Әлеге фәнни -эзләнү эшендә Ак чишмә авылының тарихы, Гомәр ага Бәшировның туган ягыбызга сәяхәте һәм шуның нәтиҗәсендә туган күренекле "Җидегән чишмә" романы, анда авылдашларыбызның прототиплары, туган ягымның истәлекле урыннары турында сүз бара.
Вложение | Размер |
---|---|
фәнни-эзләнү эше | 72.5 КБ |
«Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе
Секция: татар филологиясе
Тема: Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә” романында авылдашларым һәм туган ягым табигате, тарихы чагылышы
Нургалиев Булат, Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы МБББУ “Кәрәкәшле
төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең
8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Галимова Энҗе Фәһим кызы
Кәрәкәшле, 2013 нче ел
Эчтәлек
Файдаланылган әдәбият..................................................................10
Кереш. Тарихларга бай як без.
“ Халкым !”, “ Халкым!” дигән
сүзләреңне
Уңга - сулга сибеп талпынма.
Синең әйтү генә җитми әле –
“ Улым!” дисең сиңа халкың да!
Шәүкәт Галиев
Сүземне юкка гына Шәүкәт ага Галиев сүзләреннән башламадым мин. Чөнки мин – татар, әти – әнием, әби – бабам, җиде буыным – барысы да милләте белән горурланучы, аны чиксез яратучы кешеләр. Туган авылым, Кәрәкәшлем халкы да, үз милләтенә, диненә тугры халык. Читкә китсәләр дә, туган нигезләрен сагынып яшәүчеләр алар. Финляндиядә яшәп, гомере буе Кәрәкәшлесен юксынып яшәгән Гәүһәр Туганай да бит болай дип язган:
Беркайчан да туймас идем туган илдән,
Аны мәшһүр итәр идем, килсә кулдан.
Авылыбызның исеме дә Кәрәкәшле,
Тирә – ягы биек таулар һәм бур ташлы.
Гәүһәр Туганай, Сирин Батыршин иҗатлары белән туган ягымны данласалар, анда яшәүче халкы тырыш көндәлек хезмәте белән авылымны данга күмде. Тырыш , эшчән кырмыскалар белән чагыштырыр идем мин авылдашларымны. Яше дә, карты да хезмәттә.
Безнең Кәрәкәшле авылы тирәсендә кечкенә-кечкенә авыллар күп. Алар барысы да Кәрәкәшле авылы җирлеге составына керәләр: Ак Чишмә, Каран Чишмә, Салкын Чишмә. Халкы дус, тату, ярдәмләшеп яши аларның. Барлык бәйрәмнәр, эшләр бергәләшеп башкарыла. Шуңа күрәдерме, халык үзен “кәрәкәшлеләр” дип йөртә. Ләкин ничек кенә булмасын, кечкенә генә булса да, һәр авылның үзенең тарихы бар. Мин Сезне шундый авылларның берсе - искиткеч гүзәл урынга утырган, матурлыгы җырларга, шигырь юлларына салынган Ак Чишмә авылы, аның тарихының, чишмәләренең, табигатенең, күркәм холыклы кешеләренең Гомәр ага Бәшировны “Җидегән чишмә” романын язуга илһамландыруы турында таныштырасым килә.
Эзләнү эшемнең максаты
Бу хезмәтемнең максаты – Ак Чишмә авылы тарихына кагылышлы документларга, шәҗәрәләргә, халык арасында таралган риваятьләргә, хикәяләргә, истәлекләргә таянып, авыл тарихын өйрәнү һәм Гомәр ага Бәшировның “Җидегән чишмә” романында авылдашларым прототипларын табу, күңелләрне айкап ала торган истәлекләргә тукталу, туган ягым табигатенең гүзәллекләрен тасвирлау, “Җидегән чишмә” җырының килеп чыгышына нигез булып торган чишмәләрнең тарихын өйрәнү.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Тикшеренү методлары. Эшемдә эзләнү, тикшерү, чагыштыру, сораштыру методлары кулланылды.
Кулланылган чыганаклар
Эшнең методологик базасы. Югарыдагы бурычларны чишү өчен С.Ш.Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәү музее материалларына, Гомәр ага Бәширов хезмәтләренә, Мәгъсүм Гәрәев истәлекләренә, “Азат хатын” журналында, “Ютазы таңы” газетасында басылган мәкаләләргә, Әнисә Минһаҗеваның “Әйләнә дә кайта уйларым” җыентыгына, “Җидегән чишмә” романына таянып эш ителде.
Эшнең гамәли әһәмияте. Мин - татарның бер баласы. Туган ягын яратучы, буыннар тарихын, туган ягы тарихын белергә омтылучы, әти-әнием тормыш биргән авылымның тарихын, аның белән бәйле истәлекләрне башка буыннарга, башка буыннарга гына түгел, туган телен сөйгән, яраткан, горурланган һәр кешегә җиткерергә омтылучы. Шундый өйрәнелмәгән бер вакыйга - Гомәр ага Бәшировның туган ягыма сәяхәте, “Җидегән чишмә” җырының һәм романының язылу тарихы. Аны укып чыккач, күңелемдә туган сораулар һәм шуларга җавап табу теләге миңа эзләнү эшемне башларга этәргеч бирде. Сыйныфташларым, мин белем ала торган мәктәп укучылары да шушы кызыклы вакыйгалар, истәлекләр белән танышсыннар иде дигән максатны алга куеп эшләдем мин.
Эшнең структурасы. Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш. 1. Ак Чишмә авылы оешу тарихы
Ак Чишмә поселкасы 1927 нче елда оеша. Кәрәкәшледән, Көчле-Елгадан, башкорттан барлыгы 28 хуҗалык күчеп килә.Иң беренчеләрдән булып Җәләй исемле кешенең килүе билгеле. Поселка 2 ел аерым хуҗалык булып тора. 1931 нче елга чыккач, колхоз төзелә. Ул “Ак-Чишмә” колхозы дип йөртелә башлый.
1950 нче елның 13 нче июлендә җыелыш була һәм Ак-Чишмә, Кызыл Көч, Көчле Елга, Салкын Чишмә поселоклары берләшә, аңа “Гигант” исеме бирелә.
Биредә мәктәп 1944-1945 нче уку елында ачыла. Иң беренче клуб бинасында урнанша ул, бары тик берничә елдан соң гына аерым бина төзелә, башлангыч мәктәп була.
Авыл кечкенә генә булса да, искиткеч матур җирдә урнашкан. Тирә-ягында таулар да, тигезлекләр дә, урманнар да җитәрлек. “Өеңнән килеп чыгу белән, җир җиләге, каен җиләге җыя ала идек”,- дип сөйли өлкәннәр. Ә инде авыл кырыеда гына, тау өстеннән, җиде чишмәнең суы бергә кушылып, агып төшә. Ап-ак күбек чыгарып аккан, күп сулы чишмә суы авыл исеменә нигез салган дип исәпләнә.Бу чишмәләрне Минаҗ бабай карап торган дип сөйлиләр. Җиде урыннан агып чыкканга, халык, яратып, “Җидегән чишмә дип исем биргән.
Авылымда ага Җидегән чишмә,
Җидегән йолдыз янып тора күктә.
Чишмәләрем ятып елап калды,
Киттем инде авылымнан күптән,-дип искә ала шигырь юлларында Әнисә апа Минһаҗева.
2. Табигать темасы-әдәбиятта мәңгелек тема
Табигать темасы - әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла.
Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз, әсәрләр иҗат итүчеләребез шактый. Шундыйларның берсе – Гомәр ага Бәширов. Кешелеккә куркыныч янаган проблемаларның берсе - яшәешебезнең нигез ташы булган табигатькә карата мөнәсәбәт, аңа сакчыл караш бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып калуын дәвам итә. Инде ничәмә-ничә еллар... Ничә буыннар... Ә бу проблеманы кешеләр үзләре тудыралар бит.. Дөресен әйткәндә, кешелек үзе утырган ботакка үзе балта чаба... Түбән тәгәрәвен сизми кебек ул. Кешелекнең күңел күзе бөтенләй күрми башлады. Матурлык, табигый матурлык, безгә Ходай тарафыннан бирелгән матурлык әкренләп, безнең гаеп белән, юкка чыгып бара. Гомәр ага Бәширов романында иң беренчеләрдән булып әнә шул проблеманы күтәреп чыга. Романда табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләнә, табигатькә булган мөнәсәбәт аша геройларның кешелк сыйфатлары, әхлак йөзләре билгеләнә. Әсәрдә искиткеч матур табигатьле авыл, урман, болыннар тасвирлана. Ничек инде шундый матур табигатьле җирдә яшәгән кешеләр аны күрә белмиләр микән дип уйлап куясың...
Әсәрнең эчтәлеге белән танышкан вакытта аның нәкъ минем туган ягымдыр дигән уй башка да килмәде. Әсәрне тәкъдим иткән вакытта укытучым бу турыда бернәрсә дә әйтмәгән иде. Укый-укый таныш исемәр - Бөгелмә, Ютазы, Җидегән чишмә, Ак Чишмә исемнәре күземә чалынды. Шул урыннарны кабат-кабат укыдым.. Кызыксынып киттем. Әсәрнең кайбер урыннарын әбиемә һәм бабама да укып күрсәттем, укытучым белән фикер алыштым. Шулай итеп минем эзләнеү эшемә нигез салынды.
Әсәр белән тулысынча танышып чыкканнан соң һәм тикшеренүләр үткәргәннән соң, Гомәр ага Бәширов үзенең “Җидегән чишмә” романында нәкъ менә минем туган ягым, авылдашларым һәм аның табигате турында язган дип исәплим мин. Сезгә дә шуны үземнең эзләнү эшемдә исбатлап күрсәтәсем килә.
3. Авылдашларымның прототиплары “Җидегән чишмә” романында
Романның беренче өлешендә язучы Камил Дусай турында сүз бара. Төп героебыз Гайнан аның белән Бөгелмәдә автобуста очраша. Камил Дусайны мин Гомәр ага Бәшировның үзе дип уйлыйм. Гайнан Камил Дусайның мәктәпкә килүен искә төшерә. Ак Чишмәдә туып үскән Әнисә Минһаҗева да 8 нче сыйныфта укыган вакытта Гомәр ага Бәшировның Кәрәкәшле мәктәбенә килүе турында әйтә. Ул анда укучылар белән очраша, әсәрләреннән өзекләр укый.Әсәр герое Камил Дусай да әсәре өчен яңа геройлар, кызыклы вакыйгалар җыю өчен чыга. Гомәр Бәширов та безнең якларга нәк шундый максат белән килә.
Гомәр ага Ак Чишмә, Салкын Чишмә авылларында була, Ык буйларын сәяхәт кыла. Әсәрнең бик урыннарында без ул турыда мәгълүмат алабыз. Уруссу, Ютазы Ак Чишмә исемнәре еш очрый. Әсәрдә Камил абыйның Ык буйларында инде үз кеше булып баруы турында әйтелә. Чыннан да, бабакайның сөйләве буенча, Гомәр ага бирегә берничә тапкыр килгән, шактый озак кына торган. Әсәрдә Камил агайның көннәр җылыткач Ак чишмәдән умарталыкка күчүе турында сүз бара. Ул елларда Ак чишмәдә Фәрхетдинов Минаҗ абый яшәгән. Ул умартачы булган. Чишмәләрне дә карап торган. Бабакайның истәлекләре буенча, Гомәр ага Минаҗ абый белән умарталык урыннарын, шулай ук чишмәләрне дә карап йөргән. Минаҗ абый искиткеч бакча үстерә ул вакытта. Безнең әбиләр, укыган вакытта шул бакчага эшкә дә йөриләр әле. Анда кыяр, помидор, җиләк, хәтта карбыз белән кавын да үстерелә. Нинди генә алма һәм башка ңиләк-җиләк җимешләр булмый анда. Әсәрдәге Минһаҗ абый образын мин нәкъ менә Минаҗ абыйның прототибы дип уйлыйм.
4. Авылымның тарихи урыннары “Җидегән чишмә” романында
Әсәрдә Алтынбикә тугае турында сүз бара. Ак чишмә авылыннан астарак Салкын чишмә авылы урнашкан. Ул да чишмәләргә, болын-тугайларга бай кечкенә генә авыл. Әнә шул авыл кырыенда искиткеч матур тугай була. Әсәрдәге Алтынбикә тугае шул тугай дип уйлыйм. Илдә мелиорация эшләре башлангач, шул тугайны сөреп ташлыйлар. Хәзер анда көтүлек җирләр, баланлык, миләшлектән эз дә калмаган. Бары тик өлкәннәрнең хәтерендә генә саклана ул.
Ак чишмә тауларына менсәң, Ык буйларын да күрә аласың. “Җидегән чишмәне”нең беренче китабында Минһаҗ абый Гайнан һәм Камилне ияртеп әнә шул тауга менә. Анда ул бик күп вакыйгаларны искә ала. “ Әнә теге биек ярны күрәсезме? Биек ул, серле тау ул. Анда эчкә кереп югала торган яшерен юллар, чокырлар, әллә нәмәкәйләр бар. Элек анда бакыр чыгарганнар. Ә аста җәеннәр ята торган чоңгыллар бар”,-дип искә ала Минһаҗ абый әсәрдә. Ак чишмә авылның көнбатыш өлешендә тау астында, куе урман эчендә бакыр чыгара торган шахта казыганнар. Шуннан ул урынны Бакыр казнасы дип атый башлаганнар. Элекке география фәненнән белем биргән, туган як тарихы белән кызыксынган Мөрәсова Рәсимә Инсаф кызы истәлекләре буенча бу җирләр бакырга бай. Хәтта бу бакыр чыгару шахтасын астан Ык елгасына барып чыга икән дип тә сөйлиләр.Димәк, әсәрдәге Минһаҗ абый безнең якның тарихын сөйли.
5. “Җидегән чишмә” җыры тарихы
Ул вакытта “Гигант” колхозы миллионер колхоз була. Аны Җәмил ага Габбасов җитәкли. Гомәр ага Бәширов үзенең әсәрен Җәмил абыйларда торып язган. Романда бер урында егетләр гармун тартып җырлап узарга тиеш булалар. Читкә китүче авыл егетләре “Җидегән чишмә” белән шулай саубуллаша торган булалар. Халык арасында чишмәләргә атап язылган җырлар ул вакытта да күп була. Ләкин Гомәр ага фикеренчә, нигәдер аларның берсе дә безнең Ак Чишмәдәге Җидегән чишмәгә туры килмәгән кебек була.
“ Алар берсе дә бу урынга ябышмый,”-дип яза Гомәр ага. Яңа җыр язарга кирәк була. Бу җырда халыкның чишмәләргә, табигатькә булган мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да булырга тиеш була. Тылсымлы сүзләрне ничек табарга? Ак Чишмәнең чишмә ярларына утырып, мул сулы чишмәнең чылтырап агуларын күп тапкырлар сокланып тыңлаганы була аның. Сабан туйларында егетләрнең чишмә буйларыннан җырлап үтүләрен күз алдына китерә, гармун тавышларын кабат ишеткәндәй була. Шул чакларда кызларның чишмә улагыннан учлары белән су алып эчкәндә бармакларындагы көмеш йөзекләренең ялтырап китүләре күз алдына килә. Чишмәнең моңлы тавышыннан, серле агышыннан илһам алып, газиз истәлекләр белән күңеле мөлдерәмә тулгач, хисләр дөньясының иң түреннән җырның иң беренче юллары туа. Үз гомерендә бер шигырь яза Гомәр ага, башка язганы да булмый. Эзләнә, хыяллана торгач, бөтен бер җыр туа. Бу сүзләр тулы мәгънәсендә җыр булып яңгырасын өчен, аларны үзләренә лаеклы музыкага салырга кирәк була. Җырның сүзләрен Казанга алып кайтып, Сара ханым Садыйковагв бирә. Җырның сүзләрен укыгач, Сара ханым бик дулкынлана. “Бу сүзләр үзләренә лаеклы, тирән мәгнәле көй сорыйлар. Чылтырап аккан чишмә башына үЗем барып чыккандай, чишмә улагына салган көмеш йөзектә җидегән йолдыз шәүләсен күргәндәй булдым, чәй суы алырга дип таң белән үк чишмәгә баручы авыл чибәре күз алдыма килде”,-дип, ул үзе ял иткән Җылыш авылы чишмәсен дә күз алдына китереп, көйне иҗат итә.
Гомәр ага көйне тыңлагач хәйран кала. “Сара ханым бу көй белән мин сүз белән әйтеп бирә алмаганнарны да әйтә алган, җырны тагын да тирәнрәк, тагын да газизрәк хисләр белән баеткан”,-ди.
Җырны беренче булып ул вакытта әле яшь җырчы Зөһрә Сәхәбиева башкара. “ Җыр җырланып беткәч, халык нигәдер тынып калды. Әллә ошатмадылар инде”,- дип уйланып куя җырчы. Бераздан, җыр тәэсиреннән айнып, халык кул чабарга тотына. Җырны кабаттан җырлавын үтенәләр. Җырның бу яктан да бәхете була. Ул нәкъ “үз җырчысы”на килеп эләгә. Зөһрә ханым аны бөтен күңел җылысын биреп җырлый. Халыкка беренче мәртәбә җыр әнә шулай барып җитә, яратып кабул ителә, тиз арада таралып та өлгерә.
Чишмә моңы, минем туган ягымның Җидегән чишмәсенең моңы әнә шулай җыр була.
Ак Чишмә авылының чишмәләреннән илһам алып язылганага күрә, авылдашларым аны безнең авылның чишмәсе турында да дип горурлык белән сөйлиләр. Мин дә алар фикере белән килешәм. Чишмәбез әле дә үз халкына хезмәт итә. Ак Чишмә халкының ишегаллары уртассыннан ук үткән җирләре бар аның. Әкрен генә, тарихны саклап, безне үткәннәр белән таныштырып, киләчәккә юл күрсәтеп агуын дәвам итә. Яз җиткән саен Кәрәкәшле мәктәбе укучылары Җидегән чишмә янына юнәләләр, аны чистартып, саф суын эчеп хозурланып, аның язылу тарихы белән танышалар, истәлекләр тыңлыйлар. Чишмә кырыенда Гомәр ага Бәшировның үзен күргәндәй булабыз. Әсәрдән өзекләр укыйбыз. “Кара әле, табигатьне тасвирлап биргән урыннары туры килә бит”,-дип куябыз.
Ак Чишмә авылы кызы Әнисә апа Минһаҗева “ Ак чишмәм-илһам чишмәсе” исемле шигырендә нәкъ әнә шушы вакыйгалар турында язган.
...”Җидегән чишмә” җырын иҗат иткән
Гомәр ага утырып ярыңа,
Сандугачлар җыры белән бергә,
Чәшмә моңы кушып җырыңа.
Сара ханым җырга көй язганда,
Чишмәләрдән илһам алгандыр.
Авылымның егет-кызлары да,
Йөзекләрен шунда салгандыр.
Урман-кырлар отып алган җырны,
Җырны мактап кошлар сайраган.
Чишмә үзе челтер-челтер ктлеп,
“Җидегән чишмә” җырын җырлаган.
Эзләнү эшемнең практик өлеше
Мин Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында сорашулар үткәрдем. Ул түбәндәге сорауларны үз эченә алган иде:
Сорашу нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
98,4% укучы үз туган ягының тарихын беләм дип исәпли;
14,6% укучы туган як топонимнарының нәрсә аңлатканын белә;
1,7% укучы Гомәр ага Бәшировның “Җидегән чишмә” романын укыган, ләкин өзекләрен генә;
21% укучы әсәрнең Гомәр ага безнең якка килгәннән соң иҗат ителүен укытучылардан, өлкәннәрдән ишетеп белә;
82% укучының “Җидегән чишмә” җырын тыңлаганы бар, аның авторы Гомәр Бәширов икәнен беләләр, ләкин көен иҗат итүчене 21,1% укучы гына белә;
84% укучы туган төбәктәге чишмәләрнең исемнәрен белә. 53,1% укучының аларның тарихы турында ишеткәне бар;
100% укучының туган якны өйрәнү музеенда күп тапкырлар булганы бар.
Туган як тарихы белән минем иптәшләрем кызыксыналар, аның турында күп нәрсәне беләләр дигән нәтиҗәгә килдем. Әдәби әсәрләр уку ягыннан гына безгә тырышырга кирәк. Интернет нәтиҗәсе түгел микән дигән сорау туды миндә бу сораштырулардан соң.
Гомәр ага Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәрен өйрәнеп мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Йомгаклау.
Узган гомерләрне кирегә борып,
Кайтып булса бала чагыма.
Ялан аяк йөгереп кайтыр идем,
“Ак-чишмә”ле туган ягыма.
Әнисә Гәрәева
Туган ягымның бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Ә инде күренекле язучы Гомәр ага Бәшировның да минем авылым, аның тарихы, кешеләре белән кызыксынуы миндә чиксез горурлык тудыра. Менә нинди бай, гүзәл, искиткеч тарихлы икән бит минем Туган ягым! Нинди гүзәл җырлар тууга этәргеч, илһам биргән бит ул! Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү, “Җидегән чишмә” романында авылдашларымның образларын табарга тырышу, табигатен, тарихи вакыйгаларын күрү өчен булдыра алганча, барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да бик мавыктыргыч эш. Киләчәктә дә мин бу эшне дәвам итәргә уйлыйм - авылымның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк. Авылымның 255 еллык тарихы бар. Ул тарихны без, хәзерге буын, киләчәккә яңгыратырга тиеш. Башкача була алмый. Юк, була алмый.
Файдаланылган әдәбият
.
Каргопольская игрушка
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Воздух - музыкант
Лавовая лампа
Мороз Иванович