Научно-исследовательская работа
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-ezlnu_eshe.docx | 44.81 КБ |
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы
Бураково урта гомуми белем мәктәбе
Фәнни-эзләнү эше
Тема:
Ф. Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестенда дин мәсьәләләре
Җитәкче: Загирова Румия Әхәт кызы.
I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Башкаручы: 11 нче сыйныф укучысы
Халиуллин Булат Рамил улы
2014 нче ел.
Эчтәлек
Кереш бит
Төп өлеш.
Ф. Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестенда дин мәсьәләләре
1. Ф. Әмирханның дингә мөнәсәбәте. бит
2. Киләчәктә татар җәмгыяте нинди булачак? бит
3. Хәзрәт йөзендә иске фикерле руханиларны фаш итү бит
Йомгаклау бит
Әдәбият исемлеге бит
Кереш
Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була, сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр тудырып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, татар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалистик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург, Г.Тукай, Г.Исхакый һәм башка замандашларының әдәби әсәрләренең сәнгатьчә үзенчәлекләрен анализлаган киң эрудицияле тәнкыйтьче булып таныла.
Әдип - яшьләр газетасы “Әльислах”ны оештыручы һәм “Кояш” газетасының җаваплы секретаре буларак, үзен таныткан шәхес. Моннан тыш Г.Камал, С.Рәмиев белән берлектә татар театрын оештыру эшендә янып йөрүче Ф.Әмирхан -үзенең “Яшьләр”, “Тигезсезләр” исемле пьесалары, төрле спектакльләргә язган рецензияләре белән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес.
Шуны да онытмыйк әле, Фатих Әмирханның әтисе, бабасы логикадан, дин белеменнән, философиядән хезмәтләр язган кешеләр. Хәтта аның әнисе Рәбига абыстай Яңа бистәдә кызлар мәктәбе тоткан, башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр авторы булган. Күрәсең, бу гаиләдә әти ягыннан гына түгел, әни ягыннан да каләм тибрәтүгә сәләт, һәвәс булган. Шулар гаиләдәге өч бала арасыннан нәкъ менә Фатихта инде әдәби куәт булып, безнең милли әдәбиятыбызны танытырлык куәт булып калкып чыккан.
Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый.
Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау укучыларны элек тә кызыксындырган, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми.
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Ф. Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестенда дин мәсьәләләре”дип атау бер дә очраклы түгел.
Без еш кына язучының формалашуына аның биографиясе һәм аралашу даирәсе зур йогынты ясый дибез. Фатих Әмирхан мулла гаиләсендә туган, дини тәрбия алып үскән, аңа туры юл мөнбәргә имамлыкка булырга тиеш кебек. Әмма ул җәдидчелек юлын сайлаган, баштарак дингә каршырак булган. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
Җәдидчеләрне дингә каршы дип уйлау бар иде заманында. Миңа калса, бу фикер тамырыннан дөрес түгел, чөнки җәдидчеләр динне бөтенләй себереп түкмиләр, динне, Аллаһны инкарь итмиләр, бары тик бурсыган динчеләргә, консерваторларга, кирегә сукалый торган дин әһелләренә каршы чыгалар. Алар диннән көлми, динне артка сөйрәүче надан муллалардан көләләр. Динне яклыйлар алар!
Фатих Әмирхан — дини мохиттән үсеп чыккан классик язучыбыз. Ул мулла малае, мәдрәсәдә укыган, Коръән-хафиз, мәдрәсәдә укыткан, шул ук вакытта иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган, яңа татар әдәбиятына нигез салучылардан булган. Ф.Әмирханның үз шәхесендә, аның әсәрләрендә дин һәм мәдәният галәмнәрен бергә җыюы бүген диниләшеп килүче халкыбызга сабак-үрнәк була аламы?
Бу сорауга җавап бирер өчен без Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать иттек.
