Эчә торган су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсирен ачыклау. Күшәр авылы җирлегендә урнашкан чишмәләрнең су составын өйрәнү
Вложение | Размер |
---|---|
eche_torgan_suybyz.docx | 36.25 КБ |
ТР Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Эшне башкаручы :
9 сыйныф укучысы
Сафарова Гөлназ Раил кызы
Фәнни җитәкче :
I кв.категорияле география һәм - биология укытучысы Загидуллина
Зөлфия Дамир кызы
2012 ел,февраль
Максат : Эчә торган су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсирен ачыклау
Бурычлар:
1) Күшәр мәктәбе укучылары куллана торган суның сыйфатын билгеләү буенча экологик тикшеренүләр үткәрү
2) Төрле чишмәләрнең һәм кое суының составын өйрәнеп, нәтиҗәләр ясый белү
3) Су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсирен ачыклаучы дәлилләр китерү
4) Суның сыйфатын яхшырту ысулларын эзләү
5)Табигатькә ихтирамлы караш тәрбияләү
План:
I.Кереш. Кеше өчен суның әһәмияте.
II. Төп өлеш.
1) Без куллана торган суның сыйфаты
2) Нитратларның кеше сәламәтлегенә тәэсире,суны нитратлардан чистарту ысуллары
3) Суның катылыгының кеше сәламәтлегенә тәэсире һәм суны йомшарту ысуллары
III. Йомгаклау
Кулланылган әдәбият :
1)А.Михеев «Охрана природы»
2)Интернет. Сайтлар: яндекс,рамблер, майл
3)Медосмотр нәтиҗәләре
4)Санэпидстанциядән алынган мәгълүматлар
5)Ю.Новиков “Внимание,вода!”
Кереш. Кеше өчен суның әһәмияте.
Суның кеше организмы өчен әһәмияте... Әлеге темага күпме фәнни тикшеренүләр багышланган, күпме нәтиҗәләр ясалган.Кеше организмы өчен суның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында бергәләп уйланып карыйк әле. Кеше организмы 80% ка судан тора.Су лимфада, кан сүлендә, күзәнәкара һәм күзәнәк сыекчасында бик күп.Шул сәбәпле, суның җитмәве организмда негатив күренешләр китереп чыгара.Бу хәл булмасын өчен, көн дәвамында тир, сидек, сулау аша югалган су тулыландырылып торырга тиеш.
Ә нинди су куллануның әһәмияте бармы икән? Бар икән шул. Хәзерге вакытта күп авыруларның сыйфатсыз су куллану нәтиҗәсендә килеп чыгуы билгеле. Чөнки кеше организмындагы су сыйфаты буенча без куллана торган судан аерыла икән.Кеше организмындагы су-структуралашкан су дип атала, сыйфаты буенча аңа боз эрегәндә хасил булган су якын (мондый суда молекулалар хаотик рәвештә таралмаган, ә бер-берсенә береккән була) Эрегән кар суларын язын терлекләр яратып эчә, анда кошлар коенырга ярата,андый суны сибүдән культуралы үсемлекләр әйбәтрәк үсә.Эрегән кар сулары матдәләр алмашын кан әйләнешен яхшырта, кандагы холестеринны киметә, йөрәк авыруларын дәвалый, иммунитетны ныгыта, гомерне озайта, әле кешенең тышкы кыяфәтенә дә уңай тәэсир ясый мондый су.Аны без ,үзебез куллана торган суны фильтр аша чистартып , суыткыч камерада катырып, яңадан эретеп ясый алабыз. Безструктуралы суны ясап карадык, ләкин мәктәп укучыларын тукландыру өчен генә дә бик күп су кирәк.Көн саен структуралы су ясау мөмкин түгел. Безгә якын тирәбездә булган суны кулланырга гына кала.
