Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_shaykhutdinova.doc | 51.5 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Каргалинская гимназия” Чистопольского муниципального района
Тема: «В суд ногой- в карман рукой» (В.Даль)
Тема: «Судка аяк, кесәгә кул белән” (В.Даль)
Автор:Шайхутдинова Альфина Фанисовна, 7 класс
Руководитель: Салахова Лилия Гаязтиновна
Без, телевизор караганда, газеталар укыганда еш кына «коррупция», ришвәтчелек дигән сүз белән очрашабыз. Мин бу сүзнең мәгънәсен аңламый идем. Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Ришвәтчелек – ул җинаять. Эш урыннарын шәхси максатларда куллану. Ришвәт предметы законда төрлечә билгеләнә: акчадан, әйберләрдән торган бүләк, нинди дә булса хезмәт күрсәтү, табыш яки башка файда. Җәмгыятьтә, җәмгыять белеме фәнендә ришвәткә төрле билгеләмәләр бирелә: әйбер бирүчене кызыксындырган законсыз эшне эшләү өчен түрәгә түләү, үзеңә буйсынган кешеләрдән мәҗбүри акча җыю, сатып алу өчен түрәгә бирелгән акча яки материаль байлыклар. Бүгенге көндә ришвәт алулар көнкүрештә - гражданнарның түрәләргә һәм аның гаиләсенә төрле бүләкләр бирү. Хакимият һәм эшмәкәрләр арасында, мәсәлән, яклар судьяның үз файдаcына карар чыгарырга омтылуында, югары хакимияттә – намуссызларның сәясәтне үз файдаларына куллану һәм сайлаучылар мәнфәгатьләренә зарар китерүдә күзәтелә. Илгә тыелган товар кертү, медицина ярдәме һәм дарулар алуда, автоинспекциядә автомобиль йөртү хокукы алу, суд органнарында дөрес карарлар чыгармауда, салым органнарының тулы күләмдә салым җыймаулары, дипломнар сату һәм алу, хәрби хезмәттән азат итүдә, балаларны бакчаларга урнаштыруда, эшкә урнашуда законсыз бирелгән акча - ришвәт дип атала.
Ришвәт гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен боза. Кешене законлы үз эшчәнлеген башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Җәмгыятьтә яшәүче ярлылар тагын да ярлылана, ә байлар тагын да байый. Икътисад үсеше акрыная, тормыш дәрәҗәсе начарая. Гражданнарның үз илебезнең законнарына карата ышанычлы мөнәсәбәте бетә. Ришвәт алу һәм бирү нәтиҗәсе - сәламәтлек, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгында чагылып, кеше тормышын куркыныч астына астына куя. Бу билгеле, ришвәт алучыга яки бирүчегә карата һичшиксез җәза бирергә кирәклеген күрсәтә. Кеше үзенең җинаять эшләгәнен аңларга тиеш.
Ришвәтчелек Россия тарихында беренче тапкыр XIII нче гасыр елъязмаларында телгә алына. Әлеге эшчәнлекне закон белән чикләүләр XV гасыр ахырында гамәлгә ашырыла башлый, хәтта үлем җәзасы да кертелә. Ә Петр 1 нче идарә иткән чорда илебездә ришвәтчелек һәм аңа каршы көрәш тә киң колач ала. Романовлар династиясе хакимлек иткәндә, ул дәүләт хезмәткәрләренең керем чыганагы булып тора. Шул вакыттан бирле, ришвәтчелеккә каршы көрәш алып баралар, ләкин хәзергә кадәр аны бетерә алмыйлар. Ришвәтчелек дәүләт икътисадына, илебезгә һәм шушы илдәге һәр кешегә зыян сала. Шулай ук халыкның хөкүмәткә булган ышанычын да бетерә.
