Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф бүлмәләренең (уку кабинетларының) экологик-гигиеник торышын билгеләү.
Вложение | Размер |
---|---|
ekologik-gigienik_toryshy_toryshy.docx | 37 КБ |
ТР Әтнә муниципаль районы Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе
“ Мәктәптә сыйныф бүлмәләренең экологик-гигиеник торышы”
темасына проект эше
Эшне башкаручылар : 8 нче сыйныф укучылары
Камаева Лилия, Халикова Энҗе, Закиров Фидаил
Җитәкче: Загидуллина Зөлфия
Дамир кызы
2012-2013 уку елы
Максат:
Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф бүлмәләренең (уку кабинетларының) экологик-гигиеник торышын билгеләү.
Бурычлар:
1.Кабинетта экологик тикшеренүләр алып бару;
2.Эшләгән эшнең нәтиҗәләрен норматив мәгълүматлар белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясарга өйрәнү;
3.Үзеңнең һәм иптәшәреңнең сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәнү.
Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә быелгы уку елында барысы 71 укучы белем ала.Алар көнгә уртача 5-8 сәгать вакытларын мәктәптә үткәрәләр.Шуның өчен дә мәктәптә хезмәт һәм уку өчен уңай шартлар тудырылу мөһим. Мәктәбебез зур түгел, уку кабинетлары җитеп бетми, шуңа күрә аерым география кабинетыбыз юк – география, тарих, инглиз теле кабинетлары бергә. Без мәктәпнең экологик-гигиеник торышын өйрәнүне әлеге уртак кабинетны һәм 4 сыйныфлар укый торган сыйныф бүлмәсен алдык. Эш барышында түбәндәге биремнәрне башкардык.
1 .Уку кабинетының мәйданын исәпләү.
Уку кабинетының киңлеге 6 метрдан артып китсә, стена буендагы парталарда утырган балалар-га табигый яктылык җитеп бетмәячәк. Ә классның озынлыгы 8 метрдан артса арткы парталарда утырган укучылар тактада язылган язуларны начар күрчәкләр, укытучының сөйләмен аңлау да кыен булачак.
Углекислый газ, аммиак, тузан класс һавасының өске катлауларында туплана, шуңа да клас-сның биеклеге 3 м дан ким булмаска тиеш.
Димәк,уку кабинеты өчен иң кулай размерлар:
Кабинетның размерларын исәпләдек:
Озынлыгы : 7,19 м
Киңлеге : 5,95 м
Мәйданы : 7,19x5,95 = 42,8 кв. метр
42,8 м2- 0,8 м2(шкафлар алып торган мәйдан) = 42 м2
Биеклеге: 3,35 м
Мәктәп бүлмәсе | 1 кешегә туры килгән файдалы мәйдан, м2 | 1 кешегә туры килгән кубатура, м3 | ||
1 кешегә туры килгән фактик мәйдан | Санитария-гигиена нормасы | 1 кешегә фактик кубатура | Санитария-гигиена нормасы | |
Кабинетлар (класс) | 3,2 м2 3,15 | Уку кабинетла-рында2 м2 Башлангыч сыйныфлар өчен 1,2 – 1,5 м2 | 10,8 м3 10,2 м3 | 4-5 м3 |
Ккабинетта 5-9 сыйныф укучылары укый. Иң күп санлы 6 сыйныфта 12 укучы, укытучы белән бергә 13.
Исәпләүләр:
1 кешегә туры килгән мәйдан – 42 м2 : 13 кеше = 3,2 м2 (кв. метр)
1 кешегә туры килгән кубатура : 42 м2x 3,35 : 13 = 10,8м3 (куб. метр)
Нәтиҗә: Кабинетның размерлары санитария-гигиена нормаларына туры килә.
4 сыйныф укучылары укый торган кабинет 1998 елда, кабинетлар җитмәү сәбәпле, төп здание-гә кушып салына. Шуңа да ул бүтән кабинетлар рәтендә түгел, столовая янында, төньяк көнчы-гышка карап урнашкан һәм размеры да кечерәк.
4 сыйныфлар бүлмәсендә исәпләүләр:
Озынлыгы: 5,15 м
Киңлеге: 5, 07 м
Мәйданы: 5,15 x 5,07 = 26
26 – 0,8 = 25,2
1 кешегә туры килгән мәйдан: 25,2 : (7 укучы +1 укытучы) = 3,15 м2
Биеклеге: 3, 35 м
1 кешегә туры килгән кубатура :
25,2x 3,25 : 8 = 10, 2 м3
Нәтиҗә:4 сыйныфлар кабинетының да размерлары санитария-гигиена нормаларына туры килә.