II. Төп өлеш.1) Без куллана торган суның сыйфаты
Ә нинди икән соң ул без куллана торган су? Шушы сорауга җавап табар өчен без мәктәп тирәсендә урнашкан кое суына һәм авылыбыз территориясендә урнашкан дүрт чишмә – Ибрай чишмәсе,Дәүләтгәрәй чишмәсе, Әнәс чишмәсе,Фазлый чишмәсенең суларына санитар –гигиена тикшеренүләре үткәреп карарга булдык. Чишмәләр белән кызыксынуыбызның сәбәбе- чишмә суларының санитар-гигиена нормаларына туры килү-килмәвен ачыкларга теләвебездә, чөнки мәктәп ашханәсенә су күбрәк чишмәләрдән алына. Ләкин ташырга ерак ,ә су ашау –эчү өчен генә түгел, мәктәптә гигиена кагыйдәләрен саклау өчен дә бик кирәк. Шуңа күрә якын киләчәктә мәктәп өчен аерым кое казу планлаштырыла. Кое суының анализы белән кызыксынуыбызның да сәбәбе шунда.Санитар эпидемиологик станциядә ясалган анализның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Кое суына санитар-гигиена тикшеренүләре нәтиҗәләре (02.12.2011)
билге | Тикшерү нәтиҗәләре | Гигиена норма-тивлары | Үлчәү берәмлеге | |
Нитритлар (NО2) | 0,02 +0,005 | 3 тән артмаска | мг/дм 3 | ГОСТ 4192-82 |
Нитратлар (NО3) | 262,6+-39,5 | 45 | мг/л | ГОСТ 18826-73 |
Гомуми катылык | 17,1+-2,57 | 7(10) | мг/экв/дм 3 | ГОСТ 52407-05 |
Тимер | 0,01 | 0,3(1) | мг/л | ГОСТ 4011-72 |
Үтә күренүчәнлек | 0,4 | 2,6 (3,5) | ЕМФ | ГОСТ 3351-74 |
Цветность | 5 тән ким | 20(35) | Град | ГОСТ 52769- 2007 |
Привкус | 2 | 2 | Балл | ГОСТ 3351-74 |
Хлоридлар | 77,66+-11,65 | 350 | Мг/л | ГОСТ 3351-74 |
20градуста исе | 2 | балл | ГОСТ3351-74 | |
60 градуста исе | 2 дән аз | 2 | балл | ГОСТ 3351-74 |
рН | 6,89+-0,014 | 6-9 | рн берәмлек | ПНДФ14.1:2:3:4. 121-97(изд 2004) |
Мутность | 0,58 | 20(35) | град. | ГОСТ 3351-74 |
Аммиак (азот буенча) | 0,1дән ким) | 1,5-2 | Мг/дм 3 | ГОСТ4192-82 |
Микробиологик тикшеренүләр
билге | Тикшерү нәтиҗәләре | Гигиена нормативлары | Үлчәү берәмлеге | |
Гомуми коли -форм бактер. | Табылмады | Булырга тиеш түгел | 100мл. Да | МУК4.2.1018-01 |
Термотолерант колиформ бакт. | Табылмады | Булырга тиеш түгел | 100 мл.да | МУК4.2.1018-01 |
Бакт.нең гомуми саны | 9 | 50 | КОЕ 1 мл.да | МУК4.2.1018-01 |
Күп параметрлар буенча җир асты суларының сыйфаты бик әйбәт яки нормага туры килә. Ләкин суда нитратларныңнормадан 5 тапкыр, катылык дәрәҗәсе нормадан 2,4тапкыр артык булу безне хәвефкә салды.
Нәтиҗә: су пробасы нитратлар микъдары һәм катылыгы буенча Сан Пин таләпләренә туры килми
Чишмәләр буенча нәтиҗәләр:
1)Дәүләтгәрәй чишмәсенең суында нитратлар нормадагы 45 мг/л урынына 54,25 мг/л булып (нормадан 9 мг/л артыграк), суның катылыгы нормага туры килә (нормадагы 7(10) оЖ урынына 7,5 оЖ)
2)Әнәс чишмәсе суында нитратлар күләме 73,2 мг/л ( 32 мг/л га күбрәк) ,суның катылыгы аз гына артык-12.2.Чишмә суы бик пычрак булып чыкты,аның составында авыру тудыручы микроорганизмнар күп табылды.