Бу теманы без актуаль дип саныйм, чөнки хәзерге көндә намазга басучы яшьләребез көннән - көн арта.Динебез хөкүмәт тарафыннан яклана: кечкенә генә татар авылларында да мәчетләр, мәдрәсәләр ачыла. Ил күләмендә дини бәйрәмнәребез зурлап үткәрелә. Без һәрберебез үзебезнең тарихны яхшы белергә аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез. Хәзерге көндә без шушы юлдан барабыз.Мәсәлән, минем туган җиремдә Бөек Болгар илен торгызу эше алып барыла. Мин дә бу эшкә үз өлешемне керттем: археологик казу эшләрендә катнаштым.
Бу теманы сайлавымның төп максаты – әдип иҗатындагы дини мәсьәләләрне тикшерү. Моның өчен Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәрен сайлап алып, шуның аша диннең әһәмиятен ачыклау, Коръән белән чагыштыру, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычым итеп саныйм.
Язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. Аларның беренчесендә Ф.Әмирхан иҗатына төрле яссылыктан торып анализ ясалса, икенчесендә исә әдипнең татар прозасын баету, әдәби телне үстерү, камилләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләнә.
Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса. Ф.Әмирхан нәкъ әнә шундыйлардан була.
Эш барышында кулланылган методлар: өлешчә эзләнү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализлау.
Эшнең структурасы.
Фәнни эшем кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш.
1. Бәхәсле мәсьәләләрнең берсе — Ф. Әмирханның дингә мөнәсәбәте. Ф.Әмирхан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган кеше, димәк ул дини яктан караганда югары белемле шәригать белгече. Ф.Әмирхан ихласи иманлылыгын ул язган хатлардан да күреп була, мәсәлән, бер туган тиешле Хәдичә әбигә җибәргән хатта, энесе Ибраһимны сугышка озатканын язганда шундый сүзләр бар: «Инде эше Алладан хәерле булсын, һәрни булса да, догада булсагыз да, мөэзин абзыйга да сәлам диярсез, догада була күрсен».
Госман Әмирханов истәлегендә 1920 нче елларда алар Ф.Әмирхан белән Әхмәтгәрәй Хәсәнидә гает мәҗлесендә булганы искә алына. Күрәбез ки, совет власте килүе белән дә Ф.Әмирхан динилеген һич югалтмый.
Туганнарының истәлекләренә карата ул үләр алдыннан үзен мөселманча күмәргә васыять иткән. Гәрчә советлар рәсмиләре каршы протест белдерүләренә дә карамастан аны җеназа укып кешечә гүргә иңдерделәр.
Соңгы сүзләре дә гыйбрәтле: «Мине музыка, чәчәкләр белән күммәгез». Ул вакытта инде яңа совет гадәтләре көнкүрешкә керә, шуларны Ф.Әмирхан кабул итә алмый, шәригать ысулына күңеле тарта.
Язучыны либераль буржуазиягә бирергә теләүчеләр, Әмирхан нечкәртелгән дин белән халыкны агуларга, омтылды, дип килделәр.
Дин мәсьәләсенең «Фәтхулла хәзрәт» повестенда күтәрелгән кадәресеннән чыгып, авторны нечкәртелгән дин ярдәмендә халыкны агулау тарафдары итеп карап булмый. Кешеләр мөнәсәбәтендә югары әхлак нормалары күрергә теләгән демократ язучы дин мәсьәләсен башкача хәл итә дә алмый иде. Бу, билгеле, Әмирханның дин «фәлсәфә»сен аклау түгел, бәлки аңлату. Андый «фәлсәфә»нең безнең заман өчен ят булганлыгы ачык булса кирәк.
Җыеп әйтсәк, «Фәтхулла хәзрәт» повестенда Ф. Әмирхан татар җәмгыятендәге феодализм калдыкларының комедиячел асылын гаять зур осталык белән фаш итеп, искелеккә зур удар ясады. Әсәр, һичшиксез, тәнкыйди реализмның менә дигән үрнәге.
