Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас...
Вложение | Размер |
---|---|
bala_chakta_algan_trbiyane_sonynnan_boten_donya_khalky_da_uzgrt_almas.docx | 18.28 КБ |
Гарипова Э. Р.,
Әлмәт муниципаль белем бирү учреждениесе –
13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас...
Бөек җәмәгать эшлеклесе, педагог, язучы, тел галиме, философ,публицист Ризаэддин бине Фәхреддинне татар дөньясында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. “Җәдит” сүзе “яңа” дигәнне аңлата, бу төшенчә татарларның милли һәм социаль иреккә омтылышын, колбиләүчелек тәртипләренә каршы көрәшен, туган телне үстерү эшен алып баруны, яңача укытуны үз эченә ала. Р. Фәхреддин җәдитчелекнең алга китешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезнең берсе.
Ризаэддин Фәхреддин “Сәлимә”, “Әсма”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт” кебек әсәрләрнең авторы. Бу әсәрләренең күбесендә яшь буынга әхлакый тәрбия бирү турында сүз алып барыла. “Адәбе тәгълим” дигән әсәрендә өлкәннәргә шундый киңәш бирә: “Балаларыгызны заманча тәрбияләгез, үзегез яшәгән чор кагыйдәләре белән түгел, алар яшәячәк чор тәртипләре белән...” Бу киңәш бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
Мәктәптәбебездә татар әдәбияты дәресләрендә Риза Фәхреддиннең әсәрләреннән кайбер өзекләр укыла, фән турында язган хезмәтләреннән мисаллар китерелә.
Мәсәлән, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” кебек хезмәтләрендә укучыларның укытучыга мөнәсәбәте нинди булырга, үзләренең ял вакытларын ничек үткәререгә тиешлеге турында язылган урыннар бар.
“Тәрбияле бала” китабында бөек шәхесебез көндәлек режим, пөхтәлек, мәктәптә һәм өйдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, ата – ана хакын хаклау, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау турында яза. Бу китапта: “Халыкның начар һәм яхшы сыйфатлары күп очракта Ана мөнәсәбәтенә бәйле. Тәрбияле Аналар үз балаларына гына түгел, барлык мөселман халыкларына да Хөрмәтле Ана булырга тиеш. Ана хезмәте – иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәт, аны аңлатып та, язып та бетереп булмый ” – дигән җөмләләр бар. Без бу сүзләр белән тулысынча килешәбез.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: үзенең хезмәтләре һәм эшчәнлеге белән Ризаэддин бине Фәхреддин татар халкына тугры хезмәт иткән, балаларга әдәп – әхлак тәрбясе бирүдә зур этәргеч ясаган, кешеләрнең бер – берсенә булган мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен күп көч куйган. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” – дигән әйтемен һәрвакыт исебездә тотабыз.
Кулланылган әдәбият
На берегу Байкала
Ёжикина Радость
Отчего синичка развеселилась
Голубая лягушка
Юрий Алексеевич Гагарин