3)Фазлый чишмәсе суында да нитратлар микъдары Әнәс чишмәсе суындагы чамасы -74,7 мг/л булып , катылыгы да охшаш – 13,2 ,ягъни нормадан күпкә артык түгел.
4)Әле тагын бер кызыклы як бар – Ибрай чишмәсенең суларына яз һәм кыш айларында ясалган анализ күрсәткечләрен чагыштыру түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: язын ясалган анализлар суда нитратларның нормадан артык булуын күрсәтсә, кыш аенда ясалган анализда нитратлар микъдары нормага туры килә! Катылыгы да 6,8 генә.Димәк, яз айларында грунт суларының күтәрелүе, якын тирәдәге тиреснең эреп, суларының чишмә суларына эләгүе нитратларның ар- туына китерә.Чишмәләргә якын тирәгә тирес ташларга ярамауга тагын бер мисал түгелме бу?
Ибрай чишмәсе суына санитар-гигиена тикшеренүләре нәтиҗәләре (2010 ел, январь)
билге | Тикшерү нәтиҗәләре | Гигиена норма-тивлары | Үлчәү берәмлеге | |
Нитритлар(NО2) | 0,008 | 3 тән артмаска | мг/дм 3 | ГОСТ 4192-82 |
Нитратлар (NО3) | 2,2 дән ким | 45 | мг/л | ГОСТ18826-73 |
Гомуми катылык | 6,8 | 7(10) | мг/экв/дм 3 | ГОСТ52407-05 |
Тимер | 0,07 | 0,3(1) | мг/л | ГОСТ 4011-72 |
Үтә күренүчәнлек | 0,4 | 2,6 (3,5) | ЕМФ | ГОСТ 3351-74 |
Цветность | 5 тән ким | 20(35) | Град | ГОСТ 52769-2007 |
Привкус | 2 | 2 | Балл | ГОСТ 3351-74 |
Хлоридлар | 38,3 | 350 | Мг/л | ГОСТ 3351-74 |
Аммиак (азот буенча) | 0,1дән ким) | 1,5 | Мг/дм 3 | ГОСТ4192-82 |
Нәтиҗә: Тикшерелгән 4 чишмә һәм грунт суларын чагыштырып, куллану өчен иң кулай сулык – Ибрай чишмәсе суы дигән нәтиҗә ясадык.Безнең мәктәп ашханәсендә шушы чишмә суы кулланыла.
Ә хәзер нитратларның һәм суның катылыгының кеше сәламәтлегенә тәэсиренә тукталыйк.
2) Нитратларның кеше сәламәтлегенә тәэсире,суны нитратлардан чистартуысуллары
Нитратларның кеше сәламәтлегенә тәэсире
Нитратларның суда, туфракта, азык-төлектә туплануы, кеше организмына зарарлы тәэсире турында күп мәгълүмат таптык. Нитратлар-азот кислотасының тозлары.Кеше тәненең 1 кг.ына 5 мг. нитрат туры килү-норма, артып киткән очракта – нитратлар организм өчен зарарлы. Нитратларның суда, туфракта күбәюе-авыл хуҗалыгы җирләрендә уңышны арттыру максатында кулланыла торган азотлы ашламаларның, көнкүрештә кулланылганнан соң барлыкка килгән пычрак суларның елга, күлләргә юылып төшүе, сеңүе, атмосфера явым-тө- шемнәребелән аңлатыла.Нитратлар бигрәк тә өстә яткан суларда-коеларда, елга-күлләрдә күп була .Ә безнең Мәктәп территориясе астырыкта , грунт сулары өстә урнашкан, яз көнәрендә идән астына су күтәрелә хәтта.