2. Ф. Әмирхан иҗатында гына түгел, бәлки Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбиятында иң яхшы сатирик повесть булып саналган бу әсәр 1908 елда языла башлап 1909-1910 елларда аерым кисәкләр булып дөнья күрә. Актив тормыш алып баруда чикләнгән язучының хыяллары аның әсәрләрендә урын ала. Ул киләчәкне , татар милләтенең ил күләмендә тоткан урынын күз алдына китерә.
Әйтергә кирәк, Ф.Әмирхан чиста шәһәр кешесе, безнең культура өчен бик сирәк күренеш, чөнки безнең күпчелек язучылар, сәнгатькәрләр авыл кешеләре. Б. Урманче дә аның турында: «Ф.Әмирхан чын Казан зыялысы», дип язып калдырган.
Повестьта 1950 елгы Казан тормышы тасвир ителгән. Бу әсәрдә дә, гарәфә кич күрелгән төштәге кебек, фән-техника һәм мәдәният ягыннан гаять алга киткән җәмгыять күз алдына килеп баса: көзгеле телефон, канат куеп очулар,
автомат җайланмалар, һава корабльләре, үлгән кешене терелтү һ. б.
“ Урам бик шәп: зур-зур матур биналар, яннарына канат тагып очып йөри торган кешеләр, болай җәяү йөри торган бик мәһабәт кешеләр, алар арасында бик кечкенә генә калфаклар кигән хатын-кызлар, төрле җирләрдә күренеп тора торган матур һәйкәлләр, Кабан күле өстендә яшен тизлеге белән тыз-быз... килеп йөри торган кечкенә-кечкенә матур пароходчыклар; тәрәзә төпләренә бик кыйммәтле нәрсәләр тезелгән зур магазиннар, каршыда күренеп тора торган гаять биек манаралы, бик биек университет бинасы... хәзрәтне бөтенләй аптырашта калдыралар иде. Җәннәт дияр иде, халкы һәммәсе эшләпәле һәм урыс киемле. Җәннәт димәс иде (...), диярлек нәрсәләр бар”. Фәтхулла хәзрәткә бу күренеш бик нык тәэсир итә. Бу тормыш аның өчен кызыклы да, куркыныч та; ят, ләкин шатлыклы һәм рәхәтле тоела. Мәчет тә бик гаҗәп, муллалар татарча вәгазь укыйлар. Ф.Әмирхан динне фәнни нигездә һәм Европача күрергә тели. Мәчет һәм башка дини оешмалар әхлак тәрбияләүгә хезмәт итә. “Мәчет Казаннан егерме чакрым ераклыгындагы бик зур, бик куе, бик иске урман эчендә салынган, бинасы да ике йөз мең кадәр кеше сыйдырырлык дәрәҗәдә зур, бик нык, бик садә, татар инженер-архитекторларының берсе тарафыннан шул мәчет өчен генә уйлап чыгарылган архитектура стилендә ясалган иде.”
Ул җәмгыятьтә яшәүчеләрнең мәдәният дәрәҗәсе дә югары. Алар музыканы бөтен нечкәлекләрен тоеп аңлый беләләр, сынлы сәнгать әсәрләрен сатып алалар... Шәһәрдә төрле-төрле клублар эшли, анда театр, концертлар куела.
“Фәтхулла хәзрәт” әсәре – фантастик әсәр. Шулай булуга карамастан, Ф. Әмирхан киләчәк тормышны бик төгәл күз алдына китерә. Әйтерсең, ул 50 нче елларда яшәгән. Бу сәләт, мөгаен, чын профессиональ язучыларда гына буладыр.
3. Бүгенге мөселманнарны Ф.Әмирханның дингә багышланган әсәре аптырашта калдырырга мөмкин, чөнки анда безнең өчен күп кенә кыйммәтле нәрсәләр көлкегә чыгарыла. Әмма әгәр без бүгенге халәтне анализлап бүген кем соң кадимче дигән сорауга дөрес җавап бирсәк, бөтенесе үз урынында булыр.
