Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?
Вложение | Размер |
---|---|
Сәламәтлек | 32.93 КБ |
МБОУ «Беденьговская основная общеобразовательная школа»
Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы
Мунициапль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Бидәңге төп гомуми белем мәктәбе»
«Сохраним свое здоровье»
“Сәламәтлегебезне саклыйк”
Автор:
Галеева Айгөл Наил Кызы
Җитәкче:
Саматова Гүзәл Назил кызы,
сыйныф җитәкчесе
2014 ел
Эчтәлек
1.Эшнең актуальлеге
Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?
2. Максат һәм бурычлар:
Грипп, ОРВИ белән авырмас өчен сәламәтлекне саклау ысулларын өйрәнү.
Гипотеза: сәламәтлекне саклау һәм ныгыту һәркемнең кулыннан килгән эш.
3. Проект өстендә эшләү этаплары
I этап. Әзерләнү этабы.
Проект эшен башлар алдыннан укытучы “Сәламәтлек – иң зур байлык” темасына сыйныф сәгате үткәрә. Сәламәтлек темасына багышланган презентацияләр күрсәтә.
II этап. Тикшерү
Тикшерү эше барышында мәгълүматлар туплау, аларны анализлау, текстларны төзәтү, материалларны җыю һәм эшкәртү эшләре эшләнә.
III этап. Проектны эшләү
Проектны төзү буенча эш үткәрелә. Эш нәтиҗәләренә бәя бирелә, рецензияләнә.
IV этап. Проектны яклау
Презентация.
4. Эчтәлек
Әлеге проект укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга, сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга өйрәтә. Вакытны дөрес бүлү, гигиеник таләпләр үтәү, чыныгу, дөрес туклануның кирәклеген төшендерә.
Проект өстендә эшләү мәгълүмат табарга, анализларга һәм эшкәртергә өйрәтә.
Проект эшләү вакыты: якынча 1-2 атна
Нигезләүче сорау: Сәламәтлегебезне ныгытыр өчен нәрсә эшли алабыз?
Төп өлеш.
Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?
Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле әйбер. Ә кадерле әйберне сакларга кирәк. Бу фикерне исбатлар өчен, үзебезнең сәламәтлек проектын төзергә тәкъдим итәм.
“Сәламәтлек – иң зур байлык” темасына үткәрелгән сыйныф сәгатеннән соң яз, көз, кыш айларында сәламәтлегебезне саклар һәм ныгытыр өчен без нәрсә эшлибез, дигән сорау туды.
Татар халкында шундый мәкальләр бар:
Саф һава – тәнгә дәва.
Сәламәт булуның бер юлы – хәрәкәт итү.
Пакълек сөйгән – сау булган.
Күлмәкне яңадан,сәламәтлекне яшьтән сакла.
Ә сәламәтлекне саклау өчен без ни эшли алабыз? Үз сәламәтлегебезне үзебез саклый алабызмы?
Былтыргы уку елында башлангыч сыйныфларда калдырылган дәресләрне карасак, түбәндәге нәтиҗәләрне күрәбез:
грипп,ОРВИ - 87 %
башка авыру сәбәпле -13 %
Димәк, балалар яз, көз, кыш айларында грипп, ОРВИ белән күбрәк авырыйлар.
Грипп (фр. басып алу, яулап алу дигәнне белдерә) – грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекция авыруы. Көчле вирус инфекция авырулар (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2000 якын төре билгеле. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомум хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә. Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда була
Ә нигә соң без бу ел фасылларында әйтеп үтелгән авыруларга бирешәбез.
Көз көне һава торышы кинәт кенә алыша, безнең организм тиз генә ияләшеп китми. Бу ел фасылына хас булган яңгырлар, җепшек карлар, югары дымлылык тискәре йогынты ясый. Чыныкмаган организм моңа тиз бирешә. Санап үтелгәннәрне булдырмас өчен безнең мәктәптә нәрсәләр эшләнелә соң. Һәркемгә дә билгеле, кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Организмны чыныктыру максатыннан, иртәнге гимнастик күнегүләр урамда ясала, саф һавага экскурсияләр оештырыла. Иртән һәм озын тәнәфесләрдә бүлмәләр җилләндерелә. Көз айларында өс киемнәренә дә нык игътибар бирергә кирәк. Җәйге кызу көннәрдә киелгән җиңел киемнәрне алыштырырга кирәклеге сыйныф сәгатьләрендә сөйләнә.
Димәк, шәхси гигиена таләпләрен үтәсәң, саф һавада еш булсаң, һава торышына карап киенсәң, иртән һәм кич бүлмәләрне җилләндерсәң, салкын, яңгырлы көз айларында да авыруны кисәтеп була.