Нитратларның организмыбызга турыдан –туры су аша, шулай ук мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр аша керүенә тукталыйк. Суыбызда нитратлар күп булып чыкты, яшелчәләргә ашлама кертелми кертелүен, ләкин шул суны сибеп үстерәбез. Мәктәбебез су белән тәэмин ителмәгән, шуңа суны машина белән скважинадан китертергә туры килә,ә китерелгән суны артык күп сибеп булмый.Бу яктан без отышта булып чыгабыз-нитратлы су яшелчәләргә азрак эләгә бит! Явым-төшем генә чиста сулы булсын!Дөрестән дә, яшелчәләребез куллануга яраклы булып чыкты. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләргә Санэпидстанция хезмәткәрләре тарафыннын уздырылган анализ нәтиҗәләре түбәндәгечә (2011 елгы нәтиҗәләр) :
Яшелчә культурасы | Тикшерү нәтиҗәсе | Норма (артык түгел) | Үлчәү берәмле-ге(мг/кг) | Тикшерү методы НД |
Чөгендер Кишер | 1137,5+-285,5 206,00+-49,44 | 1400 250 | Мг/кг Мг/кг | МУ 5048-89 МУ 5048-89 |
Нәтиҗә: нитратлар микъдары гигиена нормасына туры килә
Нитратларның организм өчен зарары нидән гыйбарәт соң? Су һәм яшелчәләр аша кергән нитратларның кайберләре организм тарафыннан файдалыныла, аннан чыгарыла, ә артып киткән очракта зарарлы химик кушылмалар-нитритлар хасил була.Алар үз чиратында кандагы гемоглобин белән бәйләнешкә кереп, метгемоглабин хасил итә.Ә бу кушылма гемоглобин кебек кислород йөртергә сәләтле түгел.Нәтиҗәдә, күзәнәкләргә кислород килү кими, матдәләр алмашы бозыла. Моннан тыш нитраларның артып китүе иммун системасын көчсезләндерә, организмда йод күләмен киметә-калкансыман бизнең зураюына китерә.Нитратларның ашкайнату трактында яман шеш авырулары барлыкка килүгә уңай тәэсире дә исбатланган, эчәклек микрофлорасының бозылып агулы матдәләр бүленеп чыгуында да нитратларның роле зур.
Нитратларның зарарын үз көчебез белән киметә алабызмы икән?
Нитратлар яшелчәләрнең төрле органында төрлечә туплана .
- кәбестәнең – кәчәнендә (үзәгендә)
- кишернең – үзәгендә
- кабачки,кыяр, бәрәңгенең – кабыгында
-яшел тәмләткечләрнең(укроп, петрушка, салат, сельдерейсабакларында . Кулланыр алдыннан кишер, бәрәңге кебек яшелчәләрне чиста суда(структуралы) 15-20 минут тоту нитратларны киметә, чөнки алар суда яхшы эриләр; бәрәңгенең кабыгын калын итеп әрчү дә файдага. Яшел тәмләткечләрне дә чиста су астында озаклап юарга кирәк, кояш нурлары төшкән тәрәзә төбендә 2 сәгать чиста суда да тотсаң-нитратлар калмый да диярлек. Яшелчләрне пешерү, тозлау, маринадлау, киптерү дә нитратларны киметә (дөрес, бу очракта витаминнар кими). Ә менә С витамины-аскорбиновая кислота - шулай ук Е,А витаминнары нитратларның эшчәнлеген тоткарлыйлар .Шулай ук яшел чәй эчү дә файдалы.Әлеге киңәшләребезне пешекчеләребезгә дә җиткердек.
Ә суны нитратлардан ничек чистартырга соң? Монысы катлаулырак булып чыкты. Интрнет челтәрендә дә эзләнергә туры килде.Күп материаллар белән таныштык һәм иң кулай дип саналган ике ысулга тукталырга булдык.