2. Уку кабинетының яктылык режимын билгеләү
а)Табигый яктыртылу дәрәҗәсе түбәндәге формула буенча исәпләнелә:
ЯК =Sт 10 : Sи,
Гигиена нормасы буенча яктылык коэффициенты 1,4-1,6 дан ким булмаска тиеш
Исәпләүләр:
Sт =1,80м x 1,80м=3,24 кв. метр
2 тәрәзә өчен : 3,24 x 2 = 6,48 кв. метр
Sи = 42 кв. метр
ЯК =Sт 10:Sи = 6,48x10 :42,8= 1,5
Нәтиҗә: Табигый яктыртылу дәрәҗәсе нормада
4 сыйныфлар бүлмәсендә исәпләүләрне сез экранда күрәсез
Sт =1,12 м x 1,1,2=1,3 кв. метр
2 тәрәзә өчен : 1,3 x 2 = 2,6 кв. метр
Sи = 25,2 кв. метр
ЯК =Sт : Sи = 2,6 x 10 : 25,2 = 1,03
Нәтиҗә: табигый яктылык нормадан азрак. Кабинетка яктылык нурлары керүгә тәрәзә төбендә үсеп утырган агачлар да комачаулый. Аларны кисәргә кирәктер.
б)Ясалма яктыртылу коэффициенты кабинетның 1 кв. метрына15Ваттан да ким булмаска тиеш. Люминесцент яктыртылу очрагында 42 кв. метр мәйданлы каби-нетта 10 светильниктан ким булмаска тиеш, рус теле кабинетында исә – 16лампа
Ясалма яктыртылу коэффициенты түбәнәге формула буенча исәпләнелә:
ЯЯК = Е * Л :Sи
ЯЯК – ясалмаяктыртылу коэффициенты , Е –лампа егәрлеге( ват); Л–лампалар саны.
Исәпләүләр:
Кабинетта 16 лампа, һәрберсе 40 Вт лы, гомуми егәрлек – 640 Вт
Формулага куеп исәпләдек.
ЯЯК= 40 Вт x 16 : 42 кв. метр = 15 ,2
Нәтиҗә:ясалма яктыртылу дәрәҗәсе нормада
4 сыйныфлар бүлмәсендә исәпләүләр:
ЯЯК= 40 Вт x 8: 25,2 кв. метр = 12,6
Нәтиҗә: 4 сыйныфлар бүлмәсендә ясалма яктыртылу да нормага җитеп бетми, димәк, лампаларын санын арттырыга яки зуррак егәрлеләрен куярга кирәк.
Тәрәзә төпләренең гөлләр белән тутырылуы, тәрәзәләрне шторалар белән томалау да яктылык-ны киметә. Кабинетларда тәбәнәк гөлләр генә булып, тәрәзәләрдә шторалар юк, аксыл челтәр генә. 4 сыйныфлар кабинетының тәрәзә төпләреннән гөлләрне бөтенләй алырга куштык. Пыч-ранган пыялалар да яктылыкның 30-40% ын йотып кала, шуңа күрә җыештыручы апалар тәрә-зәләрне уку елы дәвамында берни-чә тапкыр юарга тиеш.
3. Кабинеттагы һават емпературасы тирбәнешләрен үлчәү һәм җилләтелү дәрәҗәсен билгеләү.
Кабинетлардагы һават температурасын көзен, кышын һәм яз көннәрендә үлчәдек. Башлыча, температура 17-19 градус цельсийда тирбәнде.Бу нормага туры килә. (Норма-18-20 градус) Тик менә кышның бик салкын һәм җилле көннәрендә кабинетта температураның нормага кадәр кү-тәрелмәве күзәтелде, кайбер дәресләргә укучылар өске киемнәрен киеп ке-рергә мәҗбүр булган очраклар да булды. Ә менә 4 сыйныфлар кабинетында кыш көне дә җылы була, хәтта сыйныф ишеген ачып куеп укыйлар. Бу ,мөгаен, җылыту системасының төзелешенә бәйледер.
Һава тирәлеге, һава торышы-мәктәпнең экологик халәтен билгеләүче төп фактор булып тора. Белгәнебезчә, кешеләр күп булган бүлмәдә һава углекислый газга байый, һава температурасы күтәрелә, һавада су парлары күбәя, дымлылык арта.Тузан белән бергә һавада микроорганизмнар да күбәя.Галимнәр мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә 1 куб метр һавада дәресләр башланганчы 2600 микроб, ә дәресләр беткән-дә, аларның саны 13500 гә җитүен ачыклаганнар.Шунлыктан без бүлмәнең җилләтү (вентиляция) режимын өйрәнергә булдык. Моның өчен кабинетлардагы барлык җилләткечләрнең гомуми мәйданын санадык һәм аэрация коэффициентын формулага куеп исәпләдек, сез аны экранда күрәсез :
АК=М(җ):И/М
АК-аэрация коэффициенты
М(җ)-барлык җилләткечләр мәйданы
И/М-идән өслеге мәйданы
Исәпләүләр:
М(җ) = 2x (0,63 x 1,40) = 0,9 кв.метр
АК = 0,9: 42 =0,2
Нәтиҗә:Әлеге зурлык ике кабинетта да нормага туры килә, кабинет тәрәзәләре пластикадан эшләнгән, теләгән вакытта ачып кабинетны җилләтергә мөмкин.Ә менә фрамуга, ветиляция тишемнәре бездә юк.
Моннан тыш уку кабинетларының көн дәвамында ничә тапкыр җилләтелүен күзәттек. Санита-рия нормалары буенча кабинетлар һәр сәгать саен 10-15 минутка үтәли җилләтелергә тиеш. Без-дә бу эш яз,көз айларында гына тормышка ашырыла.