Кыш айларына бик түбән температура хас. Организмны чыныктыруны кыш көне дә онытырга ярамый,шуңа күрә иртәнге гимнастик күнегүләрне җилсез,матур көннәрдә без урамда ясыйбыз, озын тәнәфесләрдә динамик паузалар шулай ук саф һавада үткәрелә. Кышкы табигатькә экскурсияләргә йөрибез. Физик тәрбия сәгатьләрендә яратып чаңгыда йөрибез, буш вакытта да чаңгыга басарга тырышабыз. Сыйныф сәгатьләрендә грипп профилактикасы буенча сөйләшүләр үткәрелә. Прививка ясату грипп белән авыру ихтималын уртача ике тапкыр киметә. Аны йоктырган хәлдә дә авыру җиңелрәк үтә. Вакцина грипптан 70-92 процент чамасы саклый. Вакцинацияне ноябрь азагына кадәр ясатып өлгерергә кирәк. Бу уку елында безнең мәктәптә прививканы барлык укучы да ясатты. 2011-12 уку елында уңай сәбәпләр аркасында башлангыч сыйныфларның барлык укучылары да прививка ясата алмаган, ә үткән уку елында привиканы барлык укучы да ясатты. Ике ел буенча дәрес калдыруларны чагыштырсак, привиканы 100% ясаткан уку елында грипп авыруы буенча дәрес калдырулар бераз кимегән.
Димәк, үз вакытында привика ясатсаң, температура режимын саклап кына чаңгы, чана, тимераяк белән дус булсаң, шушы чорда күбрәк суган, сарымсак ашасаң, авыру һичшиксез чигенер.
Яз айларында һава температурасының даими тирбәлеше инфекция таралуга уңай йогынты ясый. Кояш елмаебрак карый башласа да, көннәр әле бик үк җылы булмый. Язгы кояшка алданып, кешеләр юка киемнәргә күчәләр. Кышын иммунитет йомшару да авыруга каршы тора алучанлыкны киметә. Нәкъ менә шушы вакытта да организм тагын авыруга тиз бирелергә мөмкин. Шулай ук, “яз” дигән матур сүз белән безгә авитоминоз да килә. Организмда җиңелчә хәлсезлек, түбәнәйгән иммунитет, талчыкканлык сизелә.
Авитоминозны булдырмау өчен бу арада ашханәдә меню төрле витаминлы салатлар белән төрләндерелә, витаминлы чәйләр бу чорда тагын да ешрак бирелә. Язның беренче көннәрендә үк диярлек үткәрелгән сәламәтлек көне, саф һавада оештырылган гимнастик күнегүләр, табигаткә экскурсияләр шулай ук сәламәтлекне ныгытуга уңай йогынты ясый.
Һәр ел фасылында сәламәтлекне ныгыту өчен эшләнгән эшләргә анализ ясасак, түбәндәге нәтиҗәгә киләбез: сәламәт булыр өчен шәхси гигиеник таләпләрне үтәргә, дөрес тукланырга, организмны чыныктырырга, сәламәт рәвеше алып барырга кирәк!
Әйтеп кителгән кагыйдәләр безнең мәктәптә үтәлеп килә. Үткән ике ел белән чагыштырсак, авыру буенча дәрес калдыру очраклары кимегән.
Күрәмсез, сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш икән.
5. Практикада кулланылыш.
Әлеге проектны дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин
6.Проектның перспективасы.
Киләчәктә әлеге проектны дәвам итеп, дөрес туклану белән сәламәтлекнең бәйләнешен тирәнрәк өйрәнергә телим.
7. Йомгаклау, нәтиҗәләр чыгару
Сәламәт булган кеше дөньяда иң бәхетле яшәүчеләрнең берсе ул. Ләкин сәламәт булып калу өчен, аның турыда кечкенәдән үк уйларга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: сәламәт булыр өчен шәхси гигиеник таләпләрне үтәү, дөрес туклану, организмны чыныктыру, сәламәт рәвеше алып барыру!
”Сәламәт булыр өчен дарулар эчеп кенә түгел, ә үзеңнең дә тырышлыгың күп кирәк “ дип киңәш итә кайбер вакытта табиблар. Һәм мин моның белән тулысынча килешәм.
8. Кулланылган әдәбият.
1. Г.Хәсәнов “Табигать могҗизалары”, Казан, “Мәгариф”, 2004 ел
2. Ибраһимова Ф.Җ. “Табигать бизәкләре”, Казан., “Мәгариф”, 2002 ел
3. Р.Шиянов, “Знай и живи», ОАО «ИПК Ульяновский дом печати», 2009 год
4. С.Я.Чикин, “Сәламәт булыйм дисәң”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2000 ел
5. Хрипкова А.Г., “Гигиена һәм сәламәтлек”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010 ел
6. “Салават күпере” журналы, № 1, 2 2010 ел
7. “Көмеш кыңгырау” газетасы, № 44 (1678), 2 ноябрь, 2013 ел, № 48 (1682), 30 ноябрь, 2013 ел
8. Журнал “Здоровье школьника», №11, 2013 год
9. Интернет чыганаклары
1. http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D1%80%D0%B8%D0%BF%D0%BF
2. http://liija.ucoz.ru/publ/quot_saulyk_zur_bajlyk_quot/1-1-0-32
Почему Уран и Нептун разного цвета
Ласточка
Сказка об осеннем ветре
Пчёлы и муха
Загадка старого пирата или водолазный колокол