экология темасына кагылышлы проект
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.doc | 55 КБ |
Татарстан Республикасы
Балтач районы
Алан төп гомуми белем бирү мәктәбе
ПРОЕКТ
Нигә елый урманнар?
Җитәкче: Сираҗиева И.Г.
Эшләде:Габидуллина З.Ф
2013
Эчтәлек
I Алдан фикерләү.
-Ни өчен урманнарда экологик проблемалар туа? (сорарга)
II Проектны планлаштыру.
а)проектның максатын билгеләү.
б)проект рамкаларында эшчәнлек төрләре.
в)чараларның эзлеклеген һәм үтәлешен билгеләү.
III Проектны тормышка ашыру.
3.1 Сорауга җавап табу өчен нәрсәләр белергә кирәк
IV Проект эшчәнлеген йомгаклау.
Проектны тормышка ашыру схемасы
I Алдан фикерләү.
Кеше тормышында урманнарның әһәмияте.
Элек-электән халык урманга табынган, аны олылаган, саклаган. Урманы булган халык ач булмый. Җиләге, гөмбәсе, чикләвеге, үләне тукланырга, дәваланырга яраса, агачыннан әллә никадәр әйбер ясап була.
Урман – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметә, хайван-кошларга яшәү урыны булып тора.
Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш. (Илгизәр)
Бездә урманнардан файдалану түләүсез. Урманга ял итәргә транспорт белән дә, җәяү дә күп киләләр. Сер түгел, урманга килгән һәр кеше агач кисә, ботакларны сындыра, учак яга.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге вакытларын, көчләрен кызганмыйча, әйләнә-тирә мохитны саклыйлар. Бер дистә ел элек утыртылган агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. Биредә яшәүче кошлар һәм җәнлекләр арасында исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп.
Табигатьне юк итүчеләр аз түгел. Гүзәл табигать кешеләргә матурлык, шатлык кына түгел, ә сәламәтлек тә бирә. Урманнар — безнең уртак байлыгыбыз.
II проектны планлаштыру.
2.1 Проектның концепциясен ачыклау.
а) проектның максатын билгеләү:
-урманнарның әһәмиятен өйрәнү;
-авыл урманының тарихын өйрәнү;
-урмандагы экологик проблемалар;
-кеше тормышында урманның никадәр кирәк булуына төшенү; (сорарга)
б) проект рамкаларында эшчәнлек төрләре:
- авылның аксакаллары белән очрашу,мәгълуматләр туплау;
в) чараларның эзлеклеген һәм үтәлешен билгеләү:
- Камалов Мүбәрәк бабай һәм әбием Фирдәвеснең истәлекләрен өйрәнү;
-истәлекләр буенча инша язу;
III Проектны тормышка ашыру.
3.1 Урманны өйрәнү өчен нәрсәләр белергә кирәк?
1.Урман атамаларын һәм аның тарихын
Авылым урманы Алан авылының төньяк өлешенә урнашкан. Ул катнаш урман һәм 1200 га мәйданны били.Бу урманның исеме “Даулы”. Элек бу урыннар Вятка губернасы Малмыж өязе Яңгул волостенә караган. 1917нче елда бу урыннарны Казан губернасына биргәннәр. Менә шуннан соң бәхәс киткән.Алар: “Урман безнеке ,ә җир сезнеке “дигәннәр.Татарлар :”Җир безнеке булгач,урман да безнеке”дигәннәр.
Урманның делянкаларын кем утыртуына,кисүенә карап ,төрле исемнәр белән атап йөртәләр.”Сабанай”,”Әпәй”,”Апанас”.
2 Урманны куллану төрләрен
Урман катнаш урман. Анда ылыслы һәм яфраклы агачлар,куаклар үсә.Авыл халкы һәм күрше-тирә авыл кешеләре аннан агач кисеп, утын әзерләгән,йорт салган.Сугыш чорында ачлыктан коткарган:җиләген,гөмбәсен җыеп тамагын туйдырган.Юкә мунчаласыннан чабата үреп кигән.
Элек-электән Алан кешесе урманнан сагыз җыеп, сатып көн күргән.Авыру- сырхауга дару үләннәре шифа булган.
Шулай ук урман кош- кортларның сыену урыны да бит әле.
3.Урмандагы экологик проблемалар
Сер түгел, бүгенге көндә урман безнең һәм өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ.Урманга килгән һәр кеше агач кисә, ботакларны сындыра, учак яга. Ял итүчеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә, янгыннар чыгу очраклары елдан-ел ешая. Атналар, айлар буе барган янгыннарда меңнәрчә гектар урманнар янып бетә. Табигать бәла- казалары да урманны читләтеп үтми.Соңгы елларда булган корылыклар урманнарның коруын һәм агачларда төрле авырулар китереп чыгарды Шунлыктан хәзер күпләп ылыслы агачларны кисәләр.Агачларны кискән урында тиз генә үсемлекләр үсми.Бу тирәдә яшәүче хайваннар читкә китәләр,яки бөтенләй үлеп бетәләр.Кошлар да үзләренә оя кора алмыйлар.
Ләкин, шушындый аяныч хәлләр булуга да карамастан, табигатьне юк итүчеләр аз түгел. Урманда агач кисеп,ботакларын җыештырмыйлар,киресенчә чүпләп китәләр.
. Урманнар — безнең уртак байлыгыбыз. Әйдәгез аны бергәләп арттырыйк һәм саклыйк!
IV Проект эшчәнлеген йомгаклау.
“Нигә елый урманнар ” исемле бу проект өстендә без 2011 – 2012 нче уку елында эшли башладык.Безне бу эшкә җәй көне корылык нәтиҗәсендә күпләп янгын чыгып, урманнарның януы сәбәп булды. Авылның өлкән буын кешеләре белән очрашып,урманның тарихын барладык ,экскурсияләр оештырдык ,иншалар яздык һәм 2012 -2013 нче уку елыннан программага салып, эзлекле эш алып бара башладык.
“Урманнар-безнең үпкәләр”, - дигән шигарь астында һәрберебез өй, мәктәп яннарында,су буйларына агачлар утырттык.2013нче елны “Экология һәм әйләнә –тирә мөһитне саклау”елы итеп игълан иткәч, урман һәм андагы экологик проблемалар турында күбрәк эзләндек һәм эшләдек.Кырмыска ояларын барладык,киртәләр тоттык,язын сыерчык оялары ясап элдек,”Чыршы “операциясендә актив катнаштык. Мәктәптә уздырылган экология атналыгында да читтә калмадык.
Проектны төзер өчен хыял, теләк бар, максат куеп, шул максатны тормышка ашыру өчен тырыш хезмәт кирәк.
Урманнарны өйрәнү,андагы үсемлек,кошларны,җәнлекләрне саклау,аларның санын арттыру күп көч сорый. Бу эле без, нәниләр, генә эшләп бетерә торган эш түгел.Бу эшкә без тотынгач ,өлкәннәр дә ярдәмгә килер дип ышанасы килә.
Бер уйланыйк әле
Бүгенгедәй әле мин хәтерлим;
Яңгырсыз һәм эссе ул җәйне.
Матур чәчәк
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Самый богатый воробей на свете
Именинный пирог
Прекрасная химия
Привередница