"Каен моңы" әкияте укчыларны да, өлкән буынны да битараф калдырмый
Вложение | Размер |
---|---|
kaen_mony.docx | 14.63 КБ |
КАЕН МОҢЫ.
( әкият )
Укучылар иҗаты
АЛСУ кечкенәдән табигатькә гашыйк булып үсте. Белмим, әллә урман янында яшәгәнгә якын иде ул аңа. Ләкин шунысы ачык – ул кечкенәдән урман кызы иде. әйе, әйе урман кызы. Шулай атаучылар да очрый иде аны. Дуслары белән Алсу еш кына урманга җиләк җыярга бара иде.
Беркөнне шулай Алсу, урманга китте. Ул көнне ул авырып та тора иде. Урман һавасы бәлки дәва булыр дип, уйлады да , әтисенә генә әйтеп китте.
Урманга керүгә ул бер каен төбенә утырды да, йокымсырап китте. Баксаң ул каен белән сөйләшә икән.
Алсу эндәшсә дә, кычкырып караса да каен тавышы ишетелмәде. Бу үтенеч башта аңа кызык булып тоелса да, хәтта аның көлеп җибәрәсе дә килде, әмма нәрсәдер аны туктатып калды. Бу тавышта ниндидер моң, сагыш чаткыларын сизгәч, ул бөтн барлыгы белән бу серле каен тавышына буйсынасы килде.
Икенче көнне дәресләр беткәнен ул түземсезлек белән көтте һәм ручка белән дәфтәрен алып урманга йөгерде. Урманга кереп аз гына баргач, ул ямь-яшел яфракларын җилфердәтеп, күп тармаклы ботакларын җәеп утырган ап-ак кәүсәле каен янына килеп туктады. Алсу аптырашта иде. Көне буе көткән мизгел җитте, әмма ул нәрсә эндәшергә белми иде. Каен үзе эндәште.
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә яуган кебек һәр ягы.
Әле күп кенә авыл исемнәре дә минем исем белән аталган. Ә күпме кеше минем янына килеп күңелен бушата. Миндә никадәр сер сакланганың син күз алдына да китерә алмыйсың. Һәр яфракта, һәр алкада кеше язмышы: бәхете, кайгысы.
Үзенең туган ягыннан читтә яшәгән кеше нәрсәне сагына? Каен агачларының шаулавын, үз иленә кайтып, каен агачы төбендә рәхәтләнепаунап ятасы килә аның.
Юлчыларның арып, талып ял итә торган урыны кайда? Юл читендә үскән каен агачы төбендә.
Гашыйкларның серен кем саклый? Каен агачы...
Алсу тынып калды. Каен агачы... Ә нихәтле сер саклый. Алсуның кулы дәфтәр битенә бер генә сүз дә язмаган иде, ләкин бөтен әйткән сүзләре хәтерендә магнитофон тасмасына язылган кебек калган иде. Ул тиз генә өенә кайтып, ишеткән сүзләрне дәфтәр битенә төшерде. Иртәгә ул моны мәктәпкә алвп барып, бөтен иптәшләренә сөйләячәк.
У меня в портфеле
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Пятёрки
Кто должен измениться?