Бөек рус язучысы Владимир Иванович Дальның шундый сүзләре бар: “Судка аяк, кесәгә кул белән”, («В суд ногой - в карман рукой»). Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Аның, суд турында XIX гасырда әйткән сүзләре, кызганычка каршы бүген дә үзенең мәгънәсен югалтмаган. Бу сүзләрне мин болай аңлыйм: әгәр судка мөрәҗәгать итәсең икән, кесәңдә акчаң булырга кирәк. Акчасыз суд синең файдага булмаячак. Телевизордан яңалыклар караганда, судьяларның ришвәт алганда тотылуларын күрсәтәләр. Шуны күреп, гади халыкның суд карарларына да ышанычы бетә бара.
Илебездә яшәүче күп кеше хокук саклау органнарына ышанмыйлар. Практика күрсәткәнчә, һәр закон бозган кеше кирәкле җәзасын алмый. Эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе, икенче төрле әйткәндә «бай кеше» нәрсә тели шуны эшли һәм үзенең җәзасыз калуына ышана. Акчаң булса, бер нәрсә дә куркыныч түгел дип уйлый ул. Ә аның урынына башка «гаепле» кеше табыла. Гадәттә ул кешенең акчасы һәм яклар кешесе булмый.
Ләкин шуны беләсе килә: кайчанга кадәр шулай булыр икән? Минем уйлавымча, судьялар – гадел, кешелекле, сатылмый торган булырга тиешләр. Миңа калса, андыйлары да бар. Минем шулай уйлыйсым килә. Әз генә булса да, кешедә яхшылыкка өмет калырга тиеш. Чөнки кешеләр шул өмет белән судка мөрәҗәгать итәләр. Гаеплеләрне җәзага тартып, гаепсезләр иректә калсын дип телиләр, һәрвакыт гадел суд булыр дип ышаналар. Кызганычка каршы, кайбер очракта моның капма-каршысы, яки гаделсезлек белән очрашалар. Беркемнең дә гаепле булып каласы килми һәм төрле юллар эзли башлыйлар. Ә чыгу юллары һәрвакыт акча һәм ришвәт бирүгә барып тоташа. Ә ришвәт биргәч, барысы да яхшы була дип уйлыйлар. Минемчә, мондый юл белән җәмгыятьтә җавапсызлык формалаша һәм ул буыннан - буынга күчә бара. Минем уйлавымча, ришвәт алучы кеше генә гаепле түгел, ә без үзебез дә гаепле. Чөнки аларга акчаны без үзебез тәкъдим итәбез.
Мин ришвәтчелекнең алга таба да үсүен теләмим. Бу хәлне үзгәртеп, ришвәт бирүне бетереп булырмы? Әлбәттә, моның белән төрле юллар табып, көрәшү кирәк. Бу хакта телевизордан, радиодан ишетеп, газетадан укып беләбез. Канун алдында барлык кеше дә тигез булса, ришвәтчелек мондый колач алмас иде. Минемчә, канун бозган һәр кешене, нинди урында эшләвенә карамастан, хөкем итәргә кирәк.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш күп гасырлар буена барган. “Ришвәтчелек һәм ялагайлык” дип исемләнгән VI бүлек 1845 елда Җинаять һәм төзәтү җәзалары турындагы нигезләмәдә дә языла. Һәм ул 1917 нче елга кадәр гамәлдә була. Ришвәтчелек турындагы нормалар 1922 елда гамәлгә кергән беренче Җинаять кодексында да була. 1998 елда Дәүләт Думасы “Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында” законны кабул итә. Шулай ук 2008 нче елда кабул ителгән Федераль Закон ришвәтчелеккә каршы көрәштә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгели. Россия Федерациясе Җинаять кодексында депутатларны, судьяларны җинаять җаваплылыгына тарту тәртибе гадиләштерелә. Закон ришвәтчелек өчен җинаять җәзасын көчәйтә.
Без үзебез дә, һәр эшләгән эшебезгә җаваплы карарга, кануннарны хөрмәт итәргә тиеш дип уйлыйм мин. Шул вакытта гына, бәлки, В.И.Даль әйткән сүзләр мәгънәсен югалтыр иде. Мин моңа чын күңелемнән ышанып калам.
Ребята и утята
Как нарисовать черёмуху
Акварельные гвоздики
Отчего синичка развеселилась
Волшебная фортепианная музыка