Помещение | Аэрация коэффициентыАК | Җилләтү ешлыгы | ||
Алынган нәтиҗә | Санитария-гигиена нормасы | Алынган нәтиҗә | Санитария-гигиена нормасы | |
Уку кабинеты | 1/50 | Озын тәнәфесләрдә | Һәр 2 сәгать саен 10-15 минут дәвамында |
Бүлмәдәге һаваны сафландыру һәм чистарту өчен яран гөл белән хлорофитум гөлләре үсте-рергә тәкъдим иттек, чөнки алар үзләренә тузанны, тавышны һәм бигрәк тә углекислый газны йоталар.
4. Кабинетның эчке бизәлеше.
Стеналарның, җиһазның төсе күрү анализаторына төрлечә тәэсир итә, укучының кәефен билге-ли.Яшел һәм сары төсләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, күзләрнең күрүен яхшырта, күз алмасы эчендәге басымны киметә, ишетү сәләтен яхшырта.
Кызыл төс капма-каршы тәэсир ясый. Куе зәңгәр, шәмәхә төсләр күз күременә һәм псиxи-кага начар тәэсир итәләр, кан басымын төшерәләр .Шуңа күрә мәктәпләрдә тыныч тоннарны куллану тәкъдим ителә.
Төрле төстәге стеналарның яктылыкны кире кайтару дәрәҗәсен экранда күрәсез
Стенаөслегенең төсе | Кире кайтару дәрәҗәсе, % |
Ак | 80 % |
Сыек-сары | 60 % |
Куе зәңгәр | 6 % |
Сыек яшел | 40 % |
Сыек зәңгәр | 30 % |
Пычранган стеналарның яктылыкны кире кайтару сәләте 2 тапкыр кимрәк. Кире кайтару дәрә-җәсе 40% тан ким булмаска тиеш. Кабинет тактасының яшел төстә булуы иң кулай санала, коң-гырт төс –ярый, кара-ярамый.
Нәтиҗә: Рус теле һәм 4 сыйныфлар кабинетларының стеналары дөрес төсләргә буялган.
5. Кабинетта җиһазларның урнашуы
Кабинет мәйданы җиһазны санитария-гигиена таләпләренә туры китереп урнаштырырга мөм-кинлек бирергә тиеш. Парталар 3 рәткә урнашса әйбәт. Парталар,урындыкларөч группага бү-ленергә тиеш: В, Г, Д. Әлеге группалар буенча санитария-гигиена нормаларын сез экранда күрәсез.
Рәт арасындагы өстәлләр арасы – 0,5-0,7 м. ,кырый рәтләр белән стена арасы – 0,5 м; беренче парталар белән такта арасы – 3-4 м.
Җиһаз группасы | Укучының буй озынлыгы | Парта биеклеге | Урындык биеклеге | ||
норма | фактик | норма | фактик | ||
В | 145-160 см | 66 см | - | 40 см | 40 |
Г | 160-175 | 72 см | 72 | 44 см | 44 |
Д | 175 см һәм зуррак | 78 см | 78 | 48 см | - |
4 сыйныфта | 70 см | 40 |
Исәпләүләр:
Кабинетта парталар һәм урындыкларның биеклеге ике төрле:72 һәм 78 см лы парталар, 40 һәм 44 см урындыкларбар– бу саннар Г һәм Д группаларына нор-ма буенча туры килә, ә менә кыскарак буйлы укучылар өчен тәкъдим ителгән В группасы пар-талары кабинетта юк, ә сыйныфларда 150-155 см буйдагы укучылар да укый бит. 4 сыйныфлар кабинетында парта-урындыклар бер төрле генә зурлыкта – парталарның биеклеге – 70 см, урындыклар биеклеге – 41 см.Ә сыйныфта Фомин Рифат кебек буе 150 см һәм Хали-кова Йолдыз кебек буе 138 см булган балалар бар.
Нәтиҗә: һәр укучының да үз размерларына туры килгән парта-урындыклар белән тәэмин ителүенә ирешергә кирәк, ул чакта сколиоз, нарушение осанки диагнозлары да кимер иде
7. Укучыларның сәламәтлек торышы.
Ел саен була торган медосмотр нәтиҗәләре белән таныштык.Тикшерүләрдән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Укчыларда миопия, сколиоз, нарушение осанки кебек авырулар шактый кимесә дә, күзәтелә әле. Димәк, эшләгән эшебездән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин:
1.4 сыйныф кабинетының яктыртылу дәрәҗәсен нормага җиткерергә
2.Температура тирбәнешләрен нормада тотарга
3.кабинетларны даими җилләтеп торырга
4.Укучыларны үз буйларына туры килерлек парта һәм урындыклар белән тәэмин итәргә
5.Укучыларының сәламәтлеген өйрәнүне, профилактик дәвалау чаралары үткәрүне дәвам итәргә.
Весенняя сказка
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Солнечная система. Взгляд со стороны
Лягушка-путешественница
Сказки пластилинового ослика