Е.И.Пугачев күтәрелеше чорында Идел буе халыкларын көрәшкә күтәрү эшен Бәхтияр Канкаев оештыра. Күпләр аны башкорт дип белә һәм бүгенге көндә аның Казан татары булуын белмиләр.
Бәхтияр Канкаев - Е.И.Пугачев тарафыннан полковник чины бирелгән якташыбыз. Тарих фәнендә кайда туганлыгы билгеле түгел иде. Беренче булып С.Х.Алишев Бәхтияр Канкаевны Башкортстанның Олы Ока авылы кешесе булуын язып чыккан иде. Әмма Олы Ока авылы шәҗәрәләре арасында архив чыганаклары буенча Бәхтиярның анда тумавы ачыклана һәм күчеп килүе генә билгеле була. Бәхтияр Канкаев - ул Бәхтияр Кантимиров, Чистай өязе, Иске Ибрай авылында туа һәм әтисеннән дини гыйлем ала. Ибрай авылында 1748 елгы халык күтәрелеше , көчләп чукындыру вакыйгалары чорында авылдан күчеп китәргә мәҗбүр була һәм башкорт арасына барып эләгә. Олы Ока авылында җир ала һәм бердән -бер грамоталы муллага әверелә. Күтәрелеш чорында халык җитәкчесенә әверелә һәм хәзерге Татарстан җирендә халыкны көрәшкә күтәрүчеләрнең берсе була. Фәнни тикшеренү эшебезнең максаты: дөреслекне торгызу.
Вложение | Размер |
---|---|
issled._rab._b.kankaev.doc | 1.21 МБ |
Шелковая горка
Волшебная фортепианная музыка
Дерево в снегу
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Загадочная система из шести экзопланет