Ионнар алмаштыру сумалаларын куллану (ионообменные смолы)
Әлеге метод көнкүрештә 1960 еллардан кулланыла башласа да, 1990 елларда тагын да зуррак үсеш ала.Методның асылы нидән гыйбарәт соң? Ионнар алмаштыру сумаласы ул – диаметрлары 1 мм. дан да кечерәк булган , махсус полимер материалдан эшләнгән шарчыклар җыелмасы.Гадилек өчен “сумала” дип кенә атарга була.Тышкы кыяфәте белән чуртан уылдыгын хәтерләтә. Шарчыкларга хлорид ионнары беркетелгән. Су сумала аша узганда үзендәге нитратларны сумалага ябыштырып калдыра, ә алар урынына суга хлорид ионнары күчә. Ләкин “сумала”ның хлоридлы актив үзәкләре беткәннән соң, ул суны нитратлардан чистарта алмый башлый, чөнки нитратларга ябышырга урын калмый.
Нәтиҗә: вакыты җиткәч, сумаланы алыштыру зарур.
Алгарак китеп шуны да әйтеп үтик: шушы ук методны суның катылыгын киметү өчен дә файдаланырга мөмкин. Бу очракта су сумала аша узганда, суның катылыгын китереп чыгаручы кальций һәм магнийның ике валентлы ионнары натрий ионнарына алышты рыла.Шулай итеп Са һәм Мg карбонат- лары Nа карбонатына алыштырыла, ә ул бер җирдә дә тупланмый, шуңа зарарсыз да.Тозлар концентрациясе үзгәрми, составы гына үзгәрә – су йомшый.
Икенче метод – ике яклы осмос (обратный осмос)
Әлеге метод нигезендә суның , югары басым астында, ярымүткәргеч мембрана аша концентрациясе зуррак булган эремәдән концентрациясе азрак булган эремәгә күчүе ята.Ярымүткәргеч мембрана суны үткәрә, ә суда эрегәнкүп кенә матдәләрне үткәрми,алар мембрана фильтрында тоткарланып калалар.Әлеге ысул белән суны нитратлардан, тозлардан, хәтта гепатит,холера кебек авыру тудыручы вируслардан да чистартып булуы ачыкланды. Ләкин мондый су “үле” суны хәтерләтә, чөнки аның составында организм өчен кирәкле микроэлементларның кирәкле күләме дә калмау куркынычы бар. Ә бу үз чиратында тозлар алмашы бозылуга китерәчәк (чыгышыбызда алдарак тукталырбыз) Шуңа күрә гел мондый су гына эчү тәкъдим ителми.Моннан тыш әлеге ысулны куллану өчен канализация ситемасы булу шарт, ә бездә әлегә кое казу гына планда.
Димәк, безнең мәктәптә ионнар алыштыру ысулын куллану кулайрак, финансмәсьәләсен генә хәл итәсе кала!
3) Суның катылыгының кеше сәламәтлегенә тәэсире һәм суны йомшарту ысуллары
Ә хәзер эчә торган суларыбызда табылган икенче зарарлы билгегә тукталыйк – суның катылыгы.Суның катылыгы аның составындагы эрегән тозлар-иң беренче чиратта кальций һәм магний тозларының микъдары белән билгеләнә. Әлеге тозлар нормадан артык булса су каты дип, ә артмаса йомшак дип исәпләнә. Алдан таныштырып үткән анализ нәтиҗәләре чишмә суларында әлеге тозлар микъдарының нормадан бик күпкә артык булмавын , ә Ибрай һәм Дәүләтгәрәй чишмәләрендә кыш айларында нормага туры ки лүен күрсәтә. Ә менә кое суының гомуми катылыгы нормадан 2,5тапкырга артык булып чыкты. Димәк, мәктәбебез тирәсенә кое казыган очракта эчә торган суыбыз нитратларга бай булу белән беррәттән каты да булачак дигән сүз.
Суның катылыгының сәламәтлеккә тәэсирен ачыклау өстендә эшләү, ягъни коедан алынган су һәм үзебез ясаган структуралы суны кулланып карау нәтиҗәсендә түбәндәгеләргә инандык:
1.каты суның үзенә хас тәмсезрәк тәме бар
2.катысу белән юынудан тән тиресе корыйкибә 3.савыт-саба юганда артык күп юучы матдәләр кулланырга туры килә, әалары үз чиратында химик матдәләр булып,юылып бетсен өчен чиста су белән күп тапкырлар чайкауны таләп итә . Өстәмә әдәбият белән танышып,суда кальций тозларының артык күп булуы организмда гипер- кальцемия авыруына китерергә мөмкин булуын ачыкладык. Симптомнары:аппетит бозыла, хәлсезлек, кичке якта көзән җыерулар күзәтелә,эч ката, баш миенең функцияләре бозылып, галлюцинацияләр башлана. Артык кальций бөердә, мускулларда, кан тамырларына туплана. Канның оючанлыгы артып, тромблар хасил булу куркынычы бар.
5.Магний тозларының артып китүе дә органзм өчен зыянлы икән: үзәк нерв системасында тормоз процесслары көчәя, кеше”баскан килеш йоклап” йөри башлый,йөрәк эшчәнлеге сүлпәнәя,артериаль кан басымы төшә.
Нәтиҗә: эчә торган суның катылыгын бетерергә кирәк,югыйсә сәламәтлеге -безгә шактый зыян киләчәк. Эзләнә торгач, судагы нитратларны бетерү өчен кулланыла торган ионнар алмаштыру һәм ике яклы осмос ысулларын суны артык тозлардан арындыру өчен дә кулланып булуын белдек. Ләкин ике яклы осмос ысулын кулланып чистартылган суның “үле” суны хәтерләтүенә тукталган идек инде, чөнки аның составында организм өчен кирәкле микроэлементларның кирәкле күләме дә калмау куркынычы бар. Димәк, тиешле күләмдә тозларның да безнең организмыбызга керүе кирәк.Әле генә зарарлыга чыгарган кальций һәм магний тозларының тиешле күләмдә организмга ниөчен кирәк булуын ачыкларга тотындык,менә ниләр белдек:
Организмга кальций җитмәүдән 150 төрле авыру барлыкка килергә мөмкин икән.Бу элементның 99% ы сөякләрдә, тешләрдә, тырнакларда, чәчтә туплана.Кальций канның нормаль оючанлыгы өчен, инсулин гормоны бүленеп чыгу, калкансыман бизнең эшчәнлеге ,нерв импульсларының хәрәкәте өчен җавап бирә.Кальций артык булганда гына түгел, ул җитешмәгәндә дә бөерләрдә таш утырырга мөмкин, чөнки организм җитмәгән кальцийны сөякләрдән ала башлый, ә мондый кальций авыр үзләштерелә, күбрәк бөерләрдә туплана
организмга икеләтә зыян килә.Әлеге элемент йөрәк тибешен нормада тота, канны чистату процессы белән дә идарә итә.
Магнийның да организм өчен әһәмияте зур булып чыкты.Аннан башка кальций һәм В группасы витаминнары үзләштерелә алмый- нәтиҗәдә сөякләр сынучанга әйләнә , тешләр бозыла.Магний организмда энергия ясалуда катнаша, бу элемент җитмәү аркасында кеше даими арыганлык тойгысы кичерә, юктан да кабынып китүчәнгә әйләнә, йоклый алмый башлый.Су составындагы башка микроэлементларның да тиешле күләмдә организм өчен кирәклеге ачыкланды.
Нәтиҗә: суның катылыгын киметү кирәк,ләкин суның гомуми минеральләшү дәрәҗәсе 1000-1500мг/л дән кимемәскә тиеш(Сан Пин 2.1.4.1074 -01.Вода питьевая.Гигиенические требования к качеству воды)
Үз көчебез белән суның катылыгын киметү алымнарын эзләп табып, кулланып та карадык. Суның катылыгын түбәндәге ысуллар ярдәмендә киметеп була:
1.100-200 градуска кадәр кайнату суны йомшарта, чөнки бу вакытта кальц ий тозларының утырым хасил итүе күзәтелә.
а)Шундый су белән савыт-саба юып карадык – су аз гына юу матдәсеннән дә көбекләнә
б)Чәчләрне юып карадык – чәчләрдә каты юшкын сизелми ,алар йомшак
в)бит һәм кул тиресе дә юганнан соң йомшак булып калды
2.1 литр суга 1 чәй кашыгы бура яки 1 чәй кашыгы аш селтесе кушу да суның катылыгын киметә, чөнки бу очракта да тозлар утырым хасил итә. Мондый су белән дә чәчләрне юып карадык, нәтиҗәсе безне канәгатьләндерде
3.Кибетләрдә сатылучы гади фильтрлардан файдаланырга да мөмкин
Нинди су куллануларын белү максатында ,укучылар һәм укытучылар арасында анкета уздырдык .Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1.Кайнаган су гына эчүчеләр-26 кеше. Аларга гел кайнаган су гына эчкән очракта организмга минераль элементларның җитми башлау куркынычы булуын, организмның тиз картаюын аңлаттык.
2.Кайнамаган су эчүчеләр – 42 кеше.Микроэлементларга бай булса да,мондый су авыру тудыручы бактерияләре белән куркыныч, шуңа күрә суны анализ нәтиҗәләре яхшы булган чишмәләрдән генә эчәргә киңәш иттек.Мәктәп укучыларының 2008-2011 уку елларында үткәрелгән медосмотрнәтиҗәләрен чагыштырып карау түбәндәгеләрне күрсәтте: укучыларның шактыенда елдан елга хроник холецистит авыруы –үт куыгының ялкынсынуы күзәтелә.Әлеге авыру ашказаны-эчәк авыруларының бер төре булып ,аны паразит табигатьле бактерияләр,вируслар китереп чыгара.Үт куыгында ташлар барлыкка килүгә дә китерергә мөмкин.Ашказаны авыртудан зарланган, сидек юллары ялкынсынуы күзәтелгән балалар күп булмаса да- бар.Әлеге авырулар барлыкка килүнең дә бер сәбәбе сыйфатсыз су куллануда булырга мөмкин.
IV. Йомгаклау
Эшебезне йомгаклап әйткәндә,Күшәр авылының эчә торган суларына бер генә төрле бәя биреп булмый .
1. Кыш айларында безнең мәктәп куллана торган Ибрай чишмәсе суының сәламәтлегебез өчен алай зыяны юклыгын аңладык, чөнки нормадан артмаганда микроэлементлар файдалы гына булып чыкты.
2.Яз айларында суда нитратлар күбәя, суның катылыгы да арта.Димәк, чишмә буйларын чиста тотарга, тирес, көнкүреш чүп-чарын һич кенә дә чишмәләр тирәсенә ташламаска кирәк.Бу чорда чишмә суын чистартылмаган яки кайнамаган килеш эчәргә киңәш итмәс идек. 3.Җир асты сулары нитратлар микъдары, катылыгы буенча туклану өчен турыдан-туры кулла-нырга яраклы булып чыкмады. Мәктәпкә кое казылган очракта –суны чистартып куллану ысу- лына ныклап керешергә,суның сыйфатын контрольдә тотарга кирәк булачак.Тирә-юнебездәге сулыкларны пычратмыйк, ашламаларны кирәгеннән артык кулланып бер-беребезне агула-мыйк ,үзебезнең табигать балалары булуыбызны онытмыйк!Барыгызга да сәламәтлек телим!
Этот древний-древний-древний мир!
Мать-и-мачеха
Рисуем тыкву
Снежная сказка
Сказка на ночь про Снеговика