Хәзрәтнең китап сүзләрен, борынгы сүзләрне кулланып, акыллы, белдекле булып күренергә тырышуы, беркемгә дә аңлаешлы булмаган сүзләр кулланып сөйләшүе аны ясалма белемле кеше итеп таныталар. Урыс телендә иркен сөйләшүче, урыс телен яхшы белүче кеше булып күренергә тырышулары да аны гаять көлке итеп күрсәтәләр. Мәсәлән: “Юк, энем, син, мәсәлән, карт кеше белән шаярма, бурада сидой бит мин, бира разный, тек буг одна бит”, -дип өйрәтергә ярата ул. Ф.Әмирхан ике телне бутауны кабул итә алмый, аны әдәпсезлек дип саный. Фәтхулла хәзрәтне болай фаш итү, Ф.Әмирханның дин кануннарын кире кагуы дигән сүз түгел. Автор дингә әхлак төзәтү чарасы итеп карый. Динне үз шәхси мәнфәгатьләреңә буйсындыру, фанатикларча бозу, башка мәгънә салу кебек күренешләрне Ф.Әмирхан фаш итә. Автор фикеренчә, “... ислам безгә иң ансат вә иң уңайлы юлны күрсәтеп калдырган, бары диянәт вә диннән файдалана белергә кирәк, фәкать һичберәүгә файдасы тими торган нуафел вә соры суфилыктан игътибарны алып фәраизгә бирергә кирәк.”
Моннан соң вакыйга артыннан вакыйга килә. Һәркайсының үзәгендә Фәтхулла хәзрәт тора. Һәркайсында аның бер сыйфаты ачыла.
Театр эпизодын алып карыйк. Фәтхулла хәзрәт, әлбәттә,театр уеннарына каршы. Гадәте буенча, ул театрга барырга җыена торган Әхмәт гаиләсен бу эштән туктатырга тырыша. Башта оялтып маташа, нәтиҗә чыкмагач, хәзрәт соңгы чараны — куркыту чарасын куллана: “Татар театрына барган кешеләр, фаразан, кяфер булалар”,— дип белдерә. Ләкин хәзрәтнең дә театрга барасы килә, чөнки ул исән вакытта кадимчеләр театрны, хатын-кызлар белән кочаклашып бию урыны дип, күз алдына китерәләр иде. Фәтхулла хәзрәт тә театрга барып, берәр кыз белән кочаклашып биемәкче була. Театрда иске заман тормышыннан алынган ике спектакль күрсәтәләр. Фәтхулла хәзрәт башта моны күреп куана. Ләкин, сәхнәдәге хәлләрнең уен гына булуын аңлагач, театрдан ихласы кайта да кочаклашып биюне көтеп утыра башлый. Ә икенче спектакльдә, муллалар бәхәсләшергә тотынгач, хәзрәт түзә алмый, кайда утырганын онытып, сәхнәгә атылып менә.Иске фикерле хәзрәтләр ролен башкаручы артистларны кочаклап үбә, рәхмәтләр әйтә. Күренә ки, театр эпизоды тулысынча Фәтхулла хәзрәт образын тулыландыру өчен кертелгән. Биредә аның театрга дошманлыгы да, азгынлыгы да, икейөзлелеге дә ачыла.
Алга таба китаплар музеенда булган вакыйгага күз салыйк. Гарәпчә язылган дини китапларны күреп, хәзрәт “менә инде бу гыйлем дәрьясы”[1]* дип соклана. Татар телендәге дөньяви әсәрләрне исә, җәдитләр язган дип, төкерекләрен чәчә-чәчә хурлый. Образ ачыклана, тулылана бара. Без аның Җиһанша хәзрәт, Кисекбаш, Хәмзә бай, Вәли бай кебекләр белән бер бакча җимеше булуын танып алабыз. Димәк, Фәтхулла хәзрәтне терелтү һәм аны 42 ел алга, киләчәккә күчереп күрсәтү — биредә бер сатирик алым. Бу алымның отышлы ягы шунда: кара тап ак җәймәдә ачыграк булып күзгә ташланган шикелле, алга киткән җәмгыятьтәге күренешләр янында Фәтхулла хәзрәтнең болай да инде көлке дәрәҗәсендәге иске кыланышлары һәм карашлары тагын да искерәк, тагын да көлкерәк булып күренә. Җыеп әйткәндә, “Фәтхулла хәзрәт” повесте — фараз кылу, фантастик алым белән язылуына карамастан, реализм әсәре, ул гына да түгел, тәнкыйди реализмның менә дигән үрнәге. Чөнки Фәтхулла хәзрәт — типик характер, ягъни ул, аерым бер шәхес булып күз алдына килүеннән тыш, иске фикерле руханиларга хас булган төп сыйфатларны үзенә туплаган. Фәтхулла хәзрәтнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән XX йөз башы татар феодаль-буржуа җәмгыятенең бик күп яклары бөтен чынлыгында күз алдына килеп баса. Икенче төрле әйткәндә, бу образ типик хәлгә куеп күрсәтелгән. Әсәрнең реализмы әнә шунда.
Йомгаклау.
Ф. Әмирхан иҗаты әлегә серләре ачылмаган могҗизалы хәзинә булып тора.
Эш барышында мин төп максатыма ирештем, әдип иҗатындагы дин мәсьәләсен ачыкладым. Моның өчен Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәрен сайлап алып, шуның аша дин мәсьәләсен тикшердем, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдем.
Минем өчен иң кызыклысы һәм әһәмиятлесе шул булды: дини мөһиттә тәрбияләнгән Фатих Әмирхан дингә каршы булганмы яисә аны яклап чыгамы? Материалларны карап чыкканан соң мин шундый фикергә килдем: Ф.Әмирхан ихлас күңелдән алланың барлыгына ышанган, ул бары тик иске фикерле дин әһелләренә каршы булган. Бу фикернең буш түгеллеген тагын бер мисал өстендә исбат итә алам. Минем Тау әбием(дәү әниемнең әнисе) Фатих Әмирхан заманында яшәгән.Әгәр ул сөйләгәннәр белән Ф.Әмирхан геройларының эш-гамәлләрен чагыштырсаң, алар тәңгәл килә. Надан, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иске фикерле дин әһелләре халык, милләт турында түгел, ә бәлкем үзләре турында гына уйлаганнар. Димәк, Фәтхулла хәзрәт образы уйдырма түгел, ә чынбарлыкта булган. Әсәрнең бары тик башында гына(хәзрәтне терелткәндә) уйдырма бар.
Без югарыда карап үткән әсәрләрендә генә түгел, гомумән, Фатих Әмирхан милли-әхлакый тәрбияне үзгәртүгә, яңартуга зур игътибар биргән һәм бөтен иҗатын шуңа багышлаган.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, милләт язмышында дин әһелләренең наданлыгы, артта калганлыгы, шәригать законнарын тар аңлаулары гаепле. Алар үзләренең наданлыкларын, белемсезлекләре корбаннары булып кына калмыйлар, ә бергәләшеп татар халкының мәдәниятын артка сөйриләр. Шуңа күрә, җәмгыять өчен зур проблема тудыралар. Ф.Әмирхан нәкъ менә шуны истә тотып, бу бәлага, наданга, белемсезлеккә каршы сатира чаралары белән көрәшә.
Димәк, Ф.Әмирхан кебек зыялыларыбызның эш тәҗрибәсе, дөньяга карашы безгә бик тансык бүген. Бер генә нәрсә кирәк — ул язганнарны дөрес аңларга . Бу шартларда Ф.Әмирхан иҗади алымы, искелекне, архаикны тәнкыйть итүе бүген дә бик тансык күренә, чөнки Җамал Вәлиди әйкәнчә: «Фатих бу әсәрләре белән феодализм богауларына, яшь буынга җәелеп үсәргә ирек бирми торган Урта гасыр калдыкларына каршы көрәшә».
Ә андый көрәш исә бүген дә мөһим шул.
Әдәбият исемлеге
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Золотой циркуль
Лепесток и цветок
Как я избавился от обидчивости
Каргопольская игрушка