә каршы хәйлә генә бар.
Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң популяр киек – төлке. Ул барлык әкиятләрнең яртысыннн артыграгында бар. Ә яртысына якынында аю һәм бүре катнаша. Калган кыргый җанварлар һәм кошлар (куян, арыслан, юлбарыс, бурсык, кабан дуңгызы, сукыр тычкан, гөберле бака, торна, тукран, бүдәнә, ябалак, чыпчык, песнәк, күке, ала карга һ.б.лар) бер-ике мәртәбә генә очрый.
Төлке барлык әкиятләрдә диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сүрәтләнә. Күпчелек очракта ул үзенең максатына ирешә. Аю һәм бүре, киресенчә, тупас, ахмак, хәтта куркак; еш кына алар алданалар, куркып качалар яки үтереләләр. Моның мисалларын без әле генә искә алынган әкиятләрдә күреп үттек. Аюны һәм бүрене йорт хайваннары гына түгел, төлке дә алдый, хурлыкка калдыра, хәтта һәлакәткә илтә. Мәсәлән, “Төлке” дигән әкияттә аю төлке киңәше буенча, балык тотам дип койрыгын бәкегә тыгып утырган аю, кешеләр кыйный башлагач, бозга каткан койрыгын өзеп кача. “Төлке белән Бүре” дигән әкияттә шул ук тозакка эләккән бүрене кешеләр кыйнап үтерәләр.
Арыслан һәм юлбарыс әкиятләрдә иң көчле хайваннар итеп сурәтләнәләр һәм рәхимсез тиран образын гәүдәләндерәләр. Алар барлык хайваннар өстеннән хакимлек итәләр. Үзенең көчсез хайваннарны эзәрлекли, ә аю һәм бүре кебек киекләрне бик оста адый торган төлке дә арыслан йә юлбарыс алдында баш ияргә, ялагайланырга, үз мәнфәгате өчен башкаларны әләкләргә мәҗбур була һәм бәла-казадан имин кала.
“Арслан, Төлке, Бүре” дигән әкияттә төлке бергә аулаган корбаннарны бүлгән вакытта аларның барысын да арсланга бирә. Биредә ул оста күзәтүче, мөхитне сизгер тоеп, һәр шартка яраклаша белүче, үзенә кирәк чагында көчлеләр алдында тәлинкә тотудан да тартынмаучы хәйләкәр һәм ялагай түрәне яисә эшкуарны гәүдәләндерә.
Икенче бер әкияттә дә үзенең зирәклеге һәм мәкере белән төлке кыен хәлдән уңышлы чыга. Авыру арсланның хәлен белергә килүчеләр арасында төлке күренмәгәч , бүре аңа төлкене яманлый. Моны белгән төлке, арсланга килеп, үзенең дару эзләп кичегүен, әгәр ул бүренең арт аягындагы сеңере белән дәваланса, тереләчәген әйтә. Арслан шунда ук бүрене тотып, аның арт аягындагы сеңерен өзеп ала.
Ә менә “Хәйләкәр әтәч”, “Аю, Бабай, Төлке” дигән әкиятләрдә без төлкене ярдәмче вазифасында күрәбез. “Салам- Торхан” дигән әкияттә исә төлке, патшаны алдап, ярлы егетне шул патшаның кызына өйләндерә.
Шулай итеп, хайваннар турындагы әкиятләрдә төлке образы ике төрле тасвирлана. Әкиятләрнең күбесендә ул мәкерле, хәйләкәр һәм усал ерткыч булса, кайбер әкиятләрдә кешегә ярдәм итә торган акыллы, тапкыр һәм җитез хайван итеп тә сурәтләнә.
“Әтәч патша” дигән әкияттә үзен иң матур, иң батыр дип санаучы әтәч образы аша кәпрәю, масаю, шапырыну кебек сыйфатлардан бик үткән көленә. Мактану өчен сылтау булган сыйфатлар чынлыкта аларның иясенә бернинди дә файда китерә алмый, нигезсез мин-минлек бик тиз көлке объектына әверелә. Әкияттә бер үк вакытта тәлинкә тотучылар да мәсхәрәгә кала.
Кешеләргә хас гомуми кимчелекләр йорт хайваннары образларында гына түгел, кыргый хайваннар образларында да чагыла. Мәсәлән, “Аю белән Төлке” әкиятләрендә алдакчылык, мәрхәмәтсезлек һәм хыянәт фаш ителә. Хәйләкәр төлке үзе белән бергә яшәүче аюдан яшереп, бал һәм майны ашап бетерә дә, авыру дустына ала ягып, аны бөтенләй ташлап китә.
Бу әкияттә төлке гаепләнә,чөнки аның хәйләсе һәм җитезлеге усал нияткә хезмәт итә.
Әкиятләрнең күбесенә хас башлам, гадәттә, бик кыска була: “Борын заманда”, “Борын заманнарда”, “Борын-борын заманнарда”, “Борын-борын да”, “Элекке заманда”, “Әүвәлге заманда”, “Бер заманда”, Бервакытны”, “Бер көнне”, “Көннәрдән бер көнне” һ. б.
Хайваннар турындагы әкиятләргә бигрәк тә диалог формасындагы сөйләм хас. Бу алым әсәрне аеруча җанлы һәм мавыктыргыч итә.
Диалог формасы геройларның реаль тормышын, алар яши торган табигый мөхитне ныграк тоярга, ачыграк күзалларга ярдәм итә.
Әкиятләрдәге персонажлар телендә ритмлы һәм рифмалы сөйләм дә очрый. “Кәҗә белән Бүре” әкиятендә, мәсәлән, кәҗә үзенең балалары янына һәрвакыт болай дип җырлап кайта:
Таудан тауга йөримен -
Тау җимеше җыямын.
Кырдан-кырга йөримен -
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям.
Бер имиемә май җыям.
“Аю белән өч кыз” дигән әкияттә аюның сүзләре шулай ук тезмә формага салынган. Аю кыз кереп яткан капчыкны күтәреп, беркадәр араны узгач:
Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә уздым,
Инде ачып караем,
Му-му, -дип
кабатлый. Бу такмакта ырым йә балалар уены мотивлары ишетелгәндәй була.Капчыктагы кыз әлеге сүзләрдән соң: “Күрекле күзем күрәләр”, - дип җавап бирә,һәм аю, кыз йорт җиллегеннән (чорма тәрәзәсеннән) карап тора икән дип, капчыкны ачарга базмый.
Хайваннар турындагы әкиятләрнең теле гади һәм образлары.
Әкиятләрдә очрый торган эпитетлар хайваннарның табигатенә туры китереп яки әкият таләпләренә яраклаштырып сайлана: ач бүре, ахмак бүре, җүләр бүре, хәйләкәр төлке, таза ат, акыллы кәҗә, бик батыр хәйләкәр әтәч, бик шәп айгыр һ. б.
Эпитетлар табигать күренешләрен сурәтләгәндә дә еш кулланыла: олы борын, яшел борын, салкын җилләр, калын агач, юан имән, киң тугай, матур көннәр,суык кыш, ап-ак кар, калын арыш уҗымы һ. б.
Әкиятләрдә, сирәк булса да, метафоралар да очрый: кабыргаларын санау (кайнау), кызыл бүрек (башы канаган бүре), кызыл ыштан (аягы канаган бүре) һ. б.
Бүгенге көндә хайваннар турындагы әкиятләрнең күбесе балалар репертуарына күчкән. Алар яшь буынны эстетик һәм әхлякый яктан тәрбияләүдә мөһим урын тота.
Йомгак
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья... Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.
Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә.
Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.
Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.
Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел
2. Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” 2000 ел
3. Н.Исәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен Төз..Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.
4. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел
5.Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел
6.Л.Ш. Җамалетдинов. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел
7.Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
8.С. Исмәгыйлева. Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Как нарисовать небо акварелью
Лист Мёбиуса
Снегири и коты
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев