Бал кортының кешегә булган әһәмияте, файдасы турында эзләнү эше. Төрле авыруларга балның файдасын ачыклап язылган рецептлар тәкъдим ителә.
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe.doc | 805.5 КБ |
Эчтәлек.
1 бүлек: Кереш
2 бүлек: Төп өлеш. Тикшеренү эше.
2.1 Умартачылыкның тарихы.
2.2 Эшче кортның төзелеше.
2.3 Умарта кортлары - күмәк тереклек ияләре.
2.4 Күч аеру.
2.5 Умарта кортларының хәбәрләшүе.
2.6 Умарта кортларының һәм кортчылык продуктларының файдасы.
2.7 Минем эзләнүләрем.
3 бүлек: Йомгаклау.
4 бүлек: Кулланылган әдәбият.
Аннотация
Умартачылык белән шөгыльләнү бүгенге көндә җәмгыятьтә зур урын алып тора. Бу беренчедән яраткан хезмәт, икенчедән - керем кертә,чөнки хәзерге җәмгыять шәхси эшмәкәрлек белән эшләүне таләп итә.
1 бүлек: Кереш.
Минем әтием - умартачы. Без инде күптәннән умарта тотабыз. Әтием иртәдән кичкә кадәр умарталар янында. Ул кортлар янында гел җанланып китә.
Башта мин бернәрсә дә аңламый идем. Ләкин миңа бик кызык иде. Бал кортлары турында күбрәк беләсем килде.Умартачылык белән шөгыльләнү зирәк, тырыш, игътибарлы, пөхтә һәм аек булуны таләп итә. Бу шөгыль-рухландыру чыганагы, ял төре, юаныч та һәм шул ук вакытта мәшәкатьле ,әмма тырышлыкка юмартлык белән җавап бирә торган хезмәт. Мин алар артыннан күзәттем һәм шуны аңладым, бал кортлары – бал гына түгел, ә сәламәтлеккә дә файдалы. Нәтиҗәдә, минем эзләнү эшемнең темасы туды “Бал корты – кешенең дусты.”
Эшемнең максаты:
Кеше тормышында бал кортларының әһәмиятен ачыклау.
Бурычлар:
2 бүлек: Төп өлеш. Тикшеренү эше.
2.1 Умартачылыкның тарихы.
Кешеләр үзләренең яшәү дәверендә һәрвакыт бал кортлары белән тыгыз
бәйләнештә. Археологлар мәгълүматларына караганда , умарта кортлары Җирдә
моннан 40 млн. еллар элек булган . Галимнәр Франциядә өченче катламнардан
ташка әверелгән умарта корты табалар. Алар шөпшәләрнең үзгәрүеннән килеп
чыккан. Бал кортының ватаны дип Көньяк Азия санала. Кешенең бал
корты продуктларын моннан бик күп гасырлар элек үк кулланыла
башлаганлыгы мәгълүм. Испаниядәге Үрмәкүч мәгарәсендә (“Паучья пещера”)б.э.к.
x v- x гасырларда ук таш кыяга төшерелгән рәсем моның бер дәлиле булып тора .
Анда лианалар буйлап үрмәләп менеп, кыргый кортлар оясыннан кәрзиненә бал
салучы хатын сурәтләгән. Аңа якынча 57 мең ел.
Борынгы чыганаклардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,
Һиндстанда моннан 5-7 мең еллар элек үк балның һәм
тома балавызның(прополисның)файдалы үзлекләре билгеле булган.
Борынгы Кытайда балны төрле авыруларга каршы дару буларак кулланганнар
һәм корт чактырып дәвалауны да киң файдаланганнар. Борынгы Мисырда бал
белән күз авыруларын, яралы һәм пешкән урыннарны дәвалаганнар.
Аристотель, Гиппократ, Вергилий, Демокрит, Пифагор һ.б.акыл ияләре бал
ашаган кешенең гомере-озын, акылы-саф, ихтыяры нык була дип исәпләгән.
Россиядә умартачылык белән электән шөгыльләнә башлаганнар. Пётр1нең
Европа белән элемтәсе көчле булганлыктан, россиялеләр башка илләргә балавыз
чыгара башлаганнар.
Бал корты элек - электән кешенең юлдашы, шуңа күрә әкиятләрдә,
легендаларда, сыналмышларда аңа дан җырлаганнар.
Бал корты гаҗәеп бәләкәй зат. Җирдә бал кортларының 20 мең төре
билгеле. Арктикадан кала алар барлык континентларда да яшиләр.
Бәләкәй генә бал корты күпме бал ясый ала соң? 100 г.бал ясау өчен , аңа
46 мең км. юл үтәргә кирәк. Бу шулай ук җир шарын экватор буенча әйләнеп
чыгу.
Бал корты – ис сизү чемпионы. Кешегә караганда исне 1000 тапкыр күбрәк тоя, чәчәкләр исен 1 км. ераклыктан ук сизә башлый. Көнгә 1 бал корты 7 мең чәчәккә куна.
2.2 Эшче кортның төзелеше.
Умарта кортының башы зур, ул төкләр белән капланган, башының ян-якларында берәр катлаулы күз, ә алар арасында өч гади күзчек урнашкан.
Алда ян-якка бөгелеп торган ике озын мыекчасы бар. Бал кортларының 6 аягы бар. Бу аяклар аңа йөрер өчен генә түгел, ә төрле эшләр башкару өчен эш коралы булып та хезмәт итә. Аяклары белән чәчәк серкәсе, прополис җыя.
Кортларның дүрт канаты була: икесе алгы, икесе арткы. Алар шуның белән бик яхшы очалар. Нектарга очканда да, бер минутка бер километр тизлек белән очалар.
Кортларның бөтен тәне йон белән капланган. Аларны ул кыш көне салкыннан саклый.
2.3 Умарта кортлары – күмәк тереклек ияләре.
Умарта кортлары – күмәк тереклек итә торган бөҗәкләр, алар зур семьялар булып яшиләр. Бал кортының бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана кортлар һәм аз санда ата кортлар, соры кортлар була. Ана корт җәй буена күкәй сала, һәм шул рәвешле, күч сан ягыннан тиз арта. Эшче кортлар – болар җитлекмәгән ана, алар төрле эш башкаралар: кәрәзләрне чистарталар, лечинкаларны ашаталар, ояны саклыйлар һәм бал табалар.
2.4 Күч аеру.
Карт ана корт, яшь ана корт чыгар алдыннан берникадәр эшче кортлар белән
бергә, умарта оясын ташлап чыга – шулай күч аеру башлана. Очып чыккан умарта
күче, ана корт тирәсенә йомгак кебек сырышып агач ботагына сарыла. Аны
капчыкка сыпырып төшереп, яңа умарта оясына күчерәләр.
2.5 Умарта кортларының хәбәрләшүе.
Умарта корты нектарга бай чәчәкләр эзләп тапкач, оясына кире очып кайта.
Ул корсагын боргалап кәрәзләр өстендә әйләнгәли башлый. Аларның болай
“биюе” умарта кортлары өчен сузсез “сөйләшү” хезмәтен үти. “Бию”
хәрәкәтләренә карап, кортлар табыш артыннан кайсы якка һәм нинди
ераклыкка очарга кирәклеген беләләр. Табышлы урынга очып килгәч,
умарта кортлары беренче кайсы чәчәк исен алып кайткан булса, шул чәчәккә
килеп куналар.
2.6 Умарта кортларының һәм кортчылык продуктларының файдасы.
Кортчылык продуктлары кеше тарафыннан, беренче чиратта, сәламәтлек өчен файдалы һәм туклыклы булганга , шулай ук бизәнү сәнгатендә киң кулланыла.
Бал кортлары туклыклы һәм шифалы бал бирәләр. Балны йөрәк – кан
тамырлары, үпкә, күз авырулары, шулай ук яраларны дәвалау өчен кулланалар. Ул бавыр, бөер, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Балның 90% ы туклануда кулланыла.
Ул конфет, прәнник, салат, бәлеш, торт, куе ширбәт, төнәтмә кебек ризыклар
составында кәндәлек һәм бәйрәм өстәленә килә. Бу –балның шифалы һәм диетик өстенлекләрен ассызыклый. Шикәрне табуы ансатрак һәм арзанрак булса да , балга көндәшләр юк. Ул элек ничек дәрәҗәле булса, бүген дә шулай, киләчәктә аңа хөрмәт
әле тагын да артыр.
Чәчәк серкәсен, ягъни “ перга”ны, медицинада балаларда азканлылыкны дәвалау өчен кулланалар. Ул кандагы эритроцитларны һәм гемоглабинны күтәрә.
Ана корт сөте туклыклы һәм кыйммәтле матдә. Ул майларга, витамин-
нарга һәм аксымнарга бай. Организмда матдәләр алмашын яхшырта.
Прополисны – суык тигәндә һәм авыртуны басуда кулланалар.
Бал кортының агуы, кеше организмында иммунитетны ныгыта, ревмати-
змны дәвалый.
Кишергә караганда, балавызда витаминнар 400 тапкыр күбрәк.
Бал кортларына кыйммәтле продукт җитештерү чыганагы итеп кенә карау дөрес булмас. Ник дигәндә, бу тырыш бөҗәкләр ,чәчәктән-чәчәккә кунып, үсемлекләрне серкәләндерә , моның белән уңышның артуына һәм сыйфаты яхшыруга булышлык итә. Бал кортлары булмаса, авыл хуҗалыгы карабодай, көнбагыш, җиләк-җимешләрдән меңәрләгән тонна уңышны кимрәк алыр иде. Борын-борын заманнарда ук балны Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәрелгән бүләк дип санаганнар.
2.7 Минем эзләнүләрем.
Үземнең иптәшләремнең балның файдасы турында белүләрен тикшерәсем килде. Моның өчен мин тикшеренү үткәрдем: классташларымның берничә сорауга җавап бирүләрен сорадым.
1. Балны яратасызмы?
Сорауның нәтиҗәләре:
№ | Класс | Әйе | Юк |
1. | 1 | 2 | 1 |
2. | 2-4 | 4 | 2 |
3. | 3 | 2 | 2 |
Сорауның нәтиҗәләре:
№ | Класс | Әйе | Юк |
1. | 1 | 1 | 2 |
2. | 2-4 | 3 | 3 |
3. | 3 | 1 | 3 |
Сорауның нәтиҗәләре:
№ | Файдасы | Җаваплар |
1. | Ашау өчен. | 13 бала |
2. | Салкын тигәндә. | 11 бала |
3. | Бит тиресен чистарту өчен. |
2 бала |
4. | Ярага һәм җәрәхәткә сөртү өчен. | 5 бала |
5. | Чәчне ныгыту , үстерү өчен. |
2 бала |
Анкета нәтиҗәләре мине шаккатырды. Алар балны бары тик азык буларак кына һәм салкын тигәндә чәй белән эчү өчен кулланалар дип уйлыйлар.
3 бүлек: Йомгаклау.
Бүгенге көндә корт балыннан әзерләнгән продуктларның кеше өчен файдасы бик зур. Минем иптәшләрем теманы күбрәк белсен өчен, мин “Бал – синең сәламәтлегең” дигән буклет ясадым (кушымта 1)
Шушы эшемне эшләгәндә миндә бер сорау туды. Безнең авылда кеше сәламәтлегенә файда китерә торган күпме бал җитештерелә икән? Мин моны һичшиксез исәпләячәкмен.
4 бүлек: Кулланылган әдәбият.
Кушымта 1
Бал – синең сәламәтлегең.
|
Күренекле врач һәм галим Әбүгалисина бөтен кешегәдә бал ашарга тәкъдим итә. Бал кешенең гомерен озынайта, төрле чирләрне дәвалаганда да булыша, ди ул. |
Салкын тигәндә бал белән дәвалану. 1. Кура җиләге согы белән балны бутап, йөткергәндә эчәләр. 2. Салкын тигәндә балны миләш һәм гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчәләр. (1/2ст. миләшне, 1/2 стакан гөлҗимешне 10 минут кайнатырга, аннан соң суытырга, сөзәргә кирәк. 1/3 стакан суга бер аш калагы бал салаларһәм сөт белән тутыралар. ) Көнгә 2-3 тапкыр эчәргә. | .
3. Температура булганда , ромашка төнәтмәсенә ( 1 аш калагы ромашка чәчәгенә 1 ст. кайнаган су саласы, берничә минут тотасы, сөзәсе һәм көнгә 1 аш калагы бал салып 3 тапкыр эчәсе. 4. 1 аш калагы юкә чәчәгенә 1 ст. кайнаган су саласы. Суынганнан соң сөзәсең дә 1 аш калагы бал өстисең. Җылы килеш йоклар алдыннан эчәсең.
|
5. Гайморит булганда балны алоэ белән кушып борынга тамызалар. 6. Салкын тигәндә, 1 ст. баланга 1л. кайнаган су салып, 10 минут, әкрен генә утта кайнаталар. 1-1,5 сәг. торгач, аны сөзәләр. Шуңа 3 аш калагы бал өстәп, көнгә 3-4 тапкыр ярты стакан эчәләр. 7. Бронхит булганда 4 өлеш әче тормага 1 өлеш бал бутап эчәләр
| 8. Салкын тигәндә, мүк җиләге согын бал белән бутап, көнгә 2-3 тапкыр, 40-50 мл. эчәргә. 9. 1 аш кашыгы кипкән ромашканы 1 ст. кайнар суда пешекләргә. Суынгач, сөзеп , 1 чәй кашыгы бал өстәп болгатырга. Авыз эче бозылганда, тамак авыртканда чайкау өчен менә дигән дару.
|
10. 5г. (1аш калагы) үги ана яфрагын эмаль савытка салып, өстенә 1ст.кайнар су агызырга,өстен томалап,15 минут су “мунчасында” тотарга. Суытып, сөзәргә; кайнаган су белән 200 мл. га җиткерергә, 1 аш кашыгы бал өстәп, көненә 2-3 тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәргә. 11. Ярага һәм җәрәхәткә бал сөртергә киңәш ителә. Балга балык мае да кушсаң,аеруча нәтиҗәле була. | 12. 4 өлеш уылган суганга 1 өлеш бал кушып, яхшылап болгатырга. Катнашманы чәч төпләренә ышкырга, 30 минуттан соң юып төшерергә. 13. Иреннәр җилдән кипшергәндә , бал сылап 20 минут тотарга, аннан соң сөртеп алырга.
|
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Рождественский венок
Свинья под дубом
Сказка "Морозко"